Логотип «Мәйдан» журналы

Сәхнә көче

Те­атр га­вам­ны ха­лык­ка әве­рел­де­рә…То­мас МаннТеатр сәнгате – бихисап кешеләрнең җанын уятучы, аларны уйланырга, көләргә, еларга, нәфрәтләнергә, кыскасы, хисләренә ирек бирергә этәрүче гаҗәеп бе...

Те­атр га­вам­ны ха­лык­ка әве­рел­де­рә…
То­мас Манн
Театр сәнгате – бихисап кешеләрнең җанын уятучы, аларны уйланырга, көләргә, еларга, нәфрәтләнергә, кыскасы, хисләренә ирек бирергә этәрүче гаҗәеп бернәрсә. Сәхнәдә барган тамашага һәркемнең үз каланчасыннан торып бәя бирергә, аны үзенчә кабул итәргә хакы бар. Чөнки, Эдвард Радзинский әйтмешли, драматург бер төсле яза, режиссер икенче төрле итеп куя, тамашачы исә өченче әйбер күрә.
Июнь аенда Казанда төрки халыкларның XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале үтте. Ул быел Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышланган иде, фестиваль кысаларында Татарстан, Башкортстан, Алтай, Дагыстан, Саха (Якутия), Тыва, Чувашстан, Чечен республикаларыннан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркиядән һ.б. килгән театр коллективлары, Мәскәүнең Драма сәнгате мәктәбе, «ET СETERA» театрлары төрле жанрдагы спектакльләр тәкъдим итте.
Төрле милләт театрлары бүген нинди сулыш белән яши, алардагы уртаклык һәм үзгәлек нәрсәдән гыйбарәт, сәхнә мөнбәре драма әсәренә бүгенге көндә нинди таләп куя – үзем өчен шул сорауларга җавап табарга теләгән идем, өлгерә алган кадәр караган көннәрдә беркадәр җавап таптым да шикелле. Кызганыч, спектакльләр бер үк вакытта берничә мәйданчыкта баргач, һәммәсен дә тамаша кылу мөмкинлеге генә юк иде.
Фестиваль барышында һәр көнне журналистлар өчен матбугат конференциясе оештырылды. Беренче көн Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Төньяк Кавказ театрлары берлеге җитәкчесе, Горький исемендәге рус драма һәм Салаватов исемендәге кумык театры директоры Искәндәрбек (Мәүлид) Тулпаров һәм Драма сәнгате мәктәбе сәнгать җитәкчесе Игорь Яцко чыгышлары белән истә калса, алдагы көннәрдә М. Рыскулов исемендәге Нарын өлкәсе музыкаль-драма театры директоры Алмаз Дардаилов (Кыргызстан, Нарын), А. И. театры директоры Айгөл Иманбаева (Казахстан, Астана), Ю. Е. Платонов исемендәге Дәүләт эстрада театры директоры Татьяна Чаранская (Саха (Якутия) Республикасы), Х. Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт театры сәнгатьҗитәкчесе-директоры Хава Ахмадова (Чечен Республикасы, Грозный), Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һ.б.лар белән очрашу төрле театрларның ничегрәк көн күрүен күзалларга мөмкинлек бирде.
Төрки театр фестивале ...А. П. Чеховның «Чия бакчасы» спектакле (Мәскәүнең Драма сәнгате мәктәбе, реж. – Россиянең атказанган артисты И. Яцко) белән ачылды. «Мин «Нәүрүз» фестиваленең ике елга бер тапкыр үтүче мәдәни чара гына булып калмыйча, республиканың мәдәни төсләрен үзгәртүче вакыйга булуына бик шатмын», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова, ачылыш тантанасында тәбрикләп.
ekiyat_ademner «Әкият» курчак театры. «Адәмнәр»
 
Кумык «Дагестан» театры. «Диңгез буеннан чапкан эт» Кумык «Дагестан» театры. «Диңгез буеннан чапкан эт»
 
altaj_kojmeche Алтай театры. «Көймәче»
 
Камал театры. «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» Камал театры. «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»
Фестиваль кысаларында Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге рәисе, танылган артист Александр Калягин белән иҗади очрашу һәм Россиянең милли театрлары ассоциациясе утырышы оештырылды.
Әгәр берничә ел элек кемдер миңа: «Г. Ибраһимовның «Адәмнәр» повестен сәхнәләштереп була», – дисә, мөгаен, аяк терәп, үз киремә катып, юк дип бәхәсләшер идем. «Әкият» татар дәүләт курчак театрында әлеге спектакльне карагач, Илгиз Зәйниевнең талантлы кулына соклануым янә артты: татар халкы тарихындагы коточкыч фаҗигане нибары ике актер һәм курчаклар ярдәмендә бөтен ачы чынбарлыгы белән чагылдыру өчен никадәр көч таләп ителгән! Дилүс Хуҗәхмәтов белән Альбина Шаһалиева уенында – рәхимсез ачлык чоры гына түгел, кешенең кешелеген җую фаҗигасе. Спектакльнең һәр секунды, һәр минуты тамашачыны шулкадәр киеренкелектә тота: зал сулышсыз утыргандай тоела. Монда барчасы: бәгырьне чеметеп-чеметеп алган һәр нота (композитор – Э. Низамов), ачлыктан шешенгән, бәрәңгене хәтерләткән капкорсаклы сабый-курчакларның киерелеп ачылган күзләре (рәссам – С. Рябинин), җәһәннәм утыдай көйдерергә җыенган кып-кызыл ут (ут куючы – М. Кирильцев) бербөтенгә әверелеп, тарих турында сөйли. Сәхнәдәге символик образлар – каберләр өстенә тезелгән агач кашыклар да, мәңгелеккә үз авызына йотарга торган базның авыш капкачы да, кешене теләсә кайсы мизгелдә буып алырга әзер Шәүлә (аны ачлык дип тә, үлем дип тә, сәясәтнең шакшы кулы дип тә кабул итәргә була) һәм аның кулындагы целлофан пакет та гаҗәеп уңышлы табышлар.
Д. Хуҗәхмәтовка кат-кат афәрин диясе килә, спектакль барышында ул Гәрәй булып яшәде, тамашачы күз алдында Гәрәй булып акылдан шашты: балаларын, хатынын кайгыртып яшәгән игелекле ирне Ачлык дигән зәхмәт үз кызын суеп ашаган җанварга әйләндерде.
А. Шаһалиевага да кат-кат алкышлар: мизгел эчендә ничәмә-ничә рольгә кереп, тавыш, күз карашы, мимика ярдәмендә ул тамашачыны сәхнәдә бер түгел, әллә ничә Альбина барлыгына ышандырды.
Бу спектакль аңлы тамашачыны һичшиксез уйландырачак. Кешенең рухи яктан череп таркалуына, хайван дәрәҗәсенә төшүенә китергән сәбәпләр турында да уйланмый калмаслар. Әсәрнең үзен «кеше ашаучылар» турында дип кенә кабул иткәннәр дә 1921 елгы ачлыкның Идел буенда корылык аркасында гына килеп чыкмаганы хакында уйланыр. Безнең милләт үз язмышында күпне күргән: кан хәтерендә 1552 ел да исән; чукындыру сәясәте дә онытылмаган; репрессия еллары, сөргеннәр, төрмәләр, Бөек Ватан сугышы татарның күпме асыл затларын юк иткән – болар хакында күпмедер дәрәҗәдә беләбез. Ә менә 1921 ел турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә аз җиткерелә. Бу урында тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова язмасына нигезләнәм: 1919 елда продразверстка планы кертелеп, икмәк крестьян хуҗалыкларыннан көчләп тартып алына башлый. ТАССРга 10 млн 120 мең пот икмәк хәзерләү планы йөкләнә. Татарстан партия өлкә комитеты әгъзасы Иван Дерунов: «Әгәр без бу планны үтәсәк, Татарстан халкын ачлыкка дучар итәбез. Без инде авылның соңгы җебенә кадәр тартып-йолкып бетердек. Анда бер бөртек ашлык калмады», – ди. Ләкин яңа оешкан хөкүмәт башында торган Сәхипгәрәй Сәетгалиев үзәктән төшерелгән планны 175 процентка (!) үти, бүләккә алтын сәгать ала... 21 елга халык икмәксез, чәчүлек орлыксыз
килеп керә. 1921 елның кышы бик салкын килә, аннан соң корылык башлана. Ашарга яраклы үләннәр дә корып бетә. Ачлык нәтиҗәсендә Идел-Урал төбәгендәге татар һәм башкортларның күпмесе үлгән – төгәл саны да билгесез: халыкның 33 процентын, ягъни өчтән берен алып киткән дигән мәгълүмат та очрый, 600-700 мең диючеләр дә бар. Барысы бер чокырга күмелгәннәрнең, кемнәргәдер азык булганнарның санын ачыклармын димә...
Әлбәттә, сәхнәдә санаулы вакыт эчендә барган тамашада бу фаҗиганең бөтен сәбәпләрен күрсәтү мөмкин дә түгел, аннан, үзебезнең һаман да «тышаулы» икәнен ничек онытасың...
Нәтиҗәне нибары бер җөмләгә сыйдырырга була: Курчак театры зурлар өчен куелган шушы спектакль өчен генә дә бик зур бәягә лаек.
«Көл» спектакле япон драматургы Коки Митани әсәре буенча режиссер Айдар Җаббаров тарафыннан куелган, әсәрне Фәнис Җиһанша тәрҗемә иткән. Ул Камал театрының Кече залында бара. Биредә дә нибары ике актер уйный: Цензор ролендә – Алмаз Борһанов, Автор – Эмиль Талипов. Русча «Пепел» дип аталган спектакльнең татарча тәрҗемәсен һәркем үзенчә шәрехли ала. Туры мәгънәсендә көлгә әйләнгән җан авазы да булырга мөмкин ул, кемдер омоним буларак «еласаң ела, көлсәң көл» дип тә кабул итәр. Спектакль... безнең турында. Һәммәбез турында. Сәхнәдәге Автор, үз пьесасын куярга рөхсәт сорап, Цензор янына килгән драматург булса, залдагы һәр тамашачы – җырчымы ул, укытучымы, табибмы, балта остасымы, сыер савучымы – Авторда үзен таный ала. Ике дөнья – шәхес һәм система арасындагы «әңгәмә» тамаша барышында шулкадәр җете төсләрдә бирелә: бер репликаны да колак яныннан гына уздырасы килми, бер ымны,бер авазны отмый калсаң, тәмен җуярсың кебек... Цензор – хакимлек иткән системаның бер шөребе; эш урынында костюм җилкәсенә кигертеп куйган «вешалка»сы гына да ни тора! Ул кулына әлеге кием элгечне алгач та, ни хикмәт, тулай торактагы вахтер апалар искә төшеп, үзалдыма елмаеп утырдым. Менә кайда ул хакимият! Кабинет бар! Ишек төбенә якынлашкан һәркемне теләгәнчә изәргә-сытарга, эш урынында үзен «шөреп» итеп хис итәргә хокук бар! Без кебек үтәли тишәргә әзер күзләр бар! Шул апаны чүпрәк сумка тоткан килеш базарда күрсәң, җен алыштырганмы әллә дип карап торасың инде – баксаң, гадәти генә, сөйкемле генә апа үзе... Шуның шикелле, башта Авторны әсәрен кат-кат төзәтеп язарга («Ромео һәм Джульетта» рәвешендә язылган әсәр шундый төзәтмәләрдән соң «Гамлет һәм Джульетта маҗаралары»на әверелә) мәҗбүр иткән Цензор үзе дә, артист булып уйный башлагач, күз алдында үзгәрде дә куйды... Сәнгатьнең көчеме бу, әллә кәнәфинең көчсезлегеме.
1940 елларны чагылдырган япон әсәрендә – безнең татар тарихы һәм безнең бүгенгебез. Монда да егерменче гасырның канлы тегермәнендә иләнгән язмышлар. Спектакльдәге «Моң», «Минем белән син җырлап кара» (В. Цой), «Җырларым – хыялларым», «Газиз халкым» (З. Хәким), «Агыла да болыт агыла» (Х. Туфан) кебек җырлар миңа... стенадагы сәгатьне хәтерләтте. Балачакта күргән сәгатьне: зур, күкесе дә бар, идәнгә кадәр чылбырлары сузылган, герләр эленгән. Әбекәйнең күршесендә иде ул. Зурлар күрмәгәндә, шул чылбырны тартып, герен төшереп, әле туктатабыз, әле сәгать телен тибрәтеп, эшләтеп җибәрәбез, үзебез теләгән мәлдә күкене кычкыртабыз... Шуның шикелле, җырлар билгеле бер урында яңгырый да вакыт белән идарә итүне үз кулына ала: син бу мизгелдә театр залында утырасың, ә җаның кайдадыр сәяхәт итеп кайта. Менә синең күз алдыңда Тукайның «Китмибез!» шигырен, Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ын Цензор вакыт машинасында тураклый; Ибраһимов, Тинчурин китапларын көлгә әйләндерә...
Эмиль Талипов белән Алмаз Борһановның уен осталыгына сокланып, аларның көрәшен елмая-елмая күзәткән җирдән, спектакль азагында экранда Мәхмүт Галәү, Муса Бигиев, Газиз Гобәйдуллин, Хәсән Туфан, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш, Гали Рәхим кебек исемнәр пәйда булгач, ирексездән бәреп чыккан күз яшьләре бит очын яндырды. Димәк, спектакль буена эчке күз яшьләре аша көлеп утырганбыз. Цензор таләп иткәнчә, Эмильнең «Императорны ходай сакласын!» дигән репликасын кабатлавы, теләсә кайсы мизгелдә учак көленә әйләнүе ихтимал булган папка-папка кулъязмалар, ике геройның бер генә мәлгә дә киеренкелеген җуймаган, тартылган җәядәй әңгәмәсе чабуыңнан тартып, бүгенге көнгә кайтарып төшерә. Гүя сәхнә читендәге киштәләрдә кулъязмалар түгел, язмышлар тезелеп тора...
Өч көн рәттән Чыңгыз Айтматов иҗаты белән күзгә-күз очрашырганасыйп булды. Үзбәкстанның Сырдәрья музыкаль-драма театры «Анам кыры» драмасын (режиссер – Нигора Гаибназарова), Кыргызстанның М. Рыскулов исемендәге Нарын өлкәсе академия музыкаль-драма театры «Беренче мөгаллим»не (режиссер – Улан Омуралиев), А.Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театры «Диңгез буеннан чапкан ала эт» драмасын (режиссер, инсценировка авторы – Линас Мариус Зайкаускас) алып килгән иде. Барысы да проза китаплары аша таныш булса да, сәхнәдә куелышны үзгә бер дулкынлану белән көтәсең: әсәр имгәнмәгәнме, анда без белгән геройлармы?...
Саха (Якут) театры. «Уйбаанчык» Саха (Якут) театры. «Уйбаанчык»
 
Саха (Якут) театры. «Уйбаанчык» Саха (Якут) театры. «Уйбаанчык»
 
Сырдәрья (Узбәкстан театры). «Анам кыры» Сырдәрья (Узбәкстан театры). «Анам кыры»
 
kyrgyz_berenche-mogallim-1 Нарын (Кыргыз) театры. «Беренче мөгаллим»
 
Чечен театры. «Таулардан биегрәк» Чечен театры. «Таулардан биегрәк»
 
«Анам кыры»н бик күптән эчке тетрәнү һәм җан тәмам чистарганчы елап укыганымны хәтерлим. Ул чагында Бөек Ватан сугышы китергән фаҗигаләр, ирен, газиз балаларын югалткан ана сагышы бәлки аерым бер кеше, гаилә тарихы итеп кенә дә кабул ителгәндер. Спектакль барышында язучының ни дәрәҗәдә классик булуына тагын бер кат төшенәсең: бер генә сүз дә, бер генә җөмлә дә асылын, мәгънәсен җуймаган – алар бүген дә көн кадагына суга. Ана кеше-Тулганайның: «Әй кешеләр! Дөньяның дүрт кыйтгасында яшәүче кешеләр! Сезгә ни кирәк, җир җитмиме? Менә ул җир, менә, барыбызга да җитә!» – дип сөрән салуын гына ишетегез... Ул рольдә – Үзбәкстанның атказанган артисты Мавлюда Маматиллаохунова. Йөзендәге һәр сызык героеның эчке кичерешләрен чагылдыру өчен уйный, ана образында – гади бер кышлак хатынының түгел, Җир-ананың җан авазы.
Сәхнә бизәлешендә шәхсән үземне иң җәлеп иткәне – тирмәне тарттырып куйган арканнар (туган нигезгә бәйләнгән, Җир-ана тәненә тоташкан кендек бавымы әллә?) иде. Өрлектәй улларның сугыш кырында һәлак булуы хакында хәбәр килгән саен ул аркан шартлап өзелә. Арканнар бер-бер артлы өзелгән саен зал өстеннән
тетрәнү дулкыны йөгереп үтә. Менә ул классик әсәрнең көче: теләсә кайсы буын, теләсә кайсы чор өчен актуаль булудан туктамый!
Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә күзгә ташланып торган уртаклыкларга игътибар итми мөмкин түгел. Алар гуманизм тойгысы белән өртелгән, психологик тирәнлеккә ия, гомумкешелек сыйфатларын чагылдырып, һәрберсе үзара өрфия җепләр белән тоташкан. «Беренче мөгаллим»дәге Дүшән (Шекербек Абдылкадыров) – үзе инанган идеалларга табынучы яшь укытучы да, шул ук вакытта алмашка берни таләп итмичә, күңел кушуы буенча тирә-юньдәгеләргә сафлык, мәхәббәт, яктылык өләшүче игелекле җан да. Бу сыйфатларның кайтавазы Яшь Алтынай ролендәге Умутай Ысакованың янып торган күзләрендә бөтен барлыгы белән чагыла. Өлкән Алтынай ролендәге Зарыл Когоеваның хәтер аша үткәннәргә сәяхәтендә дә шул ук кайтаваз.
Соңыннан Минзәлә театры режиссеры Дамир Сәмерханов белән сүз алышканда, фикерләребез бердәй иде: кыргыз театры куйган тамашаның башыннан ахырына кадәр һәр артист сәхнәдә «яшәде», бер генә минутка да спектакльдән «чыкмады», күзләреннән гамь китмәде. Алар шуның белән сокландырды.
Чечен театры. «Таулардан биегрәк» Чечен театры. «Таулардан биегрәк»
«Диңгез буеннан чапкан ала эт» – мифологияне дә, психологияне дә, әдәбиятны да, гомумән, тормышның бөтен кануннарын үзенә сыйдырган дәреслек-повесть булып истә калган иде. Эрнест Хемингуэйның «Карт һәм диңгез» әсәре кебек, кешенең рухи көченә дан җырлаган повесть буларак кабул иткән идем. Спектакльнең куелышын, форматын театр тәнкыйтьчеләре бәлки беркадәр самими дип тә бәяләр, мин сәхнәдә Ч. Айтматов яшәвен күрүемә, ул әйтергә теләгән сүзләрне ишетүемә куандым. Кеше һәм табигатьнең бергәлеге һәм шул ук вакытта мәңгелек көрәше; дәрья-дәрья су уртасында бер йотым эчәр суга сусап тилмерү; Гамлетча, «быть или не быть» дигән сорауга җавап эзләү; кавемнең, нәселеңнең, халкыңның киләчәге хакына үзеңне корбан итү – сәхнәдә боларның һәммәсе дә бар иде. Кириск (ул рольдә А. Гаджиев / С. Идрисов дип күрсәтелгән) – болай да кимеп барган диңгез аучыларының иң яше, димәк, өмете, киләчәге. Томан аркасында диңгез уртасында калып, эчәр суны инде тамчылап бүлгәндә, бернәрсә көн кебек ачык: үлем янәшә, ул котылгысыз. Әмма! Әмма өмет кенә иң соңгы булып үләчәк. Ул Өмет исә – Кириск. Шуны аңлап, көймәдәгеләр барысы да: Орган да (Дагыстанның атказанган артисты Т. Умаев), Эмрайин да (Дагыстанның атказанган артисты П. Ихивов), Мылгун да (Дагыстанның атказанган артисты Э. Магомедов) аңа яшәү бүләк итәләр... Бер уч төче су һәм дәрья-дәрья җәйрәп яткан тозлы су... Гүя кешенең бакыйлыктагы гомер сөреше...
Төрле режиссерлар тарафыннан төрле театрларда куелса да, бу спектакльләр форма ягыннан шактый охшаш тоелды: бер үк мәктәпнең бер үк алымнары ярылып ята. Бу хәл бераз сагайта да: әйтерсең, драма әсәрләрен әзер калыпка салып, чират буенча сәхнәгә озата торалар.
Икенче сагайткан әйбер – милли һәм заманча драматургия проблемасы. Артистларның милли киемнәрдән, милли көйләр астында сәхнәдә уйнавы гына нәкъ шушы милләтнең йөзен, аңа гына хас сыйфатларны, халык буларак үзенчәлеген күрсәтеп бетерә алмый. Бу халык бүген нинди гамь белән яши – ул сорауга да сәхнә аша җавап табу җиңелләрдән түгел икән.
Бу җәһәттән Х.Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт театры куйган «Таулардан биегрәк» (авторы Муса Ахмадов, режиссеры – Хава Ахмадова) драмасы мактауга лаек. Чечен эпосына нигезләнеп, буыннан буынга тапшырылып килгән намус төшенчәсе турында сөйли ул. Тәнкыйтьче Екатерина Морозова спектакль хакында: «Спектакльдән яхшы тәэсирләр калды. Бу форматта мәдәни код, менталитет һәм чечен халкының үзаңы яхшы укыла», – дигән фикерен җиткерә.
Алтай республикасының П. Кучияк исемендәге милли драма театры Анна Яблонскаяның «Көймәче» фантастик комедиясен (режиссеры – Алтай һәм Тыва республикаларының
атказанган артисты Амаду Мамадаков) тәкъдим итте. Яшәеш фәлсәфәсе турында шактый кызыклы итеп сөйләүче, абсурдка корылган спектакльдә таякның авыр башы көймәче ролендәге Евгений Папитовка (Алтай республикасының атказанган артисты) төште. Баштагы мәлдә хулиган гамәлләре белән үзеннән этәрергә маташкан герой тора-бара тамашачыны шулкадәр бөтереп алды: тышкы кабык астына яшеренгән яралы җаны күренде аның. Югары актерлык уены әлеге параллельләрне һич кисештермичә, шул ук вакытта бер-берсенә күзгә күренмәс җепләр белән тоташтырып торырга мөмкинлек бирде. Комедиядә Әҗәл персонажының (Тимур Кыдыков) бирелеше дә тамашачыны җәлеп итәрлек иде: кеше куркытырлык котсыз ук булмыйча, матур костюм-итәктән, үкчәле түфлидән, сакал-мыеклы... хатын-кыз кыяфәтендә иде ул. Көймәчене күп акча бәрабәренә кешеләрне бер ярдан икенче ярга күчерергә яллап, үз кубызына биетергә җыенучы хуҗа...
Аны күргәч, Әбелмәних Каргалыйның шигырь юллары искә төште:

Дөньяның мал-дәрәҗәсе


нәфескә күркәмдер ул,


Әмма безне җәһәннәмгә


сөйри дә кертәдер ул.


Үзен чибәр яшь кыз кебек


һаман күрсәтә дөнья,


Әмма күпләрне алдаган


мәкерле корткадыр ул.


Үзем караган спектакльләрдән бүгенге көн көзгесе дип кабул иткән спектакль шушы иде. Кемдер бу комедияне мәхәббәт көче турында бит ул дияр, ә минем күз алдыннан бө-
тен ясалма ялтыравыклары белән гомернең бу як яры һәм акча түләсәләр, ике дә уйламый икенче ярына илтеп куярга әзер көймәчеләр тезелеп үтте...
Ю. Платонов исемендәге Саха республикасы дәүләт эстрада театры Л.Тимофеева инсценировкасы буенча «Уйбаанчык/Мин кайтырмын» музыкаль спектаклен күрсәтте. Режиссеры – Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе С. Потапов. Сугыш кырына эләгү белән һәлак булган яшь егетнең (Иннокентий Лебедев) үлем алдыннан аңында сызылып үткән тормышы тамашачыны мең төрле сорау куярга этәрә: ни өчен адәми зат үзенә бүләк итеп бирелгән гомерне яраткан кешеләре янында ипләп кенә яшәп бетерә алмый? Нигә берәүләр икенчеләр өчен курчак ролендә булырга мәҗбүр? Ни бүлешә бу кеше дигәнең, ни җитми аңа? Ни өчен җир йөзендә «сугыш» дигән дәһшәтле сүз яши?...
Әлмәт театры Г. Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрен күрсәтте. Режиссер Айдар Җаббаровның (безнең Чаллы егете! дип мактанып куйыйм әле) дөньяга карашы, артистларның уен осталыгы сокландыра. Ял итеп, җәелеп утыра торган тамаша түгел. Көлдерә дә, уйландыра да, бәгырьне дә сызлата. Дала бөркете кебек горур карашлы башкорт егете жырлый... Зәвыкка, әдәби һәм мәдәни гыйлемгә ия рус кызының да Үз моңы бар. Татар егете Шәмси дә Үз моңын эзләп тинтери... кебек... шикелле... сыман... тоела... Милләтнең менталитет буларак чагылышымы әллә дип тетрәнеп куясың. Аһ дисең, шәмсиләре күбрәк булганга бүгенгебез шушындыйрак шул дип сискәнеп аласың. Анда – көзге. Безнең көзге. Үземезнең татарымыз... Ә авызың кыек булганга, көзгегә үпкәләп булмый... Күптән түгел генә Татарстан Республикасының атказанган артис-
ты дигән исемгә ия булган Динар Хөснетдиновка афәрин: башта хәзрәт, аннан поп ролендә чыгып, залны үз авызына каратты. Хакыйкать аның персонажлары авызыннан яңгырады, гәрчә алар капма-каршы фикер чагылдырган шикелле булса да (мәсәлән, хәзрәт «мәхәббәт үтә дә китә ул» дисә, поп «иң әһәмиятлесе – мәхәббәт» дип раслый)... Театрның директоры Фәридә Бәгыйсовнага белә-белгәннән бирле сокланам: репертуар сайлауда, иҗат төркеме булдыруда, экспериментлардан курыкмауда аның белән сирәкләр тиңләшер.
Камал театрында куелган «Рәшә» (Ә. Еники) спектакленең режиссеры да Айдар Җаббаров. Вакыт ягыннан бераз сузылганлыгын исәпкә алмасак, Еники иҗатына, теленә минем кебек гашыйкларны «авызына каратып» тотучы драма. Авторның «Бер генә сәгатькә» хикәясен сәхнәләштерү белән башланып киткән спектакль вакыйгаларның совет чорында, ХХ гасыр уртасында баруын оныттырып, персонажлардан бүгенге көн геройларын ясый да куя. Гүя Зөфәр Сабитов та (Алмаз Борһанов) совет сәүдәсе вәкиле түгел – үзгәртеп кору елларында кайда нәрсә каптырып кала алган, шуннан бирле бүгенгәчә типтереп яши белүче елгырларның берсе; Рәшидә исә (Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Шакирова) рухи байлыкны өстен күрү сәбәпле хәзерге заман көймәсеннән төшеп калган хыялый бер җан...
Куелыш дәверендә әсәр кичергән төп үзгәреш тә шуннан гыйбарәт: Еникидә Рәшидә образы – байлык артыннан куган Зөфәрнең тәкъдимен кире кагып, үз кыйбласына тугры калган горур хатын-кыз итеп бирелсә, спектакльдә бу горурлык җуелган. Кайсы юлны сайласа, үзенә кулайрак икәнен чамалаган Зөфәр, Рәшидәдән баш тартып, аңа әйтеп тә тормыйча, байлык ачкычы булган Гамбәргә өйләнә. Бүгенге көн тамашачысына «Рәшә»нең шул рәвешле тәкъдим ителүе дөрестер дә. Алайса, сюрприз ясыйм дип, булачак кәләшеңне затлы өй күрсәтергә алып кайт та, анысы: «Һай, син акчалы икәнсең лә, бай икәнсең лә, юк-юк, мин сиңа кияүгә чыкмыйм», дип борылып китсен, имеш. Бар, ышандырып кара хәзерге тамашачының олысын-кечесен...
Кыска гына итеп әйткәндә, Айдар Җаббаровка татар әдәбиятының йөзек кашы булган проза әсәрләрен сәхнә аша халыкка якынайтканы өчен дә, драма геройлары аша милләтнең гыйбрәтле тарихын, халык язмышын, аның «авырткан җирләрен» күрсәтә белгәне өчен дә зур «бишле» куярлык.
Камал театры фестивальдә Мәхмүт Галәү әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» драмасын күрсәтте. Спектакль буенча әлегә тулы күзаллавым юк, чөнки узган форумда тәкъдим ителгән кыска вариантын гына карап өлгергән идем. Караган кадәресендә Фәрит Бикчәнтәевнең талантлы кулы, актерлар ансамбле, музыкаль бизәлеш тә, сәхнә бизәлеше дә эстетик яктан югары дәрәҗәдә булып сокландырды. Мондый нәфислек, нечкә тоем белән Вахтангов театры куелышында «Сугыш һәм солых», «Евгений Онегин» спектакльләрен караганда очрашкан идем. Бу әсәр үзе татар халкы язмышындагы фаҗигале чорны – XIX гасыр азагында күпләрнең үз динен, милләтен, иманын, нәселен саклап калу өчен мөһаҗирлек юлын сайлавын чагылдырган тарихи елъязма дисәк тә арттыру булмас. Ни кызганыч һәм ни гыйбрәт: тарих тәгәрмәче әйләнеп тора, гасырдан артык вакыт узгач та, шул ук вакыйгалар кабатланып, сискәндереп җибәрә.
Язучыларның эчке тоемына, сиземләвенә, алдан күрүчәнлегенә шаккатырсың: үткәннәрдән сабак ала белерсезме, бу хәлләрнең сезнең белән дә кабатлануы бик ихтимал, сез фикер йөртергә сәләтлеме дигәндәй, каләмен кан хәтеренә манып-манып, кичә бүгенге һәм киләчәк турында язган алар. Татар театрлары сәхнәсендә барган спектакльләр галереясенә күз салгач, бүген тамашачыга нәкъ менә шундый әсәрләр тәкъдим ителә дигән нәтиҗәгә киләсең. Югарыда телгә алынганнардан тыш Кариев театрында – Кол Галинең «Йосыф»ы (реж. Ренат Әюпов), Тинчурин театрында – «Идегәй» халык дастаны (Н. Исәнбәт әсәре буенча инсценировка авторы һәм режиссер – Туфан Имаметдинов), фестиваль кысаларында күрсәтелмәсә дә, Минзәлә театрында – З. Бигиевнең «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәре (реж. Ренат Әюпов), Чаллы театрында – Т. Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» драмасы (реж. Олег Кинҗәгулов), Түбән Кама театрында – К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы (реж. Рөстәм Галиев), Буа театрында М. Әмирнең «Фатыйма»сы (реж. Тимур Кулов) – болар барысы да минем үземә чаң тавышы булып ишетелә.
Театр тәнкыйтьчеләре, бәлки, һәр спектакльнең форма ягына ныграк игътибар итеп, шул рәвешле бәя бирәләрдер. Татар тамашачысының күпчелеге исә, килешәсезме, килешмисезме, сүз тәэсиренә һәм эчтәлеккә мохтаҗ: әгәр сәхнәдә үз җанына якын тамаша күрмәсә, бик тиз борсалана башлый ул. Шуңа да бүген һәр театр өчен алтын урталыкны табу иң мөһим нәрсә дә инде. Режиссердан, зәркән остасы шикелле, гыйлем, бик нечкә тоем һәм зәвык таләп ителә: җан ишеген кагарлык мәгънәле эчтәлек тә, форма ягыннан бәллүр нәфислегенә ия куелыш та булганда, спектакль уңышлы чыга.
Сүз уңаеннан: фестиваль дәвамында караганнар арасында иң уңышлылары үзебезнең татар спектакльләре булды кебек. Үзеңнеке үз инде ул, нишләтәсең...
Ә җавап табалмаган сорауларымны мин театр тәнкыйтьчесе Нияз Рәүф улы Игъламовка юлладым.
– Фестиваль репертуарына күз салгач, күпчелек театрларның нигездә классик әсәрләргә таянганы ярылып ята. Хикмәт нидә, заманча драматургиягә кытлыкмы?
– Бүген Россиянең бөтен милли театрларына хас бер сыйфат бар: театр режиссура ягыннан да, башкару ягыннан да, сценография ягыннан да драматургияне әллә кайчан узып киткән, безгә хәзер беркайда да драматургия җитми. Моның сәбәпләре күп. Әйтик, революциягә кадәр безнең татар интеллигенциясе гарәпчә дә, фарсыча да, русча да укый иде. Гомумтөрки әдәбият иде, теләсә кемне укырга, өйрәнергә була иде. Аннан ике дистә ел эчендә ике тапкыр алфавит алышынды да татарны да, башкортны да меңьеллык әдәбияттан читләштерделәр дә куйдылар. Советлар заманында якутларга, хакасларга, туваларга яңа алфавит биреп, әдәбият тудырып, аларны, киресенчә, күтәргәннәр. Бүген татар, башкорт драматургиясе аксауга гаҗәпләнергә кирәкми. Бездә тарихка, тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләрдә генә күпмедер дәрәҗәдә зур темалар күтәрелә. Кайбер драматурглар әйтә: «Без халык өчен язабыз», – диләр. Ә бит күбесе куелмый да, халык та кабул итми. Кайберсе халык театрларында куелса да, профессиональ сәхнәгә менми бит!  Югыйсә, төрле театрның һәрберсенең үз сәясәте, берсенә дә алып куярга беркем комачауламый. Димәк, йомшак әйбер. Театр үз-үзенә дошман түгел, пьесада тамашачы
җыярлык потенциал бар икән, нишләп куймасын.
Пьеса язганда, гасырларга җитәр дип язмыйлар. Шекспир «Гамлет»ны, Чехов «Чия бакчасы»н, Тинчурин «Җилкәнсезләр»не язганда, гасырлар узар, бу пьесалар яшәп калыр дип уйламагандыр. Алар да көндәлек проблемаларны язганнар, ләкин, димәк, аларның киләчәккә дә калырлык потенциалы булган!
Нияз Игъламов («Татар-информ» фотосы) Нияз Игъламов («Татар-информ» фотосы)
– Татар драматургларының кайберсе «бездә драматургия мәктәбе юк» дип еш кабатлый. Бәлки алар хаклыдыр?.. Алай дисәң, ХХ гасыр башында да татар театры аерым мәктәп-институтлардан үсеп чыкмаган.
– Ул вакытта беркем дә махсус мәктәпләр бетермәгән. Күбесе рус культурасы белән яхшы таныш булган, рус мәдәнияте белән кызыксынганнар. «Сәйяр»да эшләгәндә 1917 ел башында Кариев, Болгарская, Тинчурин Мәскәүгә китәләр, «Чия бакчасы»н карыйлар, Казанга кайткач, «Мәскәү театры мизасценаларында безнең «Чия бакчасы» чыгачак», – дип игълан бирәләр. Менә сезгә мәктәп... Алар бик күп укыганнар. Тукай, мәсәлән, Әмирханга Ибсен турында яза. Менә бүгенге язучылардан сора Ибсен (Генрик Ибсен – норвег драматургы, шагыйрь) турында – кем икәнен дә белми күбесе. Чөнки укыймыйлар.
1926 ел – татар театрының 20 еллык юбилеена Станиславскийдан 109 сүздән торган котлау телеграммасы килә! Ул бүген музейда саклана. Вакытын да, акчасын да жәлләмәгән, димәк, татар театрына хөрмәте булган. Ә хөрмәт булсын өчен ниндидер казаныш кирәк.
Драматург булу өчен, мәктәп узу мәҗбүри түгел. Әйе, Ризван Хәмид, Рөстәм Мингалим, Шәриф Хөсәенов, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин – алар драматургия буенча укыган кешеләр. Ә кемгәдер пьесалар уку да җитә. Драматургларның кайберсе: «Мин касса өчен язам», ди. Ә бит тамашачының реакциясен алдан белмисең. Кайчак уйлыйсың, бу спектакль белән «провал» булыр инде дисең – тамашачы үлеп ярата. Киресенчә дә була. Халыккка якын дип «Галиябану»ны чыгардык – ике елдан соң кызыксыну кисәк кимеде, бу пьеса белән бөтен җирдә шул хәл. Димәк, андагы ситуация инде тамашачыны «тотмый» башлаган. Кемдер әйтә, сез элекке Галиябануны куегыз, ди. Тик алай диючеләр элекке Галиябануны түгел, элекке тормышны сагынудан шулай ди. Бервакыт худсоветта утырабыз, мин әйтәм, «Галиябану» – халык театры өчен ул, чөнки бик гади, профессиональ театр өчен түгел, дим. Галиябануны теләсә кем куя ала, җырлый да ала – ул бит Мәйсәрә ариясе түгел. Равил абый Шәрәфиев та шунда иде. Бәхәсләшә башлады да: «Нияз, менә уйлый-уйлый искә төшерәм: безнең авылда фәлән абзыйның Исмәгыйльне уйнаганы әле дә истә... Бәлки син хаклыдыр», – дип куйды.
Бездә иң сыйфатлы драматургия 1926 – 1929 елларда язылган: Н. Исәнбәт, Т. Гыйззәт, К. Тинчурин... Аннан инде гайкаларны кысалар: әсәрдә соцреализм гына булырга тиеш. Шулай итеп бездә драматургияне үтерәләр... Н. Исәнбәт 20 нче елларда бик кызыклы сатирик комедияләр язган булса, 30–40 нчы елларда инде шәрыкъ темаларына күчә: «Җирән чәчән белән Карачәч сылу», «Хуҗа Насретдин», «Хәйләкәр Дәлилә»... Ул заманны күрсәтергә мөмкинлек юк: я дөресен язасың да төрмәгә утырасың...
– Быел фестивальгә өч театр Чыңгыз Айтматов әсәрләрен алып килгән. Сере нәрсәдә?
– Ул гел шулай. Төрки театрларның ике-өч Айтматовсыз килгәне юк. Ул драматург түгел, ләкин ХХ гасыр төрки дөньясының иң затлы, иң югары дәрәҗәдә язган язучысы. Килешәсезме-килешмисезме, безнең татар әдәбиятында андый ук язучы юк.
– Нишләп алай дисез? Мәсәлән, Әмирхан Еники...
– Еники – ул кече формада иҗат итә. Роман – эпик форма, ә бездә күбрәк хикәяләр, новеллалар. Татарда роман язучылар күп түгел. Мин моны бер дә начар дип әйтмим. Кыска хикәя начар романнан яхшырак та булырга мөмкин. Күләмле әсәрдә син язучы буларак фикерләргә омтыласың, фәлсәфи, глобаль темаларга мөрәҗәгать итә-
сең. Ничек фикерли Чыңгыз Айтматов! «Буранный полустанок» әсәрен алыгыз. Дала, тимер юл, анда станция юк, поездлар да туктамый. Шунда бер гади генә кеше яши һәм ул космос турында уйлый! Автор нинди темаларны берләштерә! Бездә ул дәрәҗәдә язучы бердәнбер кеше Аяз Гыйләҗев. «Өч аршын җир», «Әтәч менгән читәнгә», «Җомга көн кич белән»... – шулай ук бик тирән философиягә ия әсәрләр. Мәсәлән, кайчандыр ут төртеп, авылдашларына «вызов» ясап, авылдан чыгып качкан Мирвәли – бик катлаулы персонаж, ул берьяклы гына түгел. Ә Еникидә персонажлар берьяклырак. «Матурлык»та – ана икән, ана инде ул. Аяз Гыйләҗев прозасы театр өчен күпкә кызыклырак. Бүген менә шундый чорга кердек.
– Ләкин бүген дә пьесалар языла тора, «Яңа татар пьесасы» конкурсы аркасында яңа исемнәр ачыла. Кеше бит кулы кычытканнан гына пьеса язмыйдыр. Сүз дә юк, бөтен язган әсәр «шедевр» булмаска да мөмкин.
– Беренчедән, ихлас күңел белән язарга кирәк. Әгәр бу тема сине чыннан да борчый икән, яз. 2004 елдан мин «Яңа татар пьесасы» конкурсында жюрида. Бөтенләй үзгәрми драматургия дип әйтмәс идем. Нәрсәдер үзгәрә. Шулай да... Менә пьесалар килә. Башлары абсолютно бертөсле: авылга шәһәрдән дәү әниләргә онык кайта. «О-о, сандугачлар! О-о, пәрәмәчләр! О-о, шәһәрдә мондый пәрәмәчләр юк!» Шушылай диалог корып, өч-дүрт бит буе чәй эчәләр. Ә чынлыкта шәһәрдән кайткан онык шулай сөйләшәме? Алар үз телләрендә сөйләшә. Сандугачны да танымый ул асфальтта үскән бала. Я мәхәббәт темасын алыгыз. Күрше кыз, күрше малай. Берсе авылныкы, икенчесе шәһәрнеке. Очрашалар, каникул беткәч таралышалар, шәһәрдә кабат очрашалар да мәхәббәт уты кабына. Соңгы өч биттә тагын пәрәмәч ашыйлар, чәй эчәләр. Бу схема буенча язылган пьесаларны күрсәгез! Элек сөйләшә идек Миркасыйм Госманов (мәрхүм) белән: «Нишләп бу пьесага шулай югары балл куйдың?» – «Монысында хет ичмаса беркем дә чәй эчми, ашамый»...
Менә Илгиз (Зәйниев) тамашачы өчен дип язмый. Тамашачы яраткан персонажны үтерүдән курыкмый. Драматург үз геройларына карата шулай күпмедер дәрәҗәдә рәхимсез дә булырга тиеш. Ул конфликтны гел кискенләштереп торырга, сәхнә саен көчәйтеп, яңартып торырга тиеш. Илгиз менә шундый ходларны ярата, шуның белән ота да. Драматургларның күбесе: «Тамашачы бу геройны ярата, ничек үтерим инде аны», – ди. Үлем драматургия белән бик нык бәйле. Герой, үз тормышын корбан итеп, үз үлеме белән дөньяны рәткә китерә. Гамлет әйтә бит: «Век вывихнул сустав...», һәм ул каймыккан буынны кире үз урынына куя. Бу – трагедиянең төп нигезе.
Романны, рәхим ит, 500 бит итеп яза аласың. Ә драматургия – ул концентрат. Анда урын бик аз – 35-45 биттән артмый. Монда һәр реплика бәрергә тиеш, буш, тикмәгә булырга тиеш түгел. Алайса, бездә сөйләшәләр-сөйләшәләр – ә кайчан хәрәкәт башлана? Нәрсә чәйнисез соң сез дип утырасың... Драма персонажы гел конфликтка керергә тиеш. Трагедиядә – шаккатасың, драмада – елыйсың, комедиядә – көләсең. Болар төп реакцияләр. Ул реакцияне тамашачыдан болай гына суырып алып булмый, моның өчен ниндидер «подход» булырга тиеш. Ышандыру кирәк. Әгәр язучы, драматург чыннан да үз темасына, үз проблемасына бик каты ышанса, башкаларны да ышандыра. Тик «мине куйсыннар әле, кассовый әсәр була бу» дип язучылар күбрәк. Һәр әсәрнең үз законы булырга тиеш. Пушкин әйткән: «Драматического писателя нужно судить по законам, им самим над собою признанным». Үз законнарын үзе бозмасын иде язучы. Ә бездә еш кына жанр буталчыклыгы күренә.
Ч. Айтматов кебек зур фикерли торган философлар төрки әдәбиятта күп түгел. Г. Исхакый, А. Гыйләҗев дия алам. Башкортостанда – Мостай Кәрим: заманында бөтен көчне, ресурсны бер кешегә биреп, аны күтәрә белгәннәр. Ә без, татарлар, кемнедер лидер итеп, бозваткыч итеп куймыйбыз. Юкса безгә бозваткыч кирәк, ә без кечкенә көймәләрдә, катерларда чайкалабыз. Бу дәүләт сәясәте булырга тиеш. Без куркыбрак яшибез.
– Бозваткыч дисез, ә сез менә бүген татар әдәбиятында кемне дә булса ул рольдә күрәсезме соң? 
– Дустым Ркаилне әйтә алам (Р. Зәйдулла). Болай да шул миссияне үти. Ул беренче чиратта шагыйрь. Дөньяга карашы – мировоззрениесы бар. Күпләр бит мода үзгәргән саен үзгәреп тора, кемнедер кабатларга омтыла. Теләсә кайсы форманы, форматны, рифманы, метафораны урлап була, ә дөньяга караш – ул я бар, я юк, аны урлап булмый. Бөтен рухи һәм физик якны берләштереп торучы көч булса, шәхес бозваткыч була ала. Шул җаваплылыкны үз өстенә алырдай яшьләрдән Рүзәл (Мөхәммәтшин), Рөстәм (Галиуллин) бар.
– Гәрчә журналистлар еш кына «бүген татар әдәбиятын хатын-кыз сөйрәп бара» дип язса да, чынбарлыкта, сезнеңчә, алгы сызыкта барыбер ир-атлар гына була ала, шулаймы? Ә хатын-кызны аны күрмәмешкә салышырга да ярый...
– XXI гасыр бәлки безнең татар культурасында хатын-кызлар гасыры булыр. Без күнеккән: татар дөньясында лидер – ир кеше. Менә укыйм Янсуарны – шактый кызыклы шигърият. Дөньяга караш белән тумыйсың, ул бит яши-яши формалаша. Луиза да өлгереп җитте, ун ел элекке шигырьләре белән чагыштырсаң, бик зур аерма. Йолдыз Миңнуллина белән дә шулай. Татарда патриархаль бер әйбер бар. Рузилә (Мөхәммәтова) статистиканы күрсәтеп мәкалә дә язган иде, Флера Гыйззәтуллинага Тукай премиясен бирмәгәч. Ул премияне 1958 елда хатын-кызлардан беренче булып Асия Хәйруллина алган, «Җилкәнсезләр»дә Рокыя роле өчен, коллектив белән алганда. Аннан ун ел үткәч, Наилә Гәрәева – «Гүзәлем Әсәл»дә Әсәл роле өчен. Ә Лена Шагыйрьҗанга кайчан бирделәр? – Аны заманында рус, инглиз теленә тәрҗемә итсәләр, дөньякүләм дәрәҗәгә ия булырдай шагыйрь иде бит. Бездә: «Әйдә, аңа 60 кына, 70 е тулгач бирербез... 90 яшьтәгегә бирик инде...» дигәнрәк әйбер бар.
– «Нәүрүз»дәге спектакльләрнең шактые хатын-кыз режиссерлар тарафыннан куелган. Театр тәнкыйтьчесе буларак, сез режиссерның кулын аерасызмы: ир-атмы ул, хатын-кызмы?
– Менә сезнең аппендицитны кискәндә аера алыр идегезме, операцияне сезгә кем ясаган: хатын-кызмы, ир-атмы? Режиссер – ул бит һөнәр, я син аңа ия, я син профессионал түгел. Режиссерның төп ике эше бар: ул материалны карап, үз концепциясен биреп, интерпретация ясый һәм артистларга максат куя. Хатын-кызмы ул режиссер, ир-атмы – аермасы юк. Заманында ГИТИСка режиссерлыкка кызларны укырга алмаска тырышканнар, сирәк алганнар: кыз кеше кияүгә чыга, бала таба... Галина Волчек, Генриетта
Яновская кебек, беренче курста ук яныпкүренеп торган режиссерлар күп булмаган. Щукин театр училищесына туксанынчы елларда кызларны ала башладылар. Ул училищеның үз законы: башта форма уйлап табалар, аннан соң гына пространство белән уйнау, психологик моментлар. Щукин мәктәбенә хас сыйфат бу. Хәзер чикләр юк, тигезләнде, талантка карап алалар укуга, кызлар да күп укый. Бар кайбер режиссерлар – мөһим түгел, хатын-кызмы ул, ир-атмы – үзенең ярылып торган почеркы, көчле индивидуальлек була анда. Ул режиссер талантсыз да булырга мөмкин, беркемнекенә охшамаган хаталар да ясарга мөмкин. Аңа я мөкиббән китәсең, я бөтенләй кабул итмисең. Ә күпләрнеке соры төстә, «эләктерми».
Чеченнарның «Таулардан биегрәк» спектаклен (режиссеры Хава Ахмадова) Мәскәүдә бер фестивальдә караган идем. Режиссеры нәрсә бетергән, кем дигән сораулар борчыды, ә хатын-кызмы, ир-атмы дигән сорау бөтенләй тумаган иде. Великие Лукиның драмтеатрында сәнгать җитәкчесе Анна Потапова – аның ничә спектаклен карыйм, һич аерылмый көчле ир-атлардан. Кешеләрне төрле катлаулы ситуацияләрдә оста итеп күрсәтә белә.
Генриетта Наумовна Яновская – Товстоногов шәкерте, ул куйган спектакльләрне шулай ук аерып булмый ир-ат куйганнан. Шулай да бер әсәре бар икән: «Яшенле яңгыр»ны (А. Островский) өр-яңа яктан куйды, режиссерның хатын-кыз икәне күренеп тора иде. Ул Катеринаны шундый итеп чыгарды, аның Кабаниха белән бертөрле икәнен күрәсең. Мондый «подача» бер ирнең дә башына килмәс иде.
Режиссер өчен артистлар белән уртак тел табу бик мөһим. Труппа режиссер артыннан барырга, аңа ышанырга тиеш. Режиссер Анатолий Васильевтан сорыйлар, режиссерның нинди кеше икәнен дүрт җөмлә белән аңлата аласызмы, диләр. Бер җөмләдә әйтәм, ди: менә режиссер артистлар белән очраша, әле бер сүз дә әйтми, ләкин артистлар: «Бу кешедә ниндидер сер бар, ул бездән күбрәк белә торгандыр», – дип уйлый. Курку түгел бу, кызыксыну. Яшь чагыннан режиссер йомшак, артык интеллигент булып, сүз әйтергә курка, артистның көеннән тора икән, уңышка ирешү мөмкин түгел. Диктатор булырга тиеш димим, режиссерда бөтен сорауга җавап булырга тиеш. Акыллы режиссер артистның инициативасын үтерми, аңа ирек бирә. Әгәр йомшак икән, моның шулай икәнен исбатлый белә. Моның өчен режиссер әсәрне «от и до» белергә тиеш. Артист сорый: «Нишләп мин болай эшләргә тиеш?». Акыллы режиссер аңлата белә: безнең концепция шулай, ди. Режиссерның характеры һәм белеме булырга тиеш. Ә диктатор әйтә: «Чөнки мин шулай куштым, мин шулай телим», – ди. Актер тыңлый, ләкин эчтән килешә алмый. Ул барыбер кайчан да булса бер тишелеп чыга. Я премьерадан соң актер барыбер үзенчә эшли башлый, я нәрсә...
– «Үзеңнеке үз, кәкре булса да төз» дигәндәй, минемчә, һәр милләт сәхнәдә үз җанына якын хәлләрне күрергә тели, аңа үз телендә, үз проблемаларын чагылдырып язылган әсәрләр күпкә якын.
– Драматургиядә егерме классик сюжет бар, диләр. Һәр сюжетның үз милли төсе, милли сурәте бар. Ни өчен милли драматургия барлыкка килә? Әйтик, Гамлет – кем өчендер трагедия түгел, ул аны «эләктерми», анда трагедия күрми кемдер. Мәсәлән, татар сабыр бит, ул мирас мәсьәләсендә Гамлетка әйтер иде: ник борчыласың син, сабыр ит, дияр иде... «Мәкер һәм мәхәббәт», «Ромео һәм Джульетта» белән дә шулай. Һәр ситуациягә милли җавап үзгә. Бер вакыйганы сөйлиләр, үзем шаһит булган очрак түгел. Кавказда фестиваль вакытында Әрмәнстаннан рус театры «Яшенле яңгыр»ны куя. Алгы рәттә папахалы аксакаллар, аннан бала-чага, хатын-кыз утырган. Бермәлне алда шау-шу купкан: бабайлар, таяклары белән идәнгә шакый-шакый, Катеринаны ямьсез сүз белән сүгәргә тотынганнар икән...
– Бу минутта алдыгызда драматурглар тезелеп утырса, тагын бер тапкыр төп киңәш итеп нинди фикерне кабатлар идегез?
– Язучыларга шул: тамашачы турында уйламасыннар. Аның өчен театр бар. Ничек сатарга, ничек «кассовый» кызыксыну тудырырга – анысы театр эше. Иң мөһиме – драматурглар ихлас язсыннар.
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА


Фотолар: Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры архивыннан алынды


«Мәйдан» № 8, 2023 ел


 

Комментарийлар