Логотип «Мәйдан» журналы

Вөҗдан белән интервью

Мин интервью алам... вөҗданымнан:Ничек хәлең? Ничек кәефең?«Усал сорау» бирсәм, Намус-дустымТаныр микән берәр гаебен?Сыныкларга сылтау җитәрлек ул,Белмәгәннең башы авыртмас.Биткә япсаң дунгыз тиресен,...

Мин интервью алам... вөҗданымнан:
Ничек хәлең? Ничек кәефең?
«Усал сорау» бирсәм, Намус-дустым
Таныр микән берәр гаебен?
Сыныкларга сылтау җитәрлек ул,
Белмәгәннең башы авыртмас.
Биткә япсаң дунгыз тиресен,
Вөҗдан хисе сиңа каныкмас...
Вөҗдан миңа үзе сорау бирде,
Интервьюның кызган чагында:
Ай-һай, авыр, авыр икән, Намус,
Сынау тоту синең каршыңда.
Вөҗданың сау булса, ямьле булыр,
Гүзәлләнеп атар һәрбер таң.
Йа, Ходаем, саклый күрче Үзең
Ялган дан һәм хәрәм маллардан.
Мин интервью алдым вөҗданымнан
Җепкә тездем уйдык уйларын:
«Үзең үлгәч, һичкем пычратмасын
Син күмелгән кабер туфрагын».

Илдар КЫЯМОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар