Поездны туктатыгыз (повестьның ахыры)
Поездны туктатыгыз
Нигә вагон тәрәзәсеннән карап бару шулкадәр мавыктыргыч икән? Сере шундадыр: монда барысы да тизләтелгән кинодагы кебек. Манзаралар ялт-йолт үтә тора, күздән югала тора. Нәкъ тормыштагы шикелле, алда нәрсә көткәне дә билгесез. Карап бара торгач, поезд тәгәрмәчләре текелдәвенә йокымсырап киткән икән Гомәр. Ниндидер тавышлар ишетеп, күзен ачты. Алга таба →