Логотип «Мәйдан» журналы

Галимне искә алганда

Нинди дә булса гамәлебез күп очракта телефон шалтыравыннан башлана.

2016 нчы елның 7 нче июлендә Милли китапханәдән бер шалтырату булды. Айрат Заһидуллин дигән милләттәшебез икән. Ул әйтә:

– Ундүртенче-унбишенче июльдә Әбрар Кәримуллинны искә алу чаралары уздырыла. Ундүртендә Милли китапханәнең үзендә «Әбрар Кәримуллин укулары» була. Ә иртәгәсен Саба районына – галимнең туган авылы Чәбия-Чурчигә бару күздә тотыла. Сезне дә шушы чараларда катнашырга чакырабыз.

Мин шунда ук җавап бирдем:

– Барлык чараларда да катнашырмын. Ник дигәндә, без Әбрар Габидулла улы белән дустанә мөнәсәбәттә идек. Шуңа күрә искә төшерердәй, сөйләрдәй сүзләрем дә булыр, аның туган авылында булу теләге дә күңелемнең бер почмагында күптән яши иде. Ничектер, моңа кадәр форсат килеп чыкмады.

Бу ихлас сүзләр иде. Чыннан да, очрашкан чакларда бер-беребезгә җылы мөнәсәбәт күрсәттек. Ул, олы кеше буларак, минем эшләремә юнәлеш бирергә дә омтылды кебек. Аның белән аралашкан чакларны искә төшергәч, мин һәрвакыт шундый нәтиҗәгә киләм һәм канәгатьлек хисләре кичерәм. Андый чын мәгънәсендә олуг галим, кече җанлы шәхес киңәшләре, юл күрсәтүләре белән сиңа файдалы булырга теләгән икән, димәк, ниндидер өмет күргән, шуны тагын да үстерергә омтылган. Андый абруйлы һәм җәмәгатьчелеккә бик тә билгеле шәхес сине юкка гына үз итмәгәндер.

...Мин Әбрар аганы элек тә бераз белә идем. Матбугатта мәкаләләре чыга, фәнни конференцияләрдә докладлар ясый, язучылар арасында да еш була. Шулай читтән генә күзәтеп йөрим. 1980 нче елның көзендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында М. Гафуриның 100 еллыгына багышланган конференциядәге чыгышымнан соң ул тәнәфестә үзе минем янга килде.

– Карале, малай, син Уфага барып диссертация яклагансың икән. Шундый көнгә калдык: татар әдәбияты буенча галим икәнлегеңне башкорт җөмһүрияте башкаласына барып расларга туры килә. Котлыйм һәм уңышлы эш телим. Бүгенге чыгышыңны да яраттым. Мәҗит Гафури шәхесенә һәм иҗатына карата шактый кыю гына фикерләр әйттең. «Шагыйрьнең алтын приискасында» әсәрендәге кайбер күренешләргә яңача каравыңны белдердең. Хатип Госман сине төзәтергә омтылыш ясады ясавын. Әмма ул әдәбиятка фирка кушканча, күбрәк идеология күзлегеннән карап эш итәргә күнеккән. Сез, яшьләр, мондый кыршаулардан азатрак. Чөнки сезгә «җепшеклек чоры»ның тәэсире күбрәк булды дип беләм. Үткәнебездәге идеологик басымнар җилкәгездән ул кадәр басып тормый. М. Гафуриның Закир Рәмиев-Дәрдемәндкә бары тик рәсми идеология күзлегеннән чыгып бәя биргәнлеген ачык итеп әйттең. Мин ышанам: киләчәктә бу әсәр турында сүз йөрткәндә, синеңчә бәяләү гадәти хәл булачак. Шулай уйлаучылар синнән башка да бар, тик әлегә әйтмиләр генә.

Мин, әлбәттә, Әбрар абыйга игътибарлы булуы өчен рәхмәт әйттем.

Икенче тапкыр ул мине эшләгән институтына үзе чакырып алды. Бу 1981 нче елның язы иде. Миңа кандидатлык диссертациямнең авторефератын алып килергә кушты.

– Өченче көн генә Мәскәүдән кайттым. Андагы бер гыйльми конференциядә Югары аттестация комиссиясеннән килгән бер ханым хәзерге көндә әдәбият буенча диссертацияләр яклауның торышы турында сөйләде. Ул апа синең эшеңне дә телгә алды. Уфа университетыннан әдәбиятчы Фоат Галимуллин «Хәзерге татар прозасында индустриаль хезмәт кешеләре характерлары» дигән темага диссертация язып яклаган. Әлеге хезмәт «10.01.02» номеры белән, ягъни «СССР халыклары әдәбиятлары (татар әдәбияты)» разряды буенча үткән. Сүз дә юк, хезмәт шушы юнәлешкә туры килә. Әмма без аны «Әдәбият теориясе» буенча куелган таләпләргә дә туры килә дип таптык. Чөнки автор теория мәсьәләләре буенча да шактый кызыклы ачышлар ясый. Димәк, диссертациянең фәнни дәрәҗәсе шактый югары килеп чыккан дигән сүз. Бу конференциядә сезнең педагогия институтыннан Зоя Алексеевна Старицына дигән профессорыгыз да бар иде. Ул да әйтер әле. Менә шул диссертацияңнең авторефераты миндә дә булсын әле. Мин, үзең беләсең, фәнни хезмәтләрнең дә библиографиясен төзеп барам бит. Мондый яңа эшләр бигрәк тә читтә калмасын инде.

Туксанынчы еллар башында мине Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Гыйльми шурасына әгъза итеп керттеләр. Ул вакытта китапханәнең директоры Р. И. Вәлиев иде. Мине бу советка чакыруда 1991–1992 нче елларда биредә эшләгән Ә. Г. Кәримуллинның да өлеше булгандыр дип уйларга кирәк. Әлеге киңәш-табыш итү оешмасының эше шактый кызыклы булып чыкты. Анда тематик каталоглар төзүнең кыен очраклары, теге яки бу мәүзугка багышлап җыентыклар туплау, аерым галимнәрнең хезмәтләрен барлау, системага салу, китапханә каршындагы нәшриятнең эшен җайга салу, чит илләр китапханәләре белән элемтәләр алып бару һәм шуңа охшаш бик күп мәсьәләләр карала иде. Аларның һәрберсе турында сүз барганда, Әбрар ага Кәримуллин мәсьәләне тирән аңлап, белеп чыгышлар ясый, фикер төрлелеге булган очракларда үз карашларын  яклый, башкаларны да тыңлый, кемнәрнеңдер дәлилләре нигезле булган очракларда чигенүләргә дә бара белә. Кыскасы, болар барысы да аның чын мәдәниятлелеген, демократлыгын күрсәтә иде.

Бу еллар илебезнең иҗтимагый тормышында аеруча шау-шулы булуы белән үзенчәлекле иде. Сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башында безнең җөмһүриятебез дә шундый хәлләрдән тетрәп торды. Татарстанның дәүләт буларак статусын күтәрү юнәлешендә халыкның күпчелеге катнашында бик дәһшәтле һәм дәвамлы вәзгыять хөкем сөрде. Атна саен дигәндәй, уннарча мең кеше катнашында мәйданнарда митинглар үтә, барысы да, Татарстаныбызны союздаш республика итеп күрәселәре килеп, кайнар-кайнар нотыклар тоталар, карарлар кабул итәләр. Аларның күбесендә Әбрар аганың да тавышы ишетелә. Дөресендә, ул, пафос белән сөйләп, тыңлаучыларның дикъкатен хис-кичерешләр куелыгы белән яулап алучы түгел, бәлки Ходай биргән әкрен тавышы, әмма фикер мантыйгы белән җәлеп итә белүче оратор иде. Бигрәк тә халкыбызның төрле тарихи борылышлар, вәзгыятьләр барышында ил һәм дөнья  буйлап таралган булуын күрсәтә, ниһаять, татарларга да чын мәгънәсендә үзенең чын дәүләтен төзергә вакыт җиткәнлегенә  басым ясап сөйли иде. Монда, әлбәттә, аның бу мәсьәләне төбенә төшеп өйрәнгәнлеге, «Татарлар, эпос һәм этноним» китабының авторы булуы үзен нык сиздерә иде. Америка индеецлары телләрендә төрки лексик берәмлекләре булуына игътибар юнәлтү аның һәр чыгышында диярлек чагылыш таба. Бу аның мавыгып сөйли торган темаларының берсе булды. Мондый чыгышлары вакытында аны, китап галименнән бигрәк, сәяси эшлекле буларак кабул итәсең. Бу зыялыбызның тирән белеме халыкны үз артыннан ияртергә сәләтле көч икәнен күрәсең.

Мин аны тагын байтак хәл-әхвәлләрдә күрдем. Хәтта бер тапкыр бергәләп ял итү дә насыйп булды. 1991 нче елның көзендә бер төркем каләмдәшләр Кырымга – язучыларның Күктүбәдәге иҗат йортына бардык. Әбрар абый белән аның хәләл җефете Кинтә ханым, Мәгъсүм Насыйбуллин, Мәхмүт Хөсәен һәм Зәки Зәйнуллиннар булуы истә калган. Бездә көзгә авышып калган сентябрь ахыры һавасы әлеге ярымутрауда, җәй көне кебек, коры, хәтта эссе дип әйтерлек иде. Без, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, су коенып кинәндек, кояшның рәхәт нурларында иркәләндек.

Көннәрдән бер көнне, Әбрар һәм Зәки абыйлар кыстагач, бергәләп Планерское бистәсендәге базарга чыктык. Ни өчен «кыстагач» дим, эш шунда: мин базар кебек күп кеше кайный торган урыннарда йөрергә яратмыйм. Бу очракта базарга чыгуның зарурлыгын да күрмим. Ашау-эчү байдан, гомер Ходайдан дигәндәй, иҗат йортында канәгать булырлык ашаталар, ризыкларны төрләндереп торалар. Тагын нәрсә кирәк, яз да яз, иҗат ит. Агайлар, бездә үсми торган җиләк-җимешләр алып кайтырбыз, дигәч кенә барырга булдым. Менә виноградлар рәте. Аларның ниндиләре генә юк. Без бу җимешне күрмәгән кеше түгел. Әмма аның биредә без белмәгән эреләре-ваклары, шәмәхә, сары төслеләре, баллысы-татлысы, әчесе-төчесе дә дигәндәй, әллә нинди төрлеләре бар икән. Әбрар ага, аларны җентекләп, хәтта тәмләп карый да, әйтеп куя:

– Юк, мондыйларның күбесен без Казанда да таба алабыз. Кырымга кадәр килгәч, бу йөземнәрнең иң кәттәләреннән авыз итәргә кирәктер инде.

Шулай рәттән һәммәсенә тискәре бәясен биреп бара:

– Юк, мондый кирәк түгел, болар чын виноградның чүбе генә. Иң яхшылары базарга чыгып җитми, күрәсең.

Болай йөрү Зәки абыйны туйдырып җибәрде кебек.

– Әйдә, алыйк, виноград виноград булыр инде, миләш булмас. Мин менә монысын алам, Әбрар абый үзе теләсә нишләсен.

Әбрар абый да бирешергә теләми:

– Синең, мөгаен, мин әйтә торганын ашап караганың юк. Бер кабып карасаңмы?! Боларга борылып та карамаячаксың. Болай итәбез: көндезге аштан соң мин сезне әнә шундый виноград үсә торган җиргә алып барам. Ерак түгел ул. Менә үзегез дә күрерсез нинди икәнен.

Безне тәки кызыктырды бу. Чыннан да, өйләдән соң өчәү әлеге бакчаны эзләп киттек. Мәгъсүм абыйга да әйткән идек, әмма ул аягының авыртып торуын әйтеп барасы итмәде. Әбрар абыйның «ерак түгел ул» дигәне бистәдән өч-дүрт чакрым җир булып чыкты. Байтак тәпиләргә туры килде. Әбрар абыйның бер аягы сәламәт түгел, бераз аксабрак та йөри. Сугыш ярасы еллар үткән саен үзен ныграк сиздерә икән. Ул бу юлы, барысын онытып, алдан юл сабып бара.

Көн җылы, кояш та рәхимле, җәй көннәрендәге кебек артык кыздырмый, иркәләп кенә җылыта. Сөйләшә-сөйләшә, әллә нинди үзәннәр аша үтеп, кечкенә елгачыклар аша атлап чыга-чыга бара торгач, ниһаять, килеп  җиткәнбез. Күренеп тора: абзыйларым шактый талчыктылар. Әбрар абый быел җитмеш яшен тутырды. Зәки абый аннан алты яшькә кече булса да, соңгы вакытта сәламәтлеге какшап алды. Ник дигәндә, аның, Кукмара районының Әсән Елга авылында җир алып, шунда йорт-җир салырга, төпләнергә җыенып йөргән вакытлары. Шунда кайтуларының берсендә, Бөрбаш авылының су буеннан үткәндә, ул машинасы белән юлдан кырыйга төшеп каплана. Табиплар кулбаш сөяге чатнаган дип билгелиләр. Шуңа күрә әле һаман да аның йөреше табигый ук түгел, ничектер шул зыян килгән сул ягын алгарак куеп атлый. Шуңа күрә бакча янындагы чирәмлеккә утыргач, Әбрар абыйдан зарлана башлады:

– Сиңа ияреп йөргән мин юләр, башкаларга яраган виноград миңа да ярамас идеме? Шушында кадәр килеп йөреп, алтын кебек вакытымны әрәм итәргә ник ризалашканмындыр? Татарның акылы арттан йөри дигәннәре шушыдыр инде.

Әбрар абый да бирешми:

– Миңа сине сынау кирәк иде. Зәки дигәннәре бик җитди кеше, кирәк булса, ул атналар буе ач та тора ала, тәмле әйбер дигәндә, аны да урыныннан кузгатып буламы икән, дип уйлый идем. Менә кузгаттым бит, зыянланган җилкәңне җилгә каршы куеп булса да, килдең. Курыкма бер дә, мондый җиргә килгәч тә, гел язу-сызу белән утырмассың бит инде, бераз башны да ял иттерергә, Кырымның менә мондый матур җирләренә сокланырга да кирәк бит. Казанга кайткач, анда барып ни күрдең, диярләр. Ә син нәрсә диярсең? Кәгазьдән аерыла алмадым, диярсеңме? Үкенмә, брат, йокың тәмлерәк булыр.

– Әле менә юлда уйлап киләм. Өчебезнең икесе фән докторы, Фоат фән кандидаты. Безгә Кырым нигъмәтләренең иң кәттәләрен бүлмәбезгә китереп бирергә тиешләр бит. Галимнәрен, язучыларын ихлас кадерләгән илләрдә ул шулай да. Алгарыш булсын дисәң, безнең фикерләү көчен бөтен куәтенә файдаланырга кирәк. Моның өчен фән кешеләренә тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Ул корсагы турында түгел, үзенең фәне, туачак әсәре турында гына гамьләнсен. Менә булыр зыялылар турында кайгырту.

Әбрар абый тагын каршы төшә:

– Кайгыртмый дип әйтеп булмый инде. Менә синең үзеңне генә ал. Хөкүмәт синең галим булып җитешүең өчен әнә ниләр эшләгән. Моны атаң-анаң да булдыра алмас иде. Фән докторы, полковник дәрәҗәсенә җиткәнсең. Миңа академик дәрәҗәсенә күтәрелү мөмкинлеге тудырылды. Фоатның әтисе дә, Мәскәү янындагы соңгы сулышын алганда, берсеннән-берсе кечкенә малайлары турында уйлагандыр. Менә бит иң кечесе дә хәзер фән үрләренә менеп килә. Һәммәбезне дә менә бирегә, Кырымга, сәламәтлекне ныгытырга дип җибәрделәр. Кайтуыбызга һәммәбезне яраткан эшләребез көтеп тора. Син бер нәрсәдә хаклы, Зәки, Рәсәй дигән бу ил, халыкларны үз карамагына күп җыйган, тик аларга үзләренә муафыйк булган яшәешне алып баруда, бу җәһәттәтән үсештә тигезрәк шартлар тудырырга кирәк. Шул чагында барысы да гармонияле, табигый булачак. Бүгенге көндәге вәзгыятьтән без менә шундый мөмкинлекләрне алып калырга тиешбез.

Монысы инде Зәки Лотфулла улының төп кайгырткан кыйбласы. Ул, Әбрар абыйның бу теманы күтәреп куюына рәхмәтле булып, җанланып китте, карашы үткенләнде, тавышына көч өстәлгәндәй булды. Үзенең Литвада хезмәт иткән вакытта бу илдәге төп халыкның милли хәрәкәтен яклап чыгуын, хәрби кешегә мондый эшләргә кысылып йөрү өнәлмәсә дә, бу хәрәкәтләрнең актив катнашучысы булуын сөйләп китте. Казанга кайткач, Мәрҗани исемендәге милли-мәдәни оешма эшенә тартылуын, әмма биредәге фикердәшләренең, сүздә аны хупласалар да, гамәлдә бик әкрен кыймылдаулары сәбәпле, алларына куйган бурычларны хәл итүдә уңышка ирешә алмаулары турында мавыгып сөйләп китте. Ул шундый кызып китте, үзенең кайда икәнлеген, бирегә нинди максат белән килүләрен дә онытты кебек.

Әбрар абый, сәгатенә карап алгач, әйтеп куйды:

– Шулай, Зәки туган, әйткәннәрең, уеңда гына калдырганнарың барысы да дөрес. Без бирегә, шулай да, башка максат белән килгән идек кебек. Әнә кояш та тау артына төшеп бара, виноград җыясы да бар бит әле. Кузгалыйк булмаса.

Шунда гына Зәки абый исенә килде, тирә-якка күз ташлады.

– Нәрсә, без шушы юк-бар артыннан йөрибезмени әле? Әй, Әбрар абый, Әбрар абый, синең артыңнан йөрсәң, тамак ягын гына кайгыртучы булып калуыңны көт тә тор.

– Ләкин бер шарт белән: ашар өчен яшәмәскә, яшәр һәм көрәшер өчен ашарга. Монысын бервакытта да онытырга ярамый!

– Шулай! – дип, Зәки абый нык тавышы белән сөйләшүгә нокта куйды.

Урыннарыбыздан кузгалып, бакча каравылчысының агачлар арасына яшеренгән өенә юнәлдек. Без монда берәр бабайны күрербез дип уйлаган идек, киресенчә, өй янында ун-унике яшьләрдәге малай очрады. Ул безне кызыксынулы караш белән каршы алды. Янында алабай токымлы зур эте дә бар. Без якынлаша башлагач, малай этен муенындагы каешыннан тотып алды. Күрәсең малай этенә бик ышанып бетмидер, үз иркенә куйсаң, аның тешләп алу гадәте дә бардыр.

– Нихәл, егет, – диде Зәки абый.

– Хорошо! – дип җавап бирде малай.

– Бабаң кайда?

– Нет деда, отец дома.

– Можно позвать его?

Безнең сөйләшүне ишетептер, өйдән яшь кенә бер ир кеше чыкты. Виноград җыеп алырга рөхсәт сорагач, бигрәк тә безнең Татарстаннан икәнне дә белгәч, ул киң күңеллелек белән, күпме күтәрә алсагыз, шулкадәр җыегыз дип ризалык бирде. Әбрар абый Казан бүләге дә алып килгән икән, анысын да рәхмәт әйтеп алды.

Виноград тиз җыела. Унбиш-егерме минут та үтмәгәндер, без йөгебезнең шактый авырайганын сиздек һәм бакчадан чыгу юлына юнәлдек. Әле сөйләшеп утырганда, мин кояшның тау артына төшә башларга җыенуы турында әйткән идем. Менә хәзер ул, үзенең соңгы нурларын җете итеп сибеп, киртләч-киртләч тау артына кереп тә югалды. Тау арасында караңгы бик тиз төшә икән. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, бөтенләй күренмәслек булып калды. Абзыйларым мондый хәлдә калуыбызга беразга аптырадылар да.

Әбрар абый да, хәер, без дә килгән юлыбызны яхшы беләбез. Берәр сәгатьтән кайтып җитәчәгебезгә ышанып атлыйбыз. Иңнәребездә виноград тутырылган челтәрләп бәйләнгән кечкенә капчыклар. Бара торгач, ниндидер юл аермасына килеп җиттек. Килгәндә, без моңа бер дә игътибар итмәгәнбез, ахры. Боларның кайсысыннан китәргә кирәк икән? Аптырашып бер-беребезгә караштык. Әбрар абый сул якка китә торганына борылды. Әмма Зәки абый туктап калды.

– Килгән чакта мин чамаладым, уң якка китсәк, юлыбыз нык кыскарачак. Әбрар абый артыннан барсак, без бу тауның периметрын әйләнеп  чыгачакбыз, мин әйткәнчә булса, шуның чиреген генә. Мин хәрби кеше, күзем үткенрәк, тирә-якның ниндилеген шунда ук карашым белән «фотографияләп» алу сәләтем бар.

Ләкин Әбрар абый риза түгел.

– Юк инде, Зәки туган. Белгән юл һәрвакыт кыскарак була. Килгән юлдан гына кайтыйк. Мин инде тәгаенләдем, без менә нәкъ шушы юлдан килдек.

Зәки абыйның кирелеге үзе белән.

– Гел синең сүз генә сүз булмасын әле. Монда кадәр безне син алып килдең. Күңел бик тартмаса да, килдек. Әйдә, кайтканда, минемчә дә булсын әле. Сулга китсәк, без кимендә ярты сәгатькә тизрәк кайтып җитәчәкбез. Кичке ашка да өлгерәбез.

Зәки абый безне тәки  тау астына төшә торган юл белән алып китте. Инде Әбрар абый белән мин бу караңгыда кайсы тарафка атларга тиешлегебезнең чамасын югалттык, юлны бары тик Зәки абый тоемлавы белән генә дәвам иттерәбез. Ә ул бара да бара. Сизәбез: тауны төштек, тигез юлга чыктык. Берзаман хәтта шәһәрдәге кебек әллә асфальт, әллә бетон түшәлгән юлга чыктык. Аяк атлаулары ук җиңел булып китте.

Әбрар абый Зәки Лотфулла улын мактап та алды:

– Чыннан да булган егет икәнсең, Зәки, без инде Планерское урамына килеп керәбез кебек. Шулай да бик тиз булмадымы соң әле?

– Бу юл, мин яхшы чамалыйм, гади юл гына түгел. Мондый бетоннан юлларның күп тонналы хәрби йөкләр уздыра торганнарын салалар. Минем тәҗрибәгә ныклап торып ышана аласыз.

Ләкин, күпме генә барсак та, тирә-якта шәһәр йортлары күренми, уңда да, сулда да һаман биек-биек таулар гына шәйләнә. Әмма Зәки абый бирешми, безгә үрнәк күрсәтеп, нык-нык басып алдан баруын дәвам итә. Ярты сәгать уздымы, безне кырыс тавыш туктатты:

– Стой, кто идет?!

Без ниндидер тимер капка алдына килеп чыкканбыз. Ә анда кулына винтовка тоткан солдат тора. Бу хәрби часть урнашкан җирдә генә шулай була ала. Мин моны яхшы беләм. Ни дисәң дә,  өч ел да тугыз көн хәрби хезмәттә булган кеше.

Хәрби устав буенча постта торган солдатка чит кешеләр белән сөйләшү тыела. Зәки абый моны гына яхшы белергә тиеш иде. Ләкин бу очракта әлеге кинәт килеп туган хәлдән ул аңына килеп өлгермәгән иде, күрәсең. Солдатка таба баруын дәвам итте. Әмма солдат тагын кисәтте:

– Стой, стрелять буду!

Солдат иңеннән винтовкасын ук ала башлады.

Мин, ничектер, үземне армиядәге кебек хис иттем. Ни өчен дигәндә, заманында солдатның сары каешын шактый дәвамлы вакытта буып йөрергә туры килгәнгә, мин үземне шул мохиттә хис итәргә күнегеп беткән идем. Күрәсең, еллар үткәч тә, билгеле бер шартларда шул инстинктлар һич каршылыксыз синең белән идарә итәләр. Шуңадыр, авызымнан команда сүзе чыгуын сизми дә калганмын:

– Кругом!

Хәрби кеше буларак, Зәки абый шунда ук йөз сиксән градуска борылды һәм тиешенчә атлап китте. Әбрар абый гына баскан урынында аптырап карап тора иде. Ниһаять, ул да әкрен генә безнең арттан кузгалды.

– Зәки, безне кая алып килдең син? Хәзер нишлибез инде? Мин бит Күктүбәгә кайтып җиттек дип, булмаган хәлемне бар итеп килә идем. Хәзер үзебезнең кайда икәнебезне дә белмибез. Кинтә апаң ут йотып көтеп торадыр, ә без, ниндидер йолкышлар кебек, синең арттан өстерәләбез. Бу тау-таш арасында инде килгән юлыбызны да табып булмас. Тәмам адаштык бит.

Зәки абыйның бирешәсе килми. Үзен нык тотарга итенә.

– Юк инде, синең ул виноград бакчасы юлын табу турында уйларга да ярамый. Менә бу олы юл хәрби частькә килгән икән, димәк, ул нинди дә булса бер шәһәргә барып чыгарга тиеш. Тик кайсы шәһәргә, аңа кадәр ничә километр? Төп мәсьәлә шунда.

Бу сүзләр Әбрар абыйны тагын да хәвефләндерде.

– Булмый, егетләр, хәерле юлга чыкмаганбыз, винограды да кирәк түгел. Минем аны тагын да күтәреп барырга хәлемнән дә килми, ташлап кына калдырам.

Һәм, чыннан да, ул үзенең төенчеген ипләп кенә юл кырыена чыгарып куйды. Мин, бераз баргач, кире борылып, аның йөген иңемә алдым. Уемча, шулай да без әллә кайдагы җәһәннәмгә китәргә өлгермәгәнбездер әле. Шушы әйбәт юл безне кая да булса илтеп чыгармый калмас.

Теркелди торгач, йөге Зәки абыйны да баса башлады. Гел бер җилкәгә генә күтәреп кайту талчыктыргандыр. Ник дисәң, икенче җилкәсе әле йөк йөртерлек хәлдә түгел. Шуңадыр ул ачу белән виноградлы төенчеген юл читенә томырды. Ташлар өстенә барып төшкәч, ул виноград тәлгәшләре нишләгәндер, анысы билгесез.

Шактый дәшми генә барлдык. Зәки абыйның да сүзчәнлеге әллә кая китте. Ни дисәң дә, ул үзен безнең алда гаепле сизә иде. Хәрби вакыттагы зирәклегенә таянып, юлдашларын да, үзен дә авыр хәлгә куюын аңламаслык кеше түгел. Башларыбызны иеп барабыз да барабыз. Юлның гына һаман очы-кырые юк. Һәм, ниһаять, бу хәл Зәки абыйның үзен дә туйдырды булса кирәк. Ул, шактый ныклы тавыш белән, кечкенә чагында Стәрле якларындагы урманда адашып калганлыгын, шунда төн кунганлыгын, тик яктыргач кына, кайда икәнлеген абайлап, авылга юлны тапканлыгын сөйләп алды. Тавышы тавыш кынамы, тауларга яңгырап ишетелә торгандыр.

Мин әйтәм:

– Үзегез дә беләсез, Кырымда татарларга кырын карау бүген дә үзен сиздерә. Туган җирләренә кайтып урнашырга мөмкинлек бирмиләр, төрлечә кысалар. Шуңа күрә бөтен тауларны татарча яңгыратып сөйләшеп бару кемнәргәдер ошамаска мөмкин. Әкренрәк сөйләшегез әле.

– Юк инде, татарча рәхәтләнеп сөйләшүдән мине беркем дә тыя алмас. Үлсәм үләм, ләззәтләнеп  татарча сөйләшеп үләм.

Әбрар абый, бара торгач, шактый йончыды. Гәүдәсе әле бер якка, әле икенче якка чайкала. Ниһаять, юл буенда бер зур гына таш очрады. Абзыебыз, сөенә-сөенә, шул ташка утырды. Таш шактый зур икән, безгә дә янәшәсенә утырырга кушты. Шулвакыт тау борылышыннан, утларын балкытып, хәрбиләр йөри торган җиңел машина килеп чыкты, җитез генә яныбыздан узып та китте. Артыннан кызыл уты гына күренеп калды. Бормалы юлда ул ут  тиз генә юк та булды. Без, каршысына чыгып, кул күтәрергә дә өлгерми калдык.

Хәрәкәтләнгәндә нык кына тирләгән булганмын. Таш өстенә килеп утыргач, аркага салкын йөгерде. Тиз генә урынымнан тордым. Минем арттан Әбрар абый да торып басты. Ул да нәкъ мин уйлаганны әйтте:

– Юк, егетләр, болай утырып булмас, салкын тидереп кайтсам, Кинтә апагызга ни дип җавап бирермен, әйдә, атлыйк булмаса.

Аның артыннан мин дә атладым. Зәки абый әле утырып калды. Артыма борылып карсам, ул да безгә ияргән. Әмма, бирешергә теләмичә, телен чарлый:

– И җыбыткылар да инде үзегез, йомшак интеллигентлар, җәйге таңның рәхәт һавасы салкын тидерәме инде?

Әбрар абый шактый гына эндәшмичә барды. Аннан кинәт сорап куйды:

– Син, Фоат, шаять, хәтерлисең булыр, Тукайның бер строфасында «Эшләгән эшең бумы?» дигән сораулы юл бар. Тулысынча ничек әле ул?

Мин әйтеп бирдем:

Бирәм, дидең, вәгъдә бирдең,

Күрсәт җирең: Кайда? Бир! –

Ах, Дума, Дума, Дума,

Эшләгән эшең бума?

Әбрар абый минем интонация белән дәвам иттерде:

Беләм, дидең, ышан, дидең.

Кайда юлың, кайда, дим.

Ах, Зәки, Зәки, Зәки,

Алдадың безне тәки.

Зәки абый тау араларын яңгыратып көлеп җибәрде.

– Менә бит, адашуның бер файдасы булды – Тукай янәшәсенә минем исемне куеп шигырь иҗат ителде. Номерыбызда тик кенә ятсак, башка да килмәс иде әле ул. Шулай, әсәрләр тормышның үзендә туа. Без аны, шуннан алып, язып кына куючылар.

– Син, Зәки, җәйге таңның рәхәт һавасы, дидең. Кара, син хаклы, таң атарга да озак калмагандыр инде.

Чыннан да, зәңгәрсулыгы саран гына беленә башлаган күк йөзе тукымасында биек тауларның очлы башлары чак кына шәйләнә башлаган иде. Тора-бара күкнең зәңгәрлеге алсулык белән өртелде, аннан бөтенләй үтә күренмәле гөмбәзгә әйләнде. Ниһаять, тау башларын кояшның беренче нурлары балкытты. Караңгы тау арасы тәмам яктырып китте. Әмма без барасы юлның очы-кырые да күренми иде. Күренә дә алмый. Ник дигәндә, юл йөз-йөз илле адым саен диярлек әле бер якка, әле икенче тарафка борыла, ул бетмәс борылмалар артында ниләр барлыгын чамалау мөмкин түгел.

Ниһаять, шундый бормаларның берсе безгә дөньяның иркен икәнлеген күрсәтте: алдыбызда киңлек ачылып китте. Таулар, икегә аерылып, безнең караш офыкларыбызны киңәйтеп җибәрде. Шактый еракта бер шәһәрнең утлары күренде. Кайсы шәһәр булыр бу? Без бер-беребезгә сораулы караш ташладык. Тик беребез дә тәгаен генә берни әйтә алмый иде.

Бара торгач, без юл аермасына килеп чыктык. Ләкин әле юлда хәрәкәт башланмаган. Тып-тын. Кешеләр татлы таң йокысыннан әле уянып кына килә торганнардыр. Таңда болай адашып-саташып йөрү өчен, академик, профессор, һич югы доцент булырга кирәктер. Без, кайсы тарафка хәрәкәт итәргә кирәклеген белмәгәнгә, кемнән дә булса сорашмыйча, урыныбыздан кузгалмаска булдык. Ярты сәгатьләр калтыранып торгач (иртәнге салкынлык тирләгән аркаларга үрмәли), шәһәр ягыннан бер җиңел машина килгәне күренде. Без, шатланып, кул күтәрдек. Әмма машина, тизлеген тагын да арттыра төшеп, выжт итеп узып китте. Без аның артыннан гаҗәпләнеп карап калдык. Ул юлның сулга борылганына кереп китте. Рульдәге кешедән башка беркеме дә юк.

Әбрар абый шоферның мондый гамәлен хуплады да.

– Япан кырда, мондый озын-озын кешеләр янында ничек курыкмыйча тукталсын инде ул?

Зәки абый, ачуын эчкә йотарга тырышып, аңа хас булмаган йомшак тавыш белән зарланып куйды:

– Соң, туктасаң ни була, без синең мондый калтырчаңа кызыгучылар түгел. Юл гына сораган булыр идек.

Ун-унбиш минуттан шул ук юнәлешкә узучы икенче машина да җилләнеп кенә узып китте.

Аның артыннан бер йөк машинасы күренде. Кабинасында әллә өч, әллә дүрт кеше кысылып утырган. Кул күтәреп ялынасы да булмады, безнең турыга килеп җиткәч, машина үзе туктады.

Йөзендә елмаю катыш аптырашлы караш төсмерләре шәйләнгән мыеклы егет, ишекне ача төшеп, шаяру катыш сорады:

– Бабай-егетләр иртүк кая баралар, мөгаен, кызлар озатып кайтуыгыздыр  әле?

Әлеге шаян егет бу сүзләрне үзенә якынрак торган Әбрар абыйга карап әйтте. Тегесе дә шаяруга шаяру белән җавап бирде:

– Нәкъ өстенә бастың, безнең кызлар озатып йөргәнне ничек белдең? Менә хәзер инде үзебезнең хатыннар янына кайтып егыласы бар. Әмма кызлар башыбызны тәмам әйләндергәннәр. Юлның кайсысыннан китәргә дип аптырашып торабыз.

Машинадагылар кабинаны күтәрердәй булып шаулашып көлештеләр.

– Хатыннарыгыз кайда соң сезнең?

– Кайда булсын, Планерскоеда, тагын да дөресрәге Күктүбәдә.

– Күктүбәдә? Болай булгач, сез язучылардыр әле.

– Арабызда язучыларыбыз да, язмаучыларыбыз да бар.

– Әйдә, утырыгыз, без дә шул тарафка барабыз, Күктүбәгездә төшереп калдырырбыз.

Зәки абый белән без кузовка үрмәләдек. Мин виноградларымны да калдырмадым. Теге ерык авызлы егет тә, үзенең кабинадагы урынын Әбрар абыйга биреп, безнең янга менде.

Без аңа хәлебезне ничек булган шулай түкми-чәчми сөйләп бирдек. Ул тагын рәхәтләнеп көлде. Аңа бигрәк тә хәрби частькә барып төртелүебез кызык булып тоелды. Башта көлде, аннан җитдиләнеп әйтеп куйды:

– Беләсезме, сез бер төн эчендә егермеләп чакрым ара узгансыз. Өч-дүрт чакрымнан Феодосиягә барып җитә язгансыз.

Зәки абый хаклы булган: теге утлары балкып торган шәһәр чыннан да Феодосия икән. Боларның шуннан Судакка барышлары булып чыкты.

Егетләр, көлә-көлә, безне Күктүбәнең Кара Даг итәгендә төшереп калдырдылар да китеп бардылар. Акча алу турында уйлап та карамадылар. Бу маҗаралы төнегез турында берәр әсәр язсагыз, юл хакы шул булыр, диделәр.

Алар кузгалып киткәч кенә, минем исемә төште: минем төн буе күтәреп йөрткән виноградларым машина әрҗәсендә киткән, ләбаса. Ләкин соң иде инде. Машина шактый ерак китеп өлгергән булып чыкты. Шулай итеп, ике кулны селтәп, без Күктүбәдәге иҗат йортыбызга кайтып җиттек. Һәрберебез үзебезнең бүлмәләребезгә таралаштык. Мин дә, юлдашларыма караганда яшьрәк булсам да, нык арыган идем. Башны мендәргә төртүгә, йокланып та кителгән. Төшке аш вакыты җиткәндә генә уяндым. Баксаң, барыбыз да шулай иткәнбез икән. Ниһаять, көндезге аш вакытында бер өстәл тирәсенә җыелыштык. Әбрар абый, гадәттәгечә, хатыны Кинтә апа белән. Мин аларны күзәтәм. Кинтә апа ачуланганмы-юкмы? Шуны беләсем килә. Болай гына ул-бу сизелмәгәч, уен-көлке белән сорап куйдым:

– Әбрар абый, төн буена кайтмый йөргән өчен, Кинтә ападан эләкмәдеме үзегезгә?

– Булды инде, булды.

Барыбыз да рәхәтләнеп көлеп җибәрдек. Сүзгә Кинтә апа кушылды:

– Кая ул ачулану, исән-сау күземә күренгәч, сөенгәнемне белсәгез иде. Төн буе керфек какмаган булсам да, ачуым бетте дә китте. Юкса, кайтып күренсә, йодрыкларым белән иркәләп алырмын дигән идем дә. Булмады инде. Аннан, үзе генә булса, кайгырыр идем. Янында Зәки белән Фоат та булуы күңелгә күпмедер юаныч булды кебек, шуңадыр, артык хафаланмадым да. Шулай да, даруларын алмаганын белгәч, шактый пошаманга төштем.

Мәгъсүм абый икенче яктан төрттерде:

– Без монда әлегә кадәр авыз итәргә туры килмәгән виноград ашарбыз дип өмет итеп тордык. Болар аны, ниндидер юлчыларга бирер өчен, төн буе күтәреп йөргәннәр. Бер дә акыллы кеше эше түгел.

– Әйтәсе дә юк, акыллары булса, ниндидер бакча эзләп, җәһәннәм чокырларына барып йөрмәсләр иде.

Мәгъсүм абый өстәп куя:

– Кинтә ханым, болар виноградка бардык дип әйтәләр әйтүен, әмма дәлилләре юк. Бер-ике бөртеген генә булса да кесәләренә салып алып кайтырга мөмкин булгандыр. Шулай булгач, хокук фәне таләпләре буенча, алар үзләренең кайда, нишләп йөргәннәрен безнең алда исбатлый алмадылар. Сез, Кинтә ханым, болай итегез: көннәрдән бер көнне, монда үзегез аралашып йөргән хатыннарны җыеп, тотыгыз да, виноградка барабыз дип, кайдадыр төн уздырып кайтыгыз. Шуннан соң карыйк, болар нишләрләр икән?

Шулай итеп, бу вакыйга безгә тел шомарту өчен берничә көнгә җитте. Өстәлгә виноград куйсалар, бигрәк тә шул турыда сүз кузгату өчен җитә калды. Алай гына да түгел, мин хәзер дә, виноград күрсәм, шул көннәр хәтердә яңара. Ул вакытта өстәл тутырып утырган абый-апаларның миннән башкалары берсе дә исән түгел инде, шул вакытлар искә төшсә, алар рухына дога кылып куям.

Чүрчи-Чәбиянең өр-яңа мәдәният йортында узган кичәдә бу хакта сөйләгәч, залда утыручылар рәхәтләнеп елмаештылар, Әбрар абыебызның үзен күргәндәй булдык, ул шулай акыл иясе генә түгел, бик тә кешелекле, вәзгыятенә карап, йомры-йомры сүзләр әйтеп куярга да сәләтле, уен-көлкене ярата торган шәхес иде диештеләр.

Чыннан да, яшәвенең соңгы ун елында, аның белән дустанә аралашуыбыз тагын да җылырак булган шартларда, мин Әбрар абыйның бу матур сыйфатларын үзем өчен тагын да күбрәк ачтым. Аны гомер юлымда очраган иң якты затларның берсе итеп искә алып яшәвем очраклы түгел.

 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Фото: https://tt.wikipedia.org 

 

«Мәйдан» № 7, 2023 ел

 

 

 

Комментарийлар