Логотип «Мәйдан» журналы

Театр мәктәбе

Хикәя.

Эре там­чы­лы яң­гыр юеш ас­фальт өс­тен шад­ра­ла­тып  ява. Урам ут­ла­ры­ның ал­да­выч як­ты­сын­да күл­лә­век­ләр­не кү­рер­мен ди­мә. Юл аша чы­га баш­лау белән су­га бас­ты Да­ния ха­ным. Тук­та­лыш­та тор­ган ав­то­бус­ны кү­реп, йө­ге­рә баш­ла­ды. Лә­кин юл­ны чы­гып өл­ге­рә ал­ма­ды, яр­ты юл­ны үтү­гә све­то­фор­да кызыл ут ка­бын­ды. Ха­тын юл ур­та­сын­да ба­сып кал­ды, ав­то­бус кит­те.
Да­ния ха­ным ин­де яр­ты сә­гать­ләп тук­та­лыш­та то­ра. Ефәк күл­мә­ге тә­не­нә сы­лан­ды, туф­ли эчен­дә дә су. Яң­гыр ки­тер­гән сал­кын­нан кал­ты­рый ук баш­ла­ды. Зур коң­гырт күз­лә­рен күп­ме ге­нә ту­ты­рып ка­ра­ма­сын, ав­то­бус, үч ит­кән­дәй, кү­рен­мә­де... Шул­чак тук­та­лыш янын­нан үтеп кит­кән бер ма­ши­на­ның тор­моз тавы­шы ише­тел­де. Да­ния ха­ным нәр­сә бул­ды икән дип әй­лә­неп ка­ра­ды. Ма­ши­на арт­ка чигенеп, ха­тын яны­на ки­леп тук­та­ды. Ише­ге ачыл­ды һәм эч­тән:
– Да­ния апа, уты­ры­гыз! – ди­гән та­выш ише­тел­де.
Кем бу­лыр бу? Аның бит мон­дый зат­лы ма­ши­на­да йө­рү­че та­ны­шы юк. Шик­лә­неп ке­нә ма­ши­на­га якын­лаш­ты, эч­кә күз таш­ла­ды.
– Ке­ре­гез тиз­рәк, Да­ния апа, чы­ла­на­сыз бит, – дип ка­бат­ла­ды руль­дә­ге егет. – Әл­лә та­ны­мый­сыз ин­де?
Әс­тәгъ­фи­рул­ла, шул ма­лай тү­гел­дер бит? Ке­реп утыр­ды, ма­ши­на куз­га­лып кит­те. Апа­сы­ның һа­ман да әле ыша­нып җит­мә­гән ке­бек ка­рап-ка­рап алу­ын кү­реп, егет ма­ши­на тарт­ма­сын ач­ты. Ан­да ур­та­лай бөк­лән­гән дәф­тәр би­те ята иде.
– Шул кә­газь­не алы­гыз әле, – ди­де егет. – Хә­те­ре­гез­дә ми­кән.
Да­ния ха­ным кә­газь­не ал­ды, ач­ты. Ан­да­гы язу­лар­ны кү­реп, шун­да ук җан­ла­нып кит­те:
– Та­ны­дым мин си­не, исе­мең­не ге­нә хә­тер­ли ал­мый уты­ра идем. Син бит Ни­яз! Һа­ман сак­лый­сыңмы­ни әле мо­ны? – дип, кә­газь­не ки­ре уры­ны­на са­лып куй­ды.
– Сак­ла­мас­ка, ул бит ми­нем юл кар­та­сы, – ди­де егет, ел­ма­еп.

* * *

Ап­рель ки­че иде. Да­ния ашык­мый гы­на урам буй­лап ба­ра. Шул­чак са­га­еп кал­ды: га­дә­ти шә­һәр та­выш­ла­ры­на нәр­сә­дер өс­тәл­гән­дәй бул­ды. Нин­ди­дер күп­сан­лы гас­кәр ки­лә­ме­ни. Ул гас­кәр ки­леп җи­тәр дә шә­һәр­не яу­лап алыр төс­ле иде. Шун­да ук аң­лап ал­ды: ел­га­да боз куз­гал­ган­дыр.
Кү­пер өс­тен­дә бер ма­лай ба­сып то­ра иде. Ме­нә ул ни­гә­дер кү­пер кул­тык­са­сы­на кү­тә­ре­лә баш­ла­ды. 
Бер ая­гын ялт кы­на ел­га ягы­на таш­ла­ды да ин­де. Да­ния, шун­да ук хәл­не аң­лап алып, кыч­кыр­мак­чы бул­ды, лә­кин та­ма­гы­на тө­ер ки­леп ты­гыл­ды. Ма­лай үзе­нә та­ба йө­ге­рү­че апа­ны кү­реп ка­тып кал­ды. Һәм кул­тык­са­дан ки­ре кү­пер өс­те­нә төш­те.
Да­ния ма­лай яны­на җи­тәр-җит­мәс­тән тук­та­ды. Хә­ле бе­теп, кул­тык­са­га та­ян­ды. Аның кар­шын­да бит­лә­ре­нә сип­кел кун­ган, җи­рән чәч­лә­ре туз­гы­ган ябык кы­на ма­лай ба­сып то­ра иде.
Нәр­сә әй­тер­гә мо­ңа? Нин­ди сүз­ләр бу би­ча­ра­ны ко­точ­кыч адым­нан йо­лып ка­лыр? Да­ния, кул­тык­са аша ие­леп, ас­ка ка­ра­ды. Та­ма­гын­да­гы тө­ер­не йо­тып җи­бәр­де.
– Боз­лар ки­тә, – ди­де ул, үзал­ды­на гы­на сөй­лән­гән ке­бек. – Бер-бер­сен этә-төр­тә ка­я­дыр ашы­га­лар. Озак­ла­мый ба­ры­сы да эреп бе­тә­сен, сан­ду­гач­лы җәй ки­лә­сен бел­ми­ләр ах­ры... Урам ту­лы ке­ше, ә сөй­лә­шер ке­ше юк, әйе­ме? – дип, ки­нәт ке­нә ма­лай­га та­ба бо­рыл­ды.
Ма­лай, сә­ер­се­неп, ха­тын­га ка­рап ал­ды. Лә­кин бер ге­нә сүз бе­лән дә җа­вап кай­тар­ма­ды.
– Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, си­ңа бер үте­не­чем бар иде, – ди­де Да­ния, ин­де ту­ры­дан-ту­ры ма­лай­га мө­рә­җә­гать итеп. – Мин те­атр сту­ди­я­сен­дә эш­лим. Бер спек­такль­гә нәкъ си­нең ке­бек ма­лай ки­рәк иде. Ри­за бул­мас­сың­мы?
Бу сүз­ләр­гә ин­де ма­лай, га­җәп­се­неп, озаг­рак ка­рап тор­ды.
– Сез мин­нән кө­ләр­гә уй­ла­ды­гыз­мы? – ди­де ул, ни­һа­ять, тел­гә ки­леп.
– Бер дә юк. Әле­ге роль­гә ярак­лы ма­лай­ны мин ике ай эз­лим ин­де. Си­не кү­рү бе­лән, «Ме­нә ул!» дип чак кыч­кы­рып җи­бәр­мә­дем.
– Мин­нән бул­ма­я­чак. Бер­нәр­сә­гә ярак­сыз тин­тәк мин, бел­сә­гез.
– Бу бит си­нең сүз­ләр тү­гел. Кем әйт­те мо­ны си­ңа?
Ма­лай, баш­ка бер сүз дә тар­тып чы­га­ра ал­мас­сыз ди­гән­не аң­ла­тып, ба­шын ас­ка иде.
– Ярар, җа­вап би­рә­сең кил­ми икән, ки­рәк­ми. Шу­лай да син хә­зер ми­нем бе­лән ба­ра ал­мас­сың­мы? Сту­дия бе­лән, ан­да­гы ма­лай­лар һәм кыз­лар бе­лән таны­шыр­сың. 
Оша­мый икән, шун­да ук ки­тәр­сең. Ку­рык­ма, мин си­не бәй­ләп куймам.
– Кем сез­гә кур­кам ди әле!..
Ни­яз нин­ди­дер әкә­мәт, га­җә­еп дөнь­я­га ки­леп эләк­те. Мәк­тәп­нең кап­ма-кар­шы­сы иде бу. Әй­тер­сең, һәр­ва­кыт тә­нә­фес: ма­лай­лар һәм кыз­лар те­ген­дә-монда ча­ба, си­ке­рә, кыч­кы­рып кө­лә, тир­гә­шә, ко­чак­ла­ша... Бер­нин­ди ты­ю­чы юк. Ки­ре­сен­чә, Да­ния апа­ла­ры: «Шун­дый су­гы­шу бу­ла­мы, йә! Шу­лай гы­на кыч­кы­рыр идең­ме ачу­ың кил­гән­дә? Ә син ни­чек елый­сың? Күз яшь­лә­рең кай­да?» – дип тир­ги. Ни­яз бу та­ма­ша­га исе-акы­лы ки­теп ка­рап утыр­ды...
Бу пь­е­са­ны Да­ния үзе яз­ган иде. Бе­рен­че кү­ре­неш: су­гыш­тан соң­гы кеч­ке­нә шә­һәр­чек, җи­ме­рек йорт­лар. Урам­да бер төр­кем ма­лай туп ти­беп уй­ный. Шун­да бер­се ян­на­рын­нан үтеп ба­ру­чы кеч­ке­нә ма­лай­ны кү­реп ала да: «Ә­нә ул, әнә!» – дип төр­теп күр­сә­тә. Ма­лай­лар те­ге мес­кен­не төр­ле як­тан ура­тып ала: «Си­нең әти­ең хы­я­нәт­че! Шу­ңа кү­рә су­гыш­тан кайт­ма­ган ул, ка­чып йө­ри...». Ма­лай­ны кый­ный ук баш­лый­лар. Ма­лай елый, йө­ге­реп, сәх­нә­дән чы­гып ки­тә.
Икен­че кү­ре­неш: урам буй­лап дүрт тә­гәр­мәч бер­ке­тел­гән так­та өс­тен­дә аяк­сыз ин­ва­лид ки­лә. Урам ча­тын­да әле­ге ма­лай бе­лән оч­ра­ша­лар. Ма­лай аны юл аша чы­га­рып куя. Чы­гар­гач, га­рип ир­гә те­кә­леп ка­рап то­ра да: «Ә­ти!» – дип кыч­кы­рып җи­бә­рә, күз­лә­рен­дә яшь ял­тырап ки­тә. «Ял­гыш­тың, егет, ми­нем мондый улым юк», – ди ир. «Бер дә ял­гыш­ма­дым! Си­нең фо­то­су­рә­тең без­нең ди­вар­да эле­неп то­ра. Ни­гә шул­ка­дәр озак йөр­дең су­гыш­та?» – дип, ма­лай елый баш­лый. Сөй­лә­шеп ки­тә­ләр, ян­на­ры­на та­гын кем­нәр­дер җы­е­ла, су­гыш афәт­лә­ре, төр­ле яз­мыш­лар ту­рын­да сүз­ләр.
Өчен­че кү­ре­неш: шә­һәр чи­тен­дә­ге кеч­ке­нә агач өй­нең ише­гал­ды. Ма­лай әле­ге ин­ва­лид­ны алып ке­рә. «Ә­ни, мин әти­не тап­тым!» – дип кыч­кы­ра. Өй­дән әнисе чы­га. Ир бе­лән ха­тын бер-бер­се­нә ка­ра­шып то­ра­лар. Бу ке­ше, бил­ге­ле, аның ире тү­гел. Ә ма­лай һа­ман: «Ә­ни, әти су­гыш­тан кайт­ты, җи­ңеп кайт­ты! Ниш­ләп то­ра­сың, кар­шы ал!». Ха­тын­ның күз­лә­рен­дә яшь. «Ә­ни, ни­гә елый­сың, әти кайт­ты бит...»
Ре­пе­ти­ция бет­те, ба­ла­лар та­рал­ды. Ә Ни­яз һа­ман һу­шын җыя ал­мый уты­ра әле. Да­ния, аны уй­ла­рын­нан бүл­де­рер­гә те­лә­ми­чә, өс­тә­лен­дә­ге кә­газь­ләр­не, ки­тап­лар­ны җы­еп бу­лаш­ты. Шун­нан соң та­маша за­лы­ның ка­раң­гы поч­ма­гын­да уты­ру­чы ма­лай­ны үз яны­на ча­кы­рып ал­ды.
Ре­жис­сер бүл­мә­се­нә кер­де­ләр... Ма­лай­ны сүз­гә тар­ту җи­ңел бул­ма­ды. Лә­кин Да­ния юк­ка гы­на го­мер буе ба­ла­лар бе­лән эш­лә­ми бит. Те­ге як­тан да, бу яктан да кап­шый тор­гач, ма­лай­ның ике проб­ле­ма­сы ачык­лан­ды. Бе­рен­че­се – «мин­нән бер­нәр­сә дә чык­ма­я­чак» фи­ке­ре, икен­че­се – «мин бер­кем­гә дә ки­рәк­мим». Га­и­лә­се тар­кал­ган. Әти­се­нә бар­са, аның яшь ха­ты­ны чәй дә ясап эчер­ми икән. Әни­се­нә кайт­са, аны­сы көн дә кыз­ма­ча...
Да­ния дәф­тәр­дән бер бит кә­газь ер­тып ал­ды, аны ур­та­лай бөк­лә­де. Бе­рен­че яр­ты­сын «У­ңай як­ла­рым» дип, икен­че яр­ты­сын «Тис­кә­ре як­ла­рым» дип исемлә­де. Шун­нан соң: «Шу­шын­да, яшер­ми­чә, чын дө­ре­сен яз­саң, мин си­ңа бу­лы­ша алыр идем», – ди­де дә, ма­лай­ның ри­за­лы­гын да көт­ми­чә, бүл­мә­дән чы­гып кит­те.
Әй­лә­неп кер­гән­дә, «Тис­кә­ре як­ла­рым» ди­гән ба­га­на шып­лап тул­ган иде: «К­ласс­та мин иң тә­бә­нәк буй­лы, иң ял­кау, иң ки­ре­бет­кән, иң күп ике­ле алу­чы...» һәм баш­ка­лар.  «У­ңай як­ла­рым» ди­гә­нен­дә бер ге­нә сүз дә юк.
– Ярый, бу ту­ры­да әле без сөй­лә­шер­без, – ди­де Да­ния, кә­газь­гә күз таш­лау бе­лән ба­ры­сын да аң­лап алып. – Син хә­зер кай­да кай­та­сың? Бәл­ки, без­гә барыр­сың?
– Юк, әни ми­не эз­ләр. Өй­гә кай­там.
Урам­га чык­ты­лар. Да­ния Ни­яз­ны оза­та кит­те. Сау­бул­лаш­кан­да:
– Әни­ең­не аң­лар­га ты­рыш син, аңа җи­ңел тү­гел, син аңа те­рәк бу­лыр­га ти­еш, – ди­де апа­сы. – Сөй­ләш­кән­чә, ир­тә­гә ки­лер­сең бит?
Ир­тә­ге­сен сту­ди­я­гә йө­рү­че ма­лай­лар һәм кыз­лар, шау-шу­лы ком­па­ния бу­лып, рә­сем га­ле­ре­я­се­нә юл тот­ты. Ан­да яңа күр­гәз­мә ачы­лу тан­та­на­сы бу­лыр­га ти­еш икән.
Күр­гәз­мә­ләр за­лы­на ки­леп ке­рү бе­лән таң кал­дыр­га­ны шул бул­ды: ин­ва­лид ар­ба­сын­да бер егет уты­ра, ал­дын­да этюд­ник. Авы­зы­на кап­кан пу­ма­ла­сы бе­лән нин­ди­дер буя­у­лар­ны кат­наш­ты­ра да кин­дер­гә бе­рәр тап яки сы­зык тө­ше­реп куя. Кар­шы­сын­да утыр­ган кыз­га күз сир­пеп ал­ган­нан соң, та­гын буяу ала, та­гын бе­рәр сы­зык сы­за. Кин­дер­дә ин­де та­ныр­лык бу­лып кыз­ның су­рә­те шәй­лә­неп ки­лә иде. Бү­ген шу­шы егет­нең күр­гәз­мә­се ачы­ла икән. Зал­да­гы бө­тен кар­ти­на­лар­ны аяк-кул­ла­рын па­ра­лич сук­кан әле­ге егет яз­ган. Ни­яз­ны бу шак­кат­тыр­ды. Баш­ка­лар да шул ук ха­ләт­тә иде...
Күр­гәз­мә­дән алын­ган тәэ­сир­ләр то­ма­нын­да сту­ди­я­гә кил­де­ләр. Да­ния Ни­яз­ны ка­би­не­ты­на ча­кы­рып ал­ды, әле­ге ике­гә бөк­лән­гән дәф­тәр би­тен су­зып: «Нәр­сә­дер өс­тәр­гә те­лә­ми­сең­ме?» – ди­де. Ни­яз ин­де кә­газь­нең «У­ңай як­ла­рым» ди­гән яр­ты­сы­на нәр­сә­ләр язар­га те­лә­вен бе­лә иде. «А­як­ла­рым йө­ри, кул­ла­рым исән, күз­лә­рем кү­рә...» – дип те­зеп кит­те ул.
– Ни­яз, – ди­де апа­сы, – нин­ди дә­рес­ләр­не синең бер тап­кыр да кал­дыр­га­ның юк?
– Рә­сем, хез­мәт дә­рес­лә­рен.
– Ме­нә-ме­нә! Шун­дый ке­ше ки­рәк тә без­гә. Ки­чә ре­пе­ти­ци­я­дә бул­дың бит? Шул спек­такль­дә син әле­ге кеч­ке­нә ма­лай­ны уй­нап ка­рар­сың, яме. Аны уй­нау­чы ма­лай бик ышан­дыр­мый ми­не, аңа баш­ка роль би­рер­без. Мо­ңар­дан тыш, спек­такль­гә де­ко­ра­ци­я­ләр ки­рәк бит әле. Бе­рен­че ике кү­ре­неш­кә – шә­һәр ура­мы, өчен­че­се­нә – шә­һәр чи­тен­дә­ге йорт, аның ише­гал­ды. Шу­лар­ның рә­се­мен ясый алыр­сың­мы?
– Ясап ка­рар­мын. Тик... Бул­ды­ра алыр­мын­мы?
– Мин си­ңа ыша­нам, Ни­яз, бө­тен өмет син­дә.
Чи­рат­та­гы ре­пе­ти­ци­я­гә рә­сем­нә­рен алып та кил­де ма­лай. Да­ния апа­сы ка­рап чык­ты да:
– Рәс­сам икән­сең бит син! – ди­де. – Тик, Ни­яз, ни­гә ка­ра төс­ләр шул­ка­дәр күп?
– Шу­лай ки­рәк­тер дип уй­ла­дым, ма­лай­ның тор­мы­шы кү­ңел­сез бит...
– Ма­ла­дис! – дип га­җәп­кә кал­ды апа­сы. – Аң­ла­ган­сың. Лә­кин ка­раң­гы төн­дә дә нин­ди­дер як­ты­лык бу­ла бит: ай ура­гы, йол­дыз­лар, ерак­та­гы авыл ут­ла­ры... Ге­рой­ның тор­мы­шын җи­ңел дип әй­теп бул­мый, бил­ге­ле. Лә­кин аны бит әни­се яра­та. Өс­тә­ве­нә нин­ди­дер хы­ял­лар, өмет­ләр бе­лән яши­дер. Бәл­ки әле әни­се те­ге фрон­то­вик­ны: «Ә­йе, бу си­нең әти­ең», – дип, өе­нә кер­тер. Бәл­ки пь­е­са­ны шу­лай тә­мам­лар­га­дыр, ни­чек уй­лый­сың?
Ни­яз­ның йө­зе як­ты­рып кит­те, күз­лә­рен­дә оч­кын­нар си­ке­ре­шеп ал­ды. Нин­ди гү­зәл миз­гел! Боз куз­гал­ды!..

* * *

Шу­лар исе­нә тө­шеп, Да­ния ха­ным ел­ма­еп куй­ды. Ма­ши­на ин­де аның йорт ише­ге яны­на ки­леп тук­та­ган, яң­гыр тын­ган, аяк ас­тын­да­гы күл­лә­век­ләр, күз­не ка­маш­ты­рып, ба­еп ба­ру­чы ко­яш нур­ла­рын­да җе­мел­ди иде.

 

Марс ЯҺУДИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

«Мәйдан» № 1, 2024 ел 

Комментарийлар