Логотип «Мәйдан» журналы

Күрим әле шул палнамучныйны...

Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр, һәрхәлдә, әле сабакка йөрми идем.

Җәйнең эссе көннәре. Миннән дүрт яшькә олырак абыем Хәкимулла белән, Әмәтәли коесыннан су алып кайтып, ишек алдындагы тагаракларга тутырып куябыз. Абыйның чиләкләре зур, минекеләр исә шактый кечкенә. Әбиебез абыйга су ташырга куштымы, ул һәрвакыт мине дә шушы эшкә җәлеп итә. Минем ул чиләкләргә күпме су кергәндер инде? Әмма абый әйтә:
– Коега дүрт-биш барып кайтсаң, син алып кайткан су белән минем бер чиләк тула. Ул ике-өч сарык бәрәненә эчәргә җитә. Алар сиңа, Тукай кәҗәсе кебек, рәхмәт әйтерләр.
Тукай кәҗәсе нинди була торгандыр? Анысын белмим. Әмма кемдер рәхмәт әйтә торган эшкә катнашуым күңелле була.
Әби әйтә:
– Бу чиләкләрне сугыш чыгасы елны әтиегез тимерчелегеннән ясап алып кайткан иде. Әле ул аңа чәчәкләр дә төшерәм дип йөрде. Буявы булмадымы, әллә онытып җибәрдеме – бизәкли алмады. Ишетсен колагыгыз, бу чиләкләрне кайдадыр онытып калдыра күрмәгез. Алар – әтиегез төсе.
Без алып кайткан сулар кояшта җылынып торалар. Көтүдән әлсерәп кайткан Акбит исемле сыерыбыз, сарыкларыбыз, капкадан керүгә, әнә шул тагараклар янына ашыгалар. Комсызланып су эчәләр. Бәтиләр дә сусап кайта. Сусыннарын баскач, бә-ә-ә дип куялар. Бу аларның абый белән миңа рәхмәт әйтүләредер инде. Әби шулай ди. Су эчеп туйгач, сыер да мөгрәп куя.
– Көн буе җыйган сөтемне савып алы-гы-ыз, – дигән кебек итә. Инде басудан кайтып җиткән булса, әни аны иркәли-иркәли савып ала. Ул соңгарса, бу эш тә әбигә кала. Ник дисәң, Акбитнең көтеп торыр чамасы юк, мөгрәвен дәвам итә. Әбием, сызлана-сызлана, билләрен уа-уа, сыер астына утыра. Сыер аңа да риза, әмма, әни сауган көнне сөтне мулрак бирә, ди әби.
Мин олыларның әнә шул сыер-сарыклар белән әвәрә килүләрен карарга яратам. Миңа бәтиләрнең әниләре янында бөтерелүләре дә кызык тоела. Алар мине дә үз итәләр, яныма килеп, кулыма сузылалар. Берәр тәмле әйбер бирмәсме, диләрдер инде. Юк шул, ипи кебек ризыклар минем үземә дә сирәк тия.
– Ходай бәрәңге белән сөттән аермасын, – ди әби.
Абыемның дусты Мөнир әйтә:
– Сезнең сыер бар, шулай булгач, сөт бар. Безнең кәҗә генә шул. Әле, ярый ул бар. Сөте бик тәмле. Тик аның сөте май язарга җитми шул.
Бер көнне әни басудан бик соң кайтты. Алар ниндидер Үрмәкә дигән җирдә урак уралар. Ерак, ди. Биш чакырымнар булыр, ди. Җитмәсә, шул кадәр җирдән аркасына чи печән көлтәсе күтәреп кайткан. Әни, капкадан керүгә, җилкәсеннән шул йөген төшерде дә, лап итеп печәне өстенә утырды. Күлмәгенең аркасы лач су. Юк, су түгел, тир. Әни, башыннан яулыгын алып, ияк астыннан агучы тирен сөртеп алды. Мин шул мәлдә өйдән чүмеч белән су алып чыгам, әнигә сузам. Ул аны шундый рәхмәтле булып кулына ала, суны йотлыгып-йотлыгып эчеп куя. Иреннәрен ялап куя. Тәмле булгандыр. Тәмле булмаска, без аны абыем белән ерактагы Әминә чишмәсеннән алып кайттык ләбаса. Әби чәйгә гел шуннан алып кайтырга куша. Әни кинәнеп әйтеп куя:
– Рәхмәт, улым, тәнгә сихәт кереп китте. Инде аякка бассам да буладыр, – дип кузгала башлый. Әмма тиз генә күтәрелә алмый. Рәхәткә тиенгән гәүдәсе тыңламый, әйтерсең печән аны аска тартып тора. Үзе, аякларын-кулларын сыйпаштыра-сыйпаштыра, янына килгән әбигә ишетелерлек итеп  кычкырыбрак зарлана:
– И бер дә азапланмас идем дә бит, нишлим, кышның корсагы зур, сыерны ашатып чыгарасы бар бит.
Әби аның сүзен дәвам иттергәндәй:
– Сыерлы кеше – сыйлы кеше, сөт тә булмаса, өч малайны ниләр белән генә ашатыр идек? Тик үзеңә бик авырга туры килә шул, – ди.
Әни, көчкә генә күтәрелеп, абый белән мин су тутырып куйган комган янына килә, кинәнеп бит-кулларын юа.
Бер көнне исә ул печәнсез генә, бик тә хәлсезләнеп, күңелсезләнеп кайтып керде. Безне күргәч, елап җибәрде. Үзе елый, үзе кемнәрнедер ачулана:
– Печән көлтәсе эчендә нәрсә булсын инде? Шуны, су буендагы күпердән чыкканда, җиргә төшерттереп, сүтеп эчен карыйлар. Имеш, арыш башагы урып алып кайтмыйбызмы? Ирле хатыннар ике кулын селтәп кайта. Алар ирләренә таяналар. Ничек тә сыерга җитәрлек печән-салам юнәтерләр, дип ышаналар. Юнәтәләр дә. Шул кадәр җирдән күтәреп алып кайткан өчен, рәхмәт әйтергә кирәк тә бит, кеше булсалар. Ә болар безне карак дип санамакчылар. Бигрәк тә районнан килгән пулнамучный Солтанов дигәне рәхимсез кылана. Хатыннарның яшерен күлмәк кесәләре юкмы, янәсе, сыпырыплар карый. Арыш уып алып кайтмыйлармы диюедер инде.
– Ә-ә, иртән Мәгъсүмәттәй әйтеп торган иде, теге пеләш баш Солтанов килгән, дип. Дөрес икән. Урак өсте җитсә, килә дә җитә, килә дә җитә. Нинди әэҗүҗ-мәэҗүҗ булды бу бәндә. Узган ел печәне-ние белән ухалла арбабызны колхуз ихатасына төшереп ташлаткан иде. Шуннан арба башы-аягы белән дигәндәй юкка чыкты. Хәзер печәнне җилкәгә күтәреп ташу көненә калдык. Инде менә килүе белән үк тагын кеше елатырга тотынган. Прсидәтел Минһаҗ никләр шул кешене бераз тыя алмый икән? Ничек тыйсын, алар да район кешеләреннән уттан курыккан кебек куркалар бит. Һәркемгә үз күлмәге якын.
Бит-кулларын югач, әни бераз тынычлана. Әби пешергән сөтле-умачлы ашны ашагач, тәненә хәл кереп китә. Сызланып кына безгә карап тора.
Көнозын колхоз көтүен көтеп кайткан олы абыебызга – дүртенче класска күчкән Малик абыйга – озак карап тора да сүз башлый:
– Бер җилкәгә менгәч, печән кайта да кайта, сулыш алу да бер көйгә килә. Күпер төбендә җиргә төшереп тараттырып ташлангач, яңадан бәйләп җилкәгә алырга дип талпынган идем, йөкне урыныннан да кузгата алмадым. Менә үзегезгә булсын, дидем дә, кайтып киттем. Әйдәгез, балалар, дүртебезгә бүлеп, алып кайтыйк булмаса. Колхозга алып төшеп китмәгән булсалар.
Без шулкадәр җирдән әни берүзе күтәреп кайткан шул печәнне көчкә ташып бетердек.
... Шуннан соң байтак сулар акты, еллар узды. Мине районның комсомол комитетына эшкә алдылар. Яңа эшемне үзләштереп, төрле урыннардагы башлангыч оешмалар белән танышып, аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышып йөргән көннәрнең берсендә миңа бер оешмада җыелышта булырга туры килде. Анда, төп мәсьәлә белән беррәттән, Хәбри исемле бер егетнең шәхси эше дә тикшерелә булып чыкты. Авыл мәктәпләренең берсендә җиденчене бетергәннән соң, ул, Казанда элемтә техникумында укып кайтып, әле быел гына техник-инженер булып эшкә керешкән. Үз эшен җиренә җиткереп, булсын дип башкара икән. Кешеләр белән дә матур мөнәсәбәтле, ягымлы хәзмәткәр булып танылган. Менә шул егет, тик торганда дигәндәй, тигез җирдә абынган – кыскасы, күмер склады мөдире Солтанов дигән кешене урамда сугып еккан.
Әлеге абзый, шаһитларын дә җәлеп итеп, аны судка биргән. Кесәсендә комсомол билеты булган кешене хөкем итеп булмый бит. Димәк, башта бу ямьсез эше өчен, егетнең комсомол сафында кала аламы-юкмы икәнен хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә мәсьәләне оешманың гомуми җыелышына куйганнар.
Әлеге Солтанов дигән кеше яшьләр җыелышына килмәгән, аның каравы әллә ничә битлек шикаять язган. Аны укып чыкканчы, сәгатькә якын вакыт үтте. Ниләр генә язмаган да, Хәбри дигән бу егет өстенә нинди генә гаепләр өймәгән?! Аның язганнары буенча егетне ким дигәндә үлем җәзасына хөкем итәргә кирәк.
Хәбри исә җыелышта үзе катнаша. Аңардан бу хәлнең ничек булганлыгын сөйләүне сорыйлар.
Егет шактый каушап сөйләп китә:
– Мин Бакырлы авылыннан. Әти сугышта үлгән. Әни дә, бу хәбәрне ишеткәч, озак тормыйча, гүр иясе булган. Мине әнинең әти-әниләре булган әби-бабам үстергән. Үзләре ашамыйча, мине исән калдырырга тырышканнар. Бабам бер кичне эшләпәсенә борчак кузаклары салып кайтып килә икән. Аны районнан урып-җыю вакытына район вәкиле итеп җибәрелгән шушы Солтанов, үзенең иярченнәре белән саклап торып, тотып алган. Колхоз малын урлауда гаепләп, бабамны судка биргән. Бабаемны ярты елга хөкем иткәннәр. Ул өч айдан Зөя төрмәсендә үлгән. Гәүдәсен дә авылга алып кайтып җирли алмаганнар.
Мин очраклы рәвештә шушы кешенең әле исән булуын, хәтта район үзәгендә җылы урын биләп ятуын белдем. Тора-бара мин аны таный да башладым. Каршыма очраган саен, үз-үземә «бу кешене ничек җир күтәрә икән?» дигән сорау бирә идем. Дин өйрәтүе буенча, кеше рәнҗеткән өчен дөньялыкта ук җәза бирелергә мөмкин, диләр. Бу кеше, югыйсә, бик зур гөнаһ кылган бит. Сабый балага ризык юнәтергә азапланган картны төрмәгә тыгу гөнаһ түгелмени?
Бу кеше юан корсагын көчкә күтәреп йөри, йөзендә канәгатьлек билгеләре. Тук яшәве бөтен торышыннан күренеп тора. Әмма ул шушы әшәкелеге өчен күңел газабы кичерәме икән? Егетнең шуны беләсе килә. Әмма туктатып сөйләшергә һич җай чыкмый. Ниһаять, бер очрашкач, ул шушы сорауны аның үзенә бирергә була.
– Гафу ит, син Солтанов дигән кеше бит.
– Әйе, Солтанов. Ни йомыш?
– Син илле дүртенче елда Бакырлы авылына уполномоченный булып килмәдеңме?
– Мин уполномоченный булып Бакырлыда гына түгел, башка авылларда да булдым. Партия кайда кушса, шунда бара һәм алга куелган бурычларны үти идек. Заманы шундый иде.
– Партия сиңа, ач оныгына ашату максаты белән, кесәсенә йөз грамм борчак кузагы салып кайткан өчен, бабай кешене төрмәгә утыртырга да куша идеме?
Сүз мондый борылыш алгач, Солтанов үзенә нәфрәт белән карап торучы бу егет яныннан тизрәк китәргә омтыла. Ләкин егет, үз-үзен белештермичә, аны якасыннан бөтереп ала.
Теге кычкыра башлый:
– Коткарыгыз, бу хулиган мине үтерергә теләде. Шаһит булыгыз. Мин аны судка бирәм.
Алар янына кешеләр җыела. Егет чыннан да якадан нык тоткан. Аны шул хәлдә күрәләр. Мондый кабахәт кеше бу хәлне барыбер болай гына калдырмас. Димәк, барыбер хөкем итәргә мөмкиннәр. Егет, үкенече калмасын дип, әлеге «пулнамучный»ны йөзтүбән мәтәлдерә.
Өстәлнең ишек ягындагы башына баскан Хәбри, һични яшермичә, вакыйганы менә шулай булганынча сөйләп бирде.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Егет, урынына утырыргамы, юкмы дигәндәй, тирә-юненә карап алды да, беркем эндәшмәгәч, утырырга булды. Әмма элемтә бүлегенең утырышта катнашучы җитәкчеләреннән берсе булган бер апа искәртергә тиеш тапты:
– Утырырга иртәрәк булыр, иптәшләрегезнең сораулары булуы мөмкин. Иң беренче итеп минем сорыйсы килә. Әйт әле, әлеге Солтанов үзенең бу гамәлләрен кылган илленче еллар белән менә бүгенге алтмышынчы еллар арасында син нинди дә булса аерма сизәсеңме?
– Сизәм, әлбәттә. Ул шулай эшләргә мәҗбүр булгандыр. Чөнки илдәге хәлләр шундый булырга кушкан.
– Җавабың буенча, илдәге төрле чорлардагы хәлләрне аңлауда син шактый әзерлекле. Димәк, монда әлеге абзый гына гаепле булмаганлыгын да төшенәсең булыр. Тагын бер сорау, әйт әле, әлеге Солтанов синең бабаеңа карата үзе турыдан-туры көч кулланганмы? Ягъни аңа орган-сукканмы?
– Юк, әлбәттә. Ул, акт төзеп, аны прокурорга тапшырган. Анда бабамның кесәсеннән йөз илле граммга якын яшел борчак чыгуы язылган булган. Бабам да булганны булмаган дип тормаган. Нишләсен? Суд алдына баскан.
– Менә, менә. Суд алдына. Хөкем алдына. Ә син үзең судья булырга алынгансың. Болай эшләргә ярамый бит. Сиңа да Солтановны судка бирергә кирәк иде.
– Дөресен әйткәндә, аңа җәза бирергә теләмәдем дә. Бары тик дөреслекне йөзенә бәреп әйтәсем генә килде. Бу кеше, бабамны төрмәгә утырткан да, аның кайчандыр дөньяда булганлыгын да исеннән чыгарган. Явызлыкларының онытылмавын, кайчан да булса аның исенә төшерәчәкләрен сиздерәсем килде. Ә ул каравыл кычкырырга тотынды. Ник дигәндә, ул да кеше бит, үзе кылган кабахәтлекләрнең ансат кына гафу ителмәслек дәрәҗәдә булганлыгын аңлагандыр.
Мин гаепле кеше кыяфәтендә алдыбызда басып торучы бу егетнең акыллылыгына сокландым. Юк, бу хулиган түгел. Горур егет. Шәхес культы чорының бер тугрылыклы чиновнигының яңагына кундырырга хаклы булганлыгын аңлаучы төпле карашлы, үз яшенә караганда иртәрәк җитлеккән егет.
Ул сүзен дәвам иттерде:
– Сез, судка бирергә иде, дисез. Ничек бирәсең? Аның кебек, акт төзеп булмый бит. Ул кылган явызлыкларның шаһитлары дә юктыр. Булсалар да, андыйларга кул селтәгәннәрдер. Заманы башка, законнары башка. Мин дә, әйтәсе сүземне әйтеп, китәрмен дип кенә авыз ачкан идем. Кызып китәргә туры килде. Ул миңа бик мескен, җирәнгеч булып тоелды.
Җыелышны алып баручы да минемчә уйлый иде, ахры. Егетнең хәленә кергән сыман итеп сөйли башады:
– Соң, шулай булгач, андый күңел кайтаргыч кеше белән дауга кереп торалармы? Төкерергә дә китеп барырга иде. Менә хәзер безгә синең бу ямьсез гамәлеңә бәя бирергә кирәк булачак. Прокуратура җавап көтә. Аңлыйсың булыр, сине комсомолдан чыгарсак, суд булачагы көн кебек ачык. Яклар идек, кешегә кул күтәрүең шаһитлар алдында булган, үзең дә яшереп тормыйсың. Хуплар идек, законга каршы килә. Без дә кыен хәлдә. Үзеңне коллективыбызда яратабыз. Бу вазифада моңа кадәр көн үтсенгә генә кыймылдаучылар эшләгән булып кыланды. Син техник яктан да чагыштырмаслык дәрәҗәдә грамоталы. Эшлисе дә эшлисе генә.
Рәислек итүче тынып калды. Кемнәндер ярдәм көткәндәй, як-ягына каранды. Әмма беркем дә сүз әйтергә теләми иде. Барысы да, үзләрен җайсыз хәлдә хис иткәндәй, алларына карап утыралар. Кинәт ничектер кулым өскә күтәрелде.
– Нәрсә, Фоат, сөйләргә телисезме? Сүз райкомол вәкиленә бирелә.
Сүзне башлап китүе миңа да авыррак булды.
– Мин бу егетне белмим. Менә хәзер генә күрүем. Аның каравы, әлеге Солтановны беләм кебек. Әгәр дә аның районыбыз үзәгендә тыныч кына яшәп ятуын белгән булсам, минем дә үзәгенә үткәреп әйтерлек сүзләрем булыр иде. Ярый әле, картлар әйтмешли, Ходай туры китермәгән.
Минем бу сүзләр җыелышта утыручылар өчен бик кызыклы булып тоелды, ахры. Инде барысы да миңа таба борылдылар. Егет тә урынына утырды. Игътибар миңа күчте. Мин әлеге Солтанов турында инде укучыларыма мәгълүм булган барлык белгәннәремне сөйләп бирдем. Һәм, нәтиҗә ясап, болай дидем:
– Мин егетне якламыйм. Дөреслекне мондый юл белән табарга омтылу, кайсы яктан гына карасаң да, акланмый. Инде монда бик дөрес әйтелгәнчә, моның өчен хөкем органнары бар. Әмма Солтанов тарафыннан кылынганнар белән егетебезнең кызып китүен янәшә куйсак, чагыштырмаслык дәрәҗәдә аерма килеп чыга. Ул чор таләпләре буенча йөз илле грам борчак өчен кешене төрмәгә ябу да мөмкин булгандыр. Бабайның ике уч борчакны алып кайтуы сатып баю өченме, әллә оныгын исән калдыру өченме? Менә шушы бик акыллы, эшчән, ил өчен кирәкле белгеч булып җитешәчәк малайның өзелергә җиткән тамагын ялгап җибәрү өчен генә бит. Шуны да аңламаслык кеше үзенең рухы белән гарип булган. Әйе, гарип. Шуңа күрә без бүген ул бәндәгә үзенең кемлеген төшендерергә тиеш. Бу егетне хөкемгә тартып түгел, бәлки, аңа кисәтү ясап, үзебезнең сафыбызда калдырып.
Җыелыш шундый карар кабул итте дә. Егет комсомол сафында сакланып калынды.
Мин, югыйсә, гаделлек тантана итүенә шатланырга тиеш идем, әмма төн буе борчылып чыктым. Кара әле, бу Солтанов дигән кеше нинди җайлы урында эшләп ята икән бит. Кулында андый склад булган кешенең тамагы да туктыр, башка якларын кайгыртырга да мөмкинлеге бардыр. Аңа инде яше буенча ял итәргә дә вакыт җиткәндер бит.
Чыннан да шулай икән. Аның склады кергән төп оешмасына барып, бөтен мәгълүматларын белеп кайттым. Теге вакытта да ул әллә ни зур урында булмаган икән ич, нибары мех әйберләр җитештерүче кустарьчылар фабрикасының профсоюз башлыгы. Авылга килгәч, әллә кем булып кыланган, такыр башын кирәк-кирәкмәс урыннарга тыгып йөреп, кешеләрнең котын алып бетергән. Миндә дә нигәдер шул «пулнамучный»ның үзен күрү теләге туды.
Бер көнне әлеге ягулык складына киттем. Тимер юл буенда киртә белән әйләндереп алынган ташкүмер калкулыклары (өемнәре?), утын әрдәнәләре. Капка вазифасын үтәүче аратадан керүгә, агачтан корыштырылган бәләкәй генә вагон сыман нәрсә. Якынлашкач, эчтә сөйләшкән тавышлар ишетелде. Тонналар, центнерлар, накладнойлар, акча турында сүз бара. Үзара көлешеп алганнары да шәйләнә. Стаканнар чыңлап алуы да ишетелеп калды. Дустанә мөнәсәбәттәге кешеләр икәнлекләре әллә каян сизелеп тора. Бераздан алар тышка чыктылар. Икесе китү ягына юнәлде. Пеләш башына күмер тузанына манчылган кепка чәпәгәне карашын миңа текәде. Мин исә аны җентеклим. Шушы кешеме икән инде урактан кайтучы әниләребезнең бөтен җирләрен капшап күпердән уздыручы? Үзенең вазифаларын шундый кимсетүләр ярдәмендә башкармаса, башкача мөмкин булмадымы икән? Аның каравы, теге егет дөрес әйтә: нинди мескен кеше ул хәзер. Әмма, «судка бирәм, төрмәдә черетәм» дигән сүзләрне, күнегелгәнчә, ләззәтен белеп кулланса да, заман үзәрешенә саңгырау калган шул. Хәзер, ни генә әйтсәләр дә, уйлап, кешеләрнең кылганнарын акыл бизмәненә салып үлчи торган буыннар килде.
Ул, шактый карашып торгач:
– Сезгә, энем, ни кирәк? – дип сорады.
Мин нәрсә әйтергә дә белмәдем. Исәбем аңа сүз кушу түгел иде. Шулай да ни өчен килгәнемне әйтеп ташлаганмын:
– Менә сезне күрәсем килде.
Һәм борылып китеп бардым. Аратадан атлап чыккач, артка борылып, төкереп куйдым.
Абзый артымнан карап калды.
...Мин бу эшне эзлекле рәвештә ахырына кадәр җиткерергә булдым. Абзыйның төп оешмасына әлеге егеткә бәйле эш турында мәгълүматны җиткердем. Үземнән дә өстәп сөйләдем. Нәтиҗәдә Солтанов складына көтмәгәндә тикшерү җибәрергә булдылар. Берәр айдан аның эшеннән алынуы билгеле булды.

 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Комментарийлар