Логотип «Мәйдан» журналы

Эчемдә утлар яна

Җыр яңгырый.

Халык җыры. Җырчы күңеленнән ургылып чыккан моң, авыл урамнарына гына сыймыйча, урман-болыннарга, инеш-суларга тарала барып, һаман ераккарак, ераккарак агыла. Бу минутта Алмалы авылын гына түгел, бөтен туган якны, илне, хәтта, бөтен җир шарын шушы, сукырларның – күзен, телсезләрнең телен ачардай җыр уратып алгандыр кебек.
Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк,
Сахраларга чыксам, җир җиләк.
Эчемдә генә минем утлар яна,
Ник җилкенә икән бу йөрәк?
Урам яктагы чыгырлы коедан су алырга дип чыккан Мәгъсүмә ханым яулык чите белән күзләрен сөртеп алды. И гомер! Ул да, менә шушы җыр шикелле, тоташ сагыштан тора икән ләбаса. Дөрес, Гыймазовлар тормышында да бәхетле мизгелләр булмады түгел, булды. Мәгъсүмәнең ире, балаларының атасы Хәмзә исән чагында, җиде нарасыен бергә җыеп, табын тутырып утырулары үзе бер бәхет түгел идемени? Җиде бала. Рәмзия, Разия, Хәйдәр, Илгизәр, Гөлүсә, Илүсәр, Гөлфия. Җиде язмыш... Ананың күңел күгендәге җидегән йолдыз бит алар. Мәңге, соңгы сулышына кадәр үткәнен һәм киләчәген яктыртып яначак йолдызлар. Юк, юк, 1962 елның 19 сентябрендә кабынган Илгизәр йолдызының 1981 елның 19 апрелендә, Алмалыдан еракта, әллә кайдагы Әфганстанның тауларына бәрелеп сүнүенә бервакытта да ышанмаячак ул, ышанмаячак. Өч ягы урман белән уратып алынган Алмалы авылын, оҗмах кебек бакчаларның кызарып пешкән алмаларын, үзләре казыган «пионер чишмәсе»нең татлы суын, туган туфрагын сагынып, менә-менә Илгизәр кайтып килер сыман.
Ә җыр, Мәгъсүмә ханымны йолдызлар биеклегенә кадәр күтәреп, кабаттан кое тирәнлегенә ташлаган искиткеч җыр, соңгы кабат яңгырады да тынды.
Арыслан ла киек, ай, алдырмас,
Каршысында биек тау булса.
Егет тә генә кеше һич кайгырмас,
Газиз башы аның сау булса.
Әлеге җырдан соң яңгыраган ниндидер җиңелчә, таяк белән чиләк төбе каккан кебегрәк көй аны уйларыннан кубарып алды. Чыгырлы кое барабаны – үз җырын җырлап, ямьшәйгән кое чиләге үз көен көйләп эшкә керештеләр.
Бәйрәм. Беренче Май бәйрәме. Чаллы, Зәй, Түбән Кама шәһәрләренә сибелешкән Алмалы кешеләре бәйрәмнәрдә туган авылларына кайтырга ярата. Берәүләрне әле йорт-каралтыны, абзар-кураны суытмыйча яшәп ятучы ата-аналары көтеп алса, икенчеләрен туган нигез ташлары, тәнгә шифа, күңелгә рух өстәүче таныш табигать чакырып кайтарадыр. Өченчеләре... Әйе, Гыймазовлар әнә шул өченчеләр рәтенә керәдер. Ана һәм алты баласы ел саен Беренче Май бәйрәмендә Чаллыдан Алмалыга кайтуны изге гаилә йоласы итеп карый. Бу – Хәтер көне! Туганнары Илгизәр һәм әтиләре Хәмзәнең кабер өсте бу көнне чәчәкләргә күмелә.
Май бәйрәме. Яздан җәйгә чыга бару бәйрәме. Табигатьтәге яңарыш адәм баласы рухына да өр-яңадан бөреләнү, яфрак яру, чәчәк ату халәте кертә. Хәер, кеше үз-үзен ничек кенә зурламасын, табигатьтән никадәр генә өстенрәк куярга тырышмасын, тереклек пирамидасында акыл ягыннан иң югарыда булуына карамастан, ул барыбер әлеге табигатьнең аерылмас бер кисәкчеге генә. Аерма бары тик шунда гына: кешелек җәмгыяте башта хата артыннан хата ясый һәм соңыннан аларны өйрәнә генә. Конан Дойл сүзләре белән әйткәндә, үзе яшәгән вакытның мәгънәсен, бәһасен бер кеше дә аңламый, күрәсең. Ә табигатьтә хата була алмый. Табигатьтә бар да дөрес, камил. Җибәрелгән хатаны бервакытта да төзәтеп булмый, аны аңлатып һәм аңлап кына буладыр, бәлки. Теге дөньядан беркемнең дә, беркайчан да кире кайтканы юк бит әле...
Ул көнне Мәгъсүмә апа кер юа иде. Гадәтенчә күп итеп су кайнатты, керләрен җебергә салды. Ишек алдына чыгып, кер бауларын барлады. Нәкъ шул вакытта, җете зәңгәр күк гөмбәзен кыл урталай ярып, көмеш канатлы самолет очып узды. Гадәти көн. Апрель азагы. Яз-ананың җәй-кызын тудырырга җыенып көязләнүен, җылы яклардан кайтучы (бәлки, әле әфган ягыннан, Илгизәрләр тирәсеннәндер...) кошкайларның ашыга-ашыга оя сайлауларын исәпләмәгәндә, бу иртә башкаларыннан берни белән дә аерылмый кебек. Тик нигә әле бу йөрәк дигәнең гел алгысып тора? Ни өчендер, Алмалы күгендә ярылып яткан ак тасма эз аллы-гөлле салават күперенә әйләнер дә, кояшлы күктән салмак кына итеп ләйсән яңгыры сибәли башлар кебек.
Аның Илгизәре мәктәпне тәмамлаганнан соң, берара колхоз малларын көткәндә, ана күңеле яңгырлы һавага аеруча сизгерләнеп киткән иде. Ничек микән анда бала, үзе туңмый яки көтүе таралмый микән? Шул гадәте ана кешедә Илгизәре армиягә киткәч тә сакланып калды. Алмалының күк йөзенә карап фикер йөртсәң, юк, аның Илгизәренә дә тегендә суык түгелдер. Әнә бит, бүген көн чалт аяз.
Мәгъсүмә ханым, күңел болытларын куалап, кулы тартмаса да, җебергә салган керләрен уарга дип торганда, ишектә кызы Гөлүсәнең акбур төсенә кергән йөзе күренде.
– Әни! Әнием...
– Нәрсә булды, балам? Әллә... әллә абыең үлгәнме?
Әлеге мизгелдә теленә ни өчен нәкъ шундый сүзләр килүен ул беркайчан да, беркемгә да аңлата алмаячак. Ул иртәдән бары аңын югалтып тупсага сыгылып төшкән кызын күтәреп алуы исендә калган да, шәфкать туташының шифалы кулларын гына хәтерли.
Илгизәрнең Әфганстанда һәлак булу хәбәре Алмалы халкын бер тетрәндерсә, аны кургаш табутка салып кайтарулары бөтен Зәй районын тетрәндерде. Ничек аңларга соң бу фаҗигане? Ни өчен соң әле җырлый-җырлый озаткан балаларыбызны елый-елый каршы алабыз без?..
Алмалыда уналты ел буе бригадир булып эшләүче, шушы гөлбакчадай авылның күз алдында тарала баруын күреп тирәнтен әрнүче Хәмзә ага өчен Илгизәрнең вафаты авыр тетрәнү генә түгел, соңгы күкрәү дә булган икән. Илгизәрне җирләп ярты ел үтәр-үтмәстән, Алмалының юмарт, киң күңелле зираты аны да үз куенына алды.
Беренче Май бәйрәме. Гадәти көннәрдә кабер тынлыгы баскан авыл өстенә мул итеп таралган җыр, күгәрә башлаган күгәннәрне елатып, капкаларны ача, шәһәрдә күрше генә йортта яшәп тә бер-берсе белән аралашмаган һәм инде онытыла башлаган авылдашларны очраштырып сөендерә, ата-баба нигезеннән генә түгел, туган теленнән дә ерагая барган онык-оланнарның үтә сизгер күңел чәчәкләрен ләйсән тамчыларыдай иркәли.
Мәгъсүмә ханым, Илгизәрнең кайчандыр урманнан ике төлке баласы алып кайтып үстергәнен искә төшереп, ирен чите белән генә көлемсерәгәндәй итте. Үсә төшкәч, ул озын койрыклар, Каштанга ияреп, эт шикелле өрергә дә өйрәнгәннәр иде хәтта. Тик менә, бүрене бүреккә салсаң да, урманга карый, дигән гыйбарәне раслап, тегеләр тавык йонын туздыра башлагач, «йорт төлкеләреннән» ваз кичәргә туры килде. Гомумән, мал-туар, кош-корт белән мәш килә иде аның Илгизәре. Шуңа күрә дә иң зур хыялы зоотехник булу иде шул.
Күңелләрне айкап, кабаттан әлеге җыр яңгырады. «Уел». Халык моңының бөтен тирәнлеген, бетмәс-төкәнмәс сагышын башы олы кайгы кичергән кеше генә аңлый аладыр, мөгаен.
Эчемдә генә минем утлар яна...
Ана мөлдерәмә тулы чиләкләрен идәнгә куйды да Илгизәрнең соңгы истәлеге – солдат фуражкасын алып күкрәгенә кысты: «Улым, улыкаем...» Иртәдән бирле җыелып, төерләнеп торган күз яшьләре ана җанын баласы, аның өчен мәңге исән булган бала рухы белән тоташтырды: «Без шулай яшереп кенә елашырбыз инде, Илгизәрем, улым...»
Ә җыр һаман агыла. Ул инде беркайчан да тынмаячак.
Эчемдә генә минем утлар яна...
 

Данис ХӘЙРУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

«Мәйдан» журналы архивыннан (№ 10, 2015 ел)

 

Комментарийлар