«Йөрәгендә олы сөю йөрткән йолдызы мин җирнең!..»
* * *
Мин йолдызлы күктән җиргә төштем…
Күрәсезме, мин бит җир кызы!
Күзләремә нурын алып төштем
Күктәге иң якты йолдызның.
Мин күкләрдә калган булыр идем,
Төштә күреп җирдә чагымны.
Күккә карап миңа күзен кыскан
Җир егетен өзелеп сагындым! Алга таба →