Логотип «Мәйдан» журналы

«Чәчләремне җил таратмас...»

Чәчләремне җил таратмас –Тарап-үрдем, яулык яптым.Җандай якын сурәтеңнеЧыраларга телеп яктым. Хисләремне җил таратмас –Йөрәгемә элдем йозак.Соң аңладык бу дөньяны:Бәхет – кыска, сагыш – озак.&nbs...

Чәчләремне җил таратмас –
Тарап-үрдем, яулык яптым.
Җандай якын сурәтеңне
Чыраларга телеп яктым.
 
Хисләремне җил таратмас –
Йөрәгемә элдем йозак.
Соң аңладык бу дөньяны:
Бәхет – кыска, сагыш – озак.
 
Җырларымны җил таратмас –
Көй югалган бәгырьләрдә.
Ике гашыйк көч тапмадык
Мәхәббәтне кадерләргә.
 
Гөнаһларны җил таратмас –
Мизаннарда бары бизмән.
Ялгышларым аша атлыйм
Җилгә каршы яңа эздән.
 

Гөлүсә БАТТАЛОВА


Фото: https://ru.freepik.com/ Изображение от Freepik

Комментарийлар