Логотип «Мәйдан» журналы

Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне

Шигырьләр.

Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне,
Кояшлы язымны, болытсыз күгемне.
Уйларың чуалыр: сәгадәт илендә
Дөньяның берәве шул үзе түгелме?
Сөйләрмен ваемсыз: яланбаш, яланөс
Кышларны кышлавым, җып-җылы җиремдә!
Көнләрсең: тик аңа насыйп дип, ни өчен,
Җыр булып яшәүләр бәхетнең чигендә.
Мин сиңа сөйләмәм сагышлы чагымны,
Әрнүдән саташкан кап-кара төннәрем...
Бәхеттән баш җуйды дип көткән мәлеңдә
Ялгызым хәсрәттән йомылып үлгәнем...
Белгертмәм, дөньямда җәһәннәм газабын,
Чарасыз мизгелдә түгелгән яшемне.
Гәүдәләр янәшә йөрсә дә сизмәссең,
Җанымны урталай аерган яшенне.
Елмаю сүрүен йөземә элгәндә
Җилләргә сибәрмен йөрәктән көлемне.
Бер гамьсез күңел дип, ышанып тыңларсың -
Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне!

Гөлүсә БАТТАЛОВА

 

Фото: авторның шәхси архивыннан

 

Комментарийлар