Логотип «Мәйдан» журналы

Су анасы

Хикәя.

Мин сезгә элек тә әйткәнем бар иде бит инде, район үзәгендә эшлим, дип. Тик исеме генә район үзәгендә эшләү инде. Көне-төне дигәндәй колхозлардан кайтып кергән дә юк. Шулай бервакыт эш буенча үзебезнең якларда колхозның җәйге мал җәйләүләрен, лагерьларны тикшереп йөрибез. Шәп, матур вакыт. Күңел, үзеннән-үзе иркенлек теләп, табигать кочагына омтыла. Печән өстенә ерак әле. Гомумән, бөтен дөнья, табигать яшеллектә, чәчкәдә шау-гөр килә. Ул сандугачлар, башка сайрар кошлар чут-чут килеп тормышка шатланып, парлашып оя коралар.
Өршөк елгасы буена урнашкан Яңгырчы сөтчелек фермасының җәйге лагерын тикшереп, төрле акт-фактлар язып, тиешле кәгазьләрне тутырдык та, ферма мөдире Рәсим белән бригадир Салават кыстагач, киттек елга буена шашлык-машлык пешерергә. Кайчакны районнан килгән кешеләрне тикшерү нәтиҗәләре турында юньлерәк сүзләр язсыннар, югарыдагы түрә абзыйларга даннарын сатып әрләмәсеннәр өчен шулай сыйлаштыралар да. Ә бүген сыйланырга җыенуыбызга сәбәп бөтенләй икенче. Чөнки Ильяс белән мин шушы колхозданбыз. Шушы колхоз җирендә туып, шушында үскәнбез. Мин үзем күрше авылныкы, ә Ильяс Яңгырчы егете. Шуңа да безне шашлыкка районнан килгән тикшерүчеләр дип түгел, ә якташлар итеп, якын күреп чакырдылар.
Ә Салават белән без яшьтән үк танышлар. Ераклабрак булса да кияү тиешле кеше. Тамак та күптән кычытып йөри иде, аңардан да бигрәк, шушы кадәр ямьле җәйнең бер матур мизгелендә әзрәк тугарылып, бәйрәм итеп аласы килде. Гел эш тә эш буламы?.. Кыскасы, гармунчы Рифатны да үзебез белән барырга кодалап, киттек Өршәк буена. Ирләрчә генә ял итеп алырга.
Елганың бик тә матур, борылып-сырылып аккан урынын сайлап, килеп урнаштык. Җитмәсә, яр читендә генә чылтырап чишмә дә агып ята. Берәр рюмканы «яндырып» алгач, тегесен-монысын сөйләшеп, табигатькә хозурланып утырабыз. Бу тирәләрдә күптән, бик күптән бер гүләтеп йөрергә туры килгән иде миңа. Тәмле төш кебек кенә ул вакытлар әле дә исемдә. Ни уйлавымны белгән кебек, минем белән бергә фермалар карап йөргән Ильяс та, туры китереп, бригадирдан сорап куйды:
– Кара әле, Салават, безнең авыл очындагы теге шәп буаны нигә яңадан буып куймыйсыз ул?! Бик шәп, зур буа иде ләса. Бөтен тирә-як авыллардан малай-шалай балык тотарга килә иде. Су керергә, ял итәргә бик шәп урын була торган иде. Шуны яңадан буу турындагы мәсьәләне күтәреп чыгарга кирәк. Әгәр дә буа булган булса, менә хәзер бик шәпләп су кереп чыгар идек, – дип куйды.
Учак янында мәш килеп йөргән Рәсим:
– Әйе, шул гына җитмәгән, – дип куйды. Мин дә хыялларымнан бүленеп:
– Нигә алай дисең, чынлап та, нинди матур, зур күл кебек иде элекке буагыз. Миңа шушы буада берике тапкыр коенып та чыгарга туры килде, – дип, яшьлектәге хыялый чакларымны искә төшердем. Иң тәүге остазым-укытучым диимме шунда, Галияне уйлап, әсәрләнеп куйдым. Шунда Рәсим:
– Куй, куй. Беләсегез килсә, бу буа бик иске, әллә кайчан ук буылган. Шуңа да, халык сөйләве буенча, буага су анасы ияләшкән булган, – диде. – Аны минем әти дә күргән. Шул елны авылга җәйге эшләрдә ярдәмләшергә килгән шоферлардан бер олы гына татар абзые һәм Мөнәвәрә апа да күргән ул су анасын.
Мин дә татлы уй-хыялларымнан бүленеп, иренеп кенә:
– Кайчан булган ул, кайчан күргәннәр? – дим. Ильяс та түзмәде, сүзгә кушылды:
– Әй, сөйлиләр инде шунда. Әллә булган, әллә булмаган. Имеш, 1975нче елгы корылыкта булган хәл дип кайберәүләр сөйли инде. Мин үзем андый уйдырма, җен-пәриләргә бөтенләй ышанмыйм. Юк-бар сөйләнеп утырганчы, учакка утын җыеп китерегез ичмаса, – дип, барыбызны да куып дигәндәй, утын җыярга җибәрде. Мин дә кузгалдым. Элекке буа урынына килеп җиткәч, әллә ничек, җанны яшьлектәге хатирәләр чорнап алды. Мин яңадан үземнең яшьлегемдә шушы яр буйлары, таллар, камышлар арасында Галия белән йөргән чакларны искә төшереп, бер ләззәтле исерткеч истәлекләр диңгезенә кереп чумдым. Җитмәсә, шул минутларда Рифат та гармунын алып безнең яшьлек көйләрен уйнап җибәрде. Ә истәлекләр... дулкын-дулкын булып килә, искә төшә...
...Яшь чагымда хатын-кызлардан, уттан курыккан кебек, курка идем. Мәктәпкә алты яшьтән үк төшеп, урта мәктәпне тәмамлагач, Эстәрлетамакның зоовет техникумына укырга кергән чак. Укырга керүен кердем, тик техникумның тулай торагыннан миңа урын бирмәделәр. Анда ерак районнардан килгән студентларга гына урын булды. Шулай әти белән йөри-эзли торгач, чак бер фатир таптык. Шунда яшәп ятам: укырга барам, кайтам дигәндәй. Фатир хуҗалары болай ару гына күренәләр. Үзләре дә әллә ни карт түгелләр. Өйләнгәннәренә дә берничә ел гына. Абзый чи татар, ә апа – марҗа. Ашау-эчү дә әйбәт. Икесенең дә миңа карата мөгамәләсе яхшы. Авылдан ит, сөт, май, бәрәңгесен дә дигәндәй, вакытында җибәреп торалар. Гомумән, зарланырлык түгел. Тик бер сәер гадәтләре генә бар боларның. Сирәк-саяк кына булса да савыт-саба шалтыратып алалар.
Дөрес анысы, мин өйдә чакта Шәйхи абзый белән Маруся түти бик әрләшеп тормыйлар. Шулай да ычкынгалап китәләр шул, китәләр...
Ул чакны Шәйхи абзыйга эшеннән яхшы эшләгән өчен матур гына акчалата бүләк биргәннәр шикелле. Абзый әзрәк салметдин, ягъни кыек төягән. Бүләкне юып, кәефләнеп кайтып керде. Маруся түти тегеләй-болай әзрәк мыжып алды. Кичтән шуның белән бетте. Ул кичне соң ятылды. Кышкы имтиханнар җитеп килә. Шуларга әзерләндем.
Иртән, нишләптер, саташып, бастырылып уянып киттем. Әле караңгы, ә залда ут яна. Ишетәм, болар әрләшеп, дөп тә шап сугышалар. Хуҗалар зал ягында яталар, ә мин – бәләкәй йокы бүлмәсендә. Тиз генә дәрескә чыгып шылыр идем, юк, булмый, болар идәндә йоклыйлар. Миңа алар аша атлап үтәргә кирәк. Бераздан басылырлар әле, дип уйлыйм. Кая ул! Кызганнан-кызалар гына. Сүгенешеп тә алалар. Кыскасы, пыр тузышып сугышалар. Бер 
заман апам кычкыра башлады.
– Федя, коткар, абзаң үтерә! – ди. Федя мин инде ул. Ә чын исемем – Фәһим. Кысылмаска болар арасына, ягъни, нейтралитет сакларга минем исәп. Әллә нинди кыргый тавышлар белән инде Шәйхи абзый кычкыра башлады. Болай ятып түзеп буламы!? Торып, тиз арада киендем, ә абзыем һаман җир ерта. Ни эшләргә? Ни булса да булыр, дидем дә, чыктым тегеләр янына.
Йә Ходай, бу ни гыйльлә? Һуш китмәле хәл. Анадан тума калган Маруся түти абзыйны идәнгә сузып салып, яра гына. Апа хәлле, ярыйсы гына таза үзе. Мин инде тиз генә өс киемнәремне киенеп чыгып шылыйм, дип уйлаган идем, түтинең:
– Тагын эчәсеңме? Тагын сугышасыңмы? Татарин хренов, – дип абзыйның башын төйгәнен күрдем. Аның «татарин хренов» дигәне күңелемә бик каты килеп бәрелдеме, әллә абзыем жәл булып киттеме, белмим. Бөтен батырлыгымны җыеп, китереп түтинең маңгаена ямадым барча булган нәфрәтем белән. Түти тәгәрәп китте. Яшь кенә булсам да авылда көрәк-сәнәк тотып үскән малай ла инде мин. Апа шулай тәгәрәп калды, мин ишектән чыгып шылдым. Бетте, шул көннән мин ул фатирга аяк басмадым. Яңа фатир тапканчы бер якташ дус егет янында кунып йөрдем. Шул көннән минем йөрәккә нәрсәдер булды. Хатын-кызга ниндидер бер нәфрәт белән карый башладым, аларга карата мөнәсәбәтем баштүбән әйләнде. Элек хатын-кызлар миңа бер назлы гөл-чәчкә кебек булсалар, хәзер бетте, мин аларга шикләнеп, куркып, эчке бер нәфрәт белән карыйм. Шәйхи абзыйның марҗа хатыны аркасында сүрелдем, бөтенләй суындым аларга карата. Элек шулкадәр матур, минем буй җитмәслек булып күренгән чибәр кызлар хәзер бер буш шәүлә генә булып калдылар, чүпрәк-чапрак эленгән бер билгесез җан ияләренә әйләнделәр. 
Кыскасы, элек «их, менә бу кызны бер кочаклап карыйсы, үбеп аласы иде», дип хыялланып йөргән чибәр кызларның буяулары купты. Күз алдымда ямьсезләнделәр. Элек үзем күз атып йөргән сабакташ кызлар да минем бу халәтемне сизде шикелле:
– Нәрсә булды, Фәһим? Нәрсә эшләдең, авырыйсыңмы әллә? – дип сораштырып та карадылар. Бетте, минем йөрәк кызлар өчен боз булып катты.
Шул хәлемдә армия сафларында йөреп кайттым. Армиядән соң бер туры китереп үзем укыган техникумга кергән идем. Бер группада укыган Фәридәне очраттым. Ул – шәһәр кызы. Миңа тәүдә бик тә чибәр кебек күренсә дә, теге хәлдән соң гади бер кешегә әйләнгән иде. Әле дә шул хәлдә күрдем. Ә Фәридә үзе бик шатланып, кочаклап үбеп алды. Мин дә салкын гына кочаклаган булдым. Юк, үбә алмадым. Моны Фәридә дә сизде. Ул хәзер техникумда укыта икән. Читтән торып институтка укырга да кергән. Саубуллашканда әйтеп куйды:
– Фәһим, нәрсә булды сиңа? Әйт, нәрсә булды? Син бит элек алай түгел идең. Ут идең бит. Бер каравың белән кызларның һушын ала идең? – ди. Мин тиз-тиз саубуллашып китү ягын чамалыйм. Бер-ике адым атлауга, ул минем арттан килеп туктатты да:
– Фәһим, мин бит сине һаман яратам. Кайда яшәгәнемне беләсең, – дип, ярып салды. Мин бер сүз дә әйтә алмадым. Башымны иеп, борылып киттем дә бардым. Аңа барысын да сөйләп буламыни?
Институтта укып йөргән чак. Икенче курсны бетереп, җәйге ялга кайтып барыш. Эстәрлебаш тавындагы тукталышта безнең якка берәр машина булмасмы дип көтәбез. Халык хәтсез генә. Кызлар, егетләр. Ул елны җәй коры, эссе килде. Җәйнең башы гына булганга әле корылыктан табигать ямьсезләнеп өлгермәгән. Халыкның да кәефе ару гына. Яшьләр көлешә, шаярышалар. Күрше авыл кызлары шаярышып-чыркылдашып, миңа да килеп сырышкан булалар. Күрше чуваш авылыннан да кызлар бар. Алар бигрәк тә чаялар. Безнең татар-башкорт кызларыннан бер нәрсә белән дә аерылмыйлар. Районда бердәнбер чуваш авылы булганга, татарчаны синнән-миннән чиста, матур, мин әйтер идем, хәтта ниндидер бер сизелер-сизелмәс моң белән көйләп сөйләшәләр. Күп тә үтмәде, бер бөркәүле йөк машинасы килеп туктады. Шоферы күрше Миякә районына юл сораштыра. Без туктаган машинага шау-гөр килеп тизрәк менеп тә утырдык. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә юлны өйрәтәбез. Миякәгә юл безнең авыл аша үтә.
Яшь халык – дәртле халык инде. Машина башында кызлар-егетләр чыркылдашып-шаярышып, җырлашып кайталар. Мин генә барына да битараф.
Менә көлешә-көлешә чуваш кызлары да төшеп калды. Берәм-берәм күрше авыл кешеләре үз авылларында торып калып беттеләр. Ә миңа ерак әле. Чөнки безнең авыл районның иң читендә. Безнең авылны үтеп, хәтсез баргач кына әле, Миякә районы башлана. Шулай машина башында берүзем калдым. Авылга җитәрәк карыйм: минем кырда гына урындыкта хатын-кызлар сумкасы ята. Бәй, теге Яңгырчы кызларының берәрсе онытып төшеп китте ахры, дип уйлыйм. Сумканы алдым да, ачып карыйм. Эчендә бер төргәк ята. Кәгазьгә төрелгән. Түзмәдем, ачтым. Карасам – кызыл унарлыклар белән ике төргәк акча... Йөрәк үзеннән-үзе дөп-дөп тибә башлады. Бу кадәр акчаны минем әле тәүге кат күрүем иде. Тагын карыйм: саклык кенәгәсе һәм паспорт ята. Ачам, укыйм. Фәләнова Фәлән Фәләновна диелгән. Бәй, бу теге матур гына чүпрәк-чапракка төренгән күрше авыл кызыныкы түгелме соң? Аның исеме шулай иде шикелле. Ярар, Эстәрлебашка барганда берәр кертеп чыгармын, дидем дә, үземнең әйберләр янына сумка эченә салып куйдым.
Авыл янында теге Миякәгә баручы машинадан рәхмәтләр әйтеп, саубуллашып, хәерле юл теләп, төшеп калдым. Авыл урамыннан өйгә кайтам. Их, егетләр, чит якларда йөреп авыл урамыннан кайтулары үзе бер зур бәхет, шатлык ул. Урамнан кайтасың, ә сине барысы да таный, барысы да синең белән исәнләшә. Син дә исәнләшәсең. Син дә барысын да беләсең. Хәтта капка төбендәге урындыклар, ташлар да синең белән исәнләшәләр. Кыйшая төшкән капка баганаларына кадәр сине танып, сиңа сәлам бирә төсле...
Әнкәйнең нәкъ чәй әзерләп йөргән чагына кайттым. Мин кайтканга бик шатландылар. Әнкәй шунда ук баздан төшеп тәмле-тәмле җиләк-җимеш кайнатмалары алып менде. Мин дә сумкадан әнкәй белән әткәйгә бәләкәй генә күчтәнәч – берничә лимон белән дүрт кап һинд чәе алып өстәлгә куйган булдым. Ул вакытларда һинд чәен сатучылар гына эчә иде. Ә инде лимонны сөйләп тә торасы түгел. Зур дефицит. Аларны институт кырындагы азык-төлек кибетында ял көннәрендә машинадан әрҗәләр бушаткан өчен кибет мөдире булып эшләгән Тәслимә апа биргән иде. Менә шуның белән бик тәмләп чәйләп утырабыз.
Әнинең күзе очлы инде. Теге минем сумка эчендәге хатын-кыз сумкасына күзе төшкән. Битараф кына:
– Теге нинди сумка ул? – дип сорап куйды.
Мин сөйләп бирдем. Эчендә зур гына күләмдә акча да бар икәнен әйттем. Әти дә түзмәде, сүзгә кушылып:
– Улым, безгә табып алган әйбер, гомумән, бушка килгән әйбер килешми. Йортка каза килә, бердән. Икенчедән, шул сумка, шул акча хуҗасы урынына үзеңне куй әле. Син нинди кайгылар кичерер идең дә, нинди ут йотар идең. Бүген үк илтеп бирергә кирәк, улым. Кичектермичә! – дип, катгый әйтеп куйды. – Кемнеке икәне билгеле булгач, чәй эчкәннән соң ук, – дип тә өстәде. Мин инде:
– Йә, әткәй, куй, иртәгә илтермен әле, – дип, кайткан шатлыктан авыл буйлап дус-иптәш егетләрне эзләп чыгып китәргә уйласам да, әткәйне сындырып булмады.
– Юк, юк, улым, бүген үк илтеп бирергә кирәк. Минем ризалыгым юк. Кеше әйбере, төн чыкканчы әллә нәрсә булуы мөмкин, – дип, әткәй үзенекендә нык торды. Әнкәй дә әткәйнең салпы ягына салам кыстырып, юкә чөйләп булашса да, файдасыз. Әткәй шундый инде безнең: әйттеме – бетте! Аныкы закун!
Күрше малае Әнвәрдән вилсәпиден сорап алдым да, эче акча тулы сумканы куенга кыстырып, киттем. Турыга, урман-басу юллары белән Яңгырчыга. Туры юлдан әллә ни ерак та түгел, ун-унике чакырым булыр. Вилсәпид белән «һә» дигәнче, басу юлларында дыңгырдап, барып та җиттем. Сораштырып, паспортын күрсәтеп, теге Фәләнова дигән кызларның өен тиз таптым. Ул бит сорый белергә дә кирәк. Кемнән, ничек? Олылардан сорашсаң, авыл җирендә халык шулай бит ул, төбенә тоз коймыйча туктамый. Син кем, кайдан, ничек, ни йомыш?.. Ә бала-чагадан сорашсаң, алар барсын да беләләр. Әллә ни төпченеп тә тормыйлар, гайбәт тә таралмый. Урамда шау-гөр килеп уйнап йөргән эреле-ваклы авыл балалары миңа кирәк өйне тиз генә күрсәттеләр дә, чыр-чу килеп, яңадан үзләренең уеннарына тотындылар.
Кыюсыз гына йортка керәм. Күптән төзелгән пөхтә, җыйнак кына, сылап агартылган йорт. Бүтән йортлардан әлләни аерылып та тормый. Эт мазар күренми. Йорт алды хәтфә үлән. Сизелеп тора: йортта ир заты юк. Вилсәпидне нигезгә сөяп, күтәрмәдән күтәреләм. Ишекне шартына китереп тукылдаткан булам. Тавыш-тын ишетелмәсә дә, ишекне ачып керәм. Өй эчен караштырып, тамак кырып:
– Өйдә хуҗалар бармы? – дип, көр генә тавыш белән дәшәм. Түр яктан ниндидер кыштырдау ишетелде.
«Хәзер, хәзер» дип, бер хатын-кыз тавыш бирде. Ниһаять, үзе дә килеп чыкты. Карыйм, искерәк булса да, чиста өй халаты кигән, безнең белән машинада утырып кайткан кыз. Йокысыннан яңа торганмы? Әллә елап, шешенеп беткәнме? Белмәссең... Вакыт та соң гына булып, җитмәсә, тәрәзә пәрдәләре дә корулы булганга, бу як бүлмә караңгырак. Шуңа да бик ачык күренми. Теге дә мине танымады. Танырлык та түгел шул. Минем өстә бөтенләй башка киемнәр. Мин, әйтерсең дә тренировкада йөреп, ялгыш килеп кергәнмен бу йортка. Теге, күзләрен зур ачып, чәчләрен төзәтә-төзәтә:
– Гафу итегез, сез кем буласыз? Сезгә кем кирәк? – ди.
Мин дә үз чиратымда, гафу үтенеп:
– Сезнең исем-фамилиягез ничек? Фәләнова Галия түгелме? – дим. Бу кызый, әллә миннән шикләнеп, куркышыннан бөтенләй калтырый ук башлады. Аның калтыранганын ярымачык халат итәге тагын да көчәйтеп күрсәтә. Ул бер кулы белән шул халат итәгенең соңгы төймәсен каптырырга чамалый. Ә халат итәге һич тыңларга теләми. Дулкынлануыннан итәкне тота алмый, ә үзе күзләренең каралары белән мине тишә. Жәлләп киттем үзен. Нәрсәдәндер каты курыккан бала-чага кебек, күзләре зур ачылган. Мин,эшне озакка сузмыйча куеннан теге сумканы алдым да, өстәлгә куеп:
– Сезнекеме? – дим. – Моның шул ук секундта йөзе яктырып китте.
– Ой, ә ничек ул сезгә барып эләкте? – ди.
Бу бөтенләй каушап калды. Сумкага ябышмакчы булып, кулын суза. Мин сумкадан кулны алмыйча гына:
– Ә эчендә  нәрсәләр? – дим. Шатлыгыннан бөтенләй елап җибәрде. Яшь аралаш сумка эчендәге әйберләрне бер-бер артлы санап китте. Акчаның да күплеген әйтте.
– Ал сумкаңны, башкача алай онытып йөрмә. Ә акчасын санап ал! – дим. Кайда ул! Теге, шатлыгыннан көлә-көлә, сумканы әйләндереп эчендәге әйберләрен өстәлгә бушатты. Бар әйбере дә исәнме икәнен карап та тормый, кире сумка эченә себереп төшерде дә, кинәт кенә борылып, мине кочаклап үбәргә үк тотынды. Болай кайнар, кызу итеп кочаклап бер хатын-кызның да мине үпкәне юк иде әле. Каушап, югалып калдым. Ни эшләргә белмим. Ул мине өстәл кырындагы сәкегә утыртты да, йөгереп йөреп, чәй табыны әзерләргә тотынды.
– Юк-юк мәшәкатьләнмәгез, мине өйдә көтәләр, миңа тизрәк кайтырга кирәк, – дим. Теге кыз:
– Сез нәрсә, мин сезне болай гына җибәрмим. Уйламагыз да, – дип, самавырга су өстәп, күмерләр салды. Берничә тапкыр кайтырга омтылып карасам да, бу кызый, минем ай-вайга карамый, үзенекендә нык торды.
– Өйдәгеләр борчылырлар, мин аларга хәзер кайтам, дип киткән идем, – дим. Ул:
– Якын-тирәгездә телефон бармы? – дип, сорап куйды.
– Күрше абзыйларда бар да ул, – дим.
Бу мине җитәкләп түр якларына алып керде дә, өстәлдә торган телефонга күрсәтеп:
– Шылтырат, – ди, – Берничә тапкыр шылтыратып, чак күрше Әгъләм абзыйларны алдым.
– Әгъләм абзый, күрше, бу мин – Фәһим, – дим, – Әнкәйләргә генә кычкыр әле. Мин соңрак кайтырмын. Бик борчылып тормасыннар, яме!
– Ярый, ярый. Әтиең йортта йөри, ахры. Хәзер кычкырам, – дип, телефонны салып та куйды.
Мин, тынычланып, бәләкәй якка чыктым. Кай арада өлгергән бу кызый. Өстәл бик матур гына әзерләнгән. Самавыр да кайнап, мулла песиедәй өстәлгә менеп утырды. Мин дә үземне бераз иркенрәк тота башладым. Ә Галия туташ бөтенләй ачылып, миңа үзенең бөтен эч-серләрен сөйләп ташлады. Тол хатын икән. Ире буровойда нефть эзләгәндә авариягә очрап үлгән. Әле әнисен үзе янына Себергә алып китәргә кайткан булган. Әтиләре күптән мәрхүм, ди. Өченче көн генә әнисе, сеңелләре белән саубуллашырга, хәлләрен дә белеп кайтырга дип, күрше районга чыгып киткән булган. Әнисе кайткач та Себергә китәчәкләр икән. Шулай икәүдән-икәү сөйләшеп табын артында утыра торгач, тәмам караңгы төшеп, төн җитте. 
Галиянең үтенече буенча ут кабызмадык. Хәтсез генә утыргач бу:
– Әйдә, йөреп керәбез, – дип, урыныннан торды. Мин инде, үземә кайтырга вакыт җиткәненә ишарәләгәнне аңлап, саубуллаша ук башладым. Ә Галия:
– Юк, юк, син мине дөрес аңламадың. Әйдә бер җиргә алып барам. Шул чаклы матур җир. Баргач, үзеңнең дә исең китәр әле, – дип, мине култыктан ук алды. Каршы торырлык көчем калмыйча, аңа иярдем. Ул бакча артларына алып чыкты. Юк-бар сөйләшеп юлны дәвам итәбез. Авыл читендә генә зур буалары бар икән. Элек тә ишеткәнем бар иде инде ул буа турында, тик әлегәчә күрергә туры килгәне юк иде. Шуның ярыннан барабыз. Чынлап та, бик матур, галәмәт зур буа икән. Әнә, каршы якта биек-биектаулары су кырына яр булып килеп терәлгән. Суга бүтән кермәгез дигән кебек, су кырыенда үскән эреле-ваклы таллар тауларны этәреп торалар. Талларга ярдәмгә килгәндәй, алар кырына камышлар тезелеп басканнар. Ә бу як яр астындагы тыныч култыклардагы эреле-ваклы яфраклар арасында төнбоек чәчкәләре, әйтерсең шәм кабызып куйганнар, буа өстенә үзләренең сихри нурларын сибепме сибәләр. Күл инде бу, бер зур күл. Күл-буаларны күргәнем бар, ә мондый матур таллар белән уратылып алынган күлгә әйләнеп беткән буа, мөгаен, тирә-якта бер генәдер әле. Тирә-якта гынамы?.. Бөтен Өршәк буена бергенәдер әле мондый матур урын.
Ара-тирә күл-буада балыкларның гына суда сикерешеп уйнаганы ишетелеп куя. Каршы ярдагы камыш-таллар арасыннан ялгыз кыр үрдәгенең кыж-кыж килеп кычкырып куюы белән төн кошларының сайрашып бер-берсен сәламләгәннәрен искә алмасаң, дөнья шундый тыныч. Ирексездән күңелне ниндидер тынычлык, канәгатьлек хисе биләп ала.
Әйтәм бит, ул елны җәй коры, эссе килде. Көндезге эсселектән дөнья һаман суынып өлгермәгән. Авыл уртасында, клуб тирәсеннән ахры, гармун уйнаганнары ишетелә башлады. Ул чакларда магнитофон дигән нәрсә бик сирәк, юк дәрәҗәсендә иде. Клубта танца, уен, кичә мазар үткәрәләрдер, күрәсең. Мин исә, Галиянең мине клубка чакырмыйча, табигатьнең шушы гаҗәеп хозур почмагына – буа кырына алып килгәненә бик тә канәгатьмен. Шатланып бетә алмыйм. Мин үзем Яңгырчы мәктәбенә йөреп укымадым. Үзебездә дүртенче сыйныфны тәмамлагач, әткәй Эстәрлебашның атаклы татар мәктәбенә илтеп бирде. Шунлыктан, Яңгырчы авылы күрше генә булса да, андагы яшьләрне, егет-кызларны бик белеп тә бетермим. Ә Яңгырчы егетләренең тирә-якта сугыш чукмарлары буларак, кара даннары чыккан. Үзләренә охшамаган чит егетләргә юкка-барга бәйләнеп, күз төпләренә матур гына фонарь да утыртып кайтарганнары турында күп ишеткән бар. Ә минем каникулга кайтып күз төбе күгәртеп йөрисе бер дә килми. Уйларымны бүлдереп, Галия:
– Әйдә, коенып чыгабыз, – диде, бер аягын суга тыгып карап. – Ә су шулкадәр җылы, – дип, өстенә кигән халатын сала да башлады. Минем башка юньле бер фикер килгәләгәнче, суга кереп тә басты.
Мин исә:
– Су керә торган трусик-плавкием юк бит әле, – дим, бераз каушый биреп. Ә ул чылтырап аккан чишмә тавышлары чыгарып көлде дә:
– Тапкансың сәбәп. Минеке дә юк. Гади киемнәр генә. Төн караңгы, барыбер бернәрсә дә күренми бүген, – дип, тагы көлеп алды. Аның шулай көмеш тавыш белән челтерәп көлүенә теге якта, тау битендә, утлап йөргән атлардан ниндидер бер бия генә, үз колынын барлапмы, әллә башкача сәбәп беләнме, буа өстен яңгыратып кешнәп җибәрде. Бераздан дөнья тагын серле бер тынлыкка чумды.
– Әйдә-әйдә, әнә синең киреләнүеңнән атлар да көлә түгелме? – дип, мине үртәргә тырышып, өстемдәге спорт киемнәрен үзе үк салдыра да башлады. Сизеп торам: өстендә күкрәк капламасы белән җиңел трусик кына. Үзем дә сизми, Галия ихтыярына буйсынып, чишенә башлыйм. Ә миндә озын, киң балагы тезгә үк җитеп торган, гаилә трусигы гына. Төн караңгы булса да, барыбер оялам, каушавымнан, дерелдәп, калтырый ук башладым. Ярый әле төн караңгы, бик күренеп бармый. Мин бит кызлар алдында шушылай ярым шәрә килеш үз гомеремдә беренче тапкыр басып торам. Шуңа да тизрәк суга кереп киттем. Ә Галия суда балык кебек йөзә. Мин алай булдыра алмыйм: бердән, резинкасы бушаган трусигым комачаулый. Йөзгәндә аякка төшеп уралмасын дип, әледән-әле тартып йөзәм. Галия йөзеп-чумып минем тирәдә урала, бәрелеп-бәрелеп китә. Шәп йөзә, чукынган кызый, сүз дә юк.
Ул арада булмый, офыктан кош-табак кебек алтын-көмешкә буялып, ай калыкты. Күктә ялкау гына сирәк-саяк болытлар йөзә. Алар айның битен иренеп-иренеп кенә сыйпап үтәләр. Безнең тән, битләрне иркәләп, су өстен сизелер-сизелмәс шадраландырып, талгын гына җылы җил искәләп куя. Бер сихри мизгел инде. Мин Галияне ирексездән су анасы белән чагыштырам. Тик ул басмада чәчләрен алтын тарак белән тарамый. Ә биленнән дә түбән чәчләренә уралып, минем алда шашына-шашына су коена. 
Минем тирәмдә бертуктаусыз әйләнеп, түгәрәкләр ясап, мине сихерли. Шул сихри көчтән арына алмый, Галия суда ясаган түгәрәк эченнән чыга алмый, аңа кушылып мин дә йөзәм – су коенам. Мин исә исергәннән-исерәм. Мине минуты-минуты белән фани дөньяга кайтарган трусигым гына әледән-әле төшеп җәфалый. Әллә катырак тарттым, әллә ныклыгы шул чама булды, резинкасы өзелде дә куйды. Һәм мин айнып китеп, Галия сызган сихри-магик 
түгәрәкне өзеп, тизрәк ярга якынлашам. Аяклар төпкә тигәч, билдән суда торып бастым. Су анасы да кырыма килеп басты. Ай да хәзер яхшы ук яктырта. Су анасы – Галиянең чәчләре биленнән дә аска төшеп, ничектер, аңа аңлатып бирә алмаслык матурлык өсти. Бер кулым белән трусикны тотып торганымны күреп:
– Нәрсә булды, нигә тынып калдың? – ди.
– Парашютымның эрзинкәсе өзелде, төшә дә төшә. Судан чыгарга да оялам, – дип, көчкә әйтә алдым.
– Тапкансың оялыр нәрсә. Мин дә аны салып очырам, – диде дә, өстендәге юеш әйберләрен салып ярга ыргытты. Мине бөтенләй юләрләндерер чиккә җиткереп, алдыма ук килеп басты. Күзләр шар булды.
Ә ай – оятсыз. Ай – мәрхәмәтсез. Күзләрен тутырып, безне күзәтә. 
Мыскыллап, күк йөзендә мут елмая.
– Йә, миннән ояласыңмы? – ди Галия, мине сискәндереп. Мин, ирексездән, күккә карыйм һәм көтәм, кайчан берәр болыт мине жәлләп, мине кызганып, Айның йөзен каплар икән, дим. Болыт ялкау. Болыт иренә. Болыт ашыкмый. Ә Ай күктә, шаркылдап, авыз ера. Миңа, үз гомерендә Шәйхи абзыйның өстен-
дә атланып утырган шәрә Маруся түтидән башка берни күрмәгән кешегә, бу әллә ничек булып китте. Түти искә төшкәч, тәннәрем үзеннән-үзе чемердәп куйды. Гел айга гына карап торып буламы? Алдыңда зифа буйлы, тырпаеп торган матур күкрәкле чибәр хатын-кыз сыйфатына кергән Су анасы басып торсын әле! Карашымны су анасы – Галиядән ала алмыйм. Аның озын кара чәчләре юешләнеп тәненә сылашкан. Ә тәненнән, җемелдәшеп, су тамчылары ага.
Хәзер Галия айга каршы басып тора. Ә мин ай белән аның арасында. Шуңа да аның чәчләреннән тамган тамчыларга кадәр җентекләп күренә. Алар минем каршымда басып торган су анасының чәчләре арасыннан бертуктаусыз килеп чыгалар да, елтырый-елтырый тәне, чәчләре буйлап бер-берсен бастырышалар, аны иркәлиләр һәм дә безнең аяк астындагы җылы назлы суга төшеп, эреп юк булалар. Әнә, берничәсе хәтта каш арасыннан тәгәрәп, кызның керфекләрендә бер мизгел тукталып торгач, тагын аска юнәлделәр. Юк, карап түзә алмыйм. Чөнки алар бер югалып, бер барлыкка килеп, елтырый-елтырый җемелдәшеп кызның йоп-йомры булып тулышып басып торган күкрәкләре өстендә үк биешә башладылар. Һәм дә күкрәкләре уртасындагы могҗизави төймәләре өстенә җитеп, мине ымсындырып, мине мыскыллап, күзләрен кыскалап, көлә-көлә тагын аска – түбәнгә тәгәриләр. Бу мизгел мине өтә, мине яндыра. Мин бу кадәр эсселеккә түзә алмый, карашымны Галиянең күкрәгеннән алып, башымны, көчләп дигәндәй, читкә, буа кырында үскән камышларга борам. Еракта, таллар артында, тау битләвендә теге атлар утлап йөри. Уйларымны, игътибарымны үземнең алда торган гүзәл сынлы Су анасы – Галиядән читкә юнәлтергә тырышып: 
– Бу сихри әкият дөньясында, тау битләвендә кем ат көтә икән? – дип уйлап куям.
Янәсе, үземне тынычландырырга чамалыйм. Алдымда анадан тума су эчендә басып торган Су анасы – Галиягә карый алмыйм. Тутырып бер карармын да, карашымны бүтән ала алмый, исереп, юләрләнермен төсле. Ай яктысында аның сылулыгыннан күзләрем камаша. Адашып кына булса да, айны берәр болыт каплавын көтәм. Тик юкка гына. Болытлар да, үч иткән кебек, Ай янына җитәрәк, аны гел урап үтәләр.
Әллә минем бу хыялый халәтемне сизеп һәм миңа ярдәм итәргә теләп, әллә бүтән сәбәп белән, Су анасы – Галия мине сискәндереп, мине бөтенләй каушатып, су эчендә резинкасы өзелгән трусик кисәген тотып торган кулымның бармакларын үрелеп тотып алды. Минем учка укмашкан тукымадан тәүдә баш бармагымны ычкындырды, аннан ипләп кенә имән һәм зур бармакны үзенең бик тә эссе, назлы йомшак бармаклары белән сүтә башлады. Үзе утлы күмер кебек ялтыраган чем-кара күзләрен миңа төбәгән. Мин исә, бу караш белән очрашудан куркып, башымны теге камышларга таба барганмын. Мин оялам, мин һаман карашымны аңа күчерергә куркам. Туры карармын да, бу мизгел, җилдә таралган томан кебек, таралып, юкка чыгар төсле.
Галия уң кулын минем кулбашыма салды. Нәфис бармаклары белән минем чигәмнән җай гына башымны үз ягына борырга итә. Күзләремә карарга тырыша. Ә мин, карашымны аның бертуктаусыз су тамчылары белән кушылып җемелдәгән гәүдәсенә күчерә алмый интегәм.
Минем колакка бик тә ягымлы итеп, ярымпышылдап:
– Йә, йә, карашыңны яшермә. Әзрәк кыюрак бул, син егет кеше лә инде, – ди. Ниһаять, минем бармакларымны Галия үзенең кайнар учына кысты. Юеш тукыма бераз минем тәнемә сылашып, икеләнеп торды да, болай булгач булмый инде дигән кебек, җай гына аска шуа башлады...
Инде карашларым Галиянең әле һаман айда җемелдәп торган чәчләре ябышкан кулбашларыннан җай гына нәфис муенына күчә. Мин хәтта аның муен тамырларына ябышкан энҗе тамчыларны күрәм. Алар Галиянең йөрәк тибеше уңаена ялтырашып:
– Әйдә, кыюрак, кыюрак бул, егет! – дип, биеп сикерешәләр, мине ымсындыралар, мине чакыралар. Тик кайда? Моны әле үзем дә аңламыйм. Карашым җай гына кызның ияген, мине үбәргә әзер торган сусыл иреннәрен үтеп, өскә үрли. Ниһаять, теге сихри күзләргә барып терәлде. Их, күрсәгез икән шушы мизгелдә сез бу күзләрне! Галиянең ай яктысында балкыган диңгез-күзләреннән елмаеп-көлеп гүя Зөһрә кыз үзе карап тора! 
Ә мин һаман кыюсыз, мин һаман аның сихри карашыннан күзләремне аера алмыйм. Ул җай гына мине үзенә тарта, мин ниндидер эчке бер киеренкелек белән карышам. 
Моны сизеп, Галия үзе ярга таба бер адым атлады да, мине үзенә таба җай гына тарта башлады. Мин, аның ихтыярына буйсынып, бер адым атладым. Тик һаман теге, безнең икебезнең арадагы күзгә күренмәгән билгесез чикне үтә алмыйм. Хатын-кыз сизгер була, диләр. Күрәсең, чынлап та, шулайдыр. Ул тагын ярга таба бер адым атлады. Су хәзер аның биленнән аста. Мин дә аңа ияреп үземнең иң авыр адымымны ясыйм. Гүя мине билгесез сихри бер дөньяга тартып алып кереп, дөресрәге, алып чыгып баралар. Мин икеләнәм, мин карышам. Мин куркам... Әмма Галиягә каршы торырга көчем җитми. Куркуымнан калтырый ук башлыйм. Менә Галия бөтенләй судан чыкты. Аның ымсындыргыч зифа, шулкадәр гүзәл сыныннан күземне ала алмыйм. Бу минутта аның сыны әйтерсең дә бер искиткеч матур рәсем иде. Галиянең кулбашы аша ерактагы йолдызлар, үрелеп-үрелеп, миңа елмаешып күз кысалар. Ә таллар, оялышып, башларын камышларга игәннәр. Янәсе, без сине күрмибез. Куркып, артка карыйм, чөнки сыңар аякка уралып килгән трусигым бөтенләй төшеп калды. Ә артымда, су өстеннән теге ярга кадәр көмештәй ялтырап Ай сукмагы сузылган. Акрын искән җилгә ай нурлары чәчрәп су өстенә төшәләр дә, бихисап күп йолдызларга әвереләләр. Суда тагын да бер искиткеч матур дөньяның киресе ялтырап миңа күренә. Янәшәдә генә, яр кырында ук, аякларын безнең аякларга терәп, су дөньясында да бер кыз белән егет безгә карап басып тора. Без ясаган хәрәкәтләрне алар да кабатлый. Андагы дөньяда да таллар, камышлар. Ә күгендә, җемелдәшкән йолдызлар арасында, бик тирәндә, моңсу ай ялтырый. Ирексездән карашымны күктәге Айга төбим. Судагы Айның күктәге Айдан һич аермасы юк. Тик могҗизавый су дөньясындагы ай бик тирәндә. Аста.
Галиянең серле әйдәвен йөрәгем белән тоеп, мин дә илаһи бу су дөньясыннан үзебезнең фани дөньяга чыктым. Галия мине җитәкләгән, мин – ирексез, аның ихтыярындамын. Ул мине сихерләгән. Буа буйлап таллар-камышлар кырыеннан җитәкләшеп үтәбез.
Алар, үзара шыбырдашып, әллә безне шелтәлиләр, әллә бездән көнләшәләр... әмма туктаусыз серләшәләр инде. Мин аларны аңламыйм, мин һаман әле зиһенемне җыялмыйм. Галия мине култыклап ук алды. Мин һаман куркам. Тәне тәнгә тиеп китсә, миңа бөтенләй таныш булмаган хисләрдән дертләп куям. Ә үземә шулкадәр рәхәт! Сүзсез генә атлыйбыз. Судан шактый ераклаштык.
Алда – диңгездәй ямь-яшел иген басуы. Галия бик тә серле итеп, бөтенләй чит-ят, бүтән кешедән сораган кебек:
– Әллә синең бер дә хатын-кыз кочаклаганың юкмы? – ди. Мин дә Галия кебек, әллә кемгә җавап биргән төсле:
– Әйе, – дип җаваплыйм. Үз тавышымны үзем танымыйм. Бу сүзне гүя мин түгел, ә башка берәү әйткән төсле булды. Ул мине ычкындырды да, кулларын берчә өскә күтәреп, берчә иген башларын сыпырып иркәләп, вальс әйләнеп бии-бии басу эченә кереп тә китте.
Үзе ниндидер мин ишетмәгән бик матур моңлы көй көйли, үзе шушы моңга вальс әйләнә. Вальсның да ниндие әле. Галиянең зифа буе ай нурларында тагын да матуррак, тагын да ымсындыргычрак булып, мине бөтенләй исертеп тилертә. 
Мин бу матурлыкка түзә алмыйм. Минем эчтә, минем йөрәктә, күңелемнең әллә кай почмакларында дәртле бер моң уяна башлады. Гомумән, хатын-кыз бер моң икән. Илаһи бер моң. Галәм моңы. Тормыш моңы... Галиянең, сулары бераз саркый биреп, кипшенә башлаган чәчләре вальс, моң уңаена сибелеп-сибелеп тузылып китә. Күңелемдә әле үзем дә аңламаган көй-моң көчәйгәннән-көчәеп, мине Галиягә этәрә. Аякларым үзләреннән-үзләре иген басуына таба атлый. Шул моңга омтылам. Галия янына килеп басуга ук ул:
– Шулай итеп, хатын-кыз кочаклаганым юк дисең инде ә? – дип, кабаттан сорап куйды. Мин исә:
– Әйе шул, – димен кызга мәэюс карап. Ул, елмая биреп, нәфис көмеш тавышы белән галәм-тормыш көенә кушылып, көлеп җибәрде. Тагын да матуррак, тагын да моңлырак булып, бу көй бөтен басуны яңгыратты. Ул:
– Тота алсаң, кочаклап кара әйдә, – дип, шаян җилне хәтерләтеп, басу өстеннән йөгереп китте. Ә чәчләре... Иңбашларына таралган чәчләре, тукта, тукта, җаерак йөгер, дигән сыман артыннан тузылып җилфердәшәләр. Мин дә түзмәдем, бу гүзәллек, бу илаһи моңнан аерылмаска тырышып, Галия артыннан иярдем. Тик ни гаҗәп, кызга һич якын килерлек түгел. Галия мине якын да җибәрми, артта да калдырмый, бер ераклыкта тота. Ара ун-унбиш адым. Шулчакны ниндидер бер чәм, аучыларда гына була торган ниндидер кыргый усаллык, дуамаллык хисе барлыгымны биләп алды. Алдымнан яшәү, тормыш моңы агыла, ә мин аңа якын килә алмыйм. Бөтен дәртем, бөтен көчем белән алга омтылам. Ә алдымнан йөгергән моң чишмәсе, наз чыганагы мине үзенә якын җибәрми. Менә ара бөтенләй якынайды. Галиянең ефәктәй йомшак чәчләре битемә тиеп-тиеп, назлый, иркәли. Мин күңелем белән үземнән ташкан бу дәртле көйнең Галиядән сирпелгән моңга менә-менә кушыласын тоеп, тагын да дәртләнебрәк йөгерәм. Юк, мин йөгермим, мин йөзәм. Алай гына да түгел, иң дөресе – мин шушы мизгелдә бөтен дөнья өстеннән очам. Кулымны сузып, Галиянең җилдә җилфердәгән чәчләреннән тотарга куркам. Тотсам, бу матур төштән уянырмын да, барысы да мәңгелеккә югалыр төсле. Мин аларны хыялымда гына кулым белән иркәлим, битемне шул чәчләргә терәп, үзем дә иркәләнәм. Борыным белән шул чәчләрдән таралган хуш исләрне тоеп, тагын да ныграк тилереп очам. Икәүләп очабыз. Берберебезгә терәлеп диярлек, парлашып очабыз. Очып барган килеш Галиянең нәзек биленнән тотып алам, ул карышмый. Ниһаять, икәүләшеп баш чыгара башлаган хуш исле игеннәр өстенә авабыз.
Нинди шатлык! Нинди дәртле бәхет! Шашып-шашып Галиянең кызу тәннәрен үбәргә керешәм. Мин хәзер – язгы ташкынга түзә алмый ерылган буа суы. Юк, юк ул гына да түгел, океандагы иң зур, иң биек цунами идем. Ул мине тынычландырырга тырыша. Мин аның ихтыярына буйсынам. Ул – минем фәрештәм. Бу минутта Галия минем иң зирәк, иң акыллы, иң назлы, иң татлы остазым иде. Ул үзе дә мине шашып-шашып үбә, иркәли, шул ук вакытта кисәтеп тә ала. Йә булмаса:«Иренмә, хатын-кызны шулайрак иркәләп яратсаң, гомер буе рәхмәт укыр үзеңә», – ди. Кайчакны дәртләндереп тә, җибәрә: «Әйдә, әйдә, кыюрак бул, оялма. Бу бит тормыш, бу бит яшәү нигезе. Бу бит безнең мәңгелегебезнең башы», – дип тә пышылдарга онытмый. Мин, аның муеныннан үбәм, түшләренең алсу төймәләрен суырам, тәненең гаҗәеп ләззәтле җирләреннән үбәм дә үбәм. Инде мин Галиядән оялмыйм.
Ничәмә еллар миндә тоткарланып торган, ничәмә еллар шәрә марҗа Маруся түтидән куркып, нәфрәтләнеп, яшеренеп яткан наз – ир-атның хатын-кызга тартылу көче, ниһаять, бәреп чыкты. Мине уратып алган битарафлык ныгытмасы җимерелеп төште. Моның өчен Галиягә мең-мең рәхмәтлемен. Аңа белгән барлык догаларымны багышлыйм. Күңелебездәге галәм моңы, тормыш моңы бергә кушылып, тагын да күңеллерәк, тагын да моңлырак, көчлерәк яңгырап, әлеге минутта шушы басу, болын-таулардан еракларга-еракларга таралды. Күктәге ай да, туры карап, безне оялтмас, безгә комачауламас өчен, болытлардан үзенең чаршавын корды.
Исерткеч назлы сихри моңга төрелеп озак ятканбыздыр бугай, кинәт кенә: «Җитәр инде, әзрәк чама да белергә кирәк», – дигән кебегрәк, еракта-еракта күк күкрәп куйды. 
Җил дә көчәйде. Хәзер бу безне иркәләгән баягы җылы йомшак җил түгел. Ул: «Барыгыз, бар, өегезгә кайтыгыз», – дип, безне басудан куа ук башлады. Ул арада булмый, күктә ялт-йолт килеп яшен чыбыркысы ялтырады, баш очында ук шатыр-шотыр килеп күк күкри башлады. Без, Галия белән җитәкләшеп, буа буена торып йөгердек. Ни гаҗәп, яр кырына җитәрәк безне басудан куалаган җил дә тынды. Ул ялт-йолт итеп яшьнәгән, дөбер-шатор килеп күкрәгән болытларны куа-куа көнчыгышка алып китте. Давыл, кинәт ничек килеп чыккан булса, шулай кинәт кенә туктап, тынып та калды. Хәзер инде күктән тыныч кына эре-эре яңгыр тамчылары коела башлады. Без Галия белән көлешә-көлешә яр буеннан киемнәребезне эзлибез. Эзли торгач, алары да табылды.
Бу безнең ансыз да очып йөргән хисләребезне тагын да канатландырып җибәрде. Шул вакыт Галия мине кинәт кенә ярдан суга этеп екты, үзе чишмә тавышлары чыгарып, челтерәтеп бер көлде дә, минем арттан суга сикерде.
Менә без буада. Тагын да дәртләнеп, тагын да ныграк шашып, су керәбез. Мин дә, Галия дә иркенләп йөзәбез, чумабыз, су чәчрәтеп уйныйбыз. Аны тотарга чамалыйм, кайда ул, әйтерсең дә шоп-шома балык инде. Минем кочактан су кебек ага да чыга. Мин кочаклыйм, ул кочактан шуа да чыга. Без тәмам арып, хәлсезләнеп ярга чыгарга чамалыйбыз. Юк, су безне җибәрми. Ул шундый җылы, шундый иркә, һич кенә дә судан аерыласы килми. Шулай да, ихтыярыбызны җыеп, ярга чыгабыз. Ә яңгыр туктарга да уйламый, әкрен генә сибәли дә сибәли. Безнең шәрә тәннәрне бер чеметеп, бер иркәләп, безне кытыклый. Киемнәрне киеп тормадык. Култык астына барысын бергә җыеп кыстырдым да, Галияне кочаклап, килгән сукмакны чамалый-чамалый гына авылга таба юнәлдек.
Күзгә төртсәң дә бернәрсә күренми торган дөм караңгылык. Бакча башларына җитәрәк яңгырның да хәле бетте бугай, хәзер ул сирәк-саяк кына сибәли башлады. Яңгыр болытлары да бөтенләй сыегайды. Ашыга-ашыга көнчыгыш тарафына юл алдылар.
Йортта юеш киемнәрне киеп алдык. Мин Галияне бусага төбендә кысып кочаклап, шашып-шашып тагын бер үптем дә, нигез буенда сөялеп торган вилсәпидкә килеп тотындым. Ул арада булмый, күктәге болытларны ертып, елмаеп-көлеп Ай да килеп чыкты. Түзмәдем, капкадан чыгышлый тагын бер тапкыр артыма борылып карадым. Бусагада бу мизгелдә шундый матур, шундый чибәр озын чәчләрен биленнән дә түбән салындырып, миңа гүя су анасының үзе карап тора иде. Тәненә ябышкан юеш киемнәре гәүдәсенең бөтен борылыш-булмышын, бөтен калку урыннарын тагын да ачыграк күрсәтә иде. Мин, ирексездән, туктап калдым. Бер мизгел шулай бер-беребезгә карашып тордык. Ул миңа:
– Әйдә, кире борыл, монда, минем белән кал, – димәде. Үземнең исә кире борылырга ихтыяр көчем җитмәде. Ә бит шул минутта кире борылырга миңа Галиянең бер авазы, хәтта карашы да җитә иде. Ә ул дәшми. Мин көтәм. Галия кочагында мәңгелеккә калырга әзер һәм риза идем бу минутта. Тик мин зарыгып көткән аваз ишетелмәде, ишарә күренмәде. Борылып бәләкәй капкадан урамга чыктым. Тагын борылып карыйм. Галиям бусага төбендә ничек басып калган булса, шул килеш серле елмаеп тора да тора. Бөтен кыюлыгымны җыеп, акрын гына:
– Иртәгә дә киләм, көт, – дидем дә, җавап та көтмичә, буп-буш төнге урамда минем бердәнбер таянычым, дустым булып калган вилсәпидемне җитәкләп, кайту ягына уңайладым. Күктәге Ай да «тамаша бетте» дигән кебек, бер елмаеп алды да, сыек болытлар пәрдәсен яңадан корды. Мин шунда гына шәрык ягының алсуланып килеп, җәйге кыска төннең үтеп баруын чамаладым.
Вилсәпид дустымны җитәкләп өйгә кайтып кергәндә бөтенләй яктырган иде. Әнкәйнең абзарда сыер сауганы ишетелә. Тирә-якны яңгыратып әтәчләр бер-берсе белән ярышалар. Ә мин Галия белән бергә булган минутлардан һаман айный алмыйм. Мин хыялый, мин мәҗнүн һәм мин исерек...
Көне буе җиргә төшә алмый, үз хыялларыма үзем тилереп, очып кына йөрдем. Ә кич булмый да булмый. Нигә вакыт шулай рәхимсез икән? Нигә ул мине шулай җәфалый?
Кич җитәрәк капкадан Илдар килеп керде.
– Фәһим дус, коткар, урманда бер машина кискән утыным ята, ә төяшергә кеше юк. Белеп торам: кичә генә кайткансың Уфадан. Шулай да ярдәм ит инде. Мәңге онытмам. Күп дигәндә бер-ике сәгатьлек эш булыр инде, – ди. Илдар безгә әнкәй яклап туган да җитмәсә. Безнең картәниләр бертуган. Күп уйлап тормадым, ризалаштым. Әле кичкә тикле әллә никадәр вакыт бар. Өйгә кереп әнкәйне искәрттем дә, урманга киттем.
Яшь чак, дәртле чак, дигәндәй. Бер сәгать тә үтмәде, утын-бүрәнәләрне машинага төяп, кайтырга да чыктык. Әйтеп торам Чабакка, урап үт монавы җыелып яткан баткаклы суны, дип. «Йөк төягәч, машина теләсә нинди баткактан да үтә ул»,– дип, безне ышандырырга тырыша. Нәрсә дисең инде, чабак шул, суга тарта. Рәшитнең ләкабе Чабак. Чабак дигәнгә бик үпкәләп, игътибар да итеп бармый үзе.
– Егетләр, хәзер чыгабыз, балта-пычкы бар, түмәрләр кисегез. «Ә» дигәнче чыгарам машинаны, – ди.
Рәшитнең «ә дигәнче»се ярты төнгә кадәр сузылды. Күпме этләшсәк тә, машинаны чыгара алмадык. Аптырагач, Илдар авылга кайтып тракторда эшләгән Юрис абзыйны тракторы белән алып килде. Без арып-талып пычракка батып кайтып кергәндә ярты төн узган иде инде.
Ул кичне Галия янына бара алмадым.
Икенче көнне көч-хәл белән чак кичне җиткереп, көтү дә төшмәс борын, киттем Яңгырчыга.
Минем йөрәк урынында түгел. Галияне күрергә теләп, ерактан ук йортларына күз сала-сала киләм. Урамнан Галияләр турыннан үтәм. Тәрәзәдән карап, мине көтәдер сыман.
Йә, Ходай, нәрсә бу?!. Нәрсә булган бу йортка? Йортның тәрәзә капкачлары ябык. Ә ишектә – йозак. Йорт ятим калган бала кебек. Әйтерсең дә ул учы белән битен каплаган да, әрнеп-әрнеп сулкылдап елый иде бу мизгелдә. Минем дә йөрәк боз түгел. Тамакка төен утырды. Бәхетемне каршыларга, үз бәхетемне күрергә соңладым шикелле...
Көтүдән сыерларын куып алып кайтып барган бер кыз баланы туктатып сорадым. Күрше кызы икән. Күзләрен балаларча ачып, миңа текәлде дә:
– Галия апа әнисен күчереп Себергә алып китте, – ди. Мин үз-үземне белештерми, кыз балага тозсыз сораулар бирәм:
– Адресын беләсеңме? Кем белә икән, шуны миңа әйт әле, – дим. Теге бала тагын да аптырабрак, гаҗәпләнеп:
– Себергә китте инде, Себергә, ул шунда яши бит, – ди. – Минем күзгә туп-туры карап торды да, мин башкача сорау бирмәгәч, борылып китеп тә барды.
Үзләренең капка төпләренә җитәрәк, минем якка борылды да:
– Ә ул сезне көне буе көтте. Бик-бик өметләнеп, зарыгып көтте. Үзең гаепле, килмәгәч, – диде дә, мине үртәп телен күрсәтеп, күзләренең әле берсен, әле икенчесен алмаш-тилмәш кыскалап, капкадан кереп югалды.
...Шул чакта мине искиткеч татлы, минем өчен бик тә кадерле булган хыялый истәлекләрем дөньясыннан Рифат дусымның:
– Фәһим, Фәһим, әйдә табынга. Шашлык суына, – дигән тавышы кире бу дөньяга кайтарды.
Уянып киткәндәй булдым. Мин бу минутта суы бөтенләй аз гына калган, яртылаш ерылган буаның кибеп, үлән басып беткән ярларыннан Галия белән үземнең яшьлектә калган эзләрне эзләп йөри идем. Ни өчендер хәзер шушы минутларда Галия мине таллар арасыннан күзәтеп торадыр да, түзмичә, менә-менә минем каршыма чыгып басар төсле иде. Билләһи, каршыма чыгып басса, мин аның алдына тезләнеп, аякларын үбеп, теге вакытта соңга калуым өчен гафу үтенеп, еларга да әзер идем. Тик Галиям генә таллар, камышлар арасыннан килеп чыкмады. Эзләре дә яр буендагы ком, балчык, үләннәр арасында юк иде…

 

Хи­са­мет­дин ИС­МӘ­ГЫЙ­ЛЕВ

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 5, 2024 ел

 

Комментарийлар