Яктылык (Хикәя)

Мин аны күрдем дә таң калдым. Бары бер генә күз ташладым һәм шундук аның эчкерсез карашы эченә кереп чумдым. Аның шомырттай кара күзләреннән бөркелгән җылылык һәм итәгатьлелек мине, фани дөньядан аерылып, хыял диңгезенә чумарга мәҗбүр итте. Тирә-юньдәге бернигә дә игътибар итмичә, шул ягымлы күзләргә сихерләнгән төсле карап тора бирдем. Йөзгә чибәр булган кешенең артыннан тел шартлатып карап калалар. Ә аңарда, бөтенләй икенче төрле тарту көче бар иде. Карашыннан сирпелгән нур, тулышып торган бит алмалары, чиядәй алсу иреннәр, сурәткә дә төшерә алмастай искиткеч гүзәл сын… Аңа төбәлдем дә телсез калдым. Әйтерсең лә, тышкы кыяфәте гаҗәеплегенә өстәп, эчке дөньясының сөйкемлелеген дә күрдем. Мөмкин булса, менә шулай күземне алмый сәгатьләр буе карап торыр идем. Тик ул озак тоткарланмады. Үзенең гүзәллеге белән әсир иткән озын толымлы кыз парктан чыгарга ашыкты. Биек наратлар күләгәсе астыннан җитез генә капкага борылды да, мизгел эчендә юкка да чыкты. Ә минем күңелемә моңсу бер хис кереп урнашты. Аны йөгереп куып тотасым, каршысына чыгып, күзләренә кабат карыйсым килде. Әмма мине гүя сихерләделәр, баскан урынымнан кузгалмыйча тора бирдем. Аннан, аңыма килеп, капкага таба атладым. Урамда, әлбәттә, ул юк иде инде. Алга таба →

Могҗиза (Хикәя)

Кар бураны эчендә адымнарымны кызулатып, тукталышка таба атладым. Нәни кар бөртекләренең күзлегемне томалавы, әледән-әле йон бияләйне салып, салкын пыялаларны сөртергә мәҗбүр итә иде. Минем ашыгуымда энҗе карның эше юк: бар дөньяны уратып алырга теләгәндәй, әле уңга, әле сулга талпынып, һавада очына. Аяк астындагы карның боткага әйләнүе теңкәмә тисә дә, көрткә бата-бата, алга йөгердем. Тукталыш янында кешенең күплеге болай да кырылган кәефемне тагын да төшерде. Димәк, бүген дә этелә-төртелә кайтырга туры киләчәк. Кулымдагы сәгатькә күз салдым да уфтанып куйдым. Яңа елга нибары өч сәгать вакыт калган. Ничек өйгә кайтып өлгерергә? Кирәк чакта автобусы да тоткарлана бит аның! Ничәсе инде үтеп китте, тукталышта кешеләр дә сирәгәйде, тик миңа кирәклесе генә күренми. Хәер, ныклап уйласаң, әллә ни ашыгыр җирем дә юк кебек. Йолдызлар калыккач, иптәшләремнең күбесе кызлар озата китсә, мин эштән соң ике кулымны кесәмә тыгып, өйгә юнәләм. Яхшы гына кызлар да очрап тора юлымда, тик нигәдер берсе дә күңелемдә мәхәббәт очкыны уята алмый шул… Шундый уйларга батып, буранга уралып торганда, игътибарымны читтәрәк басып торучы кыз җәлеп итте. Юка гына киенгән әлеге кызның кулында бер кочак ромашкалар иде. Әйе-әйе, нәкъ шулай! Аның кочагындагы ак керфекле чәчәкләр, әйтерсең, кышның кичке караңгылыгын ярып, якты кояш булып балкый! Урамда ярыйсы гына салкын булса да, суык аларга кагылырга өлгермәгән иде әле. Таныш булмаган кыз янына барырга шул этәрде дә инде. Сак кына эндәшергә тырышып: «Чәчәкләрне өшетәсең ич, әзрәк төрмәгәнсең дә ичмасам,»- диюемә, кыз, күзләрен миңа төбәп елмаеп җибәрде. Алга таба →

Хыянәт

Ул бозга янә балта очы белән сукты, бәке кырыендагы үткен, үтә күренмәле уалган пыяладай кисәкчекләр теленеп, чупылдап суга чумды. Янә сукты, янә бармак очы хәтлесе кителде. Суккан саен, бозга әверелгән йөрәкнең бер кыйпылчыгы очты, диярсең.

Куллары суыктан кызарып бетте, гүя үче, ачуы, нәфрәте шушы балта түтәсе иде. Аның белән хәзерге халәтендә ул бөтен дөньясын кырып бетерә аладыр кебек тоелды.

Хатын тора-бара балтаны урыныннан кузгатырлык та хәле юклыгын чамалады. «Шулай да ничек күтәрә алам икән соң мин аны?» – дип уйлап куйды. Фани дөньяның мәхәббәтсез көннәре аны суккалап, каккалап, теткәләп бетергән иде инде. Җеп өзәрлек көчен дә калдырмаган икән бит әнә.

Ул, балтасын атып бәрде дә, боз өстенә сузылып ятты, авырлык белән булса да, әкрен генә шуышып, сул җилкәсен бәке авызына якын китерде. Терсәкләренә таянып, гәүдәсен аска этеп карады. Бәкенең авызы кечкенә иде. Башын тыкты. Боз авыз кылычтай үткен үтә күренмәле тешләрен шыкырдаткандай булды. Тик ул аны йотарга әзер түгел иде, күрәсең, һич сиздермичә генә нибары бит тиресен умырып алды. Хатын сискәнеп китте. Ул бәкедән башын күтәрде. Җәрәхәтеннән көмештәй боз өстенә кып-кызыл тасма сузылып төште.

Хатынны бу үкенеч чыгырдан чыгарды.

– Сыймыйм, – диде ул. – Ник сыймыйм икән соң мин һаман?

– Син дөньяга сыймыйсың түгелме?.. – дип пышылдады эчке бер тавыш. Гүя ул бәке авызыннан ишетелде.

Хатын кычкырып елап җибәрде. Алга таба →

Җир җиләкләре (Хикәя)

Анасы кибеттә сатучы – аннан аракы сатып ала алмый. Кибет төбендә дә эчми, клуб янында да… Әмма, өйгә  салмыш кайта башлады.

– Мыр-р-р… мыр-р-р… Тагын махмыр… – дип, каршы чыгып ала хатыны.

Ә беркөнне ул ишегалдына тракторы белән кайтып керде. Рульдә булгач, аектыр, дипме, каршысына чыгучы булмады. Холкы инде өйрәнелгән: хатыны чыкмаячак, әнисе күптән бернигә катышмый.

– Ә, сез, шулаймы әле… исерек кирәкме сезгә?! – дип ир, тулы худка көйләп, киң ишегалдының иң ерак почмагыннан тракторын өйгә китереп терәде. Җир кубаргыч тавыш:

– Ач ишекне, Фәнилә, керәм!

– Аһ-һ, кара инде син бу сансызны, тагын махмыр. Мыр-р-р…

Ишек ачучы юк. Яңадан чигенеп, моторын тагын да көчлерәк акыртып, томырылып килә «Беларусь». Алга таба →

Барымта (хикәя)

«Чит кавем керде йортыма», – дип елады ана, башкаладагы төпчегенең өйләнү хәбәрен алгач. Килгән-киткән һәммә кешегә дә өстенә ишелеп килгән олы хәсрәте хакында сөйләде. «Нишлисең инде, заманасы шул, язмышы шулдыр, ахыр чиктә, милләттәмени эш, әнә безнекеләр…», – дип, аптыраганнан юатырга маташучылар аның ачуын кабартты. «Үз башыгызга төшмәгәч», – дип үртәлде. Юатучылар исә: «Газиз Аллам, үзең сакла мондый бәладән», – дип эчтән тәүбә итте.

Алдан телеграмма сугып, кәләше белән таныштырырга кайткан улын капка төбенә каршы алырга чыкмады ана. Төкле аягың белән, дип, киленен мендәргә бастырмады, татлы телле, бай дәүләтле булыгыз, дип, кавышучыларга бал-май каптырмады. Бәйрәм ясап, табын корып көтмәгәнен яшермәде, елмаеп-балкып күрешмәде, килененең «здрасте»сына сүлпән генә: «Здрасте! Ничек кайттыгыз?» – диде. Хәтта ниндирәк икән минем килен, дип сынап, йөзенә дә туры карамады. Нәрсәсен сынасын, үз милләтенең мөһере сугылган инде аңа. Шуңа күрә төс-кыяфәте белән татар кызларыннан әллә ни аерылмавын, хәтта бераз улына тартымлыгын да танырга теләмәде. Алга таба →

Алай да була икән…

Тәнзилә карт кыз булып утырып калды…

Югыйсә, берәүдән дә ким җире юк иде кебек: мәктәпне бер «өч»лесез бетереп, беренче елында ук институтка да барып керде. Аны тәмамлавына, Казанның шактый дәрәҗәле оешмасына эшкә дә урнашып куйды, бер бүлмәле генә булса да, фатир да юнәтте, эсбиркнижкәсендә машиналык акчасы да җыелып килә. Укып, права аласы гына калды. Менә шундый уңган-булган башың белән кияү дә табалмый йөр инде! Артисткалар кебек үк чибәр булмаса да, буй-сыны да зифа булып, күз-кашлары да шактый килешле, югыйсә. Тик төрле әтрәк-әләмгә кияүгә чыгарга сез аны кем дип беләсез! Алга таба →

Гармунчы мәхәббәте

Мәхәббәт яшьләрдә, диләр,
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олыгайган көннәрдә дә.

Тышта яз. Шундый күңелле! Урамның нәкъ уртасыннан, асфальт юлга ике яктан агып төшкән кар сулары, гөрләвекләр хасил итеп, соңга калырга курыккандай, челтер-челтер килеп, ашыгып-кабаланып алга, җәйләргә таба йөгерә. Алар өчен юлдан тыз-быз чабучы машиналар әллә бар, әллә юк – яз җырын җырлап агалар да агалар… Алга таба →

Кем гаепле?

Мин яшь-җил­кен­чәк ке­бек ат­лы­гып ба­ла­ча­гым үт­кән авыл­га кай­тып төш­тем. Дис­тә ел ка­ла­да яшәп там­чы да үз­гәр­мә­дем: та­тар те­лен дә, мәр­хү­мә әби­ем өй­рәт­кән до­га­лар­ны да,  мич­тә ул пе­шер­гән мил­ли ри­зык­ла­ры­быз­ны да оныт­ма­дым. Мин бар бул­мы­шым бе­лән чын та­тар ба­ла­сы идем. Мин­дә та­тар ка­ны ага! Алга таба →

Чигелгән кулъяулык

Исеңдәме, миңа истәлеккә

Бүләк иткән идең кулъяулык.

Пар күгәрчен чигеп төшерсәң дә,

Без баребер бергә булмадык.

Магнитола тасмасыннан агылган сагышлы җыр кинәт туктады…

Канаты сынган кошка охшаган җиңел машина, биек юл кырыеннан очып төшеп, тагын бер әйләнде дә, басу читен каплап ялтырап яткан боз катламын борыны белән ерып, тынып калды. Чигә чәчләре агара башлаган, инде бишенче дистәне түгәрәкләгән баһадир гәүдәле ирнең рульне кысып тоткан куллары кинәт йомшарды, ачылып киткән уң учында чигүле кулъяулык күренде. Алга таба →