Логотип «Мәйдан» журналы

Бала чакта, илереп, бер җылы сүз

Бала чакта, илереп, бер җылы сүзКөтеп йөргән чакта әтидән,Үз-үземне юаттым мин, диеп:Без генәме, без генәме әллә ятимнәр... Якын дигән дуслар беркөн «сатып»,Акыл киткән чакта ялганнан,Үз-үземне ю...

Бала чакта, илереп, бер җылы сүз
Көтеп йөргән чакта әтидән,
Үз-үземне юаттым мин, диеп:
Без генәме, без генәме әллә ятимнәр...
 
Якын дигән дуслар беркөн «сатып»,
Акыл киткән чакта ялганнан,
Үз-үземне юаттым мин, диеп:
Без генәме, без генәме шулай алданган...
 
Ярата дип ялгышканым аңлап,
Нәүмизләнгән чакта сагыштан,
Үз-үземне юаттым мин, диеп:
Без генәме, без генәме шулай ялгышкан...
 
Сыеныр кеше тапмый, гаҗиз булып,
Сыгылып төшкәнемдә кайгыдан,
Үз-үземне юаттым мин, диеп:
Без генәме (әллә) очар канатлары каерылган...
 
Мине кызганучы, жәлләүчеләр
Табыла калса әгәр, җөмләдән,
Сөрән салам сезгә, бар җиһанга:
Бер без генә түгел, (юк, юк түгел!)
Яшәү дәрте, шөкер, сүнмәгән!


Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА


Фото: https://ru.freepik.com/


«Мәйдан» № 7, 2022 ел

Комментарийлар