Логотип «Мәйдан» журналы

Милләт тәнендәге тере күзәнәкләрне саклап калырга кирәк! (әңгәмәдән өзек)

– Халыкны шәхесләре милләт итеп тота, милләт буларак таныта. Үткән белән бүгенгене һәм киләчәкне тоташтыручы да алар. Фәүзия апа, сез моны бик яхшы беләсез. Армый-талмый һәрдаим юлда булуыгыз, халык х...

– Халыкны шәхесләре милләт итеп тота, милләт буларак таныта. Үткән белән бүгенгене һәм киләчәкне тоташтыручы да алар. Фәүзия апа, сез моны бик яхшы беләсез. Армый-талмый һәрдаим юлда булуыгыз, халык хәтереннән югала башлаган шәхесләребезне халыкка кайтарырга тырышуыгыз, алай гына да түгел, тарихыбызның җуелган, җуйдырылган сәхифәләрен торгызырга дип күп көч куюыгыз – моңа ачык дәлил. Быелгы табышларыгыз белән уртаклашыгыз әле.
– Әйе, татар дөньясы шәхесләргә гаять бай, алар үткәннәрдә дә булган, хәзер дә бар, шөкер! Дәүләтсез, хансыз, гаскәрсез калган милләтне, бөтенләй таралып юкка чыкмасын өчен, шәхесләр тотып торган, алар саклап калган. Милләтнең дә эчке көче, гасырлардан килгән потенциаль мөмкинлекләре зур булган – ул тарих мәйданына әледән-әле Батыршаларын, Бәхтияр Канкайларын, Мәрҗаниләрен, Ризаэддин Фәхреддиннәрен, Тукайларын, Дәрдмәндләрен, Гаяз Исхакыйларын, Габдрәшит Ибраһимнарын чыгарып торган. Җиһангирләр, галимнәр, имамнар, шагыйрьләр... Берсе ауса, аның урынына унысы торып баскан. Үз гомерләрен корбан итеп, алар милләтне бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергәннәр. Бу шәхесләрдән тау-тау хезмәт калган, якты үрнәк калган, зур тарих калган. Әле бу – гасырлар аша да калку булып, күренеп торганнары гына, ә алар янәшәсендә тагы күпме фидакарь затлар, билгесез каһарманнар булган! Ә Казаннан читтә – Уралда, Себердә кемнәр милләтне саклап калган? Ерак юлларга чыккач, андагы татар тарихын өйрәнә башлагач, без әле исемнәрен дә белмәгән күпме шәхесләргә тап буласың, аларның һәрберсе китап язарлык! Әмма безнең әдипләребез, язарына азык эзләп, алай еракка китми шул, кул астындагы материал белән генә эшли, ак кәгазьгә күңелендәгесен түгә... Нәтиҗәдә, читтәге тарихи шәхесләребез һаман читтә кала бирә.
Мин үзем Себер-Уралларны инде кырык ураганмындыр, Салехардтан Сахалинга хәтле әллә ничә кат йөреп кайттым, сәфәр, дигәндә, бер генә форсатны да кулдан ычкындырмадым. Нәтиҗәдә, «Кырык сырт», «Күчем хан», «Баһадиршаһ», «Һиҗрәт», «Караболак» тарихи романнары, үсмерләр өчен «Нух пәйгамбәр көймәсе» маҗаралы романы, «Сахалин утравы һәм татарлар», «Котыпта татар тормышы», «Туран иле», «Алтын Урдам – алтын җирем», «Ачылмаган татар тарихы», «Атом атавы яки татарларга каршы атом геноциды», «Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары» һәм башка бик күп документаль китапларым дөнья күрде. Әгәр йөрмәсәм, өйрәнмәсәм, Татарстанда гына утырсам, бу китаплар язылмас иде. Бу сәфәрләремнең бер максаты – язарыма материал туплау булса, икенчесе – халык белән очрашу, аларга татар тарихын җиткерү, шул төбәктәге шәхесләрне ачыклау.
Быел да шулай булды. Ачышларым да булды, ягъни, моңа кадәр мин белмәгән, әмма мин генә түгел, халык та белергә тиешле тарихи шәхесләр, җан тетрәндергеч язмышлар турында ишеттем. Әйтик, Семей (Җидепулат) шәһәренә баргач, Казахстан татарларының милли лидеры Тәүфик Кәримов миңа үзенең бабасы турында сөйләде. Аның бабасы – әнисенең әтисе, Тулбаев Мөхәммәтгариф хәзрәт (1877–1942), Җаек (Уральск) шәһәренең Кызыл мәчетендә имам була. Аның атасы – Тулбаев Габделракыйб та шушы мәчеттә ярты гасыр имам булып тора. Бу затлы, укымышлы нәсел кайчандыр бирегә Казан якларыннан килгән була. Мөхәммәтгариф башта атасының «Ракыйбия» мәдрәсәсен, аннан соң Ырынбур төбәгендәге Каргалы мәдрәсәсен тәмамлый. Хаҗ кыла, Истанбул мәчетендә имам булып тора, 1908 елда Җаекка кайтып, шушы Кызыл мәчеттә эшли башлый. Мөхәммәтгариф хәзрәт анда 1930 елга кадәр, ягъни совет хакимияте мәчетне япканчы эшли. Шушы вакыт эчендә ул дүрт тапкыр кулга алына – 1919, 1934, 1937, 1940 елларда һәм ахырда сөргенгә сөрелә. НКВД документларыннан күренгәнчә, Мөхәммәтгариф Тулбаевның беренче кулга алынуы Галимҗан хәзрәт Баруди өчен була, икенчесе – Ризаэддин Фәхреддин белән элемтәдә булган өчен, соңгылары – заманында Казанда һәм Уфада мөселман корылтайларында катнашкан өчен, Җаекта мәчет-мәдрәсә тотканы өчен, инде атып үтерелгән казый Кашшаф Тәрҗемәни белән таныш булганы өчен... Мөхәммәтгариф хәзрәт сөргендә үлә, ун баласы ятим кала, дүрт баласы сугышка китә, олы улы шунда үлеп кала. Аның затлы нәселе хезмәт иткән Кызыл мәчеттә башта төрмә, аннан төзелеш конторасы, училище, склад, тулай торак була, соңыннан җимерек хәлгә килә. Заманалар үзгәргәч, 1964 елны Мөхәммәтгариф хәзрәт аклана, 2006 елда Кызыл мәчет торгызыла, 2007 елда аның хөрмәтенә истәлек тактасы куела һәм 2012 елда мәчеткә милләттәшебез Мөхәммәтгариф Тулбаев исеме бирелә. Уральски, дигәндә, без Тукайның рухи остазы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинны гына искә алабыз, ә бит бу шәһәрдә, алар янәшәсендә, башка күренекле шәхесләр дә яшәгән! Җаекта мәчет-мәдрәсәләр тоткан Мөхәммәтгариф хәзрәт әнә шундый шәхесләрнең берсе, аны казахлар гына түгел, без дә белергә тиеш. Аның оныгы Тәүфик Кәримовның чакыруы буенча, мин Җаекка барырга һәм бу тарихны җентекләп өйрәнергә җыенам, ин ша Аллаһ!....
– Фәүзия апа, сез Габдрәшит Ибраһимов, Җәвад Алмаз кебек галимнәрнең тормыш юлын өйрәнгән кеше. Үзегез беләсез, гади халыкка түгел, татар зыялыларының да күбесенә аз таныш исемнәр болар. Нигә нәкъ әлеге олпат шәхесләребезне «кайтаруга» алындыгыз?
– Әйе, мин моңа кадәр күбрәк исемнәре инде тарихта танылган, билгеле шәхесләр турында китаплар яздым – Такташ, Батырша, Худяков, Күчем хан, Һади Атласи, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында... Әмма аларны да бик нык өйрәнеп яздым, кайберләре турында гомумән моңа кадәр китаплар юк иде. Ул хезмәтләрем төрле жанрда язылды – роман, драма, тарихи-документаль очерк, публицистика. Ә Габдрәшит Ибраһим һәм Җәвад Алмаз турында язырга алынуымның төп сәбәбе нәкъ менә аларның аз өйрәнелүләре, хаксызга онытылулары, тарихта үз бәяләрен алмаулары булды. Габдрәшит Ибраһимның тормышын һәм иҗатын унбиш ел буе өйрәндем, бу юнәлештә Россия, Төркия, Германия архивларында эшләдем, хезмәтләре белән таныштым, аның турында әйтелгән фикерләрне, чыккан язмаларны бөртекләп җыйдым. Аңа күбрәк дин әһеле, матбагачы, публицист буларак бәя бирәләр, ә ул бит зур милли сәясәтче, милли көрәш, дәүләтчелек идеологы, стратег! Диндә булып та, милләтен ташламаган, милләт юлында йөреп тә, диннән чыкмаган сирәк акыл иясе! Үземнең хезмәтләремдә мин Габдрәшит хәзрәтне менә шушы яктан ачарга тырыштым. Башта аның образын «Һиҗрәт» романына керттем, чөнки йөзләгән себер татарын Төркиягә кубарып алып чыгып китүче, анда урнаштыручы, һәрдаим ярдәмчесе һәм догачысы да ул. Әмма бу әсәр себер татарларының гына һиҗрәте турында түгел, ә дәүләтсез калган татарның биш гасырлык һиҗрәте турында, ә Габдрәшит хәзрәт милләтне җитәкләүче һәм юл күрсәтүче итеп бирелгән. Ул чорлар, дәверләр күчешендә яшәгән, геополитик сәясәтнең үзәгендә калган, үз дәүләте булса, ханнар-солтаннар булырлык акыл иясе бит югыйсә! Романда вакыйгалар Россиядә, Төркиядә, Германиядә бара, әмма кайда барса да, үзәктә милләт язмышы, татар язмышы... Һәм болар барысы да Габдрәшит Ибраһимның бөтен гомере, йөрәге, үз язмышы аша да үтә.
«Габдрәшит Ибраһим – милләтнең хокук яклаучысы» дип аталган документаль китабымда мин аны милли сәясәтче, хокукчы буларак ачу максаты куйдым. Тарихи документларны өйрәнгәндә, аның бөтен яктан да беренче булуын күрдем – ул беренче татар политигы, беренче сәяси эмигрант, милләтнең аянычлы хәле турында чит илләрдә беренче булып китап-брошюралар чыгаручы, 1905 елда мөселман-татарларның Россиядә беренче сәяси партиясен төзүче, империя составында булса да, милли автономия төзү теоретигы, соңрак дәүләт бәйсезлеге тарафдары, Россиядә, Төркиядә, Германиядә дистәләгән газета-журналлар чыгаручы, 1938 елда Япониядә беренче мәчет салдыручы һәм шул илнең беренче мөфтие. Һәм тагы да мөһиме – XX гасыр башында дөньяда ислам диненең торышы турында уникаль, алыштыргысыз хезмәтләр язып калдыручы. Шуңа күрә бүген Габдрәшит Ибраһимның хезмәтләрен Төркиядә, Япониядә, Германиядә, Көньяк Кореяда, гарәп илләрендә, Швецариядә, Франциядә, Кытайда һәм башка бик күп илләрдә өйрәнәләр, яңадан бастырып чыгаралар, чөнки аларда үзләре турында кыйммәтле фикерләр табалар. Әмма Габдрәшит хәзрәт нәрсә генә язса да, милләт һәм өммәт проблемасын беренче урынга куя, патшалар, корольләр, принцлар белән сөйләшкәндә дә татар мәсьәләсен күтәрә. Мин дөнья күләмендә танылган һәм өйрәнелгән башка андый татарны белмим.
Габдрәшит Ибраһимны себер татары булганы өчен дә күтәрәм, чөнки аларның аның турында язарлык кешеләре юк. Казанда әле бераз бар, ә менә Себердә моннан унбиш ел элек аның кемлеген дә белмиләр иде, Габдрәшит Ибраһимны аларга мин ачтым. 2007 елда аның туган шәһәре Тарага барып, мәчеттә булса да 150 еллыгын уздырып кайттым, аннан соң Омскида зур очрашулар уздырдым, Казанда, Тубылда, Томскида, Төркиядә уздырылган фәнни конференцияләрдә Габдрәшит хәзрәт турында докладлар ясадым. Аның турында көннәр буе сөйләп һәм язып торсаң да, хезмәтләренә һәм үзенә бәя биреп бетерерлек түгел. Ул поездда, пароходта, атларда-дөяләрдә һәм җәяүләп бөтен Россияне, Төркияне, Европа, Азия, Африка илләрен әйләнеп чыга, кая барса да, җирле халык, зыялылар белән очраша, соңыннан болар турында мәкаләләр һәм зур-зур фәнни-популяр хезмәтләр яза. Габдрәшит хәзрәт татар, гарәп, төрек, фарсы, рус, алман, япон телләрен яхшы белгән, ул Мәккә-Мәдинәләрдә төпле белем алган Коръән-хафиз, заманында Уфадагы Диния нәзарәтендә Ризаэддин Фәхреддин белән бергә казый булып торган, һәм аларның дуслыклары гомерлеккә кала. Ул дүрт тапкыр Рәсәй төрмәсендә утыра, дүртесендә дә Аллаһ ярдәме белән котыла, исән кала. 1857 елда ерак Себердә туган Габдрәшит Ибраһим 1944 елның 31 августында Япониядә вафат була, кабере Токио шәһәрендә... Ни кызганыч, мин Япониядә була алмадым, әмма һәр җомганы Гомәр улы Габдрәшит хәзрәт рухына дога кылам, милләтебез һәм өммәтебез өчен гаять зур эшләр башкарган бу затның урыны җәннәттә булсын!
Ә инде Җәвад Алмазга килгәндә, элек мин аны үзем дә бик аз белә идем. Кайчандыр скифлар турында зур хезмәт язганын, әмма аның беркайда да басылмавын ишеткәнем булды, соңрак «Мирас» журналында галим Марсель абый Әхмәтҗановның берничә кыска язмасын укыдым, «Кыйссаи Йосыф» дастаны буенча зур белгеч икәнен аңладым. Моннан берничә ел элек Яңа Чишмә районы Чертуш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Мусина авылдашы галим Җәвад Алмаз турында сорагач, шуннан артыгын әйтә алмадым. Рәмзия ханым миннән ярдәм сорады, мин эзләнә башладым. Җәвад Алмазның архивы Казанда ике урында – Милли музейда һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институтның «Мирасханә» архивында саклана. Мин башта «Мирасханә» архивында эшләдем, музейдан да үземә кирәкләрне белешә алдым. Мине, беренче чиратта, галимнең тормыш юлы һәм язмышы кызыксындыра иде. Үземә кирәкләрне өлешчә булса да таба алдым: Ташкентта Җәвад Алмазның кызын, оныгын, сеңелесенең кызын, Чертуш авылында туганнарын эзләп таптым, алардан күп мәгълүмат алдым. Татарстанда Җәвад Алмазның шәкертләрен эзләп таптым, алар белән очраштым һәм шуларны ачыкладым: татар, рус, гарәп, фарсы, төрек, инглиз телләрен камил белгән бу галим, Казан дәүләт университеты мөгаллиме, 1960 елда Мәскәүдә, Шәрык белгечләренең халыкара конгрессында иң көчле чыгыш ясаган, инде кандидатлык диссертациясен яклар алдыннан, 1961 елда нахак яла белән, башка беркайчан, бер җиргә эшкә алынмаслык итеп, университеттан куылган, Ташкентка кайтып егылгач та, гомере буе «Кыйссаи Йосыф» өстендә эшләгән, архивын үзен хурлыклы рәвештә куып җибәргән Казанга васыять иткән, 63 яшендә Ташкентта йөрәге ярылып үлгән, рәнҗетелгән һәм онытылган шәхес ул...
Мин бары тик Милли музейдан Җәвад Алмазның «Кыйссаи Йосыф» дастан-поэмасы буенча фәнни эшен генә алып укый алмадым, моның өчен үзем дә аңламаган каршылыклар бар булып чыкты. Гомумән, Җәвад Алмазның титаник бу хезмәте тирәсендә әллә нинди серле ыгы-зыгы бара, аны теләсә кемгә бирмиләр, шул ук вакытта кемнәрдер файдалана да кебек тәэсир калды. Шушылар турында мин «Татар галименең аянычлы язмышы» дип аталган фәнни-популяр хезмәт яздым, ул «Казан утлары» журналының 2021 елгы сентябрь санында басылып чыкты. Язма дөнья күргәч тә, мин Җәвад Алмаз буенча эзләнүләремне дәвам иттем, тарихчы Рафик Насыйров ярдәмендә, аның метрика кәгазьләрен, әтисе Ногман хәзрәтнең муллалыкка указын таптым, алардан күренгәнчә, Җәвад Алмаз турында татар энциклопедиясендә язылган мәгълүматлар – исем-фамилиясе дә, туган елы һәм урыны да ялгыш булып чыкты. Метрикадан күренгәнчә, галимнең исеме – Мөхәммәтҗәвад, туган елы – 1915 елның 15 июле, туган урыны – Благодаровка авылы (Самара губернасы). Ә Чертуш авылында Җәвад Алмазның әтисе Ногман хәзрәт Манигин туган. Быел җәй без Рафик Насыйров белән Җәвад Алмазның туган авылы Благодаровка-Хөсәендә дә булдык, Ногман хәзрәт имамлык иткән мәчеткә кереп намаз укыдык, зиратта булдык, авыл кешеләре белән очраштык.
Ни өчен мин Җәвад Алмазның тормышын, аянычлы язмышын өйрәнәм соң? Беренчедән, хаксызга рәнҗетелгән бер татар галименең исемен аклау, яңадан милләткә кайтару өчен язам. Гыйбрәт өчен язам, чөнки аны фәндә күкләргә күтәрелгән мизгелендә атып, бәреп төшерүчеләр дә үзебезнең татарлар, хезмәттәшләре булган бит! Икенчедән, аның басылмыйча, Милли музейда ярым яшерен рәвештә тотылган тиңсез мирасына игътибар юнәлтер өчен язам. Җәвад Алмаз үз куллары белән әзерләп калдырган «Кыйссаи Йосыф» дастанына тәнкыйди анализ кулъязма хезмәтен бастырырга кирәк! Җәвад Алмазның һәм әтисе Ногман хәзрәтнең бер җирдә дә басылмаган меңләгән шигыре бар, алар да халыкка барып җитсен иде!
 
 

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,


язучы, тарих фәннәре кандидаты.


Әңгәмәдәш – Лилия Фәттахова

Комментарийлар