Кадерлемен туган җирдә (Гөлүсә Батталова белән әңгәмә)

– Гөлүсә, Син – күпкырлы иҗат әһеле. Алай да, укучы, җәмәгатьчелек сине беренче чиратта шагыйрь буларак белә. Әдәби иҗатка – шигърияткә килү юлларың турында сөйләп кит әле. Ничек уянды ул Гөлүсә күңелендә? Алга таба →

Җәнәбе Хак китабында хикмәт бар. Кыяр.

Җан сөйгәне Васыйл белән никахлашканнарына шактый вакыт үтсә дә, балага уза алмады Маһирә. Баштарак артык әһәмият бирмәсә дә, соңрак күңеленә корт керде. Ирем миннән бизсә, дигән вәсвәсәле уйлары белән күпме йөргән булыр иде, көннәрдән бер көнне, юк йомышын бар итеп, кендек әбисе Васфиҗамал килеп керде. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, йортта бүтән адәм заты булмаганлыктан файдаланып, турыдан гына кистереп әйтәсе итте.

– Синең, Маһирә бәбкәм, ир хатыны булганыңа байтак гомер үтте. Һаман шул бер килеш йөреп торасың. Бәбисез йорттан бәхет качар дигән борынгылар. Бер-бер кәсебен күреп караганың юкмы соң?

– И, Васфиҗамаләттәй, бик телим, бик көтәм дә, юк шул. Аллаһы Тәгалә насыйп итми бит әле… Алга таба →

Җәнәбе Хак китабында хикмәт бар. Мулла Ләбиб.

Көзге яңгырлар изгән авыл урамы уртасында берәү ята. Ноябрьнең көне кыска – эңгер-меңгер, сиздерми генә төшеп утырып, әйләнә-тирәне ялмап алды. Шыксыз җил үзәккә үтеп керә дә, җанны калтырата. Трактор эзенә җыелган балчыклы күлләвектә аунаган исерек иргә исә дөнья тубыктан: бәлки аны да кемнәредер өендә зарыгып көтәдер, кемнәрдер аны шушы килеш тә яратадыр, кем өчендер ул әле дә газиздер?

Баш ташлап эчкән Ләбибкә авылда айнымас дигән кушамат тактылар. Бар тапканын шайтан суына агыза торгач, әнә үзе дә саз баткагына мәтәлүдән башканы булдыра алмаска әйләнде.

– Ыыыыы….. – ыңгырашу идеме, нидер әйтергә азаплану идеме бу аваз, кем белсен, шулай да эштән кайтып килүче күршесе Габбас әллә тавышын, әллә гәүдәсен шәйләп, янына килде.

– Нишләп ятасың, күрше, тор әйдә, өеңә кайт!

– Ыыыы…..

– Әйдә, әйдә, тор! Катып үләсең хәзер монда ятсаң, тор!

– Ыыыыы…. Алга таба →