Логотип «Мәйдан» журналы

Айлы юл

Кайтып киләм ай сукмагы төшкән юлдан…Гомер юлым шул сукмактан узган сыман.Кайтар, диеп, кайтар, диеп яшьлегемә,Тулган айга ялварулы кулым сузам.Кайтам еллар аша, кайтам җырлар аша,Яшьлегемә кулым суза...

Кайтып киләм ай сукмагы төшкән юлдан…
Гомер юлым шул сукмактан узган сыман.
Кайтар, диеп, кайтар, диеп яшьлегемә,
Тулган айга ялварулы кулым сузам.
Кайтам еллар аша, кайтам җырлар аша,
Яшьлегемә кулым сузам.
Йөгрә-атлый миңа каршы шушы юлдан
Балачагым чыгар сыман.
Кайтып киләм ай сукмагы төшкән юлдан…
Бу сукмагым киләчәккә юллар сузган.
Үтә гомер, үтә, туктап тормас һич тә;
Юлларымда кышын буран, җәен томан…
Кайтам еллар аша, кайтам җырлар аша,
Яшьлегемә кулым сузам.
Йөгрә-атлый миңа каршы шушы юлдан
Сөйгән ярым чыгар сыман.
Кайтам еллар аша, кайтам җырлар аша,
Яшьлегемә кулым сузам…
Йөгрә-атлый миңа каршы шушы юлдан
Балачагым чыгар сыман…
Йөгрә-йөгрә миңа каршы шушы юлдан
Яшьлек ярым чыгар сыман…
 

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар