Кара тасмалы фото
Хикәя.
Шәхси сектордагы тыныч урамнарның берсенә борылып кергәндә Илһам аздан гына кеше таптатмады. Бөтенләй уйламаганда каршысына килеп чыккан картны күреп, кисәк тормозга басты басуын, әмма бамперы белән тиде, күрәсең, – карт җиргә чүгәләде, ыңгырашып куйды.
– Оһ, зинһар, кичерегез! – дип ашыга-кабалана машинасыннан чыгып, егет картка торып басарга булышты. – Уйга бирелеп, сезне күрми калдым. Имгәтмәдемме икән? Дәваханәгә илтимме?
– Юк-юк, син үзең мине кичер, улым. Үзем гаепле.Тәмам сукыраеп барам бугай, машинаңның борылыштан килеп чыкканын искәрми калганмын, – дип акланды карт, егетнең беләгенә чытырдап ябышып.
– Абый, моннан болай бу урыннан чыкмагыз, яме, «зебра»лы җирдән генә йөрегез. Юкса, Алла сакласын, руль артына утыручылар арасында әллә кемнәр бар...
Илһам калтырана иде – адреналин аның канында үз процессын кабызып җибәрде, хәзер инде ул тиз генә тынычлана алмаячак. Карт яхшы аңлый: бу егет урынында башка берәү булса, аның белән болай итагатьле кыланып тормас, әллә нинди сүгенү сүзләре белән «бүләкләгән», йә булмаса бөтенләй типкәләп үк ташлаган булыр иде.
– Мин сезнең өчен ни дә булса эшли аламмы? Әйдәгез, дәваханәгә илтәм, яки һич югы акча калдырам.
– Алайса, җаең булса, мине яши торган урыма илтеп куй әле, улым. Ахмаклыгым аркасында тагын берәр маҗарага очраганчы, диюем...
Юлда барганда картның сукбай икәнлеге, ярым җимерек ташландык йортта яшәгәнлеге ачыкланды. Йорт урнашкан җирләр сатуга куелган, ләкин койма белән әйләндереп алынмаган, шуңа күрә бу урынны малай-шалай, эчкече-наркоманнар, йорт-җирсезләр үз итә икән. Түбәсе, диварлары бар. Картның сүзләренә караганда, үтәли җил уйный, кар-яңгыр яуганнан соң «бүлмәләр» дымланып кала. Ләкин барыбер ачык һавада йоклау түгел инде...
– И, абзый, сез бу хәлгә ничек төштегез соң? – дип сорады Илһам, аптырап. – Йорт-җирегез булгандыр бит кайчандыр?
– Әйе... Хатыным ташлап китте мине. Күптән инде. Нәни улыбызны миңа калдырды да матур тормыш эзләп китеп барды. Имеш, иптәш хатыннарының ирләре акчаны көрәп ала, ә мин заводта юк кына хезмәт хакка эшләп йөрим. Алай дисәң, заводта эшләү безнең заманда оят түгел иде әле. Хезмәт хакы да инде... ярамаслык түгел иде. Ләкин аңа җитмәде. Шулай итеп, кем әйтмешли, «кулдан-кулга» китте – бер байдан икенче байга. Тфү!.. Ә без Мәгъсүм белән икәү генә яшәдек. Берүзем үстердем мин аны. Яңадан өйләнергә туры килмәде. Эзләмәдем дә. Аннары Мәгъсүм үсеп җитте. Укуын тәмамлап, яхшы гына урында эшләде. Өйләнде. Ә берничә ел элек мәңгелеккә китеп барды. Бәхетсезлек очрагы. Командировкага барганда шоферы руль артында йоклап китеп, автобуслары юл читенә төшеп капланган... Бу хәбәрне ишетүгә, киленем, менә шушы кулларым белән салган ике катлы йорттан, «синең хокукың юк» дип, мине куып чыгарды. Акылына килер, гафу үтенер, мине кертер дип озак өметләнеп йөрдем. Көчем беткән иде шул инде... Бервакыт килен өйгә бер ир затын алып кайтты. «Тагын күзебезгә күренсәң, акылга утыртачак ул сине!» – дип янады. Менә шул вакытлардан бирле тегендә-монда сугылып йөрим. Шушы сыену урынын таптым...
Мондый җан әрнеткеч тарихны тыңлагач, йомшак күңелле Илһамның йөрәге кысылды. Юл уңае туктап, ул супермаркетка керде һәм берничә пакет азык-төлек алып чыкты. Күзенә чалынган ике пледны да эләктерде – ни дисәң дә, җылырак булыр.
– Ә эчкә кереп карарга ярыймы? – диде ул кыюсыз гына, картның «торагы»на килеп җиткәч.
– Кер, кер, әлбәттә. Безнең ишекләр һәрвакыт ачык, теләсә кем кереп-чыгып йөри. Ә кунак булып килүчеләр моңарчы юк иде әле...
Ташландык бина бик иске булса да, шактый нык күренә. Яшәү өчен куркыныч түгел дияргә була. Бүлмә эче иске-москы белән тулган.
Егет шүрлектәге фоторамга, аңа кыеклап төшереп бәйләгән кара тасмага игътибар итте һәм... тораташ булып катып калды. Фотодан аңа... ул үзе карап тора иде!
– Бу... бу фотоны кайдан алдыгыз? – Илһам калтыранган кулы белән фоторамга ишарәләде.
– Ә, улмы? Бер бай йорты янындагы чүп савытыннан сумка тапкан идем. Эчендә шушы фото булып чыкты. Ташларга батырчылык итмәдем, кулым күтәрелмәде. Шушында алып кайтып куйдым. Торсын, комачауламый бит. Ә нәрсә? Танышыңмы әллә?
...Карт Илһамга әлеге йортны күрсәтергә ризалык бирде.
* * *
Егет затлы йортның ишек төбендә озак кына таптанып торды. Ниһаять, тәвәккәлләп, шакыды. Ишекне яшь кенә хатын-кыз ачты, һәм, чакырылмаган кунакның йөзенә күз төшерүгә, аңын җуеп егылды. Илһам бер мәлгә ни эшләргә белмичә аптырап калды. Аннары, хатынны күтәреп өй эченә алып керде һәм ипләп кенә диванга яткырды. Бераздан хатын аңына килде, торып утырды. Илһамны күргәч, сискәнеп китеп, кабат арткарак күчеп утырды.
– Моның булуы мөмкин түгел!.. Нәрсә бу?.. Кем син?.. – диде ул калтыранган тавыш белән. – Азат?!.. Син бит вафат!..
– Курыкмагыз, зинһар. Минем исемем Илһам. – Егет түш кесәсеннән сукбай торагында табылган фотосурәтне алды. – Менә шушы фото килеп эләкте миңа бүген. Кем бу?
Сезгә су биримме әлле? – дип сорады Илһам бераз эндәшми торгач, хуҗабикәнең һаман үзен кулга ала алмавын күреп.
– Су кирәкми. Шүрлектә шәраб бар, шуны бирегез алайса.
– Фотода ирем. Ирем Азат исемле иде минем, – диде ханым. – Эшмәкәр иде ул, дусты белән әллә ни зур булмаган өч кибет тоттылар. Зарланмыйм, шул кибетләрдән алган керем тормыш итәргә җитәрлек булды. Артыгы белән. Тик ярты ел элек... – Хатын йөзен учлары белән каплап тынып калды. Бераздан калтыранган тавыш белән дәвам итте: – Машинасының тормозы эштән чыгып, зур тизлек белән барганда юл читенә төшеп китеп баганага бәрелгән. Нәни улым белән берьялгызым калдым. Аңа әле өч яшь тә юк... Ә сезнең турыда Азатның миңа беркайчан да сөйләгәне булмады. Сез аның туганымы соң? Танышып та бетмәдек бит әле – минем исемем Лариса.
– Бәлки, туганыдыр. Әлегә белмим, Лариса.
Ларисаны туктатырлык түгел иде инде. Азат вафат булганнан соң бөтен бизнеска Азатның дусты Валераның хуҗа булып калуы турында да сөйләп китте ул.
– Валера безгә еш килә. Азык-төлек китерә, улым белән уйный. Тик миңа боларның берсе дә кирәк түгел. Аны үз йортымда күрү әллә ничек. Аның минем хәлемә керергә тырышуы да ясалма гына шикелле. Куркам мин аннан. Элек тә курка идем. Азат исән чакта бездә еш кич утыралар иде. Азат үлгәч, үзен хуҗаларча тота башлады. Мөгаен, Азатның әйберләрен дә ул чыгарып ташлагандыр...
Илһам сүзсез генә тыңлап утырды. Һич көтмәгәндә аның зиһененә кечкенә генә бер гаиләнең шулкадәр күп серләре килеп ишелде. Тик... Илһамның ни катнашы бар иде соң монда?
Илһам әти-әнисенең иркә кочагында үсте. Тәрбия мәсьәләсендә ата сүзе һәрвакыт өстен булды.
Әнисе исә малайны кирәк чакта кызгана, яклый торган иде, тик шулай да, ир-егет тәрбияләү мәсьәләсендә гаилә башлыгы яхшырак белә дип исәпләде. Тыныч холыклы, үз мавыгулары булган гап-гади хатын иде ул. Кечкенә Илһам күп вакытын аның белән үткәрергә, бергәләп әкият китаплары укырга, рәсемнәр карарга, дуслары, мәктәп маҗаралары турында сөйләшеп утырырга яратты. Вакытлар үтү белән, аның игътибары әкренләп әтисе ягына авышты – ирләр арасында гына була торган мавыгуларга, сөйләшүләргә...
Бик күп бай балалары кебек, белемне Илһам чит илдә алды. Кызыл дипломы, төрле бүләкләре, үзешчән сәнгатьтә катнашкан өчен грамоталары бар. Бер генә чара да аннан башка үтми иде. Илһам бик күңелле әңгәмәдәш, һәрвакыт компанияләрдә әйдәүче, башлап йөрүче ролен үтәде. Әти-әнисе аңа тулы канлы тормыш белән яшәү мөмкинлеге тудырды... Ләкин болар берсе дә бүгенге вакыйгаларга ачыклык кертми бит. Ә бәлки әтисе белән сөйләшеп караргадыр?
Илһам китәргә җыенып урыныннан кузгалган гына иде, хуҗаларча, ишек шакымыйча гына өйгә Азатның компаньоны Валера килеп керде. Ул, каршында басып торучы Илһамны күреп, тораташ булып катып калды. Бераздан идәнгә тезләнде һәм:
– Кичер мине, Алла хакы өчен, кичер, Азат!.. Зинһар! Шайтан котыртты. Мин теләмәгән идем. Ничек бу адымга барганмындыр, үзем дә аңламыйм. Кагылма гына миңа, – дип шыңшырга тотынды. Хезмәттәше үч алу өчен теге дөньядан кайткан дип уйлаптыр, күрәсең, ялынырга кереште: – Барысына да мин гаепле. Аварияне... мин оештырдым. Ләкин үтенәм, кичер, элекке дуслыгыбыз хакына...
– Полиция чакыр, – диде Илһам, Ларисага таба борылып. – Бу бәндә үз гаебен таныды...
* * *
...Әтисе белән сөйләшү шактый катлаулы килеп чыкты. Фәрит дөресен сөйләргә теләмәде. Очраклы охшашлыктыр дип, сүзне башкага бормакчы иде дә, Илһамның түземлеге чигенә җитте:
– Ничек син күзгә карап алдап утыра аласың?! Мин аның кыяфәтен күрдем, йортында булдым, әти.
Фәрит авыр сулап куйды – серне ачудан башка чара юк иде инде.
– Дөресен әйтим, мин сиңа боларны белгертмәскә теләгән идем... Синең игезәк сыңары икәнеңне без соңыннан гына белдек. Балалар йортына икегез бергә килеп эләккәнсез, тик туганыңны бер гаилә уллыкка алган булып чыкты. Игезәкләрне аерырга ярамый диләр дә, нигә икегезне дә алмаганнардыр, әйтә алмыйм... Менә шулай итеп син безнең улыбыз булып киттең...
– Балалар йорты?! Аңламадым, сез минем үз әти-әнием түгелмени?!
– Шулай килеп чыкты инде...
Бу ачыш Илһамга игезәк туганы булганлыгы турындагы хәбәрдән дә көчлерәк тәэсир итте. Әле генә ишеткәннәрдән үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җиткән егет бөтенләй өйдән үк чыгып китте...
Хакыйкать белән килешеп, әтисе белән элеккечә аралаша башлар өчен шактый вакыт кирәк булды әле.
Ә Лариса белән элемтәне өзмәде, аның янына еш килеп йөрде. Ул хәзер бертуганының улы барлыгын да белә бит – буш вакытларында аның белән мәш килергә яратты. Вакытсыз вафат булган игезәге турында барысын да беләсе килде. Ул исән чакта бер генә тапкыр да очраша алмауларына үкенде. Ларисаның Азат турында сөйләгәнен сәгатьләр буе тыңларга да риза иде ул.
Тиздән алар бер-берсенә шулкадәр якынайдылар, Илһам Ларисага бер гаилә булып яшәргә тәкъдим итте, малаен уллыкка алырга теләвен әйтте. Малайны яратты ул. Һәм малай да Илһам абыйсын үз итте, берникадәр вакыттан «әти» дип дәшә башлады...
...Никах мәҗлесендә танылган кешеләр байтак иде. Тик яшь гаиләнең иң зур кунагы Илдар карт булды – аларның танышуына-кавышуына төп сәбәпче булган сукбай карт…
Амур ФӘЛӘХ
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 10, 2024 ел
Комментарийлар