Логотип «Мәйдан» журналы

Эзсез узмый гомер

Айлы төндә әби төшкә керде,Балачакны искә төшереп:Ак алъяпкыч бәйләп, мич каршындаТора икән коймак пешереп.Мич каршында ул әвәрә килә,Табагачын тоткан да җайлап.Зәңгәр борчак төшкән күлмәк киеп,Тәлинк...

Айлы төндә әби төшкә керде,
Балачакны искә төшереп:
Ак алъяпкыч бәйләп, мич каршында
Тора икән коймак пешереп.
Мич каршында ул әвәрә килә,
Табагачын тоткан да җайлап.
Зәңгәр борчак төшкән күлмәк киеп,
Тәлинкәгә салам мин майлап.
Өй эчендә рәхәт: коймак исе!
Нурга күмеп, яңа көн туган.
Әллә инде изге әбиемнән
Гасырларга җитәр моң тулган?!
Төш хикмәтен күкләр генә белә:
Мин үзем дә гүя мин түгел,
Ә кечкенә кызым-оныкчыгым
Күлмәгенә ялгыш чәй түгә.
Аны алып әбием кулына,
Чәчәк төшкән күлмәк кидертә.
Өндәгечә, хуш ис бөркеп торган
Өем-өем коймак өлгертә.
…Моннан соң да әбием керер әле,
Мич каршында коймак пешереп:
Эзсез булмый гомер Яшәештә –
Төшләр тора искә төшереп.
 

Зимфира ИСЛАМОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock


«Мәйдан» № 9, 2017 ел

Комментарийлар