Логотип «Мәйдан» журналы

Ачыш

Очерк.

Бөтен төрки дөньяга Тукайны биргән Казан арты кызы буларак, җиһанга аваз салган көннән Шагыйрь рухының илаһи яктылыгында яшәвем гаҗәп түгел. Әнә – ничә генә чакрымда аның туган авылы Кушлавыч, Мәңгәр белән Кишетне генә узып кит, Шүрәле урманнары белән Кырлай каршы ала. Ерак китәсе юк – базарда Габдулла ак күмәч ашаган Әтнә урамнары, кайчандыр Шагыйрьнең Саҗидә апасы яшәгән Каенсар да күрше авыл гына. Габдулланың Әтнәгә – волость идарәсенә солдатка каралырга кайту вакыйгасы әдәбиятта киң яктыртылмаса да, аның замандашлары – минем якташларым истәлекләреннән яхшы таныш. Тик шулай да Тукай хакында язу минем өчен иңнәрем күтәреп бетерә алмаслык җаваплылык, аның шәхесе буй җитмәслек биеклек булып кала бирде. Әнә шулай кыяр-кыймас кына йөргәндә, ул мине үзе эзләп тапты! Әйе, әйе, Тукай үзе! Дөресрәге, Тукайның рухы. Әмма бу хакта аз гына соңрак...

Сүзне бераз гына читтән башлыйм әле. Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында әле яңа гына реставрациядән соң ачылган борынгы таш мәчет бар. Тарихтан билгеле булганча, 1552 елдан соң татарларга тимерчелек, зәркәнчелек кебек эшләр белән шөгыльләнү, шул исәптән таш мәчетләр төзү, тоту да тыела. XVIII гасыр урталарында татар сәүдәгәрләре Урыс дәүләтен Шәрыкъ, Ислам дөньясы белән бәйләүдә искиткеч зур роль уйныйлар. Әнә шуңа да Патша катында да аларның абруе олы була. Әлеге уңайлы вәзгыятьтән файдаланып, Ибраһим Борнаев җитәкчелегендәге бер төркем сәүдәгәрләр Әби патшага таш мәчетләр төзүне сорап, прошение белән баралар һәм рөхсәт алуга ирешәләр! 1769 елда Ибраһим Борнаев акчасына Түбән Бәрәскәдә беренче таш мәчет калкып чыга. (Сүз уңаеннан, Казанның иң борынгы таш мәчете – Мәрҗани мәчете – 1770 елда төзелеп сафка баса) Совет елларында склад, аннан соң озак еллар авыл клубы вазифаларын башкарган Бәрәскәдәге әлеге борынгы Аллаһ йорты реставрациядән соң 2020 елда кабаттан ачылды.

Мәчет, аның берничә бүлмәсендә авыл халкыннан җыйналган тарихи әйберләрдән оештырылган музей белән танышып йөргәндә, кечкенә генә агач сандыкка күзем төште. Шактый борынгы күренә, каракучкыл яшькелт буяулары инде куба төшкән. Миңа сандыкның Нәҗип Нигъмәтуллин исемле кешенеке булуын әйттеләр. Бу урында әлеге шәхескә бераз гына шәрехләмә биреп китәргә кирәк. Нәҗип Зариф улы Нигъмәтуллин (1889 – ?) – Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Татарстан Республикасы Әтнә районы) Югары Бәрәскә авылы кешесе, Г.Тукайның замандашы, дусты. Ул 1905 – 1914 елларда Җаекта яшәгән. «Казан» кунакханәсендә буфетчы булып эшләгән, Г.Тукайдан рус теле дәресләре алган кеше. Аның истәлекләреннән күренгәнчә, 1907 елда Габдулла Тукай Җаектан туган ягына солдатка каралырга кайтырга җыена башлый. Нәҗип бу хакта менә ниләр яза: «1907 нче ел август айлары килеп җитү белә, Тукай Казан ягына – туган илгә кайтып салдатка каралу мәсьәләсен башына китереп куйды... Тукай Казанга киткәндә, кулына хат язып биреп минем туган илемә Әтнә райуны Югары Бәрәскә авылында торучы атам Зариф Нигъмәтуллинга тапшырырга һәм салдаттан каралып кайтышлый минем авылыма, минем өемә барып кунак булуын үтендем.» (Нәҗип Нигъмәтуллин «Габдулла Тукай Уральскида». «Тукай – ядкярләрдә» 2 томда / Төзүчеләр: Р.Ф. Исламов, Җ.С. Миңнуллин. – Казан: Җыен, 2015. – 1 нче том, 168 бит).

Тукай солдатка каралырга кайткач, Нәҗипнең амәнәтен үти, хатны илтеп тапшыра. Шул кайтуыннан Тукай инде кире Җаекка китми, Казанда төпләнеп кала. 1909 елда Нәҗип, Бәрәскәгә кайтышлый, Тукай янында «Болгар» нумирларында туктала. Бу хакта ул истәлекләрендә дә язып калдырган: «1909 нчы ел кыш көнендә атам вафат булу сәбәпле Югары Бәрәскәгә кайтышлый Казанга кереп «Болгар» нумирларында Тукай бүлмәсендә ике-өч көн кунак булып, аның белә Уральскида кичергән туганлык көннәрен сагынып төннәр буенча йокламыйча сөйләшеп чыккан вакытлар хәзерге көндә күз алдымда тора әле.» (Нәҗип Нигъмәтуллин «Габдулла Тукай Уральскида». «Тукай – ядкярләрдә»: 2 томда / Төзүчеләр: Р.Ф. Исламов, Җ.С. Миңнуллин. – Казан: Җыен, 2015. – 1 нче том, 168 бит).

Минем каршымда – Нәҗипнең сандыгы. Ул үзенең борынгылыгы белән мине артык гаҗәпләндермәде, аннан соң артык күзгә ташланырлык бизәкле-купшы да түгел. Әмма тетрәнүем алда булган икән. Сандыкның эченә күз салуга, бөтенләй телсез калдым! Анда нәрсә иде дисезме? Берни юк. Ул буш. Әмма төбенә... «Караван» чәй фабрикасы чыгарган чәй кәгазе ябыштырылган! Мин, әлбәттә, Габдулла Тукайның 1908 елда «Бәянелхак» ширкәте заказы буенча әлеге фирма чыгарган чәйгә реклама шигырен язуын, аның өчен 25 сум акча алуын белә идем. «Тәүлек» дип исемләнгән әлеге шигырь «Иртә» исеме астында Г.Тукайның «Күңел җимешләре» исемле җыентыгында тәүге тапкыр (Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1911) аерым шигырь итеп басылган. Шактый күләмле шигырьдән берничә юлын гына искә төшереп китик:

«Халык сүнгән, йоклаган;

Тәннәрдән чыккан «рәван».

Эчә бунлар төштә дә…

Чәй — фирмасы «Караван».

Алданмаска ляземдер,

Аерып акны карадан;

Шаять, инде мәгълүмдер:

Нинди фирма «Караван»!»

Сандык төбендәге чәй кәгазендә дә Тукайның әлеге шигыре гарәп имлясында басылган. Язу шактый тузган, таушалган булуга карамастан, аны укып, танып бирүче тиз табылды. Мин инде Нәҗипнең бу сандыгында Габдулла Тукайның да катнашы булуына төшенә башладым. Баштарак, Нәҗип Тукай янына «Болгар» номерларында тукталгач ябыштырылган чәй кәгазьләредер дигән фикердә торсам, соңрак әлеге уем үзгәрде. Ник дигәндә, Җаекта Тукай белән бергә мәдрәсәдә белем алган сабакташы Ярулла Морадиның истәлекләренә тап булдым. «Габдулла мәдрәсәдә дә шәкертләр сафсатасына күп кушылмый, үз урынында гына кечкенә генә бер сандыгыннан алып, әллә нәрсәләр генә укыган һәм язган булып утырганы күренгәли иде. Кайсы вакытларда моңланып кына тавышын чыгарыр-чыгармас бәетләр укыганы, озын көйләремезне матур гына иттереп көйләп җибәргәне дә ишетелә иде. ...Менә бервакытларда Габдулла әфәнде сандыгында төрле хикәят китаплары да күренгәлиләр...» (Ярулла Моради «Тукаев Уральскида». «Габдулла Тукай. Әсәрләр» Академик басма. 5 нче том. 2016, 334 бит).

Әлеге юлларны укыгач, минем күңел әлеге агач сандыкның Габдулла Тукайныкы булуы бик мөмкин бит дигән ачышыннан хәтта мәтәлчек ата башлады! Тукай реклама шигырен 1908 елда яза, Нәҗип аның янына 1909 елда туктала. Аннан соң инде алар башкача очрашмыйлар. Шагыйрь Җаек дустына шәкерт еллары истәлеге булган, төбенә чәй кәгазьләре ябыштырган сандыгын бүләк итеп җибәрүе бик ихтимал бит! Әлбәттә, бу фикер әлегә исбатлауга мохтаҗ гипотеза гына. Ул сандык тарихы әлегәчә галимнәр тарафыннан тикшерелмәгән, аның Тукайга нисбәтле булуы расланмаган. Бәлки киләчәктә исбатланыр да. Әмма Тукай рухының шушы сандык аша миңа тәэсир ясавына, Шагыйрь, аның замандашлары белән тагын да ныграк кызыксына башлавыма, үзем өчен гаять мөһим ачышларга сәбәпче булуына бик шатмын.

Минем өчен хәзер Тукайныкына әйләнгән сандык бүгенге көндә дә Түбән Бәрәскә мәчетендә саклана. Нык иманлы, гаярь сәүдәгәрләребезнең мирасы булган борынгы иман йорты һәркемгә ачык. Сандыктан тыш та анда әле сөйләрлек, язарлык хәзинәләр, тарихлар шактый. Димәк, ачышлар дәвам итә.

 

Гөлүсә БАТТАЛОВА

«Мәйдан» № 8, 2023 ел

Комментарийлар