Xыянәт

Бәхеткә каршы, өйдә берәү дә юк иде. Бүлмәләр пөхтә итеп җыештырылган, идәннәр юып чистартылган, мендәр-юрганнар кабартып тезеп куелган. Тәрәзә төбендәге тамчы гөлләр тагын да шәбәебрәк киткәннәр – төпләре дымлы, димәк, су да вакытында сибелгән. Алга таба →

Данис Хәйруллин

Шагыйрь Данис Талибулла улы Хәйруллин 1945 елның 7 октябрендә Татарстанның Азнакай районы Таштуган авылында туа. 1953–1960 елларда туган авылы җидееллык мәктәбендә укып, 1964 елда шул ук районның Чалпы урта мәктәбен тәмамлый һәм, Казанга килеп, химия-технология институтына укырга керә.  Алга таба →

Габделбөке

 Чын исемем Габделбарый булса да, мине «Бөке» дип кенә йөртәләр. Өлкәнрәкләр зурлап «Бөке-Барый», дип тә атыйлар. Колхоз рәисе үзе дә берничә тапкыр «Габделбөке иптәш» дип җиффәргәч, үземнең законлы Бөке икәнлегемә энә очы кадәр дә шигем калмады. Алай гына да түгел, бу кушаматка шулкадәр ияләндем ки, әгәр исемем белән генә дәшсәләр, ачуым килә, саруым кайный башлый, профессиональ атамамны юри төшереп калдыралар сыман тоела.

Алга таба →

Көзге җилләр

Тәрәзәгә карап баскан кызның
Сагыш тулы коңгырт күзләре.
Бакчадагы көзге сарылыктан
Уйларына җавап эзләде.
Бу көннәрнең сары сагыш булып
Күңелендә тойды калырын.
…Эх, син Нияз! Сөю чәчәгенең
Ник йолыктың икән тамырын.

Алга таба →