Логотип «Мәйдан» журналы

Туганлык туйда беленә

Тормыш һәм гамь.

Соңгы вакытларда Шәмсехәят әбинең кәефе китеп тора. Бер дә авыртмаган җире юк кебек. Йокысыннан да ял итеп түгел, ватылып-алҗып уяна. Әйтерсең, төнлә урман кискән. И-и, бар иде яшь чаклар! Сугыш вакытында аларны, җитәкче эшләрдә булсалар да, ара-тирә Кәшкәрә урманын кисәргә җибәрәләр иде. Паровозларга ягар өчен утын кирәк, шунсыз алар туктап кала. Шул өзеклекне бетерер өчен, әйдәгез, үзегез үрнәк күрсәтеп, бер кузгалып алыйк әле дип, атна-ун көнгә, төп хезмәтләреннән аерып, кул көче белән эшләп алырга кушалар. Яшь чак, ашау-эчү ягыннан кытлык булса да, тәвәккәлләп чыгып китәләр. Бер-ике көн азапланганнан соң, ничектер, эшнең җаен табып, төп эшчеләр рәтенә басып, эшкә тотыналар. Кичләрен аякларын көчкә өстерәп кайтып егылалар. Ни хикмәт, иртән торуга, тагын тәнгә көч җыела, эшләрлек чама барлыкка килә.
Ә хәзер иртән дә гәүдә кыйналып ташланган кебек хәлсез, алҗыган була. Йокысын әйтер идем, төнгә ничә уянасың, йокы араларында сәгатьләр буена ниндидер пошаманлыкка төшеп азапланасың. Югыйсә, борчылырлык сәбәпләре дә юк кебек. Яше шактый булса да, бистә халкына кирәк булырлык итеп көн күрергә тырыша ул. Кыенрак хәлдә калучыларга киңәш сүзен кызганмый, аеруча мөһим очракларда нинди дә булса гамәли эше белән ярдәм итәргә дә кулыннан килә. Балалары кайсы кая урнашкан, алар өчен дә борчыласы юк. Әмма күңелдә һаман да ниндидер уйлар, тәшвишләр. 
Ул бүген дә шулай кәефсез уянды. Әмма, урыныннан торып, тәрәзә пәрдәсен күтәреп куйгач, исенә төште: бүген – 21 март ләбаса. Һәм кинәт күңелендәге авыр тойгылар каядыр артка чигенде. Алар урынын шатлык хисләре биләп алды. Бүген ул бәйрәмгә чакырулы бит! Элгәре мартның бу көнен Нәүрүз бәйрәме диярләр иде. Зурдан кубып бәйрәм итмәсәләр дә, шушы көннең исемен генә булса да хәтерләрендә тотканнары күңелдә сакланган. Онытылмаган икән, ул бәйрәм халык тормышында әһәмиятле урын тоткандыр, күрәсең. Аның өчен моннан тыш та бу иртәне хәерле дип санарлык сәбәп бар – сугышта үлеп калган энесенең кече улы Фәргатькә бүген илле яшь тула. Моны Шәмсехәят карчык инде әллә кайчан ук күңеленә киртләп куйды. 
Бу бала Шәмсехәятнең үзенә нәкъ утыз яшь тулган елда туды. Димәк, аның яшенә утызыңны да өстәсәң, шактый гына зур сан килеп чыга. Бу инде аның үзенә дә көзен сиксән яшь туласын искәртә.
Әби Фәргатьнең тормыш юлын хәтереннән үткәрде. «Кече яшьтән үк җыр-моң белән мавыкты, матур җырлавы белән танылды. Армиядә дә югалып калмады. Хезмәттәшләре арасында культура-агарту, тәрбия эшләрен оештыру эшләре белән мәшгуль булды. Хезмәткә чакырылганчы ук районда комсомол эшендә булды, азмы-күпме тәҗрибәсе хәрбиләр арасында да кирәк булып куйгандыр, күрәсең. Армиядән кайтып, педагогия институтында югары белем алгач, ничектер тиз генә республиканың мәдәни тормышында үз урынын алды, халык күңеленә юл тапты. Тора-бара үзе укыган институтка укытучы итеп тә чакырдылар. Анда да югалып калмады, хәзер үзен фән кандидаты, доцент дип йөртәләр. Без менә андый югары уку йортларына кереп белем дә ала алмый калдык. Заманасы шундый иде. Әтисе – минем энем – нәкъ утыз яшендә Мәскәү янында сугыш корбаны булды. Өч ир баланы киленебез тәрбияләп үстерде. Без әллә ни ярдәм дә итә алмадык бугай. Үзебезнең балаларны үстерергә кирәк иде. Алар авызыннан өзеп бирерлек әйберебез дә булмады инде...»
Хезмәт юлын районда яшьләр оешмасы җитәкчеләреннән берсе булып башлагангамы, Фәргатьне районда хәзер дә истә тоталар, мондагы төрле уңай белән оештырылган эшләргә дә катыштыралар. Менә илле яшьлеген дә, Казаннан чакырып кайтарып, бистәдә бәйрәм итәргә булганнар. Фәргать Шәмсехәят апасына да, кичәгә килүен үтенеп, матур итеп язылган чакыру кәгазен алдан ук җибәреп куйды. Шуңа күрә карчык кичә буласы көнне җиткерә алмыйча йөдәп бетте. Көннәрне саташтырып, кичәгә бармый калмаганмынмы дип, айның ничәнче көне икәнен күршесе Гарифә карчыктан әллә ничә сорашты. Менә, Ходай кушып, ул көннең дә таңы атты. Мәдәният йортына киеп бару өчен, Шәмсехәят апа күлмәкләренең әле берсен, әле икенчесен алып карады. Сайлый торгач, икесен, ниһаять, аерып алды. Аларны үтүкләп, диварындагы кадакларга элеп куйды. Үзе, читкәрәк китеп, кайсысы бәйрәмчә булыр икән дип сыный карады. Кайсысы да йөз кызартырлык түгел иде шикелле. Шулай да яшел җирлеккә ак чәчәкләр төшерелгәненә өстенлек бирәсе итте. 
Шулвакыт өйгә әлеге дә баягы Гарифә карчык килеп керде. Күршесенең күлмәкләр белән матавыклануын күргәч, керә-керешкә әйтеп куйды:
– Әллә боларны кибеттәге кебек сатарга йә күргәзмәгә куйдыңмы? 
– Менә керүең әйбәт булды әле. Фәргать энемнең бәйрәме бүген бит. Клубка барырга әзерләнәм. Боларның кайсысын киим икән дим?
– И-и, Шәмсехәят, кайсысы да килешә. Менә бу күлмәклекне шул энең бүләк итте түгелме соң? Шуны ки. Аның да күңеле булыр.
– Әллә син аны шушы күлмәклекне биргәнен хәтерли дисеңме? 
– Хәтерләмәсә, сизәр. Кеше күңеле бик серле. Аның бизмәне кешенең күңелендәге иң йомшак хәрәкәтне дә үлчи ала дип яза бер татар әдибе.
– Анысын син беләсең инде, өең китап белән тулган. 
– Үз акылың янына китапныкын да кушкач, күңел ачылып китә ул. Әнә Факиһә исемле бер хатын театрга барырга кайсы күлмәгемне киим дип, ирен аптыратып бетергән, ди. Хәер, синең белән минем алай аптыратырлык хәлебез юк. Бу күлмәкләрең икесе дә яңа. Кайсысын кисәң дә, ким-хур була торган түгел.
– Яңа дип, алар кимәгәнгә генә яңа саклана. Елга бер-ике киямме-юкмы?
– Бүген исә сиңа аларның икесен дә кияргә туры килергә мөмкин әле.
– Ничек икесен дә, берсе өстенә икенчесенме?
– Алай түгел, берсен клубка, икенчесен ресторанга.
– Ничек алай? Фәргать энем клубка гына чакырды. Рестораннарда бәйрәм итәргә аның ул кадәр чамасы юктыр дип беләм. Соңыннан мех фабрикасы ашханәсендә чәй мәҗлесе була, диделәр. Бер күлмәк клубка яраганны, чәй мәҗлесенә дә ярар инде.
– Анысы шулай, әмма бүген сине ресторанга да чакырмый калмаганнардыр. Шәмсехәят кайсысына бара икән дип кызыксынып кергән идем, ачуланмасаң.
Гарифә карчыкның бу сүзләре Шәмсехәят карчыкны тәмам аптырашта калдырды. Нәрсә сөйли тирә-юньдәге бөтен нәрсәне белеп торучы бу кортка? Болай аның әйткәннәре чынга туры килә килүен, юк-бар белән баш катырып йөри торганнардан түгел. Ә менә хәзер әйткәннәренең генә очы очка ялганмый. 
Күршесенең аптырашта калуын күреп торган Гарифә карчык аның сорау бирүен көтеп тормады, әйтеп салды:
– Бүген ресторанда кайнешең Ясирнең туган көнен уздыралар икән бит. Алтмыш яше тулган, ди. Синсез уздырмаслар бит инде аны? Менә тагын, шулай булмыйча, заманында бик якын кешеләр булып яшәдегез бит.
– Чынмы, Гарифәттәй? Белми идем. Аңа да алты дистә тулган диген? Без абыйсы белән өйләнешкәндә, әле сабый гына иде бит, мәктәп укучысы. Минем башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләгән чагым. Абыйсының хатыны укытучы икәнен белгәч, мактанып та алган, имеш, ул хәзер математикадан өй эшләрен дөрес итеп башкарып киләчәк, янәсе. Ә мин ничарадан-бичара гына укытучы идем, урта белемем дә юк. Кеше булмагач, җиде класс бетергән кыз булдыра алыр әле дип кенә, шул эшкә кушканнар иде. Кияүгә чыккач та, мәктәптән китеп бардым. Шул малай бик туганчылыклы булып чыкты. Абыйсы вафат булгач та, мине исеннән чыгармады. Кереп-чыгып йөрде, кулыннан килгән кадәр ярдәм дә итте. Аның кулыннан күп нәрсә килә иде. Юкка гына үзен колхоз рәисе итеп куймаганнардыр. Район гәзитеннән карап киләм, аның хуҗалыгы еш кына беренчеләр рәтендә була. Эше күбәйгәндер, соңгы елларда күрешүләр, хәл белешүләр сирәгәйде. Хәер, минем белән аралашудан аңа хәзер ни мәгънә? Картайдым, Гарифә түти, картайдым, яшьләргә кызыклы булырлык үзем дә, сүзем дә юк.
– Алай димә син, күрше. Туган көн ул бөтен гомереңне искә төшерү, үткәндә булган хәл-әхвәлләрдә катнашы булган кешеләр белән якын итеп аралашу форсаты. Син Ясиргә заманында акыл биргән, юл күрсәткән апасы. Ул сине якын итеп «туган апа» дип йөри иде бит. 
Туган апасын чакырмый калмас. Моңа кадәр өлгермәгәндер, менә килеп тә җитәр әле. Чакырыр, чакырыр, Алла боерса, чакырмый калмас. Шулай итеп, Гарифә карчык Шәмсехәят күңеленә тагын бер дулкынландыргыч хәбәр өстәп чыгып китте. Бу аның өчен зур яңалык иде. Беразга Фәргать энесенең бәйрәме артка чигенгән кебек тә булды. Әлеге Ясиргә кагылышлы хатирәләр күңелендә яңарды. Ире белән танышкан, кавышкан, аннан соң 
гомер иткән вакытларны исенә төшерде. Тормыш булгач, төрлесе булгандыр. Әмма, ни әйтсәң дә, күңелне кузгатырлык, сагынып искә төшерерлекләре күбрәк иде. Кайдадыр калган ул еллар матур, ләззәтле булып тоелдылар. Ни әйтсәң дә, гомернең иң матур вакытлары алар белән бергәләп узылган. Бу ике вакыйганың уздырылу сәгатьләре бергә туры килсә, аның Ясир чакырган ресторанга баруы да мөмкин икән ич. Ул күңеленнән шулай уйлады. Фәргать ничек тә кичерер, ул әле яшьрәк кеше. Бәлки, икесендә дә булырга өлгерер? Башта клубка барыр, бераз утыргач, Ясирнекенә дә өлгерер. Ул, шулай уйлый-уйлый, көнне уздырды. Ишектәге «келт» иткән тавышка да сискәнеп китте, Ясир түгелме дип үрсәләнде. Әмма, күпме генә көтсә дә, кайчандыр «туган апа» дип өзелеп торган кайнешенең үзе дә, хәбәре дә булмады.
Әй, бу Гарифә карчыкның сүзе дөрес булмады, ахры. Ясир бәйрәменнән аны читтә калдырмас иде. Гарифә карчыктан бу хәбәрне кемнән ишеттең дип тә сорамавына үкенде. Мондый сүз әйтүче ышанычлы кешеме, әллә түгелме? Имеш-мимешләр таратучылар күп ул. Тел сөяксез, теләсә нәрсә сөйләргә мөмкин.
Сәгатькә караса, мәдәният йортындагы кичә башланырга да вакыт җитеп килгәнен күреп, башындагы икеле-микеле уйларыннан тәмам арынып, күңелен тәгаен Фәргать энесе бәйрәменә барырга дип күндерде. Инде Ясирдән хәбәр килгән очракта да ул бу уеннан кире кайтмаячак иде. Кичәдә сүз бирсәләр, нәрсәләр әйтергә кирәклеген дә әллә кайчан уйлап куйган иде. Шундый кире кагылгысыз уй-ният белән ул, ишеген бикләп, урамга чыкты. Хәзер аның күзләре ерактан бик шәйләп бетерми. Каршысына килгән шәүләне ул энесе Фәргатькә охшатты. Шул-шул, әнә аяк атлауларына кадәр шул. Алар бик җылы итеп, кочаклашып күрештеләр.
– Апам, сау-сәламәтсеңме, сине алырга килүем. Син залда утырмасаң, кичәнең бик матур бер бизәге булмаячак бит. Әле яңарак авыл мәктәбеннән кайттык. Анда да минем бу бәйрәмем уңае белән котлаулар, очрашулар оештырганнар иде. Болай зурлауларына рәхмәт инде. Менә, шөкер, сиңа килергә дә өлгердем.
– Чакыру кәгазеңне алганга бер ай инде, менә шунда барырга чыгып килешем. Ай, рәхмәт инде, шулай якын итеп үзең килүеңә. 
Фәргать апасын култыклап алды. Алар, шулай сөйләшә-сөйләшә, район мәдәният йорты тарафына юнәлделәр.
Кичә бик матур узды. Зал туп-тулы, юбилярны белүчеләр, иҗаты белән кызыксынучылар бихисап. Районның иң зур җитәкчеләре юк иде югын, алар ниндидер бер түрәнең туган көнендә икән. Аның каравы урынбасарлар барысы да монда. Мәдәният йорты сәхнәсендә уен-җыр, дәртле биюләр, мәгънәле сүзләр, хатирәләр кич буе яңгырап торды. Шәмсехәят карчыкның сәхнәгә күтәрелүен дә алкышлап каршыладылар. Ул Фәргатьнең сугыш чоры баласы булуын, әтисез үсеп, әнисе тәрбиясендә менә шундый зат булып җитешүен горурланып сөйләде. Аның яшь чагындагы тормышыннан кызыклы сәхифәләрне әйтеп көлдерде. Чәй мәҗлесе дә бик җылы үтте. 
Шәмсехәят бүгенге көненнән бик канәгать калды. Шулай булса да, төнлә, никтер, тагын рәтләп йоклый алмады. Кичәне башыннан ахырына кадәр күз алдыннан үткәрде, һәрбер әйтелгән сүзне күңеленнән бәяләп, кайберләре белән бәхәсләшеп тә ятты. Тәэсирләре бик тә күңелен кузгаткан иде. Таң алдыннан гына йокыга китте. Ул уянганда, сөбханалла, сәгать тугыз булып килә иде.
Ишеген сак кына шаку тавышына аның йокылы-уяулы халәте ачылып китте. Тагын Гарифә карчык икән.
– Шәмсехәят, ишеттеңме әле, белмәгән булсаң, авыр хәбәр китергәнемне кичерә күр!
– Әйдә, әйдә, Гарифә түти. Нинди авыр хәбәр турында сөйлисең? Кичәге бәйрәмнән соң күңелем кузгалып калды. Әйтерсең лә, ул хөрмәтләүләр миңа булган. Күңелем күтәренке. Син нинди авыр хәбәр турында сөйлисең?
– Сөйләмәскә... күршем Саймә бүлнистә эшли бит. Шул төнге эшеннән кайтты. Синең кайнешеңне төнлә бик авыр хәлдә шунда китергәннәр. Чире бик каты булган. Брачлар берничек тә алып кала алмаганнар. 
Үлгән.
– Нинди кайнеш? Ясирме?
– Шул инде, шул. Кичтән ресторанда мәҗлес корып утырганнар. Шуннан соң хәле авырайган. Мантымаган инде, гомере беткәндер. Ходайдан узып берни дә эшләп булмый шул.
Шәмсехәят кулларын күтәреп дога кылды:
– Иннә лилләһи вә иннә иләйһи. Урыны оҗмахта булсын. Әйбәт кеше иде...
...Шәмсехәят карчыкның бүгенге көне каршылыклы хис-тойгылар белән узды. Хушлашу кайда буласы икән? Бара алырмынмы икән? Үлгәч булса да күреп каласы иде бит. Көне буе шул уйлар белән бимазаланды. Әмма бу сорауларына нинди дә булса җавап ала алмады. Аның ишеген шакучы булмады.

 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Комментарийлар