Логотип «Мәйдан» журналы

Моңсу халәт

Җилләр сыман, су агышы сыманХәрәкәттә узды көннәрем.Йолдызларга якын булыйм диеп,Мин биеккә таба үрләдем.Фани дөнья кайнап кына тораБәгыреңә синең төртелеп.Бер уйласаң, гел тупаслык анда,Бер уйласаң ү...

Җилләр сыман, су агышы сыман
Хәрәкәттә узды көннәрем.
Йолдызларга якын булыйм диеп,
Мин биеккә таба үрләдем.
Фани дөнья кайнап кына тора
Бәгыреңә синең төртелеп.
Бер уйласаң, гел тупаслык анда,
Бер уйласаң үзе — гөл кебек.
Уйландыра күкләр зәңгәрлеге,
Моңсулата шәфәкъ балкышы.
Имән әле, имән яшәп ята,
Кочагында — яфрак алкышы.
Яшен бит ул чәчәкләрне түгел,
Имәннәрне сугып аудара.
Яшен суккан кәүсә төпләрендә
Кырмыскалар гына сау кала.
Табигатьтә — кырыслыклар,
Ә тормышта — ничек, ни-нәрсә?
Ил күзендә җавап тотасы бар,
Сынамакка сине җибәрсә.
Сынган чагы була күңелләрнең,
Сүнгән чагы була учакның.
Көл астыннан яшәү чаткылары
Бәреп чыга барыбер шул чакны!
Йолдызларның кинәт атылуы
Тынгы бирми миңа кич-иртән.
Беркем ишетмәгән авазларны
Нигә икән ешрак ишетәм?..
 

Рашат НИЗАМИ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от ArtPhoto_studio

Комментарийлар