Логотип «Мәйдан» журналы

Йөз берлек

Гариф иң элек идән тутырып газеталар жәйде.

Аннары чалбар кесәсеннән борып сыгарлык булып чыланган бер төргәк акча чыгарды да берәм-берәм тезә башлады. Менә бит ул ә, егылу бәласе! Җитмәсә, получка алган көн. Инеш аркылы салынган күперчек тактасы тәмам шомарып беткән иде шул.

Нәрсәнеңдер гөрс итеп авуы, челтерәп ватылуы аның уйларын бер үк этажда яшәүче уң як күршеләренә юнәлтте. Димәк, Гайнинең самогон «самовары» тагын кайный башлаган. Болай булгач, күрше хатыны Гайшәнең атылып керәсен көт тә тор инде. Энем Гариф, ярдәм итә күр, дияр. Бөтен нәрсәне кырып эчә бит теге, ичмаса сине тыңламас микән, дияр.

Нәкъ шулай, 99 нчы берлекне кибәргә җәеп салуы булды, ишектә сөйләнә-сөйләнә, Гайшәттәй күренде.

– Гариф эн-эне-ее...
Хатын, күршесенең бер идән акча киптерүен күреп, кызып-кабаланып, сөйләнгән җиреннән, телен йоткандай, шым калды. Чәй тәлинкәседәй киереп ачылган күзләр генә бер идәндәге йөз берлекне, бер Гарифны капшыйлар иде.
– Менә, күрше, акча сугарга керештем әле. Теләгенә керсәң, пүчтәк эш икән...
Гайшәттәй, авызын ябарга да онытып, әйтәсе сүзен дә әйтмичә, җәһәт кенә чыгып та китте.
Ярты сәгать чамасы вакыт уздымы-юкмы, ишектә участковый милиционерның кызыл билле фуражкасы күренде:
– Тә-әк, ягъни, акча сугучы кеше шушы буламы инде? – диде ул керә-керешкә.
– Шул! Шул! Кайдан акча ала, ничек байый дип аптырый идек аны – машинасы бар, дача сатып алды. Менә бит ул ничек икән, ә. Кһ-ем, кһ-ем...
Күршеләр – ирле-хатынлы – бертавыштан, бик канәгатьләнеп, тамак кырып ишек төбендә басып торалар иде.
– Инде килеп, акча ясый торган станогыңны күрик, гражданин, – диде участковый, нидер төшенә башлап.
– Җинаять өстендә тотылганмын икән, яшереп торуның мәгънәсе юк, – диде Гариф, күзләрен елтыратып. – Уң як күршенең ванна бүлмәсенә рәхим итегез, иптәш милиционер, шунда ул.
– Нәрсә-ә-ә? – диде Гайни, корт чаккандай сикергәләп..
– Ә-ә-ә? – диде хатыны, күзләрен яңадан чынаяк тәлинкәседәй итеп.
Участковый Гайшәттәйләрнең ванна бүлмәсенә күз салган минутта, «станок» астындагы өч литрлы банка шайтан суы белән мөлдерәмә тулып килә иде инде...

 

 

 

 

Данис ХӘЙРУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

 

Комментарийлар