Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья матур, дөнья киң

– Бияләй эченнән йодрык селкергә барыгыз да мачтыр... Ирмен дигән ир булсаң, шул адәм тәганәсенең тетмәсен тетәр иең, чыраена ябешер иең. Үзеңнең генә көчең җитмәсә, әнә, Разияның Илһамын чакырыр иең. Ир-атның телсезлеге, җебегәнлеге аркасында дөньясы шушы хәлгә калып бара бит, әй. Ятасың монда диванга берегеп, кешегә тикмәгә акча өләшкәннәренә сөенеп...

Башланды. Кулындагы үтүгеннән дә битәр кызган Илсөяне тиз генә сүрелдерермен димә. «Миңа да миллион сум акча тоттырсалар, ниләр алып бетерер идем икән?» дип телевизор каршында хыялланып, галәмәт газаплы һәм татлы математик исәпләүләргә чумып яткан Ринат түзмәде, баш очындагы кечкенә мендәр белән хатынының авызын томалардай булып, урыныннан кузгалды.
– Туктыйсыңмы, юкмы чәпчүеңнән? Нәрсә, хәзер төн җитеп килгәндә персидәтелнең өенә барыйммыни инде мин, ә? Ярар, бардым ди, җилкәсеннән сүрәп чыгардым ди. Шуннан? «Слушай, нишләп әле син хатыннарның сөт тапшырган акчасына үзеңнең машинаңны рәтләтеп йөрисең, кайчан аларга акча чырае күрсәтәсең? Мәле, шуның өчен сылыйм әле үзеңә», диммени? Таң атуга озаттырачак бит аннары, унбиш суткыга гына да түгел. Нәрсә, мине ераккарак озатып, иркендә каласың киләме, шуңа җанга тиясеңме әллә?
– Китчәле, син диванага әйтеп тел әрәм иткән мин җүләр... – Илсөя үтүкләп бетермәгән керләрен берәм-берәм диванга томырды да, күз яшьләренә буылып кухняга кереп китте.
«Тыштагы буран буранмыни», – дип әйткән ди берәү, ике хатынының ызгышыннан качып урамда утырган мәлендә. Ринатның да бу минутта шул берәүдән әлләни артык җире юк иде. Ишек кашагасыннан «Беломор»ын кармалап алды да, чыга-чыгышка тәмәкесенә ут элдергәч, өйалды баскычына килеп утырды.
Дөньяны балкытып, күк йөзен яшен камчысы телеп үтте. Каф тавы артындагы җеннәр бөтенесе берьюлы кузгалгандай, дөбер-шатыр күк күкрәде. Шулчак, өй ишеге ачылып, Илсөянең, күкрәү авазын да күмәрлек, әче тавышы яңгырады:
– Нишләп утырасың анда, кер өйгә. Берүзем генә куркам бит!
Хе, курка имеш. Ринат курыкмыймы? Кайсы ир-ат «мин дә яшеннән куркам» дип кычкырып әйтсен. Ә бит адәм баласы ничек кенә батыраймасын, кукраймасын, Ходай тәгаләнең могҗизалары алдында ул барыбер мескенгә әверелә. Яшен дә күкләрне генә калтыратып калмый, кешенең дә һәр күзәнәгенә үтеп керә, үзе белән бергә курку хисе дә алып керә. Нидән курка, нигә курка – кеше моны үзе дә юньләп төшенми. Табигатьнең илаһи көче алдында үзенең көчсезлеген тануданмы? Әллә үзенең куркуын аңлаудан куркамы? Белмәссең...
Ринат өйгә керергә ашыкмады. Баскыч почмагында эшкә кия торган курткасы тора иде – шуны алып иңсәсенә салды. Гәзит өстенә тезелгән аяк киемнәре арасыннан тирән эчле галушын күзләде. Анысы, хәерсез, тышта калган булып чыкты. Яңгыр суы тулган галушны, кулы артына җитмәгән Илсөяне теш арасыннан гына сүгеп аткач, иске ботинкасын аягына элеп, пычрак ера-ера урамга атлады.
Капканың тимер келәсе шапылдауга, Илсөя дә ук булып атылып, баскычка чыгып басты.
– Ходаем, әллә чыннан да тора-салып Фәритләргә юл алды инде? – дип коты очкан иде, иренең лаштор-лыштыр адымнар белән күрше Илһамнар капкасына юнәлүен күргәч, ни көләргә, ни еларга белми, кире өйгә керде.
 
***
– Әйбәтмесез. – Авыл гадәте буенча шакымый-нитми генә өйгә үткәч, Ринат сәлам биреп, тамак кырып куйды. – Утыгыз булмаса да, кердем әле, тавыклар сәгате белән ятмагансыздыр, дидем.
– Менә бит, ни, яшен яшьни дип, бөтен утларны сүндереп куйды, телевизорның антеннасын алып ташлады, көзгеләрне томалап бетерде. – Илһам, хатыны ягына ымлап күрсәтте дә Ринатны табын янына дәште. – Утыр әйдә, яшьти, какрас нитеп, пылаулап утыра идек. Хатын, кая, утны кабыз әле, бетмәгән яшенне көтеп... Теге ниеңне дә чыгар, күрше кергән хөрмәткә...
Разия, туп-туры сызылган кашларын бер-берсенә куша язып җыерды:
– Әстәгы, каян алыйм мин сиңа? Әнә, тәмләп пылау ашагыз, аннан чәй эчәрбез...
– Бар, йөгереп кенә Илсөягә кереп чык, анда булмый калмас. Үзен дә ияртеп кер, яшь чакларны искә төшереп кич утырырбыз.
Ринат, юеш курткасын почмакка, идәнгә генә салып куйды да, сүзгә кушылуны кирәк тапты:
– Минеке дә, аның ише әйбер таптыра башласаң, Разиядан алып тордым дип күтәреп керә....
– Хатын, ике әйттермә, бар, он эченә яшергәнеңне алып кер алайса. – Илһам, сүзе беткәнне белгертеп, өстәл өстендә бармакларын биетеп алды. Иренең үтә дә канәгать чыраена шаккатып карап торганннан соң:
– Әтекәем, анда да төртенеп йөри икән әле! – дип сукрана-сукрана, Разия өйалдына чыгып китте. Ул да булмады, аның кем беләндер быдыр-быдыр сөйләшкәне ишетелде.
– Иң кирәктә хатын үлде, дигәндәй, чукынды, минекенекенең тавышы килә инде. – Илсөянең җил-давылыннан шүрләп, Ринат авыр көрсенеп куйды.
Хатыннарның кыр казларыдай каңгылдашуын ике ир икесе дә тып-тын гына көтеп тордылар. «Чәр-чөр килеп, кеше алдында оятлы булмаса ярар инде». Ринатның башында шундый уй бәргәләнсә, Илһамны «Бу юлы да пылавы кара көйгән булып, хурлыкка гына кала күрмәсен», дигәне бимазалады.
Өйалдында серләшкән хатыннарның да күңел түрен корт кимерә иде. «И алла, кеше кергәч тә шул алама трикосын чыгып алыштырырга башына килми бит аның». Гөлдер-гөлдер килеп ахирәтен өйгә әйдәкләгән Разияның  авызы ерык булса да, йөрәгендә ут көйрәде.
«Бер румке авызына тисә, теле чишелә торган гадәте бар, тагын тугарылыр инде, Ходаем». Илсөянең дә йөзен тутырган елмаю пәрдәсе артына борчылу хисләре яшеренгән иде. Бу ике гаилә, гомер буе бер-берсе белән аралашып яшәсә дә, күзгә күренмәс җепләр булып сузылган ниндидер киеренкелектән арына алмады. Эш шунда: яшьлекләрендә Ринат Разияне, Разия Ринатны, Илһам Илсөяне, Илсөя Илһамны охшатып, озатышып йөргән иде. Яңа ел кичен каршылаган мәҗлестә кызык итеп кенә парларын алышып биеделәр дә, шуннан китте, китте, ахыр чиктә сигезенче март бәйрәмендә авылның бер урамына ике килен төште: Илсөя – Ринатка, Разия – Илһамга насыйп булды. Һәрберсе үз язмышыннан кәнәгать иде, шулай да «элеккеләр» алдында ничек тә сер бирмәү теләгеннән котыла алмадылар.
Менә бүген дә, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, табын артына утырганда, сиздерми генә бер-берсен күзәттеләр. «Илсөя картаюны белми дә, чукынчык. Кара күзләре элек ничек ут чәчеп торса, бүген дә шулай. Чәчләрен колак буеннан ук кистергәч, бөтенләй яшәргән кебек. Гәүдәсен күр әле, кыз чагында да  болай сыгылмалы, нәзек булмагандыр. Халаты шәһәр хатыннарыныкыдай, тез өстеннән генә тора. Биле гелән лә учка сыеп бетәр кебек... Их-ма... Бу Разияны әйтер ием, нәрсәгә дип шулкадәр симерә икән, инде атлап түгел, тәгәрәп йөри башлады. Ул чәчен сарык бәрәненеке кебек бөдрәләтмәсә тагын... Зәңгәр күзләремә иш булсын дип, шәмәхә төскә буятып та кайткан бит әле җитмәсә. Сыланып торган чалбар киеп гомере үтте инде, тегеннән ташыган, моннан бүселгән җирләре үзенә матур күренә микәнни... Их–ма...» Илһам, пылау астына дип бер румке күтәргәннән соң, каш астыннан гына әле Илсөягә, әле Разияга күз ташлап, шуларны уйлап алды. Ринат та, тәлинкәсеннән вак-вак ит кисәкләрен сайлап авызына шудырганда, ялт итеп кенә ханымнарга күз салды. «Бәхете бар бу Илһамның. Разиясы тутырган тавык кебек, рәхәтләнеп тотар җире дисеңме... Минекенекенең юк инде, юк. Такта тек такта. Кыркымыш тай шикелле чәчен дә кыркыткан. Менә Разияныкы ичмаса –  әртистләрнекеннән ким түгел!»
– Әйдәгез, өстәлдә булганына җитешегез, кыстаганны көтмәгез, күршеләр, – дип, Разия табын түрендәге ризыкларны Ринат алдынарак этеп куйды. «Ит ашаган кешенең чәче пеләшләнми диләр иде, хак икән, агай. Ринатның берәр бөртеге коелса!.. Безнең Илһамга кәнфит булсын да бәрәңге булсын. Шуңа баш түбәсе таң кояшыдай ялтырап тора да инде аның. Ни үзе, ни сүзе... Майка астыннан бүлтәйгән корсагы – гарьләнеп үләрсең, ходаем... И карый белми дә инде үзен. Менә Ринатны әйтсәң дә була, тикмәгә генә телевизор каршында барысын күреп-өйрәнеп ятмый шул ул, агай. Ашавын гына күр син аның, авызын да чапылдатмый, тавык туйдырырлык итеп ипиен дә коеп утырмый. Тел тибрәтеп авыр сүз әйтә белми... »
Илсөя дә, хатын-кыз кызыксынучанлыгы белән Разияның яңа пәрдәләрен күз уңыннан үткәргәч, үз уйларына чумды. «Шулай инде, кешенең ире ир төсле, акча да, мал да таба белә. Минеке-е... Бозау дисәң бозау. Диван булсын да телевизор булсын аңа. Хатынша, мүкләк... Илһамны кара, байлар чырае үзендә. Умырып ашый, умырып эшли. Шуңа да ит куна аңа, минеке кебек как сөяк түгел. Үтте инде гомеркәйләр...»
– Ни, җәмәгать, паминкадагыдай утырмаек әле, әйдәгез, тоткалап куйаек. – Илһамның аягүрә басып кыстарга маташуы табындагыларны уйдан арындырды. Ирләр тавыш-тынсыз гына стаканнарын бушаттылар. Илсөя, тозлы гөмбәне чәнечкесенә эләктерә алмый җәфаланган Ринатның аягына каты гына итеп басып алды – янәсе, чамаңны бел. Телләр чишелгәннән чишелә барып, сүз артыннан сүз китте, сәясәте дә, сәнгате дә калмады, ахыр чиктә көндәлек мәшәкатьләргә, авыл тормышына кайтып тукталдылар.
– Менә син әйтәсең яшьти... ии-к...ни, колхозда эшләп кем рәхәт күргән дисең... ии-к... – Илһам, очкылыгын бетерер өчен бераз сулыш алмый торды. – Примергә мине ал. Түзәм. Фермада эшләгәч, үзебезнең малларга да акмаса да тамып тора. Арба төбенә, каты булмасын дип тегесен-монысын салып кайтасың... Хатын зарлана, бөтен киемеңә силус исе сеңеп бетә, дигән була. Ничава, мәйтәм, кышын малларны суеп саткан акчадан бер дә ис килә дип тормыйсың әле, рәхәтләнеп нитәсең, туздырасың дим.
Разия, гадәтенчә, кашларын җыерып, ирен битәрләп ташлады:
– Я инде, эчкәнсең икән, буеңа сеңдер дә сөйләнми генә утыр!.. Колхоз, имеш. Исеме генә калды, таралып бетте бит инде. Башта ел саен яңа прсидәтель килеп, алары умыралган кадәр умырды. Соңгысы бигрәк әкәмәт кыланган була, карале, авыл уртасына нинди хан сарае торгызып куйды. Балаларын чит илгә укырга җибәрде, үзенә дә, хатынына да аерым машиналар алган булды... Колхозыңның к хәрефе дә калмады инде, җаныкаем. Әнә шуларның кесәләренә кереп бетте.
Сүз җебе шул тарафларга борылгач, иртәнге якта кәнсәләрдән сөт тапшырган акчасын алалмый кайткан Илсөянең дә бөтен үпкәсе исенә төшеп, ул да кызып-кызып сүзгә кушылды.
– Прсидәтель дигәннән, бусы бигрәкләр дә яман шул, малайкаем. Звир дисәң звир. Әле ишеттең микән, бу айның сөт акчасын тиз генә көтмәсеннәр дип әйтеп әйтә икән. Бардым иртән, җук ди, Халисә, әле генә булмас та ди. Өченчекөн теге звир машинасын бәрдертеп кайткан бит, шуны рәтләргә бик күп акча кирәк икән... Күпме әйтәм Ринатка, ир булсаң, үзең бар, ирләрчә сөйләш, алып кайт тиешле акчаны дим. Җук, малайкаем, җук, береккән тек береккән шул диванга... Әнә, сул як күрше Фәһимне әйтәм, машинасына бәрәңгесен, сөтен, маен төйи дә Минзәлә базарына барып сата, рәхәтләнеп акча эшли. Яши белә инде кеше, белә...
Илсөя, сүзен әйтеп бетерә алмады, Ринат тыныч кына итеп, тик тешен кысып:
– Фәһимгә чыгасы иең... – диде.
Илһам, стаканнарны күзенә терәп диярлек, шешәдән, үзе әйтмешли, зәмзәм суы бушатты да дилбегәне кулына алды.
– Ни, яшьти, Фәһим качмас, тотып куяек әле. Син, Илсөя, Ринатның терсәгенә төртмә анда, көн саен утырмыйбыз бит болай күңелле итеп. Төкерегез әле шул прсигә, кадалып китсен. Әгәр бик теләсәм мин аны...мин аны... әллә кайчан...
– Сөйләнгән була ичмаса, нишләтәсең, я, әйт, нишләтәсең? Соң, беркөн генә үзен депутат итеп сайламаган өчен бөтенебезнең берәм-берәм иманын укытып чыкты, авыз ачып сүз әйталдыңмы? Су капкандай утырдык инде. – Разия, газ плитәсе янында кайнашкан җиреннән, иренә җилкә аша мыскыллы караш ташлап, бик тиз генә аның авызын томалады.
Чыннан да читтән килгән рәис халыкның канына ярыйсы гына тоз салырга өлгерде шул. Килгән уңайга колхозның бөтен техникасын, «тузган, срогы чыккан» дип, билгесез хакка, билгесез тарафларга таратып бетерде – тел тибрәтеп сүз әйтүче булмады. Ферма сыерларының яртысын суеп, иткә озаттырды – эшсез калган хатыннарын яклап беркем сүз катмады. Мәчет бурасыннан үзенә гүрнәчәдәй мунча корып куйды – авыл халкы ләм-мим иде. Курку идеме бу, битарафлык идеме, әллә инде, карга карганың күзен чукымый, барыбер өстәгеләр белән бер сүздә дип, кул селтәү идеме... Аның белән аяк терәп сөйләшердәй гаярь ирләр табылмады авылда. Кубарылып, читкә эш эзләп китүчеләр дә күбәйде. Эш тә, хезмәт хакы да булмагач, ирләрнең күбесе аракыдан юаныч эзләргә кереште. Ни хикмәт, анысына акчасы да табылып тора шул.
Разия, пылаудан бушаган тәлинкәләрне җыеп алды да өстәлгә чәй тәмнәре, чәчәкле чынаяклар тезә башлады. Сөт белән, куе итеп ясалган тәмле чәйне берара дәшми-тынмый гына йоткалап утырдылар. Тынлыкны Илсөянең сүз башлавы бозды.
– Адәм гыйбрәте инде, авыл бетсен диюләредер... Берләштерәбез дигән булып, гөрләп торган мәктәпне тараттылар. Мал асрауның тулкысы калмады, сөтен-итен шалкан бәясенә җыялар. Эш юк, ял юк. Әле клуб бар чагында шуны ачып-ябып булса да бераз акча ала торган идем. Тот менә хәзер. Безнең якларга кәнсирт-спитәкл килмәгәнгә бишбылтыр. Магазинга өеп-өеп аракыдыр, сырадыр кайтарып тутырырга беләләр, эчеп сарыкка әйләнеп бетсеннәр ди торгандыр инде хөкүмәт...
– Күп сөйләшмә... – Ринат, Илсөягә күтәрелеп карамыйча гына чәен уртлап куйды.
– Үзегез дә нитеп, ялкауланып беттегез бит, – дия-дия Илһам шешә төбендә калганны ике стаканга тигезләп бүлде дә берсен Ринатның кулына тоттырды. – Хатыннар, сезне нитүем, әйтүем. Әйткәннен яратмайсыз инде, анысын беләм. Ну дөрес әйтәм бит, шулаймы, яшьти? ... Их, безнең әнкәйләр заманында яшәтәсе ие сезне әзрәк, белер иегез... Телевизорсыз заманда диюем. Ату шуңа берегеп каттыгыз бит. Катык аерту бетте, сөт өсте күрмәгәнгә бишбылтыр – өч сумнан сөт тапшыралар да җитмеш тәңкәгә май апкайтып ашайлар. Әзер, рәхәт. Җон наскига кадәр Минзәлә әбиләреннән сатып алалар.
Разия, иренең тугарыла башлавын сизеп, аңа каш астыннан усал караш ташлады:
– И теле, и теле шушының... Хатыннарны тикшереп утырган була. Без генә түгел, иле белән шулай, нәрсәсенә аптырыйсың аның. Тавык ботына кадәр Әмерикәдән апкайтканны... Кигән ыштаның Кытайныкы. Күлмәгең шуныкы. Наскиең шуныкы. Әй, сөйләмә инде ичмаса... Авыл, имеш. Кемгә кирәк  ул бүген? Җоны йолкынган тавык хәлендә калды бит инде... Йөрәкле, таза ирләрне утыз җиденче елларны ук бетергәннәр, хәзергеләрне әйтерием... – Мәктәптә техничка булып эшләгәч, Разия дөнья тарихыннан да беркадәр мәгълүматлы иде. – Куркып беткәнсез инде, ә дигәнгә җә диеп утырырга гына беләсез.
Бу сүзләр ирләрнең мин-минлегенә тиде бугай, Ринат булып Ринат, чынаягын өстәл түренә этеп куйгач, кызып ук китте.
– Кем курка әле монда? Менә иртәгә тотам да эшкә чыкмыйм. Болай да өч ел буе бушка эшләп йөрим. Былтыргы уборканың акчасы алынмаган – киләсе елда бодайлата түләрмен дип тора. Дуракка саный бугай мине. Все, чыкмыйм дигәч чыкмыйм иртәгә. Күрү белән әйтәм, бөтенесен әйтәм. Ату эндәшми дигәч тә.
Илһам, өстәл читеннән таеп киткән терсәген кабат урынына куйганнан соң:
– Дөрес, яшьти! – дип йодрыгы белән каты гына итеп өстәл төеп алды. – Дөрес нитәсең! Ничу монда бөтен авыл халкын мәхлукка санап йөрергә! Әзрәк халыкның да теге... ниен... исәпкә алырга кирәк. Хватит! Бөтен авыл белән уртага салып сөйләшергә кирәк. Салып дигәннән... Хатын, бар әле, чүтеки генә җитмәде монда...
Разия да, Илсөя дә, ирләренең әле тагын иркенләп утырырга ниятләре барын аңлап, бер-берсенә мәгънәле карап алдылар.
– Нинди җитмәү ди тагын! – Илсөянең тавышы бөереннән чыкты. – Булды, рәхмәт, кайтабыз. Тор дим, Ринат, кыймылда. Төн җитте, кешенең ятар вакыты, әйдә, тор дим, тор.
Ринат, май кояшыдай балкып, әкрен генә өстәл артыннан кузгалды. Илһам, нидер әйтергә теләп талпынган иде дә, Разия аны бик тиз урынына утыртты.
– Яшьти, ни, гаепләмә, яме. – Илһам ике кулын йодрыклап, өскә күтәрде, шулай үзенчә саубуллашты да, башын өстәлгә салып, нәвем базарына китте.
Күршеләрен ишектән озатып кергән Разия, ирен төрткәли-төрткәли көчкә уята алды:
– Күчеп ят дим, сиңа әйтәм. Чүпрәккә әйләнгәнсең, тфү! Лыкылдаганда бик батыр идең югыйсә. Халык белән сөйләшә, имеш. Сөйләшерсең, бар. Иртәгә үк фермаңнан сөреп чыгарырлар, шул булыр. Телеңне озынайтсаң, кемгә начар булыр дисең – синең белән миңа! Бар, ят дим урыныңа, иртүк торасың бар...
Бу вакытта Ринатны култыклап өйләренә таба атлаган Илсөя дә ирен пыр туздыра иде:
– Адәм гыйбрәте, эшкә чыкмыйм дип тора бит. Кая бармакчы буласың? Әллә гауга күтәрер идеңме? Шушы авылда яшисе барын оныткан кеше шикелле...
– Ярар инде, ачуланма... Матур утырдык бит...
Төнге яңгырның елак тавышын бүлеп, капка келәсе чертләп бикләнде. Күк йөзен урталай ярып, янә яшен камчысы ялтырады...
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар