Туган як бүреләре

Башыннан аягына кадәр кышкы солдат киемен кигән Хәлим, станциягә килеп төшкәч, авылларына олаучы табылмаганга бер дә борчылмады, инде туган йорт ишеген ачып керергә тугыз чакрым аңа киртәмени?! Алга таба →

Зәңгәр күзле хыял

Сызылып кына җәйге таң ата. Мәзин тавыннан шаян кояш, алсу йөзенең яртысын гына күрсәткән дә, «йә, кем бүген алдынгылар бәхетенә ия була, минем белән бергә тора» дип, алтын төсендәге сыңар күзен кыса. Куначада ак, сары тавыкларның уртасында кукраеп утырган мыҗык әтәч, инде икенче кат сөрән салып, үзенең йокы чүлмәкләрен уятты – тавыклар: «ял көнендә дә иркенләп йокларга бирми», – дип сукранып, ишегалдындагы чирәмгә сибелделәр.

Җан кергән ишегалдында шакылдап келәт капкасы ачылганы, җиргә әйберләр куелганы ишетелә. Көтүчеләрдән дә иртә кем торган икән? Кая җыенамы? Билгеле, терекөмеш – Салих инде! Балык җене кагылган аңа. Бибинур апа аптыраганнан шулай ди бит. Тоткан балыгын эшкәртеп өлгереп булмый, тагын бер чиләк тутырып кайта. Суыткычның туңдыргыч өлеше балык белән тулды, күчтәнәчкә әби-сәбиләргә өләшенде, ә ул һаман ташый. Алга таба →