Логотип «Мәйдан» журналы

Киләчәккә кайтам

Туган йортка кайту нинди рәхәт,Сулышлар да китә киңәеп.Кайту һәрчак сөенечле була,Көтеп торса газиз әнкәең.Туган йортта канат чыныктырды,Очып китте кече, олысы.Дүрт ел кинәндерде туган йортныңӘткәй са...

Туган йортка кайту нинди рәхәт,
Сулышлар да китә киңәеп.
Кайту һәрчак сөенечле була,
Көтеп торса газиз әнкәең.
Туган йортта канат чыныктырды,
Очып китте кече, олысы.
Дүрт ел кинәндерде туган йортның
Әткәй саклап торган җылысы.
Кайту! Кайту! Нинди җылы бу сүз,
Кайтыр җирең булган тәкъдирдә.
Ничә еллар кайттым үз ояма, –
Рәхмәтлемен шуңа тәкъдиргә.
Үткәннәргә кайталмау сагышы
Гомер буе мине өтәчәк.
Тик боекмыйм: кайту шатлыклары
Киләчәктә мине көтәчәк!
* Дүрт ел – әни вафатыннан соң әткәй шулкадәр гомер ялгызы яшәде

Илдар КЫЯМОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар