Логотип «Мәйдан» журналы

Зәңгәр күзле хыял

Сызылып кына җәйге таң ата.

Мәзин тавыннан шаян кояш, алсу йөзенең яртысын гына күрсәткән дә, «йә, кем бүген алдынгылар бәхетенә ия була, минем белән бергә тора» дип, алтын төсендәге сыңар күзен кыса. Куначада ак, сары тавыкларның уртасында кукраеп утырган мыҗык әтәч, инде икенче кат сөрән салып, үзенең йокы чүлмәкләрен уятты – тавыклар: «ял көнендә дә иркенләп йокларга бирми», – дип сукранып, ишегалдындагы чирәмгә сибелделәр.
Җан кергән ишегалдында шакылдап келәт капкасы ачылганы, җиргә әйберләр куелганы ишетелә. Көтүчеләрдән дә иртә кем торган икән? Кая җыенамы? Билгеле, терекөмеш – Салих инде! Балык җене кагылган аңа. Бибинур апа аптыраганнан шулай ди бит. Тоткан балыгын эшкәртеп өлгереп булмый, тагын бер чиләк тутырып кайта. Суыткычның туңдыргыч өлеше балык белән тулды, күчтәнәчкә әби-сәбиләргә өләшенде, ә ул һаман ташый.
– Инде, улым, тоткан балыкларыңны Кирәмәт буасына гына җибәр сана, шунда яшәсеннәр, булмаса.
– И, әни, анда кызылканатлар шыплап тулган. Алабуга белән чуртанга урын юк. Ике атнадан Матыда балыкның әсәре дә калмаячак, китеп бетәрләр, су саега. Шуңа иртәгә дә барам әле, – дип яткан иде, инде әнә кояш чыкмас борын җыенып йөри.
Бүген күрше кызы Тәслияне дә алып барырга ниятләгән иде. Кычыткан чыпчыгы, матур иреннәрен бөрештереп:
– Мин дә барыймчы, Салихҗан, елга буенда гына утырырмын. Таң атканны күрәсем килә, – дигән иде, кичен эскәмиядә көнбагыш чиертеп утырганда.
– Син, Тәсли, анда бөтен балыкны куркытып бетерәсең бит! Тәтелдәвеңә минем баш кына түзә ул...
– Юк, юк... ләм-мим, билләһи!.. бер сүз дә сөйләмәм.
– Кара аны, балык эләкмәсә, беркая ияртмим бүтән, Тәсли. Бар, кер алайса, йокла. Мин иртән бер генә сызгырырмын – әкияттәге теге бөкре тайчык кебек, күз ачып йомганчы очып чыгарсың.
– Ярый-ярый, киттем. Хи-хи-хи... бөкре тайчык... Тәмле төшләр, тыныч йокы, Салихҗа-ан!
Көлә-көлә, каршы яктагы йорт капкасыннан кереп югала кызый, биленә төшеп торган ике кара толымы да, кысылып калмыйк тагын, дигәндәй, чайкалып кереп кача. Колакта «Салихҗа-ан!» дигәне генә озак яңгырап тора. Салихны ерк әбисе белән шушы Тәслия генә тулы исеме белән атыйлар. Әнисе дә күбрәк «улым» да «улым» ди. Кайчакта иптәшләре алдында Салих уңайсызланып та куя: ул бәләкәй малай түгел бит инде, былтыр алган чалбары балтырын чак каплый – исеме бар ләбаса. Инде җиденчене бетерделәр. Әнә башкаларны гел исемнәре белән атыйлар: Рифат, Фәнил, Ришат... Әтисе дә эш кушканда:
– Тыңлап бетер башта, Салих! Ярты сүздән йөгереп китәсе булма, аңласаң да, тыңлап бетер. Ничек өйрәнсәң, шулай китәр – гадәтеңә керсен. Кем кулы астында эшләсәң дә, санга сукмый бу, димәсеннәр; йомышны әйткәнне тыңлап бетер, Салих улым, – дип, өстәп куя.
Өйрәтәләр инде... Август кына җитсен, Тәслиянең әтисе эшләгән комбайнда ярдәмче булачак ул! Ашлык җыярга төшәчәк. Тәлгатъ абый үзе чакырды. Чын ирләр эше. Чалбар балагын сызганып, кармак белән балык тотып йөрү генә түгел инде...
Салих урамга чыкты, ике бармагын ирененә куеп, йомшак кына сызгырып җибәрде. Үзе: «ишетмәсә ярар иде, кызлар ияртеп йөрергә бик кирәк ие менә...» дип уйлап бетерергә дә өлгермәде, каршы як капка шылт итеп ачылды, аягына кедалар, өстенә трико, зәңгәр футболка кигән Тәслия елмаеп пәйда булды. Әллә чынлап әкияттәге пәри кызы инде? Шундый җитез, шундый чибәр булмас иде. Кап-кара күзләре шомырттай янып тора, иреннәре – кызыл чия, ике бите – алсу алма... Салихның йөрәге дертләп куйды, менә йөре хәзер тугайлыкта япа-ялгыз, пәри кызы белән...
Үз уйларыннан үзе көлеп куйды:
– Киттек, кычыткан чыпчыгы!
Кулларын җилпи-җилпи, икәү авыл урамыннан аска – болынга таба киттеләр. Алар авылны чыкканда, кояш тау артыннан икенче күзен дә чыгарып, балыкчыларга ак юл теләп, елмаеп карап калды. Зәңгәр күктә ак болытлар, мамык кулларын изәп, ияреп бардылар әле. Тәслия бертуктамый (балык тотарга утырганчы, хәбәрләремне әйтеп бетерим, дигәндер инде...) сөйләде дә сөйләде. Чуар тавыклары мунча артындагы кычытканнар арасында яшереп унике чеби чыгарган да, әнисенең шуларны табып, көчкә җыеп алуын; чебиләрнең шундый йомшак, тере йомгак кебек тәгәрәп йөрүләрен; ә песиләре Актәпинең читтән генә шул чебиләрне күзәтеп утыруын; кичә көтүдән бер сарыклары аксап кайтуын...
– Бүген көтүгә кумаслар инде аны, төшкелеккә миңа үлән йолкып алып кайтасы булыр. Бәлки болыннан менә бу букчама тутырырмын әле, бер файда булыр...
Салих эченнән генә: «И... кызларның шул булыр инде... тишек авызлар... Шундый матурлыкны күрми әллә?» дип уйлады. Күрә иде Тәслия, үләннәрдәге көмеш чыкларның кояш нурында кечкенә салават күперчекләре булып җемелдәүләренә исе китеп, өсләренә басмаска тырышып атлый иде. Таллыкта өздереп кош сайрый, шул моңны бүлдермим, диптер, җил дә тынып калган, бер яфрак селкенми... Күкнең зәңгәрлеге сул якта калган елгага чумган, ара-тирә балыклар сикеренүеннән ертылып киткән эскәтер кебек, вак дулкынчыклар ясап аерылып куя... Менә әрәмәгә якынлаштылар. Билгә чаклы кычыткан арасына килеп керделәр.
– Син триконы белеп кигәнсең, атлый да алмас идең.
– Белдем, билгеле! Монда кычыткан патшалыгы икәнен былтырдан ук беләм. Әни белән әнә тегендә карлыган җыярга төшкән идек. Ике чиләкне «ә» дигәнче тутырдык, әмма кулларны кычыткан тешләде генә... Кичә әни әйтә...
Салих кармак салыр өчен уңайлы урын күреп, яр кырыена борылды. Бармакларын ирененә тидереп:
– Тс-сс... – диде.
Челтер чишмә агышын туктаттымыни – кыз сүзсез калды. Тынлык. Малай, кармагын көйләп. суга шапылдатып салды. Елга өсте дә ара-тирә чупылт итеп куя: балык шулай уйный. Тәслия кулындагы чүпрәк букчадан иске шәл тартып чыгарды, чирәмгә җәеп, җайлап утырды.
– Бар, кояшкарак утыр, черкиләр тешләмәс, – Салих күз кырые белән генә читтәге калкулыкка ымлады. Тәслия җәһәт кенә шунда барып утырды да, сокланудан чак кычкырып җибәрмәде: мондагы хозурлык! Тирә-як – төсле җепләрдән чигелгән яшел хәтфә эскәтер; аста тын гына елга ага. Җанга май булып ягылган яшеллек күзне чагылдырган зәңгәр күк гөмбәзенә барып тоташа. Кояшның шаян нурлары, һәр чәчкәне сыйпап-сыйпап алган кебек, алтынсу җеп булып сузылган. Ә тын алулары!.. Әйтерсең, бөтен тәмле әйберләрне берьюлы иснәп карыйсың – баллы һава җанны кытыклый...
Салих кармагына кабаттан суалчан кидереп куйды:
– Иллә хәйләкәрләр... ничек салдырып ашап киткәннәр бит. Корбан балыгы инде бу...
Тәслия кояш нурларыннан изрәп оеп утыра бирде. Бик сорашасы килсә дә түзде, бер сүз дә әйтмәде. Ике кулыма бер эш булсын әле дип, букчасына тирә-яктагы сусыл үләннәрне шыплап тутырды. Кайчак Салихның иелеп нидер эшләвенә карап ала да, булышырга теләп, омтылып куя. Тик, ачуланыр, йә кайтып китәр дип, туктап кала... Ярга берәм-берәм сазан, кәрәкә, чуртан балыклары чыгып ятты. Салих аларны сулы чиләккә сала барды. Берзаман ярда тынлык урнашты, кармакны тартып алганы да, суда балык сикергәләгәне дә ишетелми.
– Киттеләр, су төбенә төшеп яттылар. Кояш җылысы сизелә шул. Ярый, тотканы да хәтсез. Әйдә, Тәсли, кайтабыз. Син молодчина икән – ник бер тавыш чыгарсаң... Бүген менә әниең белән сезгә эш булды: балык чистартырсыз.
– О-о-о... бик күп бит болар! Үзләре тереләр, кара-кара, ничек су чәчрәтәләр! – йөгереп килгән кызның шатлыгы яр буен яңгыратты. – Боларны безгә бирәсеңмени? Үзегезгә нәрсә алып кайтасың соң?
– И безнең өй тулы инде ул балык белән, әнкәй чистарта-чистарта арып бетте, элеккеләрен кая куярга белми. Үзем тоттым, диярсең.
Кызый, сикергәләп, кулын чәбәкләп алды:
– Рәхмәт инде, Салихҗан, кызык итеп кенә килгән идем. Көтмәгәндә... менә байлык!
Тәслия, сарыкка дигән күчтәнәчен иңбашына элде, кулларын җәеп, бер урында бөтерелеп алды. Менә шатлык, әнисенең: «Нәрсә калган сиңа болында?» дигәненә шәп җавап булды бу! Кыздырырга да була, әле пирогын да салыр, әтиләре балык пирогын бик ярата ләбаса... Аңа карамаска тырышса да, Салих күз чите белән генә Тәслиянең шатлыгын күреп торды; ни өчен икәнен дә аңламый, малайның йөрәге сөенеп типте...
Көн арты көн узып, көз дә якынлашты. Салих комбайнда эшләп каралып бетте, зәңгәр күзләре тагын да ныграк зәңгәрләнеп торалар. Тәслия, әнисенә ияреп, чүп утарга, кура җиләге, карлыган җыярга колхозның бакча эшләренә йөрде. Әдәбияттан «Мин җәйне ничек үткәрдем» дигән темага инша язганда, аптырап утырасы булмас быел. Тәслия быел гел бишлегә укырга ният кылды әле, җитәр, гел Фирүзәгә генә «уку алдынгысы» дигән мактау кәгазьләре алырга димәгән... Ул кимме әллә аннан?
Санаулы көннәр тиз уза, дигәндәй, алтын җәй үтте дә китте, мәктәптә укулар да башланды. Сыйныф җитәкчесе быелгы уку елының бик җитди икәнен, ел азагында имтиханнар биреп, кемнәргәдер мәктәп белән хушлашырга туры киләчәген сөйләде. Шулай да сыйныфта парталар артына, кече сыйныфлардагы кебек, малайларны кызлар белән үзе утыртты. Моңача гел янәшә утырган Тәслия белән Салихны аерып куйды.
– Син, Салих, буйга үсеп киткәнсең, арткы партага Фирүзә янына утыр. Ә Ришат бирегә – икенче партага кил, быел шулай утырырсыз, – дигәч, Тәслиянең кәефе кырылды-кырылуын. Бердән, Фирүзәне мактанчык дип, болай да өнәп бетерми, ә хәзер... әнә Салих янәшәсендә; икенчедән, бу сүз капчыгы Ришат белән ничек гел бишкә укыр соң ул...
Салих, киресенчә, артык шатланган булып кыланды. «Уф, котылдым! – диде ул, бөтен класс ишетсенгә, – тел бистәсе үз ишен тапты!»
Ә күңелендә моңа кадәр тоймаган моңсу бер хис бөреләнде. Инде күпне күргән олы апа-абыйлар ул хис белән таныш: югалту сагышы ул...
Мәктәпкә килгәндә, гел бергә туры килмәсәләр дә, кайтканда бергә кайттылар. Салих Тәслияне көтеп тора, чөнки кыз укытучылар белән аерым да шөгыльләнә. Малай да вакытын эскәмиядә утырып уздырмый, спорт залында төрле күнегүләр ясый, баскетбол уйный. Ярты сәгатьтән, Салих Тәслиянең авыр сумкасын күтәреп, кайтыр якка чыгалар. Шаярып сөйләшә-сөйләшә, юлның капкага килеп терәлүен сизми дә калалар.
– Салихҗан, нигә синең күзләрең кыңгырау чәчәкләредәй зәңгәр ул? Их, миндә булсын иде шундый күзләр... – диде беркөн Тәслия, уендагысын теленә салып.
– Синең күзләрең үзеңә бик килешеп тора. Мин үзем кара күзле булыр идем...
– Әйдә алышабыз!
Урамны көмеш тәңкәләр чыңлавы тутырды. Салих астан гына кызга карап алды да, бераз оялып:
– Ә нигә, була ул... Менә институтны бетерербез дә өйләнешербез. Зәңгәр күзле кызыбыз, кара күзле улыбыз туар, – дип пышылдады.
– И-и-и шушыны... Алдагысын әле кем белә?
Бераз дәшми баргач, Тәслия, шатланып:
– Чыннан да, кызларга зәңгәр күзле булу матуррак. Әйдә, шулай булсын: кызыбыз – зәңгәр күзле хыялыбыз тусын! – диде дә капкаларыннан кереп юк булды.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит: Тәслия, тыштан көлеп кенә йөргән кебек булса да, бөтен күңелен укуга бирде һәм беренче чирекне гел бишкә тәмамлады. Рәхәт икән ул беренче булу! Мәктәп линейкасында директор үзе кулын кысып котлагач, кызның башы күккә тиде. Аны бөтен мәктәп беләдер хәзер; укытучылар, ялкауларны кызартып, үрнәк итеп сөйлидер... Инде Салих алдында да бер башка өстә кебек тоя үзен:
– Салихҗан, әйдә мин сиңа алгебрадан тигезләмәләр чишәргә булышам, ашагач, безгә кил.
– Минем вакытым юк, тренировкалар... аннан ни... миңа алгебра кирәкми.
– Юкка карышасың. Техник институтка кергәндә, математика кирәк!
– Ә син минем техник институтка кергәнне каян беләсең?
– И... малайлар инфакка да, литфакка да бармый инде.
– Мин авиаконструктор булачакмын. Анда сызым кирәк – гел биш минем аннан.
– Анысын институтка кереп укыганда күрсәтерсең, башта математиканы биреп кер әле.
Кыз турсайды: Салих читләшәдер кебек тоелды аңа. Фирүзә белән әзерләнәдер әле. Югыйсә, икенче чиректә такта янына чыккач, мисалларны ялт итеп эшләп куя башлады... Тәслия бәреп сорарга уңайсызланды, ләкин күңеленә көнчелек күбәләге кереп урнашты инде...
Кышка кергәч, төрле фәннәр буенча олимпиадалар башланды. Мәктәп туры ярышларында сигезләр арасында Тәслия, Фирүзә, Салих беренче урыннарны яуладылар, районда үтәсе олимпиадаларга да алар үтте. Физикадан Салих барачак, математиканы Фирүзә үзе сорап алды. Химияне Тәслия теше-тырнагы белән укып бара – аңа медицина институтына юл тотарга булгач, бу фәнне «биш»кә бирергә кирәк. Химиядән мәктәптә алар Салих белән тигез баллар җыеп, беренче урынны бүлешкәннәр иде, кыз үзе барасына шикләнеп тә карамады. Линейкада исемлекне укыгач, егылып китә язды: район олимпиадасына химиядән Салих бара, ә аңа рус теле, әдәбият, биология һәм татар теле йөкләтелгән.
– Апа, – диде кыз, ялварулы тавыш белән. – Химиядән мин барырга телим.
Уку-укыту мөдире көтелмәгән хәлне мизгел эчендә чишә алмады, билгеле:
– Әйдәгез, линейка беткәч, бергәләшеп сөйләшербез, икегез дә укытучылар бүлмәсенә керерсез.
Инде линейка беткәнче, артта басып торган Салихның:
– Сиңа, Тәсли, олимпиадалар җитмимени? Нигә комсызланасың? – дип пышылдавы кызны үртәде. «Кара, кая бора... Миңа татар теленең институтка кергәндә кирәге югын яхшы белә үзе...» Укытучылар бүлмәсендә Тәслия башлап сүз алды:
– Апа, мин медка барырга телим бит, химияне җентекләп укыйм. Районда үземнең белемемне сынап карыйсым килә. Аннан соң, җиңсәм, конкурстан үткәндә, өстенлек булачак.
– Апа, химиядән мин аннан яхшырак беләм һәм мәктәпкә җиңү алып кайтуыма ышанам, – дип, Салих кызны гына түгел, укытучыны да аптыратты.
– Мин сезне яхшы дуслар дип белә идем, нигә хәзер сүз көрәштерәсез? Тәслия, син шәхси беренчелек өчен катнашырсың, ә Салихны мәктәп командасында калдырабыз.
– Юк, юк, апа! Шәхси беренчелекнең әһәмияте дә үзе кадәр генә, миңа ярамый ул. Салих үзе барсын шәхси ярышка!
Бәхәс килешүгә таба бармаганын аңлаган мөдир дилбегәне үз кулына алырга булды.
– Без моны укытучылар киңәшмәсендә хәл итәрбез, соңыннан әйтермен. Ә хәзер дәрескә барыгыз, – дип, укучыларны чыгарып җибәрде.
Ярышта җиңү ләззәтен күп тапкырлар тойган бу икәүнең күңелләре кителде, бер-берсенең беренчелеге шатлык булып кунмады хәзер. Икенче көнне мәсьәләнең чишелешен Тәслия файдасына әйткәч, Салих, кара янып чыкты.
– Карап карарбыз, ничәнче урын алып кайтырсың икән? – диде ул, укытучы апалары ераклашып өлгергәнче. Җан өшеп китте, тән чымырдап куйды. Салкынлык бөркелгән шушы сүзләр мөдирне сагышлы уйга салды: «Без дөрес эшлибез микән гел шушы малайны мактап? Кем булып үсеп килә бит... Максатына ирешер өчен, дуслары башыннан атламасмы бу? Аерым сөйләшергә кирәк булыр. Менә мәктәп горурлыгы... беренче сыйныфтан дус булып йөргән иптәш кызына начарлык теләп тора...»
Районда химиядән ул елны беренчелекне Тәслия алды, республикада өченче урын яулап кайтты. Ә Салихның физикадан район олимпиадасы икенче урынлык кына булды. Ул, бик тә уңайсызланып, Тәслия янына килде.
– Тәслия, кичер инде мине... син, чынлап, башлы икән... Үземә ныграк ышанган идем шул. Үпкәләмисеңме инде? – диде, кинәт кенә артык тоелган кулларын кая куярга белми.
– Ярар... әллә ниләр сөйләп торма инде, Салихҗан, – дип көлде кыз, – бар да үтте бит. Бер сынау булды инде ул безгә. Алда әле күп булыр... ярышлар. Хәзер мин җиңә алырыма шигеңне белдермә, яме?
Бу вакыйгалар әкренләп артка шуышты, әмма аларның дуслык касәсендә чатнаган эз калды. Тыштан бик сиздермәделәр, ләкин мәктәптән икәү кайтырга туры килгәндә, кыз инде элеккечә эчкерсез көлми. Салих нинди генә мәзәкләр уйлап чыгармасын, басынкы гына тыңлый да:
– Рәхмәт, Салих... күңелне күтәрдең. Дөньяда шундый хәлләр дә була, диген, – дип, елмаеп куя...
Тәслиянең хәзер кычкырып көлмәүләренә, билгеле, башка сәбәпләр дә бар иде. Хәзер инде ул җиткән кыз, сыгылмалы буйлары тагын да зифаланып китте. Әнисе дә адым саен:
– Тыйнак бул, кызым, һәрвакыт әдәпле, тыйнак сөйләш. Ничек гадәтләнсәң, шулай китә, сафлык белән тыйнаклык – кыз баланы бәхеткә илтүче ике инабәт, – дип, тукып тора.
– Әни, нәрсә соң ул инабәт? – Тәслия әнисенең борынгы сүзләрне куллануына соклана да, гаҗәпләнә дә: «ничек исендә тота ул, хәзер бит алай сөйләшмиләр...»
– Кызым, инану (ишеткәнең бардыр) – ышану. Инабәт чын күңелдән ышаныч дигәнне аңлата. Әнкәемнең яраткан сүзләре сеңеп калган... – дип, аклангандай өстәп куя әнисе.
Салих белән Тәслия арасындагы эчке киеренкелек олимпиадалардан тыш башка төр ярышларда да барлыкка килде. Хәтта дәресләрдә уздырылган контроль эшләрдә дә бу икәү яшерен генә бер-берсеннән яхшырак билге алу өчен тырыша иде. Бу яшерен көрәш икесе өчен дә файда китерде: төпле белем туплауга зур этәргеч булды... Тәслия алгебрадан беренче булса да, оялу хисе тоеп, Салихка ярдәмен башкача тәкъдим итмәде. Үзе физика белән химияне су кебек эчәр өчен җан тирен түкте, өйдә барысы йоклап беткәч тә әле, аш-су бүлмәсендә өй эшләрен кат-кат укыды, сөйләп карады. «Фән һәм тормыш», «Яшь техник», «Дөнья тирәли» журналларын укып, башына әллә никадәр кызыклы мәгълүмат туплады. Дәресләрдә укытучыны бирелеп тыңлады. Һәм гаҗәп тә түгел: тугызынчы, унынчы сыйныфларда химия, биология фәннәре буенча олимпиадаларда җиңүче булып, мәктәп данын республикага ирештерде.
– Әйдә, Тәслия, клубка чыгабыз...
– Әйдә, кич тау башыннан урап кайтабыз...
– Фәридәләр аулак өй уздыра, барыйк...
– Туган көнгә сине дә чакырдылар бит, җыен... – дус кызының төрлечә үгетләүләре, ялынулары җавапсыз кала бирде, Тәслиянең җавабы бер:
– Әзерләнәсем, укыйсым бар, – иде...
 

Фото: https://pixabay.com/


Хикәянең дәвамы: http://maydan.tatar/zenger-kuzle-xyyal-devamy/
«Мәйдан» №1, 2020 ел.

Комментарийлар