Логотип «Мәйдан» журналы

БУРАННАН СОҢ

Балачакның бер көне әле булса күз алдымда.

Иң кызыклы урында өзелгән төшне карап бетерәсем килеп, күзләремне чытырдатып йомам, керпе шикелле йомарланып, башым-аягым белән юрган астына чумам. Ләкин төш кире кайтырга теләми: менә ул, менә, дигәндә генә, ычкына да китә, ычкына да китә. Әйтерсең, сине билгесезлектә калдыру аның өчен кызык.

Тырышуларым бушка гына икәнен аңлагач, ирексездән дөнья тавышларына колак сала башлыйм.

Мине сәер тынлык гаҗәпкә калдыра. Кичә генә морҗада җил улый иде, телеграф чыбыклары гүли иде, түбә шиферы өстендә, карлар себереп, тупыл ботаклары шагыр-шыгыр йөри иде. Боларның барысы урынына – тыныч кына утын чәйнәүче ут тавышы.

Мин күзләремне ачам һәм, көндәге гадәт буенча, янымда ятучы энемнең кабыргасына төртәм. Ул башын күтәрә, бернәрсә дә аңламыйча, мәлҗерәвек күзләре белән як-ягына каранып ала. Аннары ул, аның артыннан мин дә, ялангач куллары белән идәнгә төшкән кызу күмер кисәкләрен алып, аларны кире мичкә ыргытучы әнигә карап тын калабыз.

Безнең ыгы-зыгыны сизепме, әни: «Ятыгыз әле, ят! Иртә әле. Өй дә җылынмаган», – ди.

Безнең тормыш күбрәк әни тирәсендә әйләнә, билгеле. Ләкин ул да шул ук олылар дөньясыннан бит. Ә олылар безнең тормышта нәрсә аңлый соң? Аларның берәрсе әнә теге түшәмдәге ботакны чал сакаллы карт итеп күрә аламы? Яки менә бу идәндәгесен – кәккүк итеп? Әнә шул шул...

Ике көн буе безгә өйдә генә уйнарга туры килде. Урындыкларны бер-бер артлы тезеп, шуларга утырабыз да, аларны селкетә-селкетә җырлыйбыз: «Алга чаба паровоз: тик-так-так, тик-так-так. Без Мәскәүгә барабыз юл таптап, юл таптап». Кичә, Мәскәүгә барып җитмәгән идек әле, эштән әти кайтып керде. Мин, йөгереп барып, аның пальто чабуы астына кереп киттем. Анда салкынча, рәхәт. Әти: «Менә сиңа буран, - ди. - Җилдән ышыкланып, аска карап килә идем, өйне узып киткәнмен. Тыкрык буйлап бакча башына кадәр менеп җиткәнмен», – ди. Әни, казаннан аш бүлә башлап: «Кулларны юарга-а»...

Ике көн поездда барып, без нинди шәһәрләрдә генә булмадык. Тик күршеләрнең абзар артына кадәр генә барып җитеп булмады. Нәрсә кирәк иде соң безгә анда?

Эш шунда ки, безнең күрше – әнинең бертуган энесе. Аларның әтисе, кулак дип, атып үтерелә. Соңрак әниләре дә авырып үлә. Безнең әни, ун яшьлек бала, мәктәпне ташлап, колхозда эшли башлый, энесен үзе карап үстерә. Кияүгә чыккач, әтиләренең җирен икегә бүләләр. Мөбәрәк абыйга төп йорт кала. Әнә шул йортның сарае артында ике өянке үсә. Бу агачларны әнинең бабасы яки бабасының бабасы утырткан булырга тиеш. Шулай булгач, дип фикер йөрттек без энем белән, алар Мөбәрәк абыйныкы гына түгел, безнеке дә булып чыга. Шул уй белән коралланып, өч көн элек без бер өянкенең зур гына ботагын кисә башладык. Үзебезнең кәҗә һәм сарыкларны сусыл кайры белән сыйлау теләгеннән. Ләкин, бик тиз караңгы төшү сәбәпле, ботак яртылаш кына киселгән килеш калды. Ә икенче көнне буран башланды, һәм ул менә бүген генә тынган...

Энем белән өйдән чыкканда кояш ярыйсы гына күтәрелгән иде инде. Түмәргә кадап куелган балтаны алдык. Абзар артына чыгып, агачларга таба юнәлдек. Яртылаш безнеке дә бит алар... Нигә соң алайса кар шыгырдавы бөтен дөньяга ишетелә кебек?

Табигать ике көн, өч төн дулаганнан соң җәелеп китеп ял итә иде. Бәрәңге бакчалары, кырлар, ерынты аръягындагы зират – барысы да күзләрне камаштыргыч кар белән капланган. Өстебездә зәңгәр күк. Шундый тын ки, карга кычкырган иде, башка бернинди тавыш юк икәне тагын да ачыграк аңлашылды. Ә без, угрылар шикелле...

Кинәт мин туктап калдым. Тездән карда килеш, өянкеләргә карап каттым. «Нәрсә булган боларга? Нигә бер өянке шулкадәр арык һәм кәкрәеп утыра?»

– Кара, ботак сынып төшкән бит. Әнә, кар өстендә ята, - ди энем шулчак.

«Нинди ботак тагын? – дип уйлыйм мин. – Нигә өянке бер якка кәкрәеп, теләнеп йөрүче хәерчене хәтерләтеп тора?»

– Бу бит теге без кисә башлаган ботак, – ди энем, минем уйларны ишеткәндәй.

Ниһаять, энем әйткәннәрнең мәгънәсе башыма китереп суга. «Тукта, нәрсә сөйли бу? Аныңча, өянкене шундый гарип хәлгә китерүче – мин?»

Бу ачыш минем котымны алырга тиеш иде кебек. Өянкегә таба башка бер адым да атламаска, корган планнарымнан баш тартырга тиеш идем шикелле. Чынында моның нәкъ киресе килеп чыкты. Хуҗалыкчыл энемнең ышанычлы адымнар белән һаман алга баруы тәэсир иттеме, куйган максатымнан алай тиз генә кире кайта алмаумы, аякларым үзләреннән-үзләре энем артыннан алып китте.

Ботак артык зур булып чыкты, күтәрү турында уйлап та карарлык түгел иде. Шулай да, карга бата-чума, егыла-тора, аны, ничек кирәк шулай, үзебезнең абзар янына сөйрәп алып килдек. Һәм, хәлдән таеп, шул ботак өстенә утырдык та, пималарны салып, эчләренә тулган карны кага башладык.

Бервакыт, башымны күтәреп карасам, ни күрим, безгә таба бөтен урам малайларын дер селкетеп тотучы озын сакаллы, кылыч мөгезле зур ак кәҗә килә...

Пималарны киеп өлгердекме, юкмы? Ничек шулкадәр тиз абзар башына менә алдык? Кәҗә кайчан китте? Соңыннан мин, күпме генә тырышсам да, боларның берсен дә искә төшерә алмаячакмын. Тик бер картина күз алдында тора: энем белән, әллә салкыннан, әллә хурлыктан калтыранып, абзар түбәсендә торабыз, ә аста, бездән көлгәнгә охшатып сакалын селкетә-селкетә, ак кәҗә өянке ботагын кимерә.

 

Марс ЯҺУДИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от bearfotos

Комментарийлар