Логотип «Мәйдан» журналы

Кай­чан тук­та­тыр­га?

Урам кап­ка­сы ки­нәт ша­пыл­дап ачыл­ды, кем­нең­дер ахыл­да­га­ны-уфыл­да­га­ны, ың­гы­раш­ка­ны ише­тел­де.

Бак­ча­да по­ми­дор са­бак­ла­ры бәй­ләп йөр­гән Рә­хи­лә, ке­рү­че­дән дә би­тәр авыр су­лап, ише­гал­ды­на атыл­ды. «Та­гын бе­рәр җи­ре бә­рел­гән­дер, сын­ган­дыр, тай­ган­дыр!» Ха­тын­ның уй­ла­ры төп­че­ге – әле агач ба­шын­нан тә­гә­рәп тө­шәр­гә, әле кой­ма ба­шын­нан мә­тә­лер­гә, әле аб­зар тү­бә­сен­нән егы­лыр­га җай гы­на эз­ләп йөр­гән шук ма­лае ту­рын­да иде. Эчен то­тып ур­та­лай бө­гел­гән Хә­бир­не – күр­ше урам­да яшәү­че ир­не күр­гәч, баш­та сө­ен­де: шө­кер, ма­лае бә­ла-ка­за­га та­ры­ма­ган икән. Ан­нан бор­чу­га кал­ды: ир­нең йө­зен­нән бө­тен­ләй кан ка­чып, көл тө­се­нә кер­гән, кул­ла­ры дер-дер кал­ты­рый, үзе еш-еш су­лый. Ни­чә ел­лар мед­пункт­та эш­ләп, төр­ле­сен кү­рер­гә өл­гер­гән бул­са да, бу ми­нут­та Рә­хи­лә кур­кып ук куй­ды, Хә­бир ме­нә-ме­нә егы­лып җан би­рер төс­ле то­ел­ды. Тиз ге­нә ир­не кул­тык­лап ал­ды да ип­ләп ке­нә бас­кыч­ка утырт­ты.
– Хә­бир абый, баш­та өч тап­кыр әк­рен ге­нә ти­рән су­лыш ал, ты­ныч­лан... Хә­зер сөй­лә: нәр­сә бул­ды? Эчең авыр­та­мы?
– По­ка авырт­мый... – Рә­хи­лә әйт­кән­чә, ти­рән су­лыш ал­ган Хә­бир ың­гы­ра­шу­дан тук­та­ган, маң­га­е­на бөр­чек-бөр­чек тир бә­реп чык­кан иде.
Рә­хи­лә ап­ты­рап аның йө­зе­нә те­кәл­де.
– Эчең­не тот­кан­сың бит... Ни бул­ды, кай җи­рең бор­чый?
– По­ка бер җир дә бор­чы­мый... – Хә­бир та­гын да ты­ныч­ла­на төш­те, ку­лын эчен­нән ал­ды, ту­ра­еб­рак утыр­ды.
– Соң, бор­чы­ма­гач, ни­гә дип дөнья бе­те­реп ың­гы­ра­ша­сың?
– Әле авырт­ма­са да, бе­раз­дан авыр­та баш­лар ин­де ул... – Хә­бир­нең җа­ва­бын­нан бер­ни аң­ла­ма­ган Рә­хи­лә ир­нең маң­га­е­на ку­лын ти­ге­реп ка­ра­ды – юк, тем­пе­ра­ту­ра­сы-ма­зар си­зел­ми.
– Рә­хи­лә, сең­лем, авыл­даш бу­ла то­рып, кү­рә­лә­тә үләр­гә ирек куй­мас­сың бит, ә? – Ир инә­леп-инә­леп Рә­хи­лә­нең күз­лә­ре­нә те­кәл­де. Баш тө­зә­тер­гә тил­ме­реп кер­гән ди­сәң, ан­дый­га ох­ша­ма­ган, ка­ра­шын­да чын­нан да кур­ку ча­гы­ла.
– Хә­бир абый, кы­рык эшем кы­рык як­та та­ра­лып ята, ба­шым­ны ка­тыр­ма, нәр­сә бул­ды, әйт­сәң әйт, әйт­мә­сәң... – «Чы­гып кит» ди­гән­не өс­тәп тор­мас­тан, Рә­хи­лә кап­ка­га ым­ла­ды.
Га­еп­ле ке­ше­дәй ба­шын иеп, күз­лә­рен яше­реп азап­лан­ган Хә­бир та­мак кы­рып куй­ды.
– Әй, үзем ин­де... Ки­чә күб­рәк­кә кит­кән... Апаң­ның яше­реп куй­ган бе­рәр бәл­зә­ме та­был­мас­мы, дип бү­ген өй­не әй­лән­гә­ләп йөр­гән идем...
– Соң? Шун­нан? – Ачуы чы­га баш­ла­ган­ны сиз­дер­мәс­кә ты­ры­шып, Рә­хи­лә чит­кә бо­рыл­ды.
– Тап­тым та­бу­ын. Газ ми­че ар­тын­да кук­ра­еп уты­ра, мин­си­ңәй­тим, өй­дә ку­ган нә­мәр­сә... Сө­е­нә-сө­е­нә гур­лы­сын­нан гы­на чө­мер­сәм... Кө­меш­кә ди­гә­нем, тфу, жид­ки мы­ло бу­лып чык­кан бит, сы­ек са­бын, ягъ­ни мә­сә­лән... Рә­хи­лә, дө­ре­сен әйт, мин үләр­мен ми­кән­ни, ә? Кар­чык шу­лай ди­де, кул гы­на сел­тә­де. «Бул­дыр­ган­сың, үләр сә­га­тең­не кө­теп утыр хә­зер», – ди­де. Уй­нап әйт­мә­де, бил­лә­һи, чын әйт­те бит, сең­лем... Үлә­се кил­ми бит, ә?
Рә­хи­лә, ирен чи­те­нә та­рал­ган ел­маю­ын яше­реп, каш­ла­рын җы­ер­ган бул­ды:
– Эч авырт­мый ди­сең.
– По­ка авырт­мый... – Бе­раз­дан һич­шик­сез авыр­та баш­ла­я­ча­гы­на инан­ган кы­я­фәт­тә, Хә­бир уң ку­лын кен­дек ти­рә­ли йөр­теп, эчен уга­лый баш­ла­ды. – Мин үләм­ме, юк­мы – шу­ны әйт дим, сең­лем.
«Си­нең ке­бек­ләр­гә чур­тым бул­сын­мы­ни» ди­гән уен кыч­кы­рып әй­тү­дән чак ты­е­лып кал­ган Рә­хи­лә, ва­кыт әрәм итеп уты­рыр­га те­лә­ми­чә, уры­нын­нан куз­гал­ды.
– Үлә­сең кил­мә­сә, Хә­бир абый, тиз ге­нә өе­ңә кайт та сөт эч, – ди­де ул, ир­не дә ашык­ты­рып.
– Сөт бу­лы­ша­мы? – Үз аяк­ла­ры­на абы­на-сөр­те­нә то­рып бас­кан Хә­бир­нең күз­лә­ре­нә өмет чат­кы­сы йө­гер­де, ул, эчен то­тар­га да оны­тып, ашы­га-ка­ба­ла­на кап­ка­га юнәл­де.
Рә­хи­лә дә, эшен кал­дыр­ган­га үр­тә­леп, бак­ча­га ке­реп кит­те.
Бу хәл­дән бе­рәр ай ва­кыт уз­гач, бер­көн­не мед­пункт­ка Хә­бир­нең ха­ты­ны Гөл­зи­фа ки­леп кер­де. Рә­хи­лә­дән исән­лек-сау­лык со­раш­кач, ка­пыл гы­на:
– Рә­хи­лә, үс­кән­кә­ем, ул сөт­не кай­чан тук­та­тыр­га соң? – дип со­рап куй­ды.
Ха­тын­ның сә­ер сүз­лә­рен­нән һич­ни тө­шен­мә­гән Рә­хи­лә, күз­лә­рен ап­ты­рау­лы ачып:
– Нин­ди сөт ул, Гөл­зи­фа апа? – дип со­рау­га со­рау бе­лән җа­вап кай­та­ра­сы ит­те.
– Бәй, нин­ди сөт дип... Хә­бир абы­е­ңа үзең ку­шып кай­тар­ган­сың бит, үлә­сең кил­мә­сә, сөт эч дип...
Ул ва­кый­га­ны те­ге чак­та Хә­бир ар­тын­нан кап­ка ябы­лу­га оны­тыр­га өл­гер­гән Рә­хи­лә кыч­кы­рып кө­леп җи­бә­рү­дән чак ты­е­лып кал­ды.
– Нәр­сә, Хә­бир абый һа­ман те­рел­мә­де­ме­ни? – дип со­ра­ган бул­ды ул, бик ка­ты га­җәп­лән­гән кы­я­фәт­тә.
– Те­рел­мә­де­ме­ни дип... Алай чир­лә­гән дә ке­бек бул­ма­ды үзе. Ну үлә­се кил­ми ир­кә­ем­нең! Ир­тән­ге­се сөт, аби­ты сөт, кич­ке­се сөт – үзе дә тә­мам на­да­ел бул­ды ин­де, Рә­хи­лә­кә­ем. Шу­ңа со­рар­га дип җи­бәр­де: ул сөт­не кай­чан тук­та­тыр­га соң? Му­жыт җит­кән­дер ин­де, ә?
– Җит­кән­дер, Гөл­зи­фа апа, җит­кән­дер... – Рә­хи­лә шу­лай да түз­мә­де, кың­гы­рау уры­ны­на чың­лап кө­леп җи­бәр­де. – Ул ка­дәр сөт эч­кәч, баш­ка­сы­на урын да кал­ма­ган­дыр ин­де алай­са.
– Әй­тә­сең бар­мы, Рә­хи­лә­кә­ем, ил­ләм дә ми­нем баш­кай­ла­рым ял ит­те ай­нык ир бе­лән. – Гөл­зи­фа, фельд­шер­га ку­шы­лып кет­кел­дә­гән җи­рен­нән кырт тук­тап, си­ке­реп тор­ды. – Ка­ра әле мин җү­ләр­не, авырт­ма­ган ба­шы­ма ти­мер та­рак эз­ләп йө­рим тү­гел­ме? Кай­там да әй­тәм үзе­нә: «Сөт эчү­не тук­та­та­сы тү­гел», ди­де фил­шер, дим. Ике­без бер сүз­дә бу­лыйк, Рә­хи­лә­кә­ем, ми­не ял­ган­чы­га чы­га­ра күр­мә!
Үзал­ды­на кү­гәр­чен уры­ны­на гөр­ли-гөр­ли чы­гып кит­кән Гөл­зи­фа­ны Рә­хи­лә­нең: «Чи­лә­ге­нә кү­рә кап­ка­чы да соң» ди­гән кү­ңел­ле уй­ла­ры гы­на оза­тып кал­ды.


 

 

Айгөл Әхмәтгалиева

 

 

Фото: Man фото создан(а) 8photo - ru.freepik.com

 

Комментарийлар