Күрим әле шул палнамучныйны…

Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр, һәрхәлдә, әле сабакка йөрми идем. Җәйнең эссе көннәре. Миннән дүрт яшькә олырак абыем Хәкимулла белән, Әмәтәли коесыннан су алып кайтып, ишек алдындагы тагаракларга тутырып куябыз. Абыйның чиләкләре зур, минекеләр исә шактый кечкенә. Әбиебез абыйга су ташырга куштымы, ул һәрвакыт мине дә шушы эшкә җәлеп итә. Минем ул чиләкләргә күпме су кергәндер инде? Әмма абый әйтә: Алга таба →