Логотип «Мәйдан» журналы

Бәллүр богау (ахыры)

Башы: http://maydan.tatar/bellur-bogau/Шәһәр халкына күрсәтеләсе тәүге спектакльне барысы да бик дулкынланып көтте. Ни дисәң дә, бөтенләй тамаша күрмәгән халык түгел бит. Бизмәнгә салып, чагыштырып ут...

Башы: http://maydan.tatar/bellur-bogau/
Шәһәр халкына күрсәтеләсе тәүге спектакльне барысы да бик дулкынланып көтте.
Ни дисәң дә, бөтенләй тамаша күрмәгән халык түгел бит. Бизмәнгә салып, чагыштырып утырулары бар. Сынатырга һич ярамый!
Зал тулып утырган тамашачыны Хәбир иң башта бүгенге бәйрәм – җирле театр оешып, аның тәүге спектакль кую көне белән тәбрик итте, аннан доклад укып алды:
– Бу төбәк өчен театр бөтенләй үк ят күренеш түгел, – башлап китте ул үзенең сүзен. Дулкынлануын басар өчен тамак та кырып алды. – 1907-1908 елларда ук мәдрәсәдән куылган шәкертләр биредә татарча спектакль куйганнар. Октябрь революциясеннән соң Мәгариф эшчеләре өчен курсларга килгән укытучыларның да спектакльләр, кичәләр оештырып йөрүләре мәгълүм. Күчмә труппа авылларда крестьяннар арасында агитация эшләре алып барган, тик сәнәкчеләр һөҗүме, аннан соң егерме беренче елгы ачлык аркасында бу хәрәкәт  тукталырга мәҗбүр була.1925 елларда Казаннан да артистлар килеп, театр эшчәнлеген җанландырып җибәрәләр. Без менә шул эшчәнлекнең дәвамчысы булып, зур театр оештырырга, бу эшкә яшьләрне тартырга дигән нияткә килдек. Хөкүмәтебез моңа һәрьяклап ярдәм күрсәтә, театрны үстерүгә хәерхаклы булып тора – шунысы зур сөенеч. Алайса, әле кайчан гына – гасыр башында гына, театрның аякка басып килүе бик күпләрнең тамагына кылчык булып кадалган иде. Оренбургны мисал итеп китерим: Ильяс Ашказарский труппасы түрәләрдән рөхсәт алып, инде спектакльне чыгарабыз дигәндә, мөселман байлары, муллалар ни кылана? Нинди гауга күтәрәләр, ә?! Губернаторга кадәр барып җитәләр. Алар  труппаның тотылган расходларын да түләргә әзер икәнлекләрен әйтәләр, табаннарын гына ялтыратсыннар... Түлиләр дә, әйтергә кирәк, хәтта артыгы белән түлиләр, спектакльне куйдыртмыйлар. Ябыштырылган афишалар кире җыеп алына. Хәзер исә андый аяк чалучылар юк. Шуны ышандырып әйтә алам: Актауда без бүген кузгалтып җибәргән театр хәрәкәте вакытлы күренеш кенә булмаячак! Безнең артистларыбыз кебек үз хезмәтенә гашыйк  фидакарьләр булгандамы?.. – Хәбирнең сүзен залны дер селкеткән алкышлар бүлде.
Ниһаять, зарыгып та, сагаеп та көткән тәүге спектакль көне үтте. Шәһәрне дер селкетеп, яңа дулкын, яңа ташкын булып, шаулап үтте ул. Тик беркемнең дә беренче уңышлардан, алкышлардан башы әйләнеп йөрергә вакыты юк иде. Хәбир икенче көнне үк:
— Олаулар бирәбез дип ышандырдылар,  иртәгә беренче гастрольгә кузгалабыз! —  дигән хәбәр белән килде.  Казанда чакта ук әзерләнгән «Галиябану» спектаклен әлегә тирә-як авылларда күрсәтергә дип хәл иткәннәр иде.
Җигүле атларның чыпта җәелгән арбаларына утырып, тагын юлга чыктылар. Юл читенә кояшның яктылыгын урлап чиккән келәм түшәгәннәр кебек: әллә ни купшылыклары булмаса да, үзләрен көязгә санап, кәперәеп утырган сап-сары тузганак чәчәкләре чакрымнарга сузылган борма-борма юлларны каймалап-киртәләп алган, диярсең. Тау түбәләрендә посып калган ялкау кар катламы, җир йөзенә яз килгәнен сизмәгән атлы кыланып, йокымсыраганга салышкан. Юкса, кар юрганы, тауларның күкрәген шәрәләндереп, күптән инде челтер инешләргә кушылырга өлгергән...
Авыл аларны салам түбәле йортлары, кибәргә өлгермәгән урамнары белән каршы алды. Кәнсә дигәннәрен эзләп табып, иң башта шунда тукталасы иттеләр. Колхоз рәисе – гражданнар сугышында бер кулын югалтып кайткан уртача буйлы, ябык кына гәүдәле, бик ачык чырайлы агай – артистларны кунакчыл каршы алды. «Чәчү төгәлләнмәгән, техника җитми» дигән дөньяви уйларын читкә куеп, хәл-әхвәлләрен сорашты. Фатирга урнашу мәсьәләләрен кайгыртуны ярдәмчесенә калдырып, артистларны клубка алып китте.
Клуб дигәннәре баштарак мәчет булган агач йорт икән. Шуның алгы өлешен сәхнә кыяфәтенә керткәнче шактый тырышырга туры килде егетләргә. Ярый әле авыл яшьләре ярдәмгә килде: бүкәннәр алып кереп, «сәхнә»нең идәннәрен күтәрттеләр; «залның» алгы өлешен буш калдырып, артка берничә эскәмия тезделәр. Куясы җиһазларны куеп,  пәрдәләр элгәч, клуб эче матураеп, кунак йортына охшап калды. «Без дә тиатр карарга килербез әле», дип, аяк астында эреле-ваклы бала-чага буталды. «Ат кәмите күрсәтергә җыенасызмы?» дип кергәләп чыгучы карт-коры да булды, һәрберсен гайре бер кызыксыну биләгән иде. «Җәрдәм кирәк булса, тартынып тормагыд», дип, колхоз рәисе үзе дә әллә ничә урады.
Халыкка сәгать ничәдә нәрсә булачагы яхшылап аңлатылса да, көн дәвамында әле берсе, әле икенчесе ишектән башын тыгып:
— Кәмитегез башланмадымы әле? — дип  кызыксынып китте.
— Ужас! — Берәү инде әллә ничәнче тапкыр шул сорау белән клубка кергәч, Һаҗәр, роленә киеп чыгасы күлмәген күмер үтүге белән үтүкләп маташкан җиреннән авыз эченнән генә сөйләнеп куйды. — Шушы кара халыкка спектакль күрсәтергә җыенабыз диген!
Бу сүзләрне ишеткән Хәбирнең йөзе караңгыланып китте.
— Без нәкъ менә шул син әйткән кара халыкны агарту максаты белән йөрибез дә инде, Һаҗәр. Авыл кешесенең эштән башка нәрсә күргәне бар? Ул да ял итәргә хокуклы түгелмени? Культуралы ял итәргә! Без аны театр карарга өйрәтәчәкбез. Мин әйткән иде диярсез, озак та үтмәс, авыл кешеләре безнең тугры тамашачыбызга әйләнәчәк әле!
Бу кадәр ялкынлы сүзләрдән Һаҗәрнең ирен читләренә көлемсерәүле елмаю йөгерде. Ул, иңбашларын сикертеп:
— Бик шат булырбыз, — дип, кыланчыкланып, тез чүгеп алды.
Тыштан сиздермәсәләр дә, артистларның һәркайсы зур бер дулкынлану белән кичне көтә иде. Моңарчы театр дигән сүзне ишетеп тә белмәгән тамашачы аларны ничек кабул итәр, уеннары уңышлы булырмы, сүзләр онытылмасмы — һәркемнең башында әнә шундый кырыкмаса кырык сорау бөтерелде. Җитмәсә, Хәбир дә:
— Тамашачыга бер генә дә брак эш тәкъдим ителергә тиеш түгел. Кеше вакытын әрәм итеп халтура карарга килеп утырмый, шуны истән чыгармагыз, — дип әллә ничә кисәтте үзләрен.
Ниһаять, кичке караңгылык иңә башлады. Сәхнә тирәли куелган керосин лампаларына ут элдерделәр. Колхоз рәисе үзе клуб ишек төбенә басып, килгән бер кешене каршы алып, кайда, ничек утырырга икәнен аңлатып торды. Алданрак килгәннәр эскәмияләргә утырышты, соңга калганнар идәнгә тезелеште. Тиздән алма төшәр урын калмаган клуб эче умарта оясыдай гөжләргә тотынды.
— Әйдә, башлагыд кәмитегедне!
— Одакламагыд, сыерны савып тормаган ием!
— Бер генә лампа кабыдсалар җитмәгәнме, крәчин әрәм итеп...
Колхоз рәисе, залдагы ыгы-зыгыны басарлык калын тавыш белән:
— Җәмәгать! Тавыш, тавыш... — дип сүз катмаса, халыкның иртәнгә кадәр тынасы юк иде.
Менә пәрдә ролен үтәгән бизәкле чаршау алдына Мостафа чыгып басты. Ул спектакльдә Исмәгыйль ролен уйный иде. Егетнең затлы кыяфәтен күреп, алда утырганнар:
— Әттәтәтә, казулы да камзулы, малай, — дип тел шартлатырга керештеләр.
Мостафа:
— Хәерле кич, иптәшләр! Хәзер без сезгә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклен уйнап күрсәтәбез! — дип сүзен тәмамларга өлгермәде, агайларның берсе:
— Җарай безгә, Галиябану булса да, Саниябану булса да, —дигән иде, ишетеп алганнар ду килеп көләргә тотындылар.
— Гафиулла әйтсә каты әйтә инде ул!
— Иптәшләр, иптәшләр! Сөйләшмәй генә утыруыгыз сорала! Әртист иптәшләргә мишәйт итәсез! — Колхоз рәисенең абруе зур иде, ахры, аның шелтәле сүзләреннән соң залда тынлык урнашты.
Тамаша башланып, сәхнәдә Хәлил белән Галиябану пәйда булгач, залдагылар арасында тагын җанлану барлыкка килде.
– Пар килүләрен күр әле, малайкаем...
– Әйтмә дә, җегетен күр әле син, җегетен...
Хатын-кызлар, авыз тутырып, артистларның һәр хәрәкәтен тикшерергә тотындылар. Фаягөл  белән Шәриф сөйләшкәндә, бер-берсенә сорау биргәндә, тамашачылар да җавап биреп утыра башлады. Колхоз рәисе түзмәде:
– Сүләшмәгез, дидем мин сезгә! – дип, яралы аюдай үкереп җибәрде. Шуннан соң халык ярыйсы гына тын утырды. Тик спектакль азагына якынлашканда, Исмәгыйль атып җибәрүгә, Хәлилнең әкрен генә идәнгә чүгеп төшүе булды, залда утырган хатын-кызлар чыр-чу килергә тотындылар. Алгы рәттә аякларын бөкләп утырган бер агай яшен тизлеге белән сәхнәгә томырылды.
— Нәмә карап торасыд, күрәләтә кеше үтерәләр! — Агай, Мостафаның түшеннән эләктереп алды да бүтәннәрне ярдәмгә дәшә башлады:
— Җәтрәк булыгыд, качып киткәнче бәйләек үден.
Ярый әле Хәлил-Шәриф югалып калмады, аягына торып басты да агайны тынычландырырга тотынды.
— Без сезгә тамаша гына күрсәтәбез, менә бит, мин исән, үлмәдем. Уен гына бу. Зинһар, урыныгызга утырыгыз, комачауламагыз.
Ул арада исенә килгән колхоз рәисе дә, кулындагы таягы белән агайның аркасына төрткәли башлады:
— Төш, Гафиулла, утыр диләр сиңа, мишәйтләмә әртистләргә.
Залны көч-хәл белән тынычландырып, спектакльнең бу өлешен тагын кабатларга булдылар. Исмәгыйль алтатарын төбәп, атып җибәргәч, хатын-кызларның кайберсе янә яулык белән йөзен каплап, «әстәгъфирулла» дип пышылдарга кереште, баягы агай күзен дә алмый Хәлилне күзәтте. Һәркемнең үз кайгысы иде: Хәлилнең күкрәгенә капланып яшь түгәргә тиешле Галиябану-Фаягөлне көлү өянәге биләп алды. Үксеп-үксеп еларга кирәк, ә ул, эче кытыклануга түзә алмыйча, йөзен егетнең камзул түшенә яшерде дә, чыдый алмый, тавышсыз гына көләргә тотынды. Шәриф исә, аңа кушылып көлмәс өчен, иреннәрен кан чыкканчы тешләп, хәрәкәтсез ята бирде. Мизгел эчендә нидер эшләргә кирәк иде: юкса,Фаягөлнең акылга килергә исәбе юк. «Мин сине яратам, Фаягөл». Шәриф,   күзләре йомык хәлдә, иреннәрен ачар-ачмас, кыз колагы гына ишетерлек итеп   берничә кат шулай дип кабатлады. Аның тонык тавышы аңына барып җиткәч, Фаягөл, чыннан да, көлүдән туктады. Егетнең күкрәгенә кайнар тынын өреп, хәрәкәтсез калды. Аннары, әллә роленә кереп, әллә хисләре тулышып, иңбашларын дерелдәтә-дерелдәтә елап җибәрде. Аның күз яшьләренә Галиябану хәсрәте генә түгел, кыз баланың тәүге кат үз хисләренә төшенү шатлыгы, мизгел эчендә гаҗәп якынга әверелгән кешесеннән тылсымлы сүзләр ишетү куанычы да сыйган иде. Йөрәге белән, бөтен вөҗүде белән тойды Фаягөл: Шәрифнең шаяруы түгел иде...
Спектакль беткәч, халык бермәлгә аптырап калгандай булды. «Бәй, бетте дәмени?» дип шаулап алганнарны да, «Инәң башы, бигрәк одак утырдык, сыерымны  гел оныттым бит, менә агай», дип каударланып урыныннан кузгалучыларны да әлеге дә баягы колхоз рәисе кабат урыннарына утыртты.
— Җәмәгать, чүтеки генә сабырыгызны  җыегыз әле. Ни, менә әртист иптәшләргә, әйтергә кирәк, шушылай матур кина, әй, эспиктәкл күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, кул чабаек әле. Менә шулай, менә шулай. — Аның шап-шоп итеп кул чабуыннан кызык табып, көлә-көлә башкалар да кул чабарга тотынды. Хатын-кызларның кайберсе, әле дә булса Хәлилне һәм Галиябануны кызганудан арына алмыйча, күз яшен сөрткәләде.
Бизәкле чаршауны ике яктан тартып, сәхнәне «ябып» куйгач та залдагы ыгы-зыгы тиз генә басылмады.
Хәбир үзе дә аңлый алмаган сәер бер халәттә иде. Беренче «гастроль», авыл тамашачысына тәүге тапкыр спектакль тәкъдим итү, авыл халкының эчкерсез, самими, беркатлы холкы белән очрашу аны гаҗәеп тойгыларга күмеп ташлады. Шулай да әлегә уйларыннан арынып торырга булып, Хәбир артистлар янына ашыкты. Чаршау белән генә бүленеп куелган, киенү бүлмәсе ролен үтәгән кечкенә аралыкка килеп кергәч, аптырап калды. Башкалар да аның кебек илаһи хисләр диңгезендә йөзәдер, дулкынланудан нишләргә белмидер дигән уйлары мизгел эчендә юкка чыкты. Кая монда?!.. Фаягөл белән Нәкыя бөгелеп төшеп көләләр, Һаҗәр берөзлексез «О ужас!» дип кабатлый-кабатлый шаркылдый; егетләрне әйтәсе дә юк. Бая гына Мостафаның якасыннан эләктереп алган агай да монда икән. Тагын ни майтаргандыр.
— Я, ничек, спектакльне ошаттыгызмы соң? — Хәбир, ата казыгыз күкәй саламы дигәндәй, агайга кызыксынып карады. — Исемегезне Гафиулла диделәр бугай...
— Гафиулласын Гафиулла, түлке бу җегетегезне барыбер өйгә апкайтмыйм. Хатын да кат-кат кисәтеп китте, моның ише звирне йортка аяк бастырасы түгел диде. Вәйт шул. — Агай, сүзем бетте дигән шикелле, колакчынлы кәпәчен баш артына шуыштырып куйды. Аның борын астындагы купшы мыегы, шул мыек астыннан күпереп күренеп торган иреннәре нәкъ сабый баланыкыдай, үпкәләгән кыяфәткә кергән иде.
Эшнең асылына төшенеп бетмәгәнен аңладылар булса кирәк, егетләр, көлә-көлә Хәбирнең колагына ук иелделәр.
— Безне фатирга шушы Гафиулла агайларга урнаштырганнар иде бит, менә, хәзер Мостафаны өйгә кертмим ди. «Бу кадәр кабәхәт кеше икәнеңне нигә алдан әйтмәгәннәр», ди. «Чынлап бер җиреңә дә атмадымы?» дип Шәрифнең бөтен гәүдәсен тикшереп чыкты. Түти анда мичкә каз бәлеше тыгып киткән иде, Мостафа җыламый гына хәзер.
Көлсәң көл, еласаң ела икән шул... Хәбир, елмаюын яшерергә теләп, учларын йөзенә якынайтты да йөткергәләп алды.
— Карале, агай, син сәнгатьне аңлый торган бик кызыклы кеше булып чыктың бит әле. Яратам да инде шундыйлар белән сөйләшергә. — Салпы якка салам кыстыру бик урынлы булды бугай, Гафиулланың йөзенә сүрән җылылык йөгерде. Хәбир, аның җилкәсенә көрәктәй кулын салып, «иркенләбрәк» аңлашырга дип читкәрәк әйдәде. Ни рәвешле көйләгәндер, күп тә үтмәде, агаең, май кояшы кебек балкып, егетләрне ашыктыра да башлады:
— Җәтрәк булыгыд, җиңгәгеднең бәлеше суынганчы кайтаек. Исмәгыйль, син дә калма. Түлке алтатарыңның үзең белән аласы түгел! — Мостафага карап әйтелгән сүзләрдән соң барысы да җиңел сулап куйдылар.
 
***
Заманалар үзгәрә, алар белән бергә кешеләр дә үзгәрә диләрме? Үзеңнең очсыз-кырыйсыз сорауларыңа тот та шушы гыйбарә белән җавап кайтар…
Элеккеләрне мең михнәт күреп дөнья гизеп йөрергә ни мәҗбүр иткән? Ипи телеменә тилмергән халык ни өчен китап укудан аерылмаган? Соңгы тиеннәрен учына йомарлап, спектакль карарга килер көчне кеше каян алган?..
«Тумас борын картайган син», дип көлә иде аннан кызлар. Хак әйткәннәрдер. Шулай булмаса, үткән һәм хәзерге заман арасында адашып, тинтерәп утырмас иде ул…
Бүген… затлыдан-затлы киенгән, затлыдан-затлы машинада җилдергән, өстәленнән затлыдан-затлы ризык өзелмәгән ханым-әфәнделәрне чакыру кәгазьләре биреп тә Бу дөньяга аяк бастыру авыр. Бүген… һәркем гаепне заманнан гына эзли. Бүген… кадерсезләр илендә кадерсез кеше булуына уфтана. Бүген… кешенең нәфес колына әверелгән мәле.
Бүген… ул үзе булып уйнады. Уйнады? Юк, рәхәтләнеп, иркенләп яшәп алды. Күренешнең режиссеры да, актеры да үзе булды. Кешеләрне көчлегә, көчсезгә, элеккегә, бүгенгегә бүлеп, сорауларына җавап эзләп маташты. Җавап… табылмады. Һәм… нишләптер җиңел булып китте. Авырлыклар, җавапсыз сораулар, билгесезлек белән тулы Дөньяда яшәү барыбер рәхәт иде. Бу Дөньяга аны кешеләрне ярату, сәхнәгә табыну һәм… ил гаме алып килде. Ил гаме? Тукта, мондый сүзләрне ул әбисе авызыннан ишетә иде түгелме? Ә бүген? Бүген үзе шул сүзләрне ныклы бер ышаныч, өмет белән кабатлап утыра түгелме?
 
***
Бар мәшәкатьләрне, авырлыкларны уен-көлке белән уздырырга тырышсалар да, әллә нинди шомлы, төн йокысын урлаган еллар да булмады түгел. Берсе дә онытылмый, берсе дә! 37 нең көзе үзе генә ни тора! Казаннан ук әзерләп алып килгән «Зәңгәр шәл»не яңа килеп кушылганнар белән тулыландырып, бүген-иртәгә сәхнәгә чыгарабыз дип торалар иде. Авылларга да кайчан барасы тәгаенланган, хәбәр ителгән.
Ул көнне, гомер булмаганны, Хәбир репетициягә шактый соңлап килде.  Йөзеннән төс качкан, иреннәре кысылган; шакмаклы пәлтәсен төймәләп тә тормаган, кепкасын кулына йомарлаган таркау кыяфәтле режиссерга берәү дә тел тибрәтеп ниндидер сорау бирергә ашыкмады. Ул, керә-керешкә тирән сулыш алды да аркасы белән стенага килеп сөялде, берара тын торды, аннан соң баз астынан чыккан тавыш белән:
– Тинчуринны алганнар! – диде, теш арасыннан сөзеп кенә.
– ?
Кызлар, учлары белән авызларын каплап, эчтән генә аһ иттеләр. Мостафа белән Шәриф, сүз берләшкәндәй, икесе бергә, бүлмәдә үк тәмәке көйрәтеп җибәрделәр. Кемдер өстәлдә бармакларын биетеп алды, кемдер, тамагы авырткандай, йөткереп куйды. Берәү дә сүз катмады. Эшчеләр клубында тәүге адымнарын атлаган театр түгәрәгенә Тинчуринның берничә тапкыр килгәне булды, яшьләр бик яратып, үз итеп калганнар иде. Шушы кеше дә «халык дошманы» булсын, имеш... Хаклык һәм ялган бергә буталган нинди каһәрле заман соң бу?... Әле дә булса сүз әйтүче юк иде. Хәбир, стена буеннан кубарылып, артистлар уртасына килеп басты, кулларын йодрыкка йомарлап пәлтә кесәсенә тыкты да:
– Спектакльне бүгеннән репертуардан алырга туры килә. Бөтен афишаларны кире җыеп чыгыгыз, – диде ят тавыш белән. Шулай диде дә, иңсәләрен авыр йөк баскан кешедәй, бөкрәя төшеп, бүлмәдән чыгып китте. Аның артыннан башкалар да, күзләрен күтәрергә, бер-берсенә карарга кыймыйча, чыгу юлына юнәлделәр.
Бу көннәр дә бүгенгедәй хәтер көзгесендә. Бу көннәр дә онытырлык түгел. Эшкә килсәләр, барысы да исән-саумы, берәрсенә «кагылмаганнармы» дип, сүзсез сорау белән бер-берсен барлап чыгарлар иде. Нинди хикмәт булгандыр, дәһшәтле җилләр аларның коллективын урап диярлек үтте. Мостафа белән булган хәл генә гомерлек йөрәк ярасы булып калды.
Фаягөл карчык  ул чагында ахирәте Нәкыянең бер төн эчендә ярты картайганын күз алдына китереп, «әй, заманалар» дип көрсенеп алды. Бигрәкләр дә  ачык чырайлы, ярдәмчел иде Мостафа. Нәкыяне кулларында гына күтәреп йөртте инде үзе. Ул чакларда язылышып торуларны кем уйлаган? Театр эчендә кызыл туй ясаган булырлар иде дә   бергә яши башларлар иде. Хәбир: «Сәхнәдә дә, өйдә дә бергә булсагыз, мине дә ыбыр-чыбыр мәшәкатьләрдән коткарырсыз, хатыным кая, ирем кая дип читтән эзләп килүче булмас», дип уенын-чынын кушып әйтә торган иде, фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер. Чыннан да, парлаштылар да беттеләр шул. Иң беренче булып шушы Мостафа белән Нәкыянең туен иттеләр. 39 нчыда кушылдылар бугай. Шулайдыр, Мостафаны алып китүләре дә нәкъ шул елда булды бит. Юкса, газета битендә ике ил җитәкчесенең кул кысышып торган сурәтен күргәч:
– Әйтәм аны бездә импортный тәмәке күбәйде, юкәдә икән чикләвек, – дип шаяртып кына алган. Шул кичне үк спектакльдән кайтышлый ишегалдында көтеп торганнар. Өзелгән гөл чәчәгедәй сулып төшкән Нәкыяне юатырлык сүзләр табылмады… Хәбир кызларны үз янына чакырып, кат-кат кисәтте:
– Кызлар, безнекеләр арасында да сексот булуы көн кебек ачык. Авызыгызны үлчәп ачыгыз!
Шул китүдән Мостафа эзсез-хәбәрсез юкка чыкты. Нәкыя бик күп еллар яшерен өмет белән көтте үзен. Соңлап кына кияүгә дә чыккан иде, ире «яки мин, яки сәхнә» дип шарт куя башлагач, барлы-юклы әйберен чемоданга тутырып, театрның тәрәзәсез бер бүлмәсенә килеп урнашты. Талантлы артистка иде, көлкеле рольләрне аның кебек уйнаучы берәү дә булмагандыр. Бар бәхетен театрда күргән Нәкыяне, алтмыш яше тулгач, этеп-төртеп дигәндәй, ялга озаттылар. Нишлисең, яңа җитәкче, яңа режиссер яшьләргә урын әзерли иде. Шул  аерылышуны йөрәге күтәрә алмады Нәкыянең.
– Төннәрен сикереп торам, эшкә соңга калмасам ярар иде дип, сәгатькә карыйм. Үземнең инде беркемгә кирәксез булып калганлыгымны аңлагач, үкереп җылыйм, – ди торган иде Фаягөлгә. Театрга килеп, премьера карап кайтканнан соң китеп тә барды. «Йөрәк» диделәр врачлар...
 
***
Адәм баласы хәсрәткә түзә — рәхәткә түзә алмый диюләре хактыр, мөгаен. Бакчы, сугыш елларында халыкның күрмәгәне калмады, яу кырындагыларны әйтәсе дә юк инде. Түзделәр, ничек тә җан асрарга тырыштылар. Ул чордагы көн күрүләрен исәпкә алса, исе китә Фаягөл карчыкның. Ничекләр исән калды икән кеше дигәнең? Ачлыгы, ялангачлыгы өстенә, әле өрлектәй иренең, әле газиз баласының үлү хәбәрен алган аналар ничекләр чыдады икән? Шул кайгыларны күкрәк турына йомарлап, спектакль карарга җыелырлар иде бит әле, бахырлар. Салкыннан стеналары бәсәреп чыккан клуб эчендә таңга кадәр утырган чаклары да булмады түгел. Спектакль беткәч, эскәмияләрне читкә алып куеп,  китәр иде түгәрәк эчендә бию, китәр иде җыр... Эчләре тулы зар-моңны уен-көлке белән басарга тырышып, әй бөтерелерләр ие. Аннан соң бер-берсенең иңнәренә баш куеп, рәхәтләнеп бер елашып алырлар ие.Үзенең Шәрифе  дә ут эчендә йөргән Фаягөл, аларны юатырга теләп, дәртле көйгә җырлап җибәрер ие...
Сугыш дигән каһәрле сүз аларның театрын Мөслим якларында куып тотты. «Нурия» спектакле белән зурдан кубып гастрольгә кузгалган чаклары иде. Кичтән кечкенә генә авылның иске клуб сәхнәсен тутырып егетләр җырлады:
Без барасы юлларга
Кемдер таяк ташлаган.
Без бәхетсез балаларга
Герман сугыш башлаган.
Халык та артистларга кушылып җырлады, елады, әмма беркем дә берничә сәгатьтән, таң белән герман гаскәрләренең ил туфрагын таптап керәсен тоемламый иде әле. Артистлар төн уртасында ат-арбаларга төялеп, Мөслимнең үзенә юл тоттылар, фатирларны алдан ук белешеп куйганнар иде.
Фаягөл өйгә кереп тормады, кызларга ияреп, печәнлеккә генә үрмәләде. Талчыгулары җитәрлек булган икән, яңа чабылган, хуш исле печәнгә башларын терәүгә, нарасый баладай, изрәп йоклап та киттеләр. Бермәлне Фаягөл үзен дөбер-шатыр селкетүгә дерт итеп уянып китте. Һаҗәр икән.
– Торыгыз, кызлар, нишләп ятасыз? Сугыш башланган!
Бу коточкыч хәбәр мизгел эчендә күзләрдән йокыны качырып, йөрәкләрне өшетеп җибәрде.
Сугыш! Ул – һәлакәт, үтереш, ачлык дигән сүз...
 
***
Авылларда куеласы спектакльләрне өзеп, Актауга кайтып төшүгә, егетләрнең кайберләренә повестка да килә башлады.
Шундый көннәрнең берсендә кызларның киенү бүлмәсендә Фаягөл белән Һаҗәр икесе генә калганнар иде.
– Фаягөл, мин синең белән хочу серьезно поговорить. – Чынлап та, җитди сүзе бар, ахры, Һаҗәр, гадәттә, андый чакта татарчалы-русчалы сөйли башлый.
Арада киренке тынлык урнашты. Фаягөл сүзнең кем турында булачагын чамалый, мондый сөйләшүнең иртәме-соңмы булачагын да яхшы белә иде. Үзен, Шәрифне һәм Һаҗәрне бәйләгән күзгә күренмәс җепләрне кайчан да булса тәртипкә салырга кирәклеген дә  ачык аңлый кыз.
– Фаечка, син бит Шәрифне яратмыйсың. Ни дип өметләндереп йөртәсең аны?
Болай ук күзгә бәреп сорауны көтмәгән Фаягөлнең уң кашы өскә чөелде. Ул, өстәл җәймәсенең чигүле чәчәген сыпыра-сыпыра:
– Минем берәүгә дә кемне яратканымны, яратмаганымны кычкырып әйтеп йөргәнем юк, – диде тавышын тыныч тотарга тырышып.
– Син аны үзеңә бәйләп тотмакчы гына буласың. Ә бит минем Шәрифне ничек яратканымны бик яхшы беләсең! Арага килеп кермәсәң, без күптән бергә буласы идек. Казанда танышкан көннәрдә ул  гел минем яшәшәмдә иде. Аннан син килдең. Килдең дә әллә ничек кенә сихерләп, Шәрифне үзеңә караттың... – Һаҗәрнең тавышы калтырап китте, аның шомырт кара күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде.
Фаягөл  көләргә дә, еларга да белмәгән халәттә калды. Моңа кадәр  һәрчак горур, тәкәббер кыяфәттә күрергә өйрәнгән Һаҗәрне алыштырып куйганнар диярсең.
– Туктале, Һаҗәр дим, нишләвең инде, я? Бу турыда Шәрифнең үзе белән сөйләшсәң, дөресрәк түгелме? Бер-берегезне яратасыз икән, мин киртә булмам. Ике арагызны үзегез көйләгез, зинһар, мине катыштырмагыз. Кеше көлдереп, егет бүлешәсе генә калды шул... – Тамак төбенә килеп тыгылган төенне йотып, Фаягөл тәрәзә буена килеп басты. Теле йөрәгенә түгел, акылына буйсынырга тырышты. Шәрифнең Һаҗәрне түгел, нәкъ менә аны, Фаягөлне яратканына шикләнми кыз. Тик мәхәббәт бүтәннәр күз яше бәрабәренә чәчәк атарга тиеш түгел, түгел. Алай дисәң, Шәрифне башкалар тартып алганда Фаягөлнең күзеннән яшь түгел, йөрәгеннән кан тамар иде...Шуны күңеленнән үткәргән кыз кискен генә Һаҗәргә таба борылды.
– Үтенеп сорыйм, Шәриф белән сөйләш, Һаҗәр. Йөрәге сине сайлый икән, бер сүзем юк. Әмма... әмма минем янәшәмдә калса, арага керәсе булма!– Фаягөл соңгы җөмләсен тавышын күтәрми генә, әмма ярыйсы каты итеп әйтте. – Аннан соң, нигә әле син минем турыда Шәрифне яратмый, дип уйлыйсың?
– Яратсаң, тилмертеп йөртмәс идең үзен. Әллә мине берни дә күрми, белми дисеңме? Якын китермисең ләбаса. Ә бит ул бүген-иртәгә фронтка чыгып китәсе егет, хатын-кыз назының ни икәнен дә белми калсынмы? Син печән өстендәге эт кебек: ни  үзе ашамый, ни атка ирек бирми дигәндәй.
Фаягөл,  азагы булмаган бу сөйләшүдән соң, башында умарта күчедәй кайнашкан уйларыннан бераз булса да арыну нияте белән урамга чыгып китте. Парк ягыннан музыка тавышы килә иде, аяклары үзеннән-үзе шул тарафка атлады. Каен яфракларының әкрен генә лепердәшүенә скрипканың үзәк өзгеч сагышлы моңы, бераздан аккордеонның дәртле маршы, тагын әллә нинди уен кораллары авазы килеп кушылды. Фронтка китүчеләрне оркестр белән озатулары икән. Кыз, берничә көннән Шәрифнең дә сугыш кырына китеп барачагын күзаллап, ике кулы белән йөзен каплады да каен кәүсәсенә килеп сыенды. «Шәрифемне сакла, Ходаем, гомер бир үзенә.Минем мәхәббәтем хакына, бәхетем хакына сакла аны». Бүтән чакта Ходайны әлләни телгә алмаган кыз бу минутта бар вөҗүде белән, ниндидер икеләнүсез ышаныч, өмет белән ялвара иде. Гөлсем әнисе, «кеше авырлык килгәндә генә Ходай Тәгаләне искә төшерә», ди торган иде, хак икән шул. Фаягөл, күз төпләрен сөрткәләгәч, салмак адымнар белән кирегә борылды. Театр бинасының авыр ишеген ипләп кенә ачып, эчкә үткәч, сукмагын югалкан юлчыдай, бертын уйланып алды, аннан соң коридор буйлап баскыч янына юнәлде. Шулвакыт егетләрнең грим бүлмәсеннән таныш тавышлар ишетеп, урынында каккан казыктай басып калды. Ни алга, ни артка атларга белми иде кыз, аяклары тыңламас булган диярсең – ишек төбендә беректе дә калды.
– Ул бит синнән көлеп кенә йөри, тугры эт урынына гына күрә ләбаса үзеңне!Ә мин сине бар җаным, бар тәнем белән яратам.
Фаягөл үз күкрәгендә Һаҗәрнең кайнар сулышын тойгандай булды, учы белән күлмәк изүен йомарлады. Тыңлап торырга теләмәсә дә, йөрәге акылыннан өстенрәк булып чыкты. Ул башын түбән иеп, үз урынында басып кала бирде.
– Син бит ут эченә китәсе кеше. Бар җылымны биреп назлыйсым, яратасым, хатын-кыз рәхәте татытасым килә үзеңә.
– Нигә шулкадәр түбәнсенәсең, Һаҗәр? Теләнеп алган мәхәббәт нинди бәхет китерер дип уйлыйсың соң син? – Монысы – Шәриф тавышы. Тәмәке тарта-тарта арлы-бирле йөри, ахры – авыр адымнары коридорга ук ишетелеп тора.
– Ачыктан-ачык үз хисләремне белдерәм икән, нишләп әле син моны түбәнлек дип уйлыйсың? Минем сине бәхетле итәргә теләвем гаҗәпмени?
– Үземне әлегә кадәр бәхетсез дип уйламый идем...
– Синең үзеңнең Фаягөлдән мәхәббәт теләнеп йөрүеңне ничек аңларга? Яратам дип алдына гына тезләнмисең ләбаса, бер кочагыңа алырга зар-интизар булып йөрисең. Шул да буламы мәхәббәт? Сәхнәдә Галиябану булып кочагыңа сарылганга канәгать булып йөрисең инде. – Шулчак Һаҗәрнең тавышы карлыгып китте. Шәрифнең аяк тавышлары да тынды. Фаягөл йөрәге белән тойды: кыз Шәрифнең күзләренә текәлеп, йөзенә якын ук килеп сөйли иде. Мнә ул егетнең муеныннан кайнар куллары белән кочып алыр, иреннәр иренгә кушылыр... Фаягөл уйларының  чынбарлыкка әверелүен үз күзләре белән күргәндәй булды, битләре кызышып янарга тотынды. – Безнең барыбызның да бәхетле булырга хакы бар. Кил бүген, бер генә кичкә яныма кил. Бөтен барлыгым белән синеке булырмын, утымда яндырырмын, назымда эретермен... Репетициядән соң туп-туры фатирга кил, курыкма, хуҗа карчык өйдә юк, син һәм мин генә булырбыз. Сине фронтка ир кеше итеп озатасым килә, Шәриф...
Фаягөлнең артыгын тыңлап торырга көче җитмәде, ул, учы белән йөзен каплаган хәлдә, тавыш-тынсыз гына ишеккә атылды.
Моңарчы таныш булмаган ниндидер гарьлек, үпкә хисләре кызның акылын томалады. Ул, артыннан кемдер куа килгән шикелле, җәнлек җитезлеге белән йөгерергә тотынды. Кемнәргәдер бәрелеп узды, кемнәрдер аны ачуланып калды – бернигә дә игътибар итмәде, елга ярына килеп җиткәнче йөгерде дә йөгерде. Иреннәре бертуктаусыз «алдакчы, хыянәтче» дип кабатлый иде. Яр буендагы сусыл үләнгә сыгылып төште дә, буйсынусыз аккан күз яшьләренә ирек биреп, елады да елады.
Тезләренә башын салып, сулыгып-сулыгып кыз бала елый. Тимәгез сез аңа, юатырга ашыкмагыз. Бу күз яшьләренә сыйган нәфрәткә дә исегез китмәсен. Барысы да вакытлыча гына. Үзен кыерсытылган, рәнҗетелгән итеп тойган, акылына караганда, хисләренә һәм хыялына күбрәк ышанган кыз баланың  күз яшьләре бу. Аның хыялында Шәриф белән Һаҗәр бер-берсенең кочагына сыенып басып тора, иреннәре бер-бер-берсен назлап туймый. Моны күзаллаган кыз тезләреннән баш күтәрми һаман елый бирә... Ул Шәрифнең, «Мин бер генә кешене – Фаягөлне генә яратам» дип ишекне каты ябып чыгып китүен дә, Һаҗәрнең, тезләренә башын салып, үзе кебек үк сулыгып-сулыгып елавын да белми, күзалдына китерми...
Төштән соң театрга ни рәвешле барганын да, ниләр сөйләшкәннәрен дә томанлы гына хәтерли Фаягөл. Сер бирмәскә тырышса да, йөзенә чыккан булгандыр, күрәсең, Хәбир дә: «Кызый, авырыйсың бугай син», дип әллә ничә кат әйтеп узды. Һаҗәр исә элеккечә ут, элеккечә ялкын иде.  Фаягөл аның һәм Шәрифнең карашы белән очрашмаска тырышып, гел Нәкыя янында чуалды. Репетиция бетүгә, киемен дә алыштырып тормады, атлый-йөгерә кайтып китү ягын карады.
Фатирына кайтып керүгә,  караватына барып ятты. Җәймәсен башыннан ук бөркәнеп, уйлары белән ялгыз калырга ашыкты ул. Аның хыялында тагын Шәриф белән Һаҗәр иде. Гарьлек, нинди гарьлек диген! Менә бит, бер ым кагуы җитте Һаҗәрнең, Шәриф чаба-йөгерә аның кочагына атылды. Бүтән чакта спектакльдән яки репетициядән кайтканда Фаягөлдән бер тотам калмаган егеткә шул чакыру гына кирәк булган икән... Фаягөл, үз уйларында Һаҗәр белән Шәрифне аулакта кавыштырып, янә ачы күз яшьләренә күмелде. Йөзен каплаган җәймәнең чыланып бетүенә үз-үзенә үч итеп түзеп ятты кыз. Я Ходаем, ярата лабаса Шәрифне, Фаягөл дә өзелеп ярата! Тик шулай дип кычкырып әйтергә, егеткә үз хисләрен сиздерергә кыюлыгы җитмәгән икән, моның ни гаебе бар? Гөлсем әнисе белә-белгәннән бирле аның колагына сеңдереп килде: кызым, диде, берүк йөзебезгә кызыллык китерәсе булма, диде. Кыз баланың исеме кыл өстендә, кылдан төшсә, ил өстендә дип кабатлый иде ул. «Тегеләй-болай йөрсәң, үги иткән, карамаган дип, әтиең миңа рәнҗеп ятар», ди торган иде. Шул сүзләрне, үги әнисенә һәм мәрхүм әтисенә булган олылау хисләрен һәрчак йөрәк түрендә тоткан Фаягөл егетләр мәсьәләсендә үзенә артык таләпчән булдымы әллә? Белми, белми...
– Төн ката мине генә йөгертәсегез калды шул... – Хуҗа карчыкның мыгырдаганы  карават янында гына ишетелде. – Кияү егетең чакыра үзеңне, әйтәм, әйтәм – ишетмисең. Фаягөлгә ни булды дип борчыла. Бар, чыгып күрен.
Шәриф? Фаягөл, тын алырга курыккандай, сулышсыз калды. Ул бит... ул бит Һаҗәр белән, аулак өйдә... Чынбарлык һәм үз хыялы арасында адашып калган кыз хәрәкәтсез ятуында булды.
Аны йоклап киткән дип уйладымы, карчык башка сүз катмады.
– Хәзер, хәзер үзем чыгам. – Ялт итеп кузгалган Фаягөл, хәрәкәтләренә хисап бирмәстән, җәймәсенә генә төренде дә, әбине тәмам аптырашта калдырып, ишеккә ташланды. Хуҗа карчыкның:
–  Озак йөрмә, йокларга ирек бирмисең алайса,– дип сөйләнгәне ишекнең бу ягында бүленеп калды.
– Нишләп монда син? – Фаягөл шушы сорауның авызыннан очып чыкканын үзе дә абайламый калды.
Агач баскычта кепкасын кулында йомарлап утырган Шәриф, кызны күреп, аягүрә басты. Җәйге төннең йомарлам май кебек тулган ае, ике яшьне үзләрен генә калдырырга теләгәндәй, болыт астына кереп качты. Бакча ягыннан карлыган, җиләк исе килеп сарылды. Тирә-якта илаһи тынлык хөкем сөрә иде. Кайдадыр сугыш бара, кешеләр кырыла, авыллар дөрләп яна дип уеңа да китермәссең...
– Алай... Кайда булырга тиеш идем әле мин? – Шәриф сәерсенеп кызның йөзенә текәлде. Дулкынланып торган чәчләрен сыпыргандай итте. Иңбашыннан пинҗәген алып, кызның җәймәгә төренгән гәүдәсенә салды.
– Мин туңмадым. – Кызның тавышы салкын чыкты. Эчке кичерешләрдән, чыннан да, бар күзәнәге ут яна иде. Әгәр бу минутта хисләр һәм хыял колы булудан туктамаса, Шәрифне бөтенләйгә югалтачагын да аңлады кыз. Килгән бит, Фаягөл янына килгән!Ә ул, тиле, аны Һаҗәр кочагында күзаллап, яшь түгеп ята. – Әллә нәрсә, авырырга исәпләп торам бугай, тәнем кызыша. – Бу ялганга үзе дә ышана башлады бугай инде, Фаягөл кулын маңгаена тидереп карады.
– Өзлегеп китә күрмә тагын. – Шәриф кызны ипләп кенә кочагына алды. Ни гаҗәп, Фаягөл, гадәтенчә, кыргый болан кебек читкә тайпылырга ашыкмады. Аның тән җылысыннан, серле елмаюыннан исерә төшкән егет иреннәрен кызның яңагына терәде.
– Эх, хатыным булсаң икән син! – Көрсенүле сүзләргә каршы яңгыраган җавап егетне бөтенләй аяктан ега язды.
– Өйләнәсең килсә,  таң атуга яучы җибәр!
– Сиңа шаярырга гына булсын.
– Ә мин шаярмыйм, Шәриф. Ныклап уйладым. Мин сиңа кияүгә чыгарга риза. – Шушы мизгелдә генә әлегә нияткә килгән  Фаягөл ныклап уйлаганына үзе бөтен барлыгы белән ышана иде.
Шәриф бөтенләй аптырашта калды. Ул, кызның әллә чынлап, әллә уйнап әйткәнен аера алмыйча, сүзсез калды. Беркадәр вакыттан соң гына:
– Фаягөл, алай усал шаяртма инде, беләсең бит, мин бүген-иртәгә фронтка чыгып китәсе кеше.
– Беләм. Беләм, Шәриф. Шуңа күрә ашыктыруым да инде. Әйдә, иртәгә үк туй ясыйбыз!
... Хикмәт диген, истә-санда юкта икенче көнне туй ясап ташладылар шул. Театрга барып керүгә, Шәриф:
– Безне котлагыз, Фаягөл белән өйләнешәбез! – дип сөрән салды.
– Һи, әллә кайчан кирәк иде, – дип, беренче булып Касыйм агай кул биреп котлады.
– Алайса, бүген кызыл туй оештырабыз! – диде Хәбир, кире какмаслык итеп.
– Бүләгем булсын! – Хәлимә, муенсасын салып, Фаягөлгә кигерде. – Тигез яшәгез!
– Син миңа үч итеп кенә Шәрифне үзеңә өйләндерәсең! – Һаҗәр, кочып алган булып Фаягөлнең колагына шулай дип ачы пышылдады, аннан, йөзен балкытып, бар кеше ишетелерлек итеп: – Котлы булсын, сез шундый пар килгән! – диде.
Бераздан, “сыгылып торган” табын артында, Сабира түтинең мичкә тәгәрәтеп алып килгән бәрәңгесен ашый-ашый, шаулатып туй мәҗлесе уздырдылар...
Җиде көн, нибары җиде көн узуга, Шәриф сугышка китеп барды... Нәкъ шул чакта Фаягөлгә Гөлсем әнисеннән хат килеп төште. Үзбәк кешесенә кияүгә чыгып, аның белән Ташкент якларына китәргә ниятләгәнен язган иде үги ана. Китте дә суга төшкән балтадай, юкка да чыкты. Шактый еллар үткәч кенә Фаягөл аның бала тапканда үлгәнлеген белә алды, Гөлсем әнисенең яхшылыкларын тагын бер кат күз уңыннан үткәреп, бушанганчы елады...
Көз азакларында Хәбиргә дә повестка китерделәр. Ул, иртәгә фронтка дигән көнне  труппаны репетиция бүлмәсенә җыйды да әүвәл бер сүз дә катмыйча һәммәсенең йөзенә текәлеп чыкты. Әй-е-е, сафлар көннән-көннән сирәгәя. Касыйм агайны, күптән түгел  генә килеп кушылган тагын бер гармунчы  – сукыр Рәхимне, ат караучы Нәгыйм абзыйны исәпләмәгәндә, күзгә кырып салырлык да ир-егет заты калмады. Ә бит сугыш алдыннан гына коллективка утызлап кеше җыелган, аның яртысын өрлектәй егетләр тәшкил итә иде...
– Карагыз аны, кызлар, егетләрсез калдык дип балавыз сыгып, кул кушырып утырасы түгел!– диде Хәбир, шаярткан булып. – Без озакламабыз, дошманны куып чыгаруга, ялт итеп әйләнеп тә кайтырбыз. Театр әлегә сезнең кулда кала, сынатасы түгел! Райком белән сөйләшенгән, сез каршы килмәсәгез, үземнең урынга Хәлимә апагызны калдырып китәм, я, ни диярсез?
Ни дисеннәр инде кызлар? Борын салындырып утыруның мәгънәсез икәнлеген дә, чорның ниндилеген дә яхшы аңлыйлар лабаса.
– Исән-сау гына йөреп кайтыгыз, без монда ничек тә җан асрарбыз анысы, – диде Нәкыя, урыныннан калка төшеп.
Хәбир биш бармагы белән чәчен тарый-тарый, гадәтенчә, ишекле-түрле йөрергә кереште.
– Юу-ук, кызлар, – диде ул, атлавыннан кинәт кенә туктап. – Җан асрап кына яшәргә ярамый сезгә! Белеп торасыз, авылда булсын, шәһәрдә булсын, һәр йорттан ирләрен, улларын сугышка озаталар. Инде күпмесенең һәлак булу хәбәре килде! Шушындый авыр чорда сез шәфкать туташлары булып каласыз, яралы җаннарга дару өләшергә тиеш сез, шуны онытмагыз. Үзегезнең сүзегез, җыр-моңнарыгыз белән, сәхнәдән торып, сез дә фашистка каршы көрәшәсез! Кешеләрнең күңелен күтәрергә, җиңүгә рухландырырга, сабыр булырга өндәргә тиеш сез. Авыр булыр, түзегез, кызлар. Дошманны тар-мар итеп кайткач, үзебезнең театрны дөньяга танытабыз әле, мин әйткән иде диярсез! – Хәбир, сүзем бетте, дигән шикелле, башын кырт кына югары күтәреп, тын калды.
– Кайтуыңа яңа артистлар да әзерләп куярбыз әле, – диде күз яшьләрен тирәнгә яшергән Хәлимә ханым, елмая-елмая. Фаягөлнең инде шактый беленеп килгән эченә ишарәләве икән, тыенкы гына көлешеп куйдылар. – Театр өчен җаның тыныч булсын: мондый кызлар барында сынатмабыз.
Сынатмадылар шул. Әлеге дә баягы,  халык гаме, ил гаме дигәнне өстен кую бар авырлыкларны җиңәргә көч биргәндер, мөгаен. Кайгы-хәсрәттән йөзләре суырылып калган хатын-кызлар, карт-корыларга спектакль күрсәтеп, ничек тә аларның кәефен күтәрергә, күзләренә бераз булса да нур чаткысы иңдерергә тырышканда үзләренең җаннары елаган мәлләр аз булдымы әллә?
Хәбир киткәннән соң театрның бар мәшәкате Хәлимә өстенә өелеп калды. Ул Фаягөлнең Шәрифтән хат көтеп, ут эчендә янганын бик яхшы аңлый, үзе дә көн туса, иреннән хәбәр көтеп тилмерә. Шулай да Хәлимә сер бирергә теләмәде, кызлар алдында каты күңелле булып күренүдән курыкмады, ире кебек үк чатнап торган тавыш белән:
– Киләсе атнадан ике бригадага бүленеп авылларга чыгып китәбез. Складтан толыплар алып, барлап куегыз. Әлегә җиңел эчтәлекле әсәрләрне генә куярбыз. Фаягөл, Һаҗәр, бу көннән сез үзегезнең хатын-кыз икәнегезне онытып торыгыз. Ир-ат рольләре – сезнеке! – диде ул нәкъ Хәбир төсле итеп.
– Егет киемнәре киеп, кызлар кытыклап йөрергә калды диген. – Һаҗәрнең тавышында үртәлү белән бергә елмаю да чагыла иде.
– Бөкрәйгән пеләш карт роле миңа калыр микән? – Фаягөл, үз кыяфәтен күзаллап, рәхәтләнеп көләргә тотынды.
Юктан гына күңелләре күтәрелеп киткән кызлар, ни кушса шуны тыңларга әзер булып, Хәлимәгә текәлделәр.
– Уены-чыны да шул, кызлар, без халык арасында, халык белән бергә булырга тиеш, – диде Хәлимә һич кенә дә елмаймыйча.
Бергәләп көлешсәләр дә, сәхнәгә Һаҗәр белән янәшә чыгу Фаягөл өчен ниндидер газапка әверелеп бара иде. Моңа кадәр дә ике арада күзгә күренмәгән җеп булып сузылып килгән киеренкелек Шәриф киткәннән соң бөтенләй тартылган кылга әйләнде. Кеше алдында ай да кояш булып балкыган Һаҗәр җай чыккан саен энә урынына кадалырга гына торды. Туй көнендә яшь парны котлаганда Фаягөлнең колагына: «Син Шәрифне миңа үч итеп кенә үзеңә өйләндердең», – дип пышылдаган Һаҗәр әле дә булса җанына тынгы таба алмый тилмерә иде бугай. Беркөн спектакль вакытында түфлиенең без үкчәсе белән Фаягөлнең аягына шундый итеп китереп басты, кызның күзләренә яшь бәреп чыкты. Ялгыш түгеллеген, мыскыл итәргә теләп кылынган гамәл икәнлеген аңлаганга, гарьлек тойгысы тамак төбенә төер булып утырды. Сер бирергә ярамый иде – елмайды Фаягөл, аннан йөрәкләрне чемердәтерлек итеп, бар моңын, бар сагышын көйгә салып, җыр башлады. Тамаша карап утырган халык аңа кушылып моң дәрьясында йөзде, рәхмәтен алкышларга салды. Залга баш игәндә, Фаягөл күз кырые белән генә Һаҗәргә карап алды – кызның матур йөзе кара көйгән, күзеннән нур качкан иде. Фаягөлнең йөрәген кызгану тойгысы телеп үтте: Һаҗәр аның өчен көндәш дисәң – көндәш түгел, дошман дисәң – дошман түгел иде...
Беркөн Актауда спектакль куйганда да Һаҗәр үзенекен итми калмады. Әллә инде каенана роленә артык бирелеп китүе булды – чынаягындагы суны ачу белән Фаягөлнең йөзенә сибеп җибәрде. Кызның күз буявы, буй-буй эзләр калдырып, битеннән агып төште. Ни кылсын Фаягөл, “җиттеме, юкмы” дип Һаҗәрнең чәченә ябыша алмый лабаса. Кул аркасы белән йөзен сөртә-сөртә, ролен дәвам итте. Аның сабырлыгы йөрәк түрендәге нарасые өчен дә кирәк иде...
Фаягөл бәбиенең туар сәгатьләре якынлашканда, йөзенә сакал-мыек ябыштырып, авыл сәхнәсендә комедия уйнап йөри иде. Ул көнне сәхнәгә капкорсаклы авыл бае кыяфәтендә чыкты. Әлләни бизәп торырга да кирәкми үзен: корсагы, чыннан да, борынына җитеп килә... Көндез үк бил, эч тирәләре авыртырга итә башлаган иде, кичен уеннарын башлауга, отыры көчәеп, тәмам җелеккә төшә башлады. Кешеләрне көлдерергә, үзе дә елмаерга тиеш Фаягөл шабыр тиргә батты, кепка астына яшереп куйган толымнары сыгып алмалы булды. Авырту тиз арада бөтен гәүдәсенә таралып, аякларының җегәре китә башлаганын тойгач, түзмәде, сәхнә артына чыгып, Хәлимәнең кочагына ауды.
– Үләм бугай, Хәлимә апа, бөтен эчем кузгалды, – диде ул тынын көчкә алып.
– Абау ла икән, җаным, бала табасың лабаса! Минуты килеп җиткәнне көтеп тормасаң, менә тиле димә инде... – Яратып кына сукрана-сукрана, Хәлимә Фаягөлне култыклап, урындыка утыртырга азапланды. Шул арада пәрдә артыннан башын тыгып, «кызлар, үзегез ерып чыгыгыз» дип Нәкыянең колагына пышылдарга да өлгерде.
– Күрше өйгә булса да кереп җитәрлек рәтең бардыр, әйдә, түз инде бераз, – дия-дия, кызны иңнәреннән кочып, урамга алып чыкты.
Шул кичне, клуб янындагы салам түбәле өйдә, Фаягөлнең Газизе дөньяга аваз салды.
 
***
Фаягөл карчык аның йөз сызыкларын, Шәрифкә охшап, туп-туры караучы коңгырт күзләрен, дугаланып торган керфекләрен күңел күзе белән барлап үтте. Арык бармакларга, тамырлары бүртләч-бүртләч булып торган кул аркасына кайнар тамчылар тәгәрәде...
Йөрәгенең мәңге төзәлмәс бер ярасы гына булды шул Газизе. Җиһан яшәреп, нурга күмелгән бер мәлдә дөняга килгән иде, гомеркәе дә, умырзая чәчәгедәй, ай күрде, кояш алды дигәндә сулып төште... Улы туып, бер ай үтүгә, “кешеләр җитми, кил инде” дигәч, театрга чапты Фаягөл. Хуҗа карчык, сукрана-сукрана булса да, баланы карап торырга ризалашты. Май ахырларында авылларга чыгып киткәндә, Фаягөл Газизне үзе белән алды. Анда да, фатирга төшкәндә, улына күз-колак булырлык карчыкларны сорый иде. Бервакытны, һич онытасы юк, клубтан әлләни ерак яшәмәгән карт белән карчык йортына урнаштырдылар үзләрен. Көндез Фаягөл башкалар белән бергә кырга барып, колхозчылар алдында концерт куеп, көн үткәрде. Кич исә спектакль уйныйсылар иде. Көн буе бала карап тәмам аруы булдымы, карчык өзми-куймый:
– Без дә кич белән тиатр карарга барабыз, баланы үзең белән ал, – дип тәкрарлый башлады. Ни көләргә, ни еларга белмәгән Фаягөл әби белән бабайны салпы якларына салам кыстыра-кыстыра, көч-хәл белән ризалатты.
– Әбекәем, җаныкаем, уйнап кына кайтыйм, аннан төн буе сезнең өчен җырлармын да, биермен дә, тиатр да уйнармын... – диде ул, тасма телләнеп.
– Алла сакласын, кешегә яхшылык эшлим дип, бала-чага белән гаепсездән гаепле дә булып куярсың, - дип сүзгә кушылды моңарчы күләгә кебек кенә утырган карт. –  Әнәтерәк, безнең килен белән ничек булып бетте...
– Яра, яра, кеше куркытып утырма монда, - дип аның сүзен бүлдерде карчык. Аннан, Фаягөлгә борылып, үзе дәвам итте. – Узган ел, җаныкаем, Бөгелмәгә тиклем барып, авылга бер көтү бала алып кайттылар, Ленинградныкылар, имакусияләнгәннәр диме шунда. Йорт саен өләшеп чыктылар. И-и, аларның кыяфәтен күрсәң, сөяк тә сөяк, җаныкаем, болар да сөяк. – Карчык, алъяпкыч итәген әйләндереп, күз почмагын сөртеп алды. – Безнең киленгә дә биш җәшлек малайны тоттырып җибәргәннәр. Апкайтканның икенче көнендә үк үлде, сабыйкаем. Килен кәнсәләргә менеп киткән арада ярты ипекәйне, табактагы пешкән бәрәңгене ашап бетергән, и-и, сабый... Юкса, җәшерепләр киткән булган, ничекләр эзләп тапкан диген син аны. Күпме ач торганнан соң кисәк кенә шулай ашап харап булды бала. Аның өчен кайгырудан киленнең ярты чәче агарды, ярты чәче. Гаепләрләр дип котларыбыз очып торган ие, Аллага шөкер, прсидәтелебез әйбәт булды, сүз тигермәде.
Сугышның олысына-кечесенә фаҗига генә алып килүен тормыш менә шулай үзе раслап тора иде. Күзләре генә утырып калган авыл кешесенең сабырлыгына, чыдамлыгына, җыр-моң аша юаныч таба алуына хәйран калырлык...
Спектакль башлануга, иң алгы эскәмиядә парлап утырган карт белән карчыкны күргәч, Фаягөл артына егылып китә язды. “Яра, яра” дип калганнар иде, менә сиңа кирәк булса... Берничә сәгатьне ут йотып үткәргәч, уеннары тәмамлануга, атылып дигәндәй, кайтырга йөгерде. Себерке белән терәтеп куйган ишекне ачып, дөм караңгы өйалдына, аннан эчкә үтте. Болай да кечкенә өйнең яртысын алып торган сәкедә, мендәр өстендә Газиз йоклап ята иде. Аның тирәли сәкедә дә, идәндә дә мендәр-ястыклар, юрганнар тезелгән; баланың авызында чүпрәк имезлек. Мендәрләрне егыла-нитә калса дип салганнардыр инде. Сабый, авызындагы имезлекне чупырдатып, тәмләп йоклап ята. Фаягөл, баланың йөзенә якын ук килеп, аның тигез сулышына бертын ләззәтләнеп торды, өстендәге җәймәсен рәтләгәндәй итте. Аннан, татлы елмаеп, улының аяк очына башын терәде.
Шушы рәвешле көнгә бәйләнеп көннәр үтә торды. Шәриф һәр хатында, Фаягөлне һәм әле бер тапкыр да күрергә өлгермәгән улын өзелеп сагынуын яза, хат азагына җыр сүзләре дә өстәп куя. Фаягөл ул хатларны улына да кат-кат укый,  шактый сүзләр сукалый башлаган Газизнең кулын кәгазьгә төшереп, иренә җавап яза...
Кырык дүртенче елның кышы иде. Фаягөлләр, ике бригадага бүленеп, янә авылларга чыгып киттеләр.
– Кешеләрнең бераз булса да күңелен күтәрерлек, бер-ике пәрдәле комедияләрне алабыз, концерт номерларыбыз җитәрлек, – диде Хәлимә, кызлар белән юлга кузгалганда.
Авылларның үз хәле хәл: ир-атлар барысы диярлек фронтта, бөтен эш хатын-кыз, карт-коры, бала-чага җилкәсендә. Кая карама, хәерчелек, ачлык, ачлык... Ямау өстенә ямау салынган кием-салым, көн туса, кемнең дә булса тәрәзәсен шакыган кара хәбәр, очы-кырые күренмәгән колхоз эше –  яшәү рәвеше шул чамадан артмый. Авылга артистлар килү – сулып барган гөлләргә яңгыр тамчысы төшү белән бер иде.
Фаягөлләр бригадасы Актаудан шактый ерактагы хәерче генә авылда тукталды. Гадәттәгечә, сугыш хәбәрләре белән таныштырып, спектакль күрсәтеп, уеннар оештырып, ярты төн тамаша күрсәткәннән соң икенче көнне күрше авылга юл тотасылар иде.
– Күз текәп торган ике атны бирәм, бигайбә, туганнар, шулар белән озатырлар, гаеп итеш булмасын. Калганнары барысы да күтәрәмгә калган, чыкмаган җаннары гына бар бәгырьләремнең, – диде ире урынына колхоз рәисе булып калган ханым.
Арык кына, ябык кына ат җигелгән беренче чанага дүрт-биш кыз төялеп, алдан юл тоттылар. Икенче чанага, Газизен тезләренә салып, Фаягөл утырды. Сәхнә әйберләре, киемнәр салынган ике сандыкны да шул чанага урнаштырдылар. Барасы авыллары әлләни ерак та түгел, күп дисәң, дүрт-биш чакрым булыр. Яхшы атка “ә” дигәнче үтәрлек ара. Фаягөлләр утырган ат исә көч-хәл атлый, күптәннән туя ашау күрмәгәнлеге арык кабыргалар булып төртеп чыккан. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ябалак-ябалак кар төшә башлады. Мондый тизлек белән барсалар, юлны да күмеп ташлавы бар...
Дилбегә тотып, “әртистләрне” озата баручы тугыз-ун яшьләрдәге малай тел бистәсе икән, теле-теле йокмый, бит очындагы сипкелләрен балкытып елмая да, Фаягөлгә авыл хәлләрен сөйли. Фаягөл исә аңа кушылып көлгән мәлдә эченнән генә аһ итә: малайның өстендәге бишмәтенә карарлык түгел - кендегеннән калган, җиң очлары терсәгенә “җиткән”; чалбарының сизрәгән урыннарыннан ялангач аяклары күренеп тора; малай, көлә-көлә, кичә ач калуы, аның өлешенә тигән ике бәрәңгене кечкенә энесе алып ашаганны сөйли...
Арык ат үз көенә ипләп кенә атларга маташа. Дөньяның илаһи матурлыгы янәшәсендә бермәлгә барысы да онытылган кебек була, тирә-якта ачлык та, сугыш та, ятимлек тә юк шикелле. Дөнья ап-ак: эре-эре кар булып, матурлык һәм яктылык коела. Юл читендә кул изәп калган наратлар да, күз явын алырлык кәләшләр сыман, ак бөркәнчек ябынып озата. Тик аларга килеп кагылсаң, кул белән тибрәтеп җибәрсәң, бу аклык мизгел эчендә юкка чыгар кебек...
Атның адымнары салмакланганнан салмакланды. Малайның:
– Но, но! Атла дим, үшән тәре! – дип чыбыркы белән селтәнүләре дә ярдәм итмәде. Алда торган үрне үтәрлек көч юк иде атта... Ул, еш-еш сулап, шыбыр тиргә батып, урынында басып калды.
– Апа дим, ат үлсә, нәмәшлибез? – диде малай, еларга җитешеп. Аның баягы көләчлегенең эзе дә калмаган, йөзенә күпне күргән картлар чырае кергән иде. – Мине төрмәгә апкитсәләр, апайларны кем карай ди? Әнкәй калхуздан кайтып кермәй... Апа дим... – Малай, котылу чарасы өмет итеп, Фаягөлгә ялварып карады.
Фаягөл дә гаҗизләнеп калган иде. Шулай да тыныч булырга тырышып:
– Болай итик, үскәнем. Мин атны саклап калыйм, син авылга кайтып, хәлне яхшылап аңлат. Әнә бит, авылыгыз күренеп кенә тора, синең кебек егеткә ерак юл түгел инде, – диде ул, сабыр гына.
– Җу-ук, берүдем кайтмаем, ботымнан тотып асарлар. – Малайның күзендә яшь тамчылары җемелдәде. Ул, чыннан да, бик курыккан иде булса кирәк. Ат хәтле ат үлсә, ни көткәнен сабый акылы да яхшы аңлый иде.
Фаягөл нишләргә дә белмәде. Изрәп йоклаган улын күтәреп, йөгереп кенә урарлык түгел шул.
– Ярый алайса, син Газиз белән чанада калып тор, мин тиз генә кайтып киләм, – диде Фаягөл, карарга килеп.
– Җу-ук, – дип сузды малай, борынын мышык-мышык тартып. - Син китүгә ат егылса, барыбер мине гаепләячәкләр.
– Соң, болай итеп икебез дә елап утыралмыйбыз бит инде? – Фаягөл, аптырап, малайның күзләренә текәлде.
– Бәбәй чанада калып торсын, барыбер йоклай бит ул, – диде малай, янә борынын тартып.
Болай кул кушырып утырудан мәгънә юк иде, Фаягөл киребеткән малай белән ризалашырга мәҗбүр булды. Газизне толыпка яхшылап төреп, сандыклар арасына җайлап яткырды, аннан пәлтәсен ычкындырып, иңбашыннан мамык шәлен тартып алды да сабыена кар төшмәсен дип, ике сандык өстеннән үзенә күрә түбә ясап куйды. Авыл ерак түгел, бер-ике чакрым булыр. Озак йөрмәсләр әле...
Шулай да кар пәрдәсен ера-ера кәнсәләргә кайтып җиткәнче, рәисне эзләп тапканчы шактый вакыт үтте.
– Үземнең идарә атын бирәм, сезне озатып куярлар, – диде талчыккан йөзле хатын, стена буенда утырган ике бабайга ишарәләп. – Арканнар алып китегез, агайлар, ничек тә исән-сау килеш апкайтыгыз инде атны, беребезнең дә баштан сыйпамаслар, – дип өстәде ул йончулы тавыш белән.
Үр буенда калган ат янына якынлашуга, Фаягөлнең йөрәге жу итеп китте: чана да, Газиз дә күзгә-башка күренми иде. Хатын тарантастан сикереп төште дә, йөгерергә тотынды. Ат үз урынында көчкә сулыш алып басып тора, чананың өстен кар каплап киткән. Фаягөл, бияләйләрен кулына  тотып, “и сабыем, и нарасыем” дип кабатлый-кабатлый, карны чистартырга тотынды. Бабайларга нәрсә, алар, эшне төшенеп, көлештеләр генә.
Мес-мес килеп йоклап яткан улын кулына алуга, Фаягөл түзмәде,  ниндидер җиңеллек белән елап җибәрде...
Авылларны гизеп, бер айдан Актауга әйләнеп кайтуга, Газиз кинәт кенә авырый башлады. Тәненә тимгел-тимгел таплар бәреп чыкты, температурасы күтәрелде.
“Кар астында калып, салкын тигергәндер”, дип аһ иткән Фаягөл марҗа әбиләреннән дуңгыз мае юнәтеп кайтты, шуны эретеп, кашыклап улына эчерде. Мәтрүшкәләр, юкә чәчәкләре кайнатып, шул төнәтмәләрне дә эчерә торгач, хәле яхшыра төшкәндәй тоелды, тимгелләре дә күзгә күренеп кимеде. Тик бер-ике көннән янә температурасы күтәрелде, бала бөтенләй сулып, хәлсезләнеп калды.
Ни чара табарга белми аптыраган Фаягөл ары сугылды, бире сугылды, ахыр чиктә, ут булып янган улын калын юрганга төреп кул чанасына утыртты да,  больницага юл тотты. Авырудан тәмам хәлсезләнгән сабыйның еларлык та көче калмаган иде бугай, йокламаса да күзләрен йома төшеп, тыныч кына утыруында булды.
Фаягөл нарасые алдында үзенең көчсезлеген тоя, аңа ярдәм итә алмавыннан сыкрый, эчтән генә, күз яшьләрен кешегә күрсәтми генә елый иде. Шулай да нык булырга тырышты ул, әледән-әле артка борылып:
–Хәзер, улыкаем, хәзер барып җитәбез, алтын бөртегем, – дип кабатлады.
Моңа кадәр больницага аяк басканы булмаса да, Фаягөл анда эшләүче Иван Васильевич дигән врачны яхшы белә. Күзлеген һәрчак борын очына элеп йөрүче бу керәшен картының Актауда гына түгел, бөтен тирә-якта алтын куллы дигән даны бар.
Дару исе, хлор исе аңкып торган больницаның тар коридорына кояш нуры үтеп керми. Бу караңгылык тәнне дә, җанны да өшетә кебек. Фаягөл, күңеленә кинәт кенә кереп тулган шомнан тизрәк котылырга теләгәндәй, адымнарын кызулатты. Иван Васильевич аларны ачык чырай белән каршы алды, тик Газизне караганнан соң тәҗрибәле врачның йөзенә кара коелды.
– Сеңлем, баланы алып калалмыйм. Бик соң килгәнсең, бик соң. – Фаягөлнең йөрәге шул мизгелдә табанына төшеп китте. Ул, кемдер тартып алудан курыккандай, улын ныграк кочаклап, өмет тулы күзләрен табибка төбәде.
– Кызамык. – Иван Василевичның кыска гына җавабы хөкем карары булып яңгырады. – Кызганычка каршы, соң, бик соң, – дип кабатлады врач, чал чәчле башын чайкап. – Син әйткәнчә, салкын тию генә түгел бу, сеңлем, кызамык йоктыргансыз, соңгы минутта гына монда килгәнсез. Өмет булса, алып та калыр идем. Тик балага хәзер мин дә, син дә ярдәм итә алмыйбыз...
Бу сүзләрдән акылын җуяр дәрәҗәгә җиткән Фаягөл, сабыен күкрәгенә кысып, буш чананы сөйрәп кайтып китте... Аның башы уйсыз-хиссез калган кебек иде: яшь томалаган күзләре белән сукмакны да күрмичә атлады.
Фатирына ничек кайтып егылганнарын да акылы белән аңламады ул. Хәлсез сабыен күкрәгенә кысып тоткан хәлдә карават читендә утырды да утырды. Кич белән Хәлимә килеп кереп кенә аңга китерде үзен. Хәлимә, спектакль башланыр минутта да Фаягөлнең күренмәвенә аптырап, кызны эзләп килеп җиткән иде.
– Халык җыелды, тамашаны башларга кирәк, сине генә көтәбез ләбаса, – дип кызулап кергән җиреннән, сыгылып төшкән Фаягөлне күреп, аның өзек-өзек сүзләреннән хәлне төшенгәч, бертын сүзсез калды. Аннан, урыныннан кузгалып:
– Сабыр бул берүк. Халыкка таралырга кушарбыз, спектакльне күчерербез, – диде, китәргә ашыгып.
Фаягөл шул минутта гына исенә килгәндәй, башын күтәрде.
– Мин хәзер барам, Хәлимә апа, син Газиз янына Сабира түтине җибәр. Шул хәтле халыкны ничекләр минем аркада кире таратмак кирәк...
Язмыш кеше артыннан иярәме, әллә кеше үзе язмышы артыннан тагылып барамы — Ходай белә... Спектакльнең беренче пәрдәсе тәмамлангач, Фаягөл, тиз генә улының хәлен белеп килим дип, өстенә пәлтәсен элеп ята иде, дөньяларның астын-өскә китергән кара хәбәр ияртеп, төсе-йөзе качкан Сабира түти килеп керде. Аларның сабые, Шәриф белән Фаягөлнең тәннәр һәм җаннар кушылудан яралган нарасыйлары, түм-түгәрәк йөзле, кабартмадай йомшак куллы нәни Газизләре...
Өрфия канатларына күтәрә алмаган әлеге авыр хәбәрдән дулап-дулап җил елады. Кыш уртасында бозлы яңгыр булып, күкнең яше җиргә түгелде.
Түзмәс иде, сынар-сыгылыр иде Фаягөл – Шәрифе, Шәрифе өчен аның сабырлыгы кирәк. Ничекләр, ни рәвешлерәк җиткерер аңа бу хәбәрне? Йа Ходаем, үзең көч, үзең түземлек бир...
Ул, бер ашыга төшеп, бер әкрен генә, сукмак буйлап атлады да атлады. Артта калган һәр адым — сабыеның өзелеп-өзелеп калган һәр көне.
Менә Фаягөлнең бала табар көннәре. Әй тибенә, әй тынгысызлана нарасый.
– Әллә биюче булырга инде исәбең? Һай, сабыем, һай, җимешем. – Булачак әни, быдыр-быдыр килеп, туачак сабые белән сөйләшә.
Менә Фаягөл, Гөлсем әнисе өйрәткән догаларны исенә төшереп, Ходайдан үзенә җиңеллек һәм сәламәт бала бирүен сорый. Теше сызлап интеккән минутларда, ”Кызым, синең бит әни буласың бар, бу бит тулгакның бер чеметүенә дә тормый, сабыррак бул”, — дип юата торган иде Гөлсем әнисе, шул исенә төшә. Чынлап та, тулгакның һәр бөтереп алуы җанны үкчәгә китергәндәй була. Коточкыч газаплы да, шул ук вакытта әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык ләззәтле дә минутлар: дөньяга яңа җан ярала. ”Ү-ә, ү-ә! Мин тудым!” — дип әче тавыш белән аваз бирә Газиз.
Менә баланы тәүге тапкыр имезергә дип кулына алган мәле. Бала, күзләрен ачар-ачмас кына, йомшак иреннәре белән күкрәгенә кагылуга, бөтен гәүдә буйлап рәхәт дулкын йөгерә, барча кеше ишетерлек итеп кычкырасы килә: күрегез, мин Әни, Әни булдым! Бу тере йомгактан килгән хуш ис  борыннарны кытыклый, ирексездән аның бушрак төрелгән биләүдән ”төртеп” чыккан нәни йодрыгын, алсу алмадай кызыктырып торган үкчәсен йотлыгып-йотлыгып үбәсе килә башлый.
Менә Газизнең тәпи киткән мәле. Стенага тотынып баскан да нәни адымнар белән әнисенә таба килә.
Менә Газиз сүзләр сукаларга итә.
Менә Газиз, Газиз, Газиз... Карале, каяндыр тавышы килә түгелме соң? Әнә бит, әнә, елаганы ишетелә. Фаягөл ике кулы белән колакларын томалады, күзләрен каплаган яшь пәрдәсеннән арынырга теләп, керфекләрен тибрәндереп алды. Тирә-якта тыз да быз чабышкан кешеләрнең аяк тавышын бала елаганга охшаткан икән. Алай дисәң, әнә бит, һаман колакны ярып, Газиз тавышы килә.
— Улы-ым! — Фаягөл тавыш иясен эзләп, аңа таба йөгермәкче иде.
— Күзең чыккан мәллә, ат астына килеп керәсең бит! — Үзенең каршысында гына «тпру!» дип җигүле ат туктатканнарын күрде Фаягөл, кузлада утырган егетнең йодрык болгаганын да күрде, әмма аның ни әйткәне башына барып җитмәде. Шул халәтендә атлады да атлады.
Канаты сынып, суырылып калган Фаягөлгә бер генә нәрсә – Шәрифнең юату тулы хатлары яшәү көче бирде. Иренең исәнлеген белү, аның “исән-сау булсак...” дигән сүзләрен уку өмет учагындагы соңгы ялкын телләренә сүнәргә ирек бирми иде...
Авылларга килеп төшеп, фатирга урнашуга, сәке өсләрендә ауный-ауный елаган чаклары аз булмады Фаягөлнең. Газизенең йөзе күз алдына килеп баса да, яшь хатынны акылдан шашар дәрәҗәгә җиткерә... Шундый көннәрнең берсендә, как сәкегә башын салып,  үксеп яткан Фаягөл янына, идәнгә Һаҗәр килеп тезләнде. Соңгы араларда ул да күләгәгә әйләнгән иде, Фаягөлгә бөтенләй сүз катканы булмады.
– Кичер мине, Фаягөл, мин генә, мин генә гаепле барысына, – диде ул, күз яшеннән чыланган чәч бөдрәләрен аралый-аралый. – Бу кадәр йөкне ничекләр күтәреп йөртим? Мин гаепле Газизнең үлемендә, ми-ин...
Кызның сузып-сузып елавы җанны туңдырырлык иде. Фаягөл берни дә аңламаган хәлдә торып утырды. Һаҗәрнең кара күзләрен яшь пәрдәсе томалаган, чәчләре юешләнеп йөзенә ябышкан, ул, иңсәләрен дерелдәтеп, елавын белә.
– Мин каргадым лабаса сине, тик болай булыр дип уйламады-ым, кичер... Бәхете булмасын, дип елый-елый теләкләр теләдем, тик, тик... Бала хәсрәте күрерсең дигәне башыма да килмәде-е... – Һаҗәрнең йөзенә карарга куркыныч иде, Фаягөл, үз хәлен онытып, кызны юатырга ашыкты:
– Син нәрсә инде, Һаҗәр? Синең ни гаебең булсын? “Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый”, ди торган иде минем Гөлсем әнием, язганы шул булгандыр. Юкка җаныңны талкыма.
Бу сүзләрдән соң Һаҗәр, сулкылдаудан туктап, аптырау тулы караш белән Фаягөлгә текәлде.
– Нинди кеше соң син? Нигә минем чәчемә ябышмыйсың,  юләрлекләремә җавап итеп, йөземә китереп сукмыйсың? Җиңелрәк булыр иде... Син Газизне җирләгәннән бирле үземә урын табалмыйм. Ул бит... ул бит синең генә түгел, Шәрифнең дә бер кисәге иде. Сизмәдең, белмәдең генә, син күрмәгәндә ничекләр сөеп бага идем улыңа... Каргышларым гына гүргә кертте баланы. Мин юләр, мин шыр тиле... Синең тормышыңны мин генә җимердем. – Һаҗәрнең тавышы янә тоташ үксүгә әверелде. Кызлар, үзләре дә аңламастан, иң якын ахирәтләр шикелле, кочаклашып, бер-берсен юата-юата бик озак елаштылар...
 
***
Һаҗәрнең дә бәхете түгәрәк була алмады шул. Бар юанычы – сәхнә иде. Саулыгын да, мәхәббәтен дә сәхнәгә бирде… Гомерлек чир алуы да сәхнәгә ашыкканда булды…
Ул кичне дулый-дулый карлы яңгыр яуды. Кызлар спектакль куясы авылда клуб юк иде, элегрәк мәчет, хәзер мәктәп булган йортта хәлдән килгәнчә сәхнә әтмәлләделәр. Халык бүтән авылдагыча соңлап җыелмады, шуңа күрә тамашалары да иртә бетте.
– Кызлар, җебетергә итеп тора, су төшсә, бүленеп калуыбыз бар. Әллә төнлә кыймылдыйбызмы соң? – диде Хәлимә, кызлар белән киңәшләшкәндәй итеп. – Агыйделне чыгып калсак, җаныбыз тыныч булыр иде ичмаса.
– Язгы бозга ястык калынлыгы булса да ышанма диләр шул... – Фаягөл, үзалдына сөйләнгәндәй, баш какты.
– Әйдәгез, тәвәкәллик алайса, елганы кичсәк, якындагы авылда тукталып торырбыз. – Кызлар беравыздан Хәлимә белән килештеләр.
Чегәннәр шикелле күтәренеп, төн уртасында юлга кузгалган кызларны авыл халкы гаҗәпләнеп тә, сәерсенеп тә озатып калды.
Әнә шул чагында, ай шәүләсе дә күренмәгән караңгы төндә, Агыйделне кичкәндә бозлы суга чумды Һаҗәр.
Җепкә тезелгәндәй, бер эздән сак кына баралар иде. Алдан, кулындагы таягы белән бозны тикшерә-тикшерә, Хәлимә үзе атлады. Һаҗәр иңбашындагы йөген рәтләргә теләп, бераз гына артка калган иде. Кинәт үзәк өзгеч тавыш елга өстен кисеп үтте. Фаягөл белән Хәлимә, икесе берьюлы:
– Һаҗәр! – дип кычкырып, артка борылдылар. Кул сузымы арада, авызын ачып корбан көткән аҗдаһадай, караланып бәке авызы шәйләнә. Хәлимә мизгел эчендә боз өстенә сузылып ятты, башындагы шәлен салып, аның бер очын суда бата-калка күренгән һаҗәргә сузды.
– Тот, җаныем, зинһар, нык бул, – дип пышылдый-пышылдый, куркудан үзе дә дер калтыраган хәлдә, кызны коткарырга омтылды.
Ул мәлдә Ходай саклагандыр үзләрен: шәлне тешләре белән тартсалар тарттылар, һаҗәрне коткара алдылар. Теше тешкә бәрелеп, шакылдап торган Һаҗәрне боз өстендә чишендереп, капчыктагы сәхнә киемнәрен кигерткән мәлдә генә кыз әкренләп кеше рәтенә килә башлады.
...Шул төнне тәненә чир алган икән, бичара. Гомер буе саулыкка туймады, тик сәхнәдән аерылуны күз алдына да китермәде. Әни булу бәхетеннән мәхрүм калганлыгын белгәч, кияүгә дә чыкмады. Тәненә дә, җанына да бер генә ир затын да орындырмады. Аның гаиләсе – театр булды… Шәрифкә булган мәхәббәтен дә еракка, күңеленең иң тирән төпкеленә яшерде кыз.
…Шәрифенең дә бакыйлыкка күчүенә егерме ел була түгелме? Әйтергә генә ансат... Сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп, ничә тапкыр яраланып, тәнкәенең дә, җанкаеның да таушалуы җиткәндер... И-и, бахыр, кайтып күзгә күренүе бер могҗиза булган иде дә соң. Мәңге онытырлык түгел...
Сугыш бетеп, инде август ахырлары якынлашты. Шәрифнең ник бер аваз хәбәре булсын! Тилмереп, тилереп көтә үзен Фаягөл, кайтасы кешеләр кайтты бит инде дип, торып-торып ямьсез уйлар килә башына, андый шикләрдән котылу өчен хатын бөтен барлыгын театрга бирергә ашыга. Шунда гына дөньясын оныта, шунда гына җанына тынгылык таба. Беркөнне кинәт кенә базарга чыгып керәсе итте. Күз текәп алыр әйберсе дә юк иде, шулай да  нигәдер ашыга-кабалана базарга юл тотты Фаягөл. Әйләнеп-тулганып йөргәндә тегесе-монысы килеп эндәште үзенә, кемдер театр хәлләрен сорашты, кемнәрдер “Иреңнең хәбәре юкмы әле?” дип кызыксынды. Фаягөл, көрсенеп, “Юк шул”, - дип җавап бирде, үзе базар капкасыннан килеп кергән шинельле солдатка төбәлде. Менә бит, берәүләрнең кадерлесе исән-имин кайтып килә! Нәкъ шул мизгелдә иңбашына солдат капчыгы аскан, чигә чәчләренә бәс кунган ирнең дә карашы базар рәтләре арасыннан йөгереп үтте. Фаягөл баскан урынында кадакланып калды: бу ир аның Шәрифе иде!..
Яшәгән кадәресен матур яшәделәр алар. Шәриф, изге җан, “баланы сакламагансың!” дип бер генә тапкыр да күтәрелеп әйтмәде  Фаягөлгә. Илһамнары тугач, кулларында гына күтәреп йөртмәде инде! Әй кадерләп тә яшәде үзләрен, урыны җәннәттә булсын берүк. Өй дип, театр дип бердәй янып йөрде, гомере буе кеше кайгысын кайгыртып яшәде. Ул чакта театрның хәле бер дә мактанырлык түгел иде. Хәбир дә сугыш бетәр алдыннан гына, контужен булып кайтып төште. Ир-атсыз, ятимләнеп калган театрны аякка бастыру өчен күпме көч кирәклеген үзләре генә белгәннәрдер: Хәбир белән Шәриф төн йокыларын онытып, элеккедәй эшкә чумдылар. Ул елларда хөкүмәтнең дә сәнгатькә игътибары булган инде, күрче, берничә елдан театрга йөк машинасы биреп куйдылар. Тора-бара театр училищесы бетергән яшьләрне Актауга эшкә җибәрә башладылар. Зурлап, ил буенча гастрольләр билгеләделәр. Кая барсалар, шунда кадерле кунак урынына каршыладылар, озатып калдылар...
Азамат нәрсә ди, кадерегезне белмиләр, диме? Алай дисәң, эшләп торганда күрмәделәр түгел ләбаса, күрделәр. Исемнәр дә бирделәр, рәхмәт төшкерләре. Хәзер онытканнар икән, ни хәл итәсең. Дөньясы башка, заманы башка. Табыш китерә торганнарның гына кадере арткан заман. Туксан яшен тутырып килгән Фаягөл карчыкның кемгә нинди кирәге булсын... Татар театрының йөз еллыгын ил тутырып бәйрәм иткәндә, Казанда бөреләнеп, Актауда чәчәк аткан коллективны, Фаягөлне, аның яшьтәшләрен искә-телгә алмаганнар икән, үпкәләп утырып булмый инде. Дан өчен эшләмәделәр, халык өчен эшләделәр. Ничекләр аңлатасың шуны Азаматка, ничекләр...
 
***
… Сәхнәне, залны тутырып, гаҗәеп бер яктылык тарала башлады. Бәллүр боҗраларның сихри балкышыннан агылган бу яктылык күзләрне, юк, күзләрне генә түгел, күңелне чагылдыра иде. Ул, шушы яктылыктан тәннең, җанның һәр күзәнәгенә илаһи бер көч тулганын тоеп, үзалдына рәхәт елмайды. Дөнья аклыкка күмелде.
Хыяллар да нигәдер гел ак төстә генә була… Ул да шул төсне күкрәгенә кысып, башкалар белән бүлешергә теләп, театр сәхнәсенә аяк баскан иде… Сүз, аның кодрәте турында уйлана белмәгән сабый чагында аны пәрдә артындагы серле тормыш ымсындырды. Ул спектакль башланганны түгел, пәрдә ачылуны көтеп тинтери иде. Зарыгып көтеп алган иң тылсымлы мизгел – әнә шул. Аның өчен тамашачы утырган зал – «бу як», сәхнә исә – «теге як». Дөнья үзе үк каршылыклардан гына тора бит: яхшының яманы, акның карасы була… Шунысы гаҗәп: «чын» дөньяда һичкайчан үзара камил бөтенлеккә ирешә алмаган бу каршылыклар театр сәхнәсендә пәрдә ачылган мизгелдә бербөтенгә әверелә. Аны менә шушы могҗиза, шушы сихри көч әсир итә иде…
Ул үзен кинәт кенә көчле кеше итеп тойды… Җан таләбенә буйсынуы белән көчле иде ул. Көчле һәм бәхетле иде.
Азамат, шушы бәхетне югалтудан курыккандай, үзен урап алган бәллүр боҗраларга ныграк сыенды…
 
***
Фаягөл карчык, бер ярдан икенчесенә ташланган уйларының җеп очын эзләгәндәй, таң сызылып килгән офыкка текәлде. Күзләре аермаса да, колаклары, шөкер, зарланырлык түгел иде — кыр казларының янә иңрәп кычкырганы ишетелде. Китеп барышлары икән шул... Көзге салкынлык тәнне генә түгел, җанны өтә. Шул салкынлыкка рәнҗеп китмисез микән, бахыркайлар?
Фаягөл карчыкның берән-сәрән генә калган керфекләре яшькә чыланды.  Ул, куышлы уйный-уйный һавада бөтерелгән көзге яфракларга төсе уңган күзләрен төбәп, тын калды. Бичаралар дип кызганыргамы аларны: әле генә җиһанга ямь биреп, яшел килеш тибрәлгән яфраклар, инде сагыш төсе иңдереп, әкрен генә чиксез мәңгелеккә китеп баралар. Югалтулардан гына тора диярсең бу дөньяны... Күп күрде, өлешенә тигән көмешендә Фаягөлнең дә югалтулары күп булды. Әнисе, әтисе, Гөлсем әнисе, улы, яраткан ире, ахирәтләре... Яктылардан якты истәлекләре генә калды шул. Сәхнә белән аерылышуны, бу югалтуны ни белән тиңләп була?.. «Китәсеңмени, Фаягөл апа?» Театрдагыларның бу соравыннан ул чакта җаны ничек өзгәләнгәнен кемнәр аңлар? Китәсе килеп киттемени? Үз хәлен, үз яшен, үз вакытын белеп, җаны елый-елый китте Фаягөл. Ничекләр еламасын? Сәхнә аны яраткан кебек, ул да сәхнәне шундый мәхәббәт белән яратты бит. Акча белән, дан белән, мактау кәгазьләре белән үлчәп булмый торган мәхәббәт иде ул... Мондый мәхәббәт тагын кемгә насыйп булыр? Яңа заманда мондый мәхәббәт тагын кемнең күңелендә чәчәк атар?..
Һаваны ярып, шәһәр өстеннән янә кыр казлары тезелеп үтте. Китеп барышлары. «Онытмагыз безне», – дип иңрәп кычкыра-кычкыра, чылбыр булып тезелеп, җылы якка китеп барышлары аларның...
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА


Фото: Николай Туганов 

Комментарийлар