Логотип «Мәйдан» журналы

«Соң очраштык. Күнеп беткәч...»

Шәмсия Җиһангирова шигыре.

Соң очраштык. Күнеп беткәч
Парсызлык, ялгызлыкка...
Тиз генә өйрәнеп булмас
Әле синең барлыкка.
 
Ялгыз чактан килә булыр
Аклана торган гадәт.
Сораштыра башласалар,
Эзлим мең төрле сәбәп.
 
Кемнәргәдер ошап җитми
Безнең яшь аермасы.
Кемдер, туры килмиләр, дип
Күптәннән аермакчы.
 
«Аның бит бернәрсәсе юк –
Ни байлыгы, ни малы...
Булгач-булгач, министрга
Чыгарга иде аны...
 
Унҗиде яшьлек кызмыни,
Күреп күзең тонмаса?!
Берәр бизнесмен-мазарга
Чыгар идең, булмаса...
 
Акылың җитеп бетмәсә,
Сорарга идең киңәш...» –
Гайбәтләргә, «киңәш»ләргә
Түзәрбез инде, түзгәч...
 
Кеше акылына мохтаҗ
Түгел идек моңарчы...
Ярар әйдә, «чәйнәсеннәр»
Күңелләре булганчы.
 
Без белеп бетермәгәнне
Беләләр барысы да...
Миңа җитә! Кемнәрнеңдер
Юк әле анысы да...

 

 

«Мәйдан» № 2, 2020 ел
 

Комментарийлар