Логотип «Мәйдан» журналы

Яшел күзле малай

Җәйне яратканга күрәКүзләре яшел иде.Чирәмнәрдә уйный-уйныйТезләре яшел иде.Суларга карап бакты ул,Күкләргә карап бакты.җаны чиста булгангамыДөньялар – гаҗәп якты!Яфрактан яфракка тамганТүгәрәк тамчы...

Җәйне яратканга күрә
Күзләре яшел иде.
Чирәмнәрдә уйный-уйный
Тезләре яшел иде.
Суларга карап бакты ул,
Күкләргә карап бакты.
җаны чиста булгангамы
Дөньялар – гаҗәп якты!
Яфрактан яфракка тамган
Түгәрәк тамчы кебек.
Бөреләнде күңелемдә
Түгәрәк кенә өмет.
Шул өмете коймалардан
Йолдызга кадәр чөйде,
Чөнки күршедәге йортка
Кунак кыз килгән иде!
Бантиклап үргән чәчләрен
Тотып карыйсы килде.
Күбәләктәй чәч тасмасын
Сүтеп карыйсы килде.
Әллә ни булды малайга –
Үзгәреп китте кинәт.
Канатлы йолдыз җилләре
Кагылган аңа, димәк.
Койма ярыгыннан кызны
Көн саен күреп алды.
Кунак кызның елмаюын
Курайга төреп салды…
«Яшел» иде мәхәббәте,
Күзләре яшел иде.
Әйтер сүзләре, моң булып,
Курайга яшеренде…
 

Рашат НИЗАМИ


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар