Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВАның татарның беренче актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Туташ» исемле романын укыгыз

Журналның июль (№7, 2017) санында Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВАның татарның беренче актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Туташ» исемле романы басыла башлаячак.

55_sahibjamal3

 

 

 

(Романнан өзек):

…Соңга калынды.
Тагын бер көн азагына якынлашты.
Урман ягыннан, эзләрне җуярга теләгәндәй, җәяүле буран йөгереп узды.
Тын гына утырган куралар калтыранып куйды.
Адашкан юлчы сыман, ялгыз каенның шәрә сыны чагылып калды.
Шул чагында әллә каян, күкнең ерак төпкеленнән, нәзек чылбыр сыман гына нур кисәге сыпылып чыкты. Хәзер кояш иртә бата – челтәрләнеп торган күк йөзендә япа-ялгыз булып ай калыкты.
Йолдызлар болыт юрганы астыннан чыгарга ашыкмый иде: ялгызлыгыннан туңып калтыранган бичара ай шәүләсе кызларның сыңар алкасы кебек кадерсез генә читкә тәгәрәгәндәй күренде.
«Соңгы борылыш. Күп калмады».
«Хәерсез юл булды ла…»
«Тайгак юлда ни ашыксаң да, шуннан артыгын куып булмый…»
Якында гына, колак төбендә генә кемнәрдер сөйләшә. Күзләрне дә, колакларны да куе томан-пәрдә каплаган сыман – тирә-якта тоташ сорылык. Инде кайчаннан бирле баралар. Баралар, баралар… Юлның азагы кай тарафта соң?..
Иртән генә күзне камаштырыр аклык белән өртелгән дөнья төсен җуйган, кар катламына соры караңгылык иңеп маташа; озын дигән юл кыскарганнан-кыскарса да, җир белән күк тоташкан сызык, куышлы уйнагандай, әле һаман артка чигенә.
Аның тонык карашын, җанын-тәнен янә саташулы халәт биләп алды. Төш дисәң, төш түгел: хәтер коесының төпкелендә сакланган таныш йөзләр, әллә нинди дивар артыннан бер-бер артлы калыккандай, кинәт кенә пәйда була да, аларның кайсы шул минутта буыла-буыла ютәлләргә тотына, кайсы, йөзен иләмсез җыерып, җиргә чүгә; икенче берәвенең сул як күкрәге буйлап кып-кызыл эз сузылып төшә, ә берсе, каһкаһәле елмаеп, коргаксыган бармаклары белән аның өстенә килә.
– А-а-аһ! – Иңрәүле авазга игътибар итүче булмады.
Машина биек капка алдына килеп туктауга, кыска җиз сакаллы ир заты, рульгә шап-шок суккалап, җиңел сулыш алды: «Соңгы тукталыш!»
Янәшәсендә утырып килгән кыз, машинадан төшеп, ак халатын кыска пәлтәсе өстеннән җилкәсенә салгач, аны бер төймәсенә генә эләктереп куйды да, кулына тоткан кәгазьләрен җилфердәтеп, капкага юнәлде…

Татар халкының каһарманы Минзакир Әпсәләмов турында

Татар халкының каһарманнарын барлауны дәвам итәбез. Журналның декабрь (№12, 2016) санында басылып чыгачак Рәис Зариповның «Хәрби разведка генералы» язмасы да хәрби разведка генерал-майоры, хәрби фәннәр докторы Минзакир Әпсәләмовның данлы һәм катлаулы тормыш юлы, сугышта күрсәткән батырлыклары турында…

general

…Кызыл Армия Генераль штабының Разведка идарәсе (1942 елның 16 февраленнән – Баш разведка идарәсе (ГРУ) совет чорында «җиде йозак» астында булганлыктан, Әпсәләмовның фамилиясе дә сер итеп саклана. Шул сәбәпле, 1995 елда, Казанда нәшер ителүче «Идел» журналындагы татар генералларына һәм адмиралларына багышланган мәкаләдә* (*Татар генераллары һәм адмираллары. Идел, 1995, №5.) күренекле милләттәшебезнең фамилиясе күрсәтелми…