Логотип «Мәйдан» журналы

Авария

– Уф-ф! Бетердем! Хараплар иттем!– Нәрсә булды, Шәмсетдин, ниләр   булды?– Йөрәк даруы бир, күрше, йөрәк даруы. Әрәмнәр иттем бит. Бәрдердем. Күрәсең ич. Фара тирәләре кан гына. Их-х! Әйткән иде аны х...

– Уф-ф! Бетердем! Хараплар иттем!

– Нәрсә булды, Шәмсетдин, ниләр   булды?


– Йөрәк даруы бир, күрше, йөрәк даруы. Әрәмнәр иттем бит. Бәрдердем. Күрәсең ич. Фара тирәләре кан гына. Их-х! Әйткән иде аны хатын: кич-кырын йөрисе булма, аң бул, дип. Уф-фа! Нишләргә инде хәзер? Күзе чыккандай машина алдына сикерде бит, бала тәре! Борылыштан сиксән белән килеп чыгуым булды...

– Ай Алла! Әрәмнәр иткәнсең икән шул. Үз башыңа ашкынуың булган икән, Шәмсетдин! Инде минем хатын да тынычланыр. Әҗәткә булса да бер «Мәскәвич» алыйк дип, бәгырьгә таш булып утырмыйча калган көне юк иде, валлаһи.

– И күршекәем, инде ничекләр итеп җавап бирермен? Ярый әле фара пыяласы ватылмаган, яман да дефицит нәрсә диләр бит шуны. Ул чагында упшым өйгә кайтып күренер чут та булмас иде. Ходай саклаган инде, Ходай саклаган.

– К-әһ-ем! Әйе! Начарланган синең, эшләр, яшьти. Башыңа да бераз суккан димме: пыяла дип, ни... Быел юбилейлар елы, язган булса, мужыт амнистия-мазарга эләгеп куюың бар, дим.

– Языласы язылган, буяласы буялган – буявы уңган инде, күрше. Минем хатынмы соң ул амнистия белән чуала торган кеше. Мәче җанлы бит ул, мәче җанлы: канны исеннән дә, төсеннән дә таный. Бер-ике ай гараж ачкычы кулга тими дә тими инде. Йөрергә өйрәнеп кенә килгәндә бит, ә?

– Анысы алай инде, ярар. Теге баланы, дим, Шәмсетдин, бүлнискә илттеңме соң, бичаракайны?

– Нинди бүлнис ди тагын? Шунда ук башы муены астына килгәндер ул мур кыргырының. Бака баласы иде бит ул...


Данис ХӘЙРУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар