Логотип «Мәйдан» журналы

«Иңемдә – дөнья гамьнәре...»

Мирһади Разов шигыре.

Иңемдә – дөнья гамьнәре,
Әй, кыен яшәүләре!..
Бирешмим,
Алда әле
Күкрәвем, яшьнәүләрем!
Юк, сүнмәдем, сүрелмәдем –
Учакта кайнар күмер.
Хисләрдән тезеп җырларны
Үтәчәк минем гомер.
Нурлар җыяр чагым гына,
Җаным ярсу язлардан.
Каурый канат алдым менә
Кайткан киек казлардан.
...Иңемдә – дөнья гамьнәре,
Эх, рәхәт яшәүләре!..
Мин иярдә.
Алда әле
Күкрәп яшьнәүләрем!

 


 

Комментарийлар