Логотип «Мәйдан» журналы

Иделдә көз

Икәү йөргән яр буйларынЮксынып килгән идем.Гаҗәпләнеп карап торам:Көзләргә кергән Идел.Каракучкыл дулкыннарда —Арыганлык билгесе.Үзгәрешсез калган бугайКомнарның гына төсе.Сыңар акчарлак талпына,Канат...

Икәү йөргән яр буйларын
Юксынып килгән идем.
Гаҗәпләнеп карап торам:
Көзләргә кергән Идел.
Каракучкыл дулкыннарда —
Арыганлык билгесе.
Үзгәрешсез калган бугай
Комнарның гына төсе.
Сыңар акчарлак талпына,
Канатларын уйната.
Ике канат асларында
Идел җәелеп ята.
Кояш белән су арасын
Җәй буена гизгән ул.
Акчарлакның төсе уңган —
Китеп барыр тиздән ул.
Ике канат асларында
Иделне тоеп кара!
Ямансу, гүя акчарлак
Мәңгегә китеп бара.
Көзнең бу югалтуларын
Син нигә кызганасың?
Китерер безгә Табигать
Язларның өр-яңасын!
Кошлар китә, яфрак китә
Кем гаепле, эзләмик.
Китмәсен сөю! Аңарга
Сәҗдә кылып тезләник!
 

Рашат НИЗАМИ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от montypeter

Комментарийлар