Логотип «Мәйдан» журналы

«Шурсямга, яшь бүре» — анонс

Күренекле чуваш язучысы Мишши Юхманың 62 телгә тәрҗемә ителеп, төрле илләрдә танылу тапкан «Шурсямга, яшь бүре» әсәрен «Мәйдан»ның февраль санында укый алачаксыз. (Рөстәм Галиуллин тәрҗемәсендә). Февраль санына язылырга ашыгыгыз.

Бүреләргә инде өченче көн бернинди җан иясе очраганы юк. Бүреләргә инде өченче көн бернинди җан иясе очраганы юк. Бәлки, шуңадыр, ераклаша барган хатын-кызның сыны ач ерткычларда корбан аулау дәртен кузгатып җибәрде.

Саркка, озакка сузмый, калкулыктан атылып төште дә гадәттәгечә корбанын куалап китте. Әмма Шурсямга нигәдер ашыкмады. Кеше аның өчен никадәр явыз һәм куркыныч дошман булса да, ул аны тамак туйдыра торган ризык итеп кабул итә алмый иде. Бүре кызының ауны беренче булып башлавын да ошатмады. Шурсямга Саркканы куып тотып, аны җилкәсе белән этеп җибәрде. Бүре кызы каршы килеп маташмады, буйсынып, тизлеген киметте. Хәзер ул Шурсямга артыннан теркелдәде, чөнки аулау хокукы, елның нинди фасылы хакимлек итүенә, корбанның кемлегенә карамастан, һәрвакыт, бары тик бүренеке исәпләнә...

Бүреләр, кар сахрасын тузгытып, юлның ике ягыннан йөгерделәр. Аяк асты әле артык йомшармаган, хатынны тиз куып җиттеләр алар.

Хатын Шурсямга белән Саркканы тегеләр тәмам якынлашкач кына күреп алды. Ул куркудан юл уртасында катып калды, кулыннан ычкынып кире түбәнгә таба шуышкан чанасы аны аздан гына бәреп екмады.

Бүреләр корбанның үзләреннән бик нык шүрләвен сизделәр.

Саркка хатынның артына басты, Шурсямга исә алдына чыгып юлын кисте. Дөрес, бүре әлегә кеше аулавына ышанмый иде, шуңа ул, арткы аякларына утырып, хатынның ачыргаланып кычкыруын, йөгерә башлавын көтте. Шул вакытта, аның артыннан куганда, кан исенә дәртләнеп, барысын да онытырга, ачлык хисен әнә шулай бастырырга ниятләде.

Ләкин хатын хәрәкәтләнмәде, куркудан аның аяклары йөрмәс булды, качарга да урыны юк, ярдәм сорап кычкыра да алмады – тавышсыз калган иде ул. Хатынның, әлбәттә, кышкы салкыннарда, бигрәк тә төннәрен, бүреләр кайвакыт кешегә һөҗүм итә дигәнне ишеткәне булды. Ләкин якты, җылы язгы кичтә мондый хәл килеп чыгар дип башына да китермәгән иде.

Хатынның үз-үзен тотышыннан сәерсенеп калган Шурсямга, танавын күккә таба юнәлтеп, куркыныч ау оранын салды. Саркка шундук аның улавын күтәреп алды.

Чуваш авылларындагы картлар әйтүенчә, шулай оран салып, бүреләр җанварлар Алласы Пихамбардан корбанны ауларга рөхсәт сорыйлар икән. Җанварлар Алласы Пихамбар яклавына ирешмәгән корбанны бары тик бер генә юл көтә...

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


 

 

Комментарийлар