Логотип «Мәйдан» журналы

Мәрҗән төймә

Хикәя.

Автобусның ишеге шапылдап ябылды. Юл читендә төшеп калган кыз, ул кузгалып китүгә, җиңел сулап як-ягына каранды. Ахирәте машина белән каршы алырбыз дигән иде дә, нишләптер, күренми әле. Ят төбәктә уңны-сулны аермаган кыз, телефонын эзләп, ашыга-кабалана сумкасын актарырга тотынды. Тик телефон табылмады! Автобуста онытып калдырды микәнни? Телефон югалу – бер хәл, менә хәзер дус кызына шалтыратып белешә дә алмый ич әле ул. Нишләп каршылаучы юк икән соң шулай да? Әллә ялгыш төшеп калды инде?
Яшелгә буялган өр-яңа тукталыш янында әйләнгәләп, авылга барасы юлны күрсәтә торган берәр язу юк микән дип тә эзләп карады Ләйсия. Авылның тансык татлы hавасын бөтен күкрәге белән сулап, тирә-ягына каранды. Янәшәдәге каен урманының  акрын искән җылы җилгә кушылып салмак кына шаулавы ишетелде.
Көн кояшлы, кызу. Кыз сылу гәүдәсенә килешеп торган ыспай зәңгәр күлмәк кигән иде. Ефәк җепле нәфис мәрҗән төймә күлмәген бизәп тора. Айнурның шул төймәне бүләк иткәндә әйткән сүзләре исенә төште: «Җимешем син минем» дигән иде ул.
Чибәр егет аның Айнуры. Озын буйлы, кап-кара чәчле, зәңгәр күзле... Һөнәре дә ни җитте түгел – юрист. Егерме бишен тутырган егет, буш вакыты булса, спортзалга йөри. Әтисе Сабантуй батыры булгач, аның үрнәк алырдай кешесе бар инде. Менә шул спортзалда, штанга күтәреп, аягын каймыктырып, хастаханәгә керде әле. Берәр атнадан Ләйсиянең практикага китәр чагы килеп җитте.
Аның телефоннан җавап бирә алмавына әнисе дә, Айнур да борчыла торганнардыр инде. Бу уй кызның җанын тырмап куйды.
Ярый, ни булса шул, атлый торырга кирәк. Юл Ләйсияне алга өндәде. Кулындагы тәгәрмәчле сумкасын әкрен генә тәгәрәтә-тәгәрәтә, кыз әле алга, әле артка карап, әле туктап, тын калып, яңа гына җәелгән, йомшак тоелган шома асфальт юлдан ашыкмый гына атлады да атлады. Юлның читен келәмдәй яшел чирәм сырып алырга өлгергән иде. Кыз, аяк киемнәрен салып, кулына тотты.
Чаттан кая борылырга икән соң? Ә-ә, әнә бит, уңга борылган юлда зур хәрефләр белән «Каенлы – 10 чакрым» дип язып куелган. Димәк, уңга борыласы.
Телефонын югалту кызның кәефен тәмам кырган иде. Иңнәренә таралган чәчләре дә комачаулый кебек тоелды аңа, өскә җыеп куясы килде. Шул арада кулы ялгыш төймәгә эләгеп китте дә, төймәсе өзелеп, вак-вак мәрҗәннәр җиргә сибелде. «Шушы гына җитмәгән иде, – дип сукранды Ләйсия. – Айнур ни әйтер инде!» Бөртекләрнең кайсы юлда җемелдәде, кайсы чирәм эченнән «күз кысты». Кыз башын да күтәрми җыйды да җыйды. Машина кычкырткан тавышка борылып караса, бер җиңел машина килеп туктаган бит! Руль артында утырган яшь егет ишеген ачып кызга эндәште:
– Кая атлыйсың, яланаяклы сылукай?
– Каенлыга.
– Әйдә, утыр!
– Сумкам да бар әле минем, анысын багажникка куймыйсызмы соң?
Егет, машинасыннан төшеп, багажнигын ачты.
Ләйсия арткы утыргычка кереп утырды. Кузгалып китеп бераз баргач, егет кызга таба борылды да, аның яшьле күзләрен күреп, аптырап китте:
– Илләкәем, әллә елыйсың?
– Юк, – диде кыз, күзләрен яшереп.
– Кайгырма, сылукай. Үзем илтеп куям мин сине.
Кыз берни дәшмәде, уйларына чумып, тәрәзәгә төбәлде.
Егет кызны машина көзгесеннән күзләде. Күк төсендәге зәп-зәңгәр күзләре, акчарлак канатыдай кыйгач кашлары, озын куе кара керфекләре егет йөрәген җилкендереп алды.
– Каенлыга барам дисең инде алайса?
– Әйе, җәйге практикамны шул авылда үтәчәкмен. Дус кызым каршы алырга тиеш иде, нишләптер килмәде.
– Беләм мин ул авылны. Безнең күршедә генә. Гел шунда клубка төшәбез. Безнең авылга юл Каенлы аша үтә. Яраткан эшем – буровойга да шул авыл аша барам. Ник, шалтыратмадыңмыни ахирәтеңә?
– Телефонны каядыр калдырганмын. Автобустадыр инде.
– Yзең кайсы яктан соң син?
Кыз, ачылып китеп, Чаллыдан булуы, университетның педагогия бүлегендә укуы, Каенлыга исә практикага килүе турында сөйләп алды.
– Исемең ничек соң, сылукай? – дип кызыксынды шофер егет. Егетнең күтәренке кәефе кызга да йога башлады кебек:
– Галиябану, – дип шаяртты ул.
Егет елмаеп куйды, үзе шундук җыр көйләде:
– Галиябануым, сылуым, иркәм... Синдәй чибәркәй турында үзем утырып бер роман язарга әзермен.
– Әкият сөйләмәгез инде.
– Юк, чын-чынлап әйтәм... Ә хәзер чын исемеңне әйт инде-е-е?
– Ярар инде, – дип ризалашты кыз, – әйтим алай булгач, Ләйсия булам мин.
– Ләйсия? Ай-яй, сирәк исем, беренче ишетүем. Ә мин – Разиф, разый сүзеннән алынгандыр, күрәсең.
Разиф юл буе үзе турында сөйләп барды. Ләйсия аның буровойда мастер булып эшләвен, хатынының яман шештән вафат булганлыгын, яңа йортта әнисе белән бергә җиде яшьлек кыз бала үстерүен аңлады. Быел кызы Фәния Каенлы авылы мәктәбенә укырга керәчәк икән. Разиф рус авылында яши. Акча эшләп, шәхси татар мәктәбен ачу турында хыяллана.
Ләйсия, тәмам тынычланып, егетне күзәтеп кайтты. Егетнең башында җәйге ак кепка, кепка астыннан күренеп торган кара бөдрә чәчләре кашына кадәр төшеп тора. Наз сирпегән очкынлы күзләрендә кояш нурлары җемелди. Yзе дә сизмәстән, кыз аны Айнур белән чагыштырды. Разифның да киң җилкәле булуына сокланып, спорт белән шөгыльләнәдер, эше дә җаваплы да, көч таләп итә торгандыр, дип уйлады.
Сөйләшеп кайта торгач, авылга якынайдылар.
– Ә шулай да, нәрсә эзли идең анда яшел үләннән, әллә җиләк җыйдыңмы? – дип сорап куйды егет кинәт кенә.
– Юк, егетемнең бүләген эзли идем.
– Yлән эченә яшереп куйганмыни?
– Ул бүләк иткән төймәмне өздем.
– Кайгырма, яңасын бүләк итәр, – дип, юатырга тырышты егет. – Алга барабызмы, әллә төймә эзләп китәбезме? Кире борылыйммы соң?
– Юк. Тизрәк авылга барып җитеп, урнашырга кирәк. Ярар, ачуланмас әле Айнур.
– Кем дисең? Айнур?
– Әйе, Айнур.
– Аңладым хәзер.
Егет тынып, күңелсезләнеп калды. Кызны күрүгә кабынган өмет кисәк кенә сүнде дә.
– Кайтып җиттек Каенлыга, – диде ул. – Кая илтергә сине, чибәркәй?
– Авыл советына, – диде кыз ашыгып.
– Ә-ә, була ул. Хәзер.
Разиф машинасын идарә каршына туктатты. Ләйсия егеткә рәхмәт әйтеп, акча сузды. Разиф кул гына селтәде: «Кирәк түгел!». Шулай ни әйтергә белми бер-берсенә карашып тордылар. Аннары кыз кыенсынып арткарак чигенде. Егет тузаннар туздырып кузгалып китте.
Ахирәте Роза идарә йортында аны көтеп тора иде.
– Машинабыз ватылды бит, дускаем, – дип кочаклап алды ул аны. – Шалтыратам-шалтыратам – телефоныңны алмыйсың. Аптырап беттем.
Розаның телефоныннан әнисенә дә, Айнурына да шалтыратып алды кыз. Аннары сөйләшә-сөйләшә Розаларга таба кузгалдылар.
Шунда гына Ләйсия җилдертеп килгән таныш машинага игътибар итте. Машина мизгел эчендә кызлар янына килеп туктады. Разиф елмаеп тәрәзәдән башын тыкты.
– Әллә машинада берәр нәрсәм калганмы? – дип гаҗәпләнде Ләйсия.
– Кайтарып куйыйм инде үзегезне, әйдәгез, утырыгыз.
Разиф кызларны Розаларның өйләренә кадәр илтте дә саубуллашып кайтып китте. Юл буе күз алдыннан Ләйсия, аның елмайган йөзе китмәде. Сихерләде бит бу кыз мине, дип аптырап уйланды Разиф.
...Айнур хастаханәдән чыккан көнне үк Каенлыга юл тотты. Авылга борылганда, машинасының тәгәрмәче тишелде. Тәгәрмәчен салдырды да, юл читенә куйды. Караса, юлда берничә алсу мәрҗән төймә бөртеге ята. «Нәкъ Ләйсиягә бүләк иткән төймә төсле инде», – дип уйлады ул. Тагын як-ягына каранды. Юл читендә, үлән арасында тагын берничә бөртек күренде. «Соң бу бит мин Ләйсиягә бүләк иткән төймә!» – дип сискәнеп нәтиҗә ясады егет. Өзелгән мәрҗән төймәнең каптыргычына: «Җимешемә» дигән сүз уелып язылган иде. Айнурның йөрәге кысып куйды. «Җаным минем, Ләйсиям, ни булды сиңа, нишләп өзелгән соң бу төймә, кая син, җимешем?»
Ул, кабаланып, машинасын рәтләде дә сөйгәне яшәгән авылга җилдерде.
Эшеннән – мәктәптән кайтып килә иде Ләйсия, Айнурныкына охшаган машинаның якынлашканын күреп, туктап калды. Күңелен сөенеч биләде. Аны ерактан ук күреп алган Айнур, машинасын юл читенә туктатты да, атылып чыгып, Ләйсиясен кочагына алды. Аннары күзләренә текәлеп карады да учына юлдан тапкан бөртекләрне салды.
– Ләйсия, ни булды? Юлда берәрсе тидеме әллә үзеңә? Телефоның кая, ник шалтыратмадың?
– Чәчне өскә җыеп куймакчы идем, үзеннән-үзе чәчелде дә китте. Байтагын җыйдым инде мин аларның. Ә син ничек таптың?
– Юк, син миннән нәрсәдер яшерәсең...
– Чынлап шулай булды, ышанмыйсыңмыни?
Айнурның кәефе кырылды. Ул кызның әйткән сүзләренә никтер шикләнеп карады, ышанып бетә алмады. Шулай булырга мөмкинмени инде? Озак кына басып торсалар да, аңлаша алмадылар. Егет, үпкәләп, кайтыр юлга кузгалды.

* * *

Еллар бер-бер артлы үтә торды. Ләйсия, университетны тәмамлап, Каенлы башлангыч мәктәбенә эшкә урнашты. Разиф белән гөрләтеп туй итүләренә дә ун ел вакыт үткән икән инде. Кызларына быел сигез яшь тула.
Төн йокысын калдырып бәйрәмгә тәм-том хәстәрләгән Ләйсия иртәнге якта чак кына черем итеп алмакчы иде, кинәт шау-гөр килгән балалар тавышына сискәнеп уянып китте. Зәңгәр челтәрле тәрәзә пәрдәсен ачса, йортка таба бакча сукмагыннан өч кеше йөгерә. Ләйсия, болдырга чыгып, аларга каршы китте. Шул арада алдан йөгергән ике кыз әниләрен урап та алдылар.
– Җанкайларым, кызларым минем, – дия-дия, Ләйсия кызларының битләреннән үпте. 
Разиф кулындагы аллы-гөлле болын чәчкәләр бәйләме белән алсу ташлы мәрҗән төймәне Ләйсиягә сузды. Хатынын кочаклап, мәрҗән бөртекләредәй шигьри юлларны пышылдады:
Ләйсиям – саф гөлем,
Наз сибә күңелең…

 

Рушания ГЫЙЛӘҖЕВА

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 9, 2024 ел

Комментарийлар