Логотип «Мәйдан» журналы

«Мө­дир» бит­ле­ге

Җи­ңел тү­гел мө­дир­лек эше. Ке­ше­ләр бе­лән эш­ләр­гә ки­рәк: җи­тәк­ләр­гә, ка­бул итәр­гә, һәр­кем­нең кү­ңел ач­кы­чын та­ба бе­лер­гә ки­рәк. Бары­сы­ның да кө­е­нә би­ер­гә ту­ры ки­лә....Бер...

Җи­ңел тү­гел мө­дир­лек эше. Ке­ше­ләр бе­лән эш­ләр­гә ки­рәк: җи­тәк­ләр­гә, ка­бул итәр­гә, һәр­кем­нең кү­ңел ач­кы­чын та­ба бе­лер­гә ки­рәк. Бары­сы­ның да кө­е­нә би­ер­гә ту­ры ки­лә.
...Бер то­тын­гач, бү­ле­неп бул­мас, эш баш­ла­ган­чы дип, мө­дир өе­нә шал­ты­рат­ты:
– Ал­ло, ал­ло, улым, улы­ка­ем! И-и-и бә­бе­кә­ем, уят­тым­мы­ни? Га­фу ит, ба­лам. Улы­ка­ем, си­не утыз яшең бе­лән кот­лыйм! Әйе. Ак бә­хет­ләр, шат­лык­лар, уңыш­лар те­лим. Бар те­ләк­лә­рең дә тор­мыш­ка аш­сын. Әйе. Ярар, ба­ла­ка­ем, ары­ган­сың­дыр, ко­ма­чау­ла­мыйм, йок­ла рә­хәт­лә­неп. Тәм­ле төш­ләр си­ңа. Әйе. Сә­гать ун гы­на әле. По­ка, улы­ка­ем, по­ка.
Труб­ка­ны куй­гач та, улы шу­ның эчен­дә уты­ра­мы­ни, те­ле­фон­га ана мә­хәб­бә­те бе­лән сө­еп ка­рап:
– По­ка, бә­бе­кә­ем, по­ка, – дип сөй­лә­неп тор­ды, аң­лап­мы-юк­мы, «и-и-и аны» дип, ку­лы бе­лән ба­ла­сы­ның ар­ка­сын­нан сөй­гән хә­рә­кәт ясап ал­ды хәтта.
Шул­ва­кыт­ ке­сә те­ле­фо­нын­нан го­мер юл­да­шы, тор­мыш ип­тә­ше, ягъ­ни, ике­йөз­ле­лә­неп ма­таш­ма­сак, ире шал­ты­рат­ты. Бар кы­я­фә­тен бал­кыт­кан мә­хәб­бәт ну­рын ка­нә­гать­сез­лек бил­ге­лә­ре алыш­тыр­ды.
– Ни бул­ды? Эшем күп. Төш­ке аш­ка ми­не ки­леп алыр­сың. По­ка.
Мө­дир үз ке­ше­се­нең «кү­ңел ач­кы­чын» эз­ләп азап­лан­ма­ды, кә­газь­лә­ре­нә чум­ды. Күп тә үт­ми, ба­шын кү­тә­рер­гә мәҗ­бүр итеп, бү­лек­кә пен­си­о­нер кар­чык ки­леп кер­де. Җәм­гыять­кә ка­гы­лыш­лы төр­ле мәсь­ә­лә­ләр, проб­ле­ма­лар­ны як­тыр­ту­га, алар­ны чи­шү­гә бәй­ле ва­зый­фа баш­кар­ган­лык­тан, го­зер бе­лән йө­рү­че­ләр­не еш ка­бул итәр­гә ту­ры ки­лә. Мө­дир, өтә­лә­неп то­рып, әби­гә урын­дык ки­те­реп бир­де, әйе, әйе шул дия-дия, яр­ты сә­гать­ләп бүл­дер­ми тың­ла­ды. Шул ара­да сө­ен­де, хәс­рәт­лән­де, кыз­ган­ды, кыс­ка­сы, төр­ле­чә те­ләк­тәш­лек бел­дер­де. Ахыр­да, кит­мә­гез, уты­ры­гыз әле та­гы бе­раз дип кыс­та­ды, оныт­ма­гыз, ки­леш­те­реп йө­ре­гез ди­де, тыш­кы ишек­кә ка­дәр үк ба­рып оза­тып кал­ды. Ә әбе­кәй бер­нин­ди йо­мыш­сыз, эче пош­кан­нан, «по пу­ти» гы­на ке­рер­гә исәп­лә­гән икән. Биг­рәк их­лас тың­ла­гач, кү­ңе­ле бу­лып, ме­нә чәй эчәр­гә аз гы­на күч­тә­нәч дип, зур гы­на тө­ен­чек кал­ды­рып кит­те.
Ишек­не ге­нә яп­кан иде, улы шал­ты­рат­ты.
– И-и-и, бә­бе­кәч­чә­ем, юын­дың­мы? Та­ма­гың­ны туй­дыр. Си­нең өчен ге­нә сә­гать биш­тән то­рып пе­ше­рен­дем. И-и-и, бә­бе­кәч­кә­ем. Юк-юк, бер эш тә юк. Үзем бәй­лә­гән баш­мак ку­еп кит­тем, күр­дең­ме? Су­ык идән­гә яла­на­як бас­ма, ба­лам. Ярар, улым, үзем шал­ты­ра­тыр­мын әле та­гын. По­ка, по­ка...
Мө­дир, үз ал­ды­на ел­ма­еп, хы­я­лын­да ни­ләр­дер су­рәт­ләп, бе­ра­вык уй­ла­ры­на чу­мып тор­ды.
Шун­нан эч­ке те­ле­фон­нан «г­лав­ный» дәш­те. Мө­дир, тын да алал­мый, үрә бас­ты.
– Әйе. Әйе. Әл­бәт­тә, әл­бәт­тә, бер­сүз­сез. Ярар, ярар, үтәр­мен.
«Ләб­бәй­кә», «баш өс­те» дип то­ру­чы ро­ле һәр­ва­кыт­та­гы­ча кый­бат­ка төш­те – ту­ры кат­кан ар­ка­сын хәт­сез ва­кыт яза ал­мый тор­ды. Чөн­ки баш­лык­ның дә­шүе гел көт­мә­гән­дә, ки­нәт бу­ла, зи­һен­не та­ра­та, кыл­дай тар­ты­лыр­га мәҗ­бүр итә.
Төш­тән соң бер сә­гать­ләп ва­кыт үт­кәч, икен­че яр­ты­сы, йө­рәк мае, җа­нын үр­тәп, янә элем­тә­гә чык­ты.
– Та­гын нәр­сә ин­де? Су­ны са­лып кит­тем, ит­не әзер­лә­дем, ток­мач ки­сел­гән, тоз­ны үзең ча­ма­ла. Ярар, аны­сы кайт­кач. Ми­ңа шал­ты­ра­та­лар.
«По­ка» да эләк­мә­де хә­ләл җе­фет­кә.
– Шун­дый ул – мин­сез аш та пе­ше­рә бел­ми, – каш­ла­рын җы­е­рып, ке­сә те­ле­фо­ны­на ачу­лы ка­раш таш­ла­ды мө­дир.
Го­мер юл­даш­ла­рын ара-ти­рә «чәй­нәш­тер­гә­ләү» бү­лек­тә­ге­ләр­нең ярат­кан шө­гыль­лә­рен­нән бер­се. Хә­зер дә:
– Аш пе­ше­рә бел­мә­гән ирең ике кат­лы йорт сал­ды, ме­нә ми­нем ир... – дип, элеп ал­ды­лар. Ан­на­ры, күр­ше­нең күр­кә­се каз бу­лып кү­ре­нә ди, үз­лә­ре­не­кен оны­тып, яры­ша-яры­ша, бер-бер­се­не­кен үте­реп мак­тар­га ке­реш­те­ләр.
Мө­дир ки­нәт өс­тәл те­ле­фо­ны­на ябыш­ты. Те­ге оч­та­гы ке­ше­не та­ны­гач, то­таш куш­тан­лык­ның үзе­нә әве­рел­де, тез­лә­ре­нә тө­шә яз­ды. Мо­ның ке­бек шал­ты­ра­ту­чы­лар­ның «кү­ңел ач­кы­чын» һәр­чак янын­да то­та ул.
– Ал­ло! Исән­ме­сез! Сез­ме­ни бу? Әле ге­нә уй­лап куй­ган идем үзе­гез­не. Хәл­лә­ре­гез ни­чек? Ни­гә ки­леп чык­мый­сыз?
...Авыр, авыр мө­дир­лек эше. Көн бу­е­на йөз төр­ле­гә ке­рә. Эт бу­ла кич­ке­лек­кә. Ар­тист­ла­на, уй­ный бу, дия күр­мә­гез. Ан­дый та­лан­ты юк аның. Бар бул­мы­шы бе­лән их­лас. Без­нең мө­дир та­ләп­чән, биг­рәк тә үзе­нә ка­ра­та: ял­ган кы­ла­ныш­ка һич юл куя тор­ган ке­ше тү­гел.
 

Зим­фи­ра ГАЛИМОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/woman'>Woman фото создан(а) karlyukav - ru.freepik.com

Комментарийлар