Логотип «Мәйдан» журналы

Халык җырлары гомерем буе озата килә

Яше сиксәннең өстендә булса да, тавышы көчле Рубис аганың, «Карурман»ның бөтен бормаларын җиңел ала.«...1987 елда бөтен СССРда яшәп иҗат итүче татарларның үзешчән җыр фестивалендә катнаштым. Гөлшат Зә...

Яше сиксәннең өстендә булса да, тавышы көчле Рубис аганың, «Карурман»ның бөтен бормаларын җиңел ала.
«...1987 елда бөтен СССРда яшәп иҗат итүче татарларның үзешчән җыр фестивалендә катнаштым. Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язган «Яшьлек дустыма» дигән җырым белән чыгыш ясадым һәм иң югары бүләккә – гран-прига ия булдым. Шул чагында музыка белгечләре бик җылы сүзләр әйтеп канатландырдылар, киңәшләрен бирделәр. Иҗат итүдән туктамадым. Ә бит мин нота белмим. Иҗат юлымда Роза Тимофееваның очравы бик ярдәм итте...»
«....Мин үземне педагог дип тә саный алам. Колониядә тоткыннар белән эшләдем. Алар мине татарлыгым өчен дә яраттылар, ахры. Аларга да җырлый идем татар халык җырларын. Тоткыннар һәм хезмәттәшләрем алдында дәрәҗәм дә шуның аркасында югары булды дип беләм. «Җырчы начальник» дип йөрттеләр. Шул рәвешле, сәләтем эшемдә ярдәмче булды. Үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында катнаша идем, бүләкләр ала идем Татар халык җырлары мине гомерем буе озата килә...»
Танылган җырчы, композитор Рубис Таҗетдин улы Зарипов белән әңгәмәне безнең Youtube каналына кереп карарга була??
https://www.youtube.com/watch?v=kyj6yXZ7wow
 

Фото: Лилия Фәттахова

Комментарийлар