Логотип «Мәйдан» журналы

Рәсем ясыйм

Мин Га­ләм­не сал­дым ак кә­газь­гә –Йол­дыз, ай­ны, күк­нең зәң­гә­рен.Ке­ше­ләр­не?.. Юк, юк, яса­ма­дым,Ни­чек бел­гер­тим соң гамь­нә­рен? Кем кай­гы­да бү­ген, кем шат­ла­на.Ә ир­тә­гә бул­с...

Мин Га­ләм­не сал­дым ак кә­газь­гә –
Йол­дыз, ай­ны, күк­нең зәң­гә­рен.
Ке­ше­ләр­не?.. Юк, юк, яса­ма­дым,
Ни­чек бел­гер­тим соң гамь­нә­рен?
 
Кем кай­гы­да бү­ген, кем шат­ла­на.
Ә ир­тә­гә бул­са ки­ре­се?
Чы­тыр­ман­лык ара­сын­нан юл­ны
Әле күп­ме эз­ләп йө­ри­се...
 
Ак кә­газь­гә бө­те­не­се сый­ды:
Ай, йол­дыз­лар. Ко­яш – офык­та.
Ә ке­ше­сез Га­ләм шун­дый кот­сыз,
Ник бе­рә­ве чык­мый ышык­тан?
 
Бу йол­дыз­лар, ко­яш, күк гөм­бә­зе
Иң­рәп елый ап-ак кә­газь­дә.
Кү­бә­ләк­ләр әл­лә ясыйм ми­кән –
Ке­ше җа­ны шу­лар ни­гез­дә...
 

Зим­фи­ра ИС­ЛА­МО­ВА


Фото: https://pixabay.com



«Мәйдан» №4, 2022 ел.


Комментарийлар