Ирләр елавы (Хикәя)

Хастаханә тормышы бер көйләнгән җайга бара да бара. Иртәнге алтыдан ук тыз-быз йөгерешә башлаган шәфкать туташларын, табибларны күзәтеп торсаң, Аллаһ үзе ярдәм бирсен икән боларга дип куясың. Кемнедер юл һәлакәтеннән алып килгәннәр –ашыгыч ярдәм кирәк, кемдер палатада яткан җирдә үзен начар хис итә башлаган – ашыгу сорала, кемнедер, тәгәрмәчле арбага салып, реанимация дигән җиргә үк алып китеп баралар… Алга таба →