Нәсел агачы

Фев 16, 2019

Харрас ӘЮП

НӘСЕЛ АГАЧЫ
Нәсел агачы дип тормаганнар,
Җае килсә, балта чапканнар –
Кәүсәсендә тирән җөйләр калган,
Ботакларын утка якканнар.

Алга таба →

Тел ачкычы

Фев 16, 2019

Харрас ӘЮП

ТЕЛ АЧКЫЧЫ
Байлык-фәлән теләмәде безгә,
Кичерсәк тә гәрчә кыен чак —
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Берәребез юлга җыенсак.

Алга таба →

Фатих Кәримнең тууына 110 ел

СУГЫШ КЫРЫНДА

         1

Иген кыры – байлык диңгезе,

Каршы ала сагнып ул безне;

Һәрбер башак сөеп аркадан:

«Алга омтыл, егет, син!» – дия;

«Күрәсезме, дошман таркала»,

Дип чәчәкләр безгә баш ия.

         2

Ак каенның яшел яфрагы,

Туган илнең кайнар туфрагы!

«Ян!» дисә ил, әзер янарга;

Кайнар туфрак – туган анабыз,

Безнең тир, кан тамган аңарга…

         3

Үлем уты сибеп дошманга,

Алга омтылабыз, тик алга.

Каршыдагы калку сыртында

Гөрли ялкын янар тау төсле,

Безнең «катюша»ның утында

«Юлбарысы» яна немецның.

1943.

 

ПАРТИЗАН ЕГЕТ

Мин бик сусадым,

Кызлар, берегез

Салкын чишмәдән

Су эчерегез;

 

Тотып торыгыз

Ярсу атымны,

Тазартып алыйм

Автоматымна.

 

Әх, кызлар, кызлар,

Сагындым сезне…

Кызлар, нәрсә бар,

Немец, дисезме?

 

Кызлар, мин киттем,

Атым, коштай оч;

Дошман башына

Яшен бул кылыч.

1943.

 

ДНЕПР ДУЛКЫННАРЫ

Мылтык төзәп каршындагы

Кара күләгәләргә,

Җил-яңгырлы көзге төндә

Утырдык көймәләргә.

 

Биргән антыбыз ай булды

Кара төнле юлларда;

Канат җилпеде ишкәкләр,

Кузгалып киттек ярдан.

 

Немецны бугазлар өчен,

Көймәләргә утырып,

Без Днепр аша чыгабыз

Снаряд утын ерып.

 

Ярышып килгән дулкыннар

Сулыштан сизәләрме,

Әче сагыш хисе белән

Үбәләр көймәләрне.

1943.

 

Фото: http://millattashlar.ru

Шагыйрь

Янв 25, 2019

Ел фасыллары

Проза һәм поэзия арасындагы чик кайда? – мин моны беркайчан да аңламаячакмын.

Л.Толстой. «Яшьлек көндәлеге».

 Шигъриятнең, илһам чыганагының серләре турында сөйләшер вакыт җитсә, мин, түземлек белән коралланып, үткәннәргә кайтам, шагыйрьнең көндәлек мәшәкатьләр белән тулы тормышына күз салам.

Елның дүрт фасылы мине бер-бер артлы үзләренең балкышлары белән уратып ала: сары көз, яшел җәй, кызыл яз… Мин дүрт тапкыр Сөләйман аулында кунакта булам. Алга таба →

Равил Галиев: «…Язмышыма шөкер итә-итә, Гомер юлы буйлап барамын…»

…– Димәк, җыр дөньясына кабат юл ачылды. Чаллыга шуннан соң әйләнеп кайттыңмы?

– Әйе, тавышлы булып, кабат Чаллыга юл тоттым. Оркестрның таркалмаганлыгын белә идем, кабат шунда эшкә алындым. Дустым Рамил дә бирегә кайткан. Оркестрда тынычлык урнашкан, бар да тәртиптә. Торбада уйнаучы Илдар Гафуров исемле егет:

– «Кыйбла» дигән татар яшьләр клубы бар. Андагылар Казанда узачак «Татар җыры» конкурсына әзерләнәләр. Шәһәрнең сайлау турын узганнар инде. Татар халык җыры «Карурманны» җырлау мәҗбүри шарт икән. Аларга бу җырны дөрес итеп җырларга өйрәтүче кирәк, бармыйсыңмы? – ди.

Шулай дип алып китте бу мине «Кыйблага». Барып кердек, берәүнең җырлавы ишетелә. Ир-атмы, хатын-кызмы икән аңламыйм. Ну, шәп җырлый, малай! Тавыш көчле, милизмнар күп – бормалый, сиксәнгә бормалый. Тавышының тембры да үзенчәлекле булып чыга. Үзен күргәнче үк, тавышына гашыйк булдым мин моның. Ул – Резидә Шәрәфиева булып чыкты…

 

Тулысынча журналның гыйнвар (№1, 2019) саныннан укый аласыз.

 

Гөлфия ШӘЙХРАЗИЕВА