Кар өстендә алма

Авылның әле төшләр күрә-күрә йоклап яткан чагы…

Җәйге төн. Гап-гади авыл күгендә гаҗәеп манзара эленп тора: ай кыерчыгы, галәм бишегенә кыңгыр яткан да, үз кадерен үзе белеп, талгын гына тирбәлә… Йолдызлар чыбылдыгыннан, күренер-күренмәс булып, җиргә таба тылсымлы нур агыла… Төн үзенең өрфия пәрдәсен урман, болын, елга өсләренә җай гына каплаган да галибәнә тантана итә. Биниһая киң галәм кочагында бернинди дә өн, хәрәкәт, тавыш юк шикелле… Алга таба →