АЛДАНУ

 

Әйе, мин коточкыч кеше. Шуны аңлау үзе үк бар вөҗүдемне билгесез нәфрәт уты белән тутыра, аның ялкыны бөтен барлыгымны яндыра, көйдерә; чарасызлыктан читлектәге яралы җанвар кебек бәреләм-сугылам. Тик… үземне үзгәртерлек көчнең кемдә, нәрсәдә икәнен белмим. Белми идем. Алга таба →