***

Башкаладан юлчыларны туган төбәгенә алып кайткан автобус, болыт әсәре күренмәгән күктәге җәйге кояштан кызыпмы, ялан-кырда туктап калды. Автобусның ике ишеге дә ачылып, карты-яше тышка сибелде. Автобусның бер ягындагы күләгәгә җыелдылар. Салихның йөзе балкып китте:

– Тәсли, син дә мондамыни?

– Салихҗан!!! Менә бу могҗиза! Син кайда икән, дип уйлап кайта идем, ә син янда гына булгансың. Ничек вокзалда күрешмәдек соң?

– Мин соңгы минутта гына килеп җиттем, арткы ишектән кердем… Мин дә сине уйлап кайттым. Соң ничек, кердеңме?

– Әйе, мин бүгеннән студент. Балалар табибы булачакмын! Ә син? Күкләр сине кабул иттеме?

– Әле ничек кенә! Барысын да «биш»кә бирдем, исемлекнең башында минем фамилия!

– Афәрин! Котлыйм, котлыйм!

– Әйдә, бүген клубка бергә чыгабыз, Тәслия. Күптән серләшкән юк.

Тәслиянең челтерәп көлеп җибәрүе тирә-яктагыларны гаҗәпләндерде: шундый эссе кояш астында күпме пешәселәре әле билгесез, кайчан рәтләп бетерә шофер моторын? Ә бу икәүгә диңгез тубыктан. Чынлап та, Салих йөрәгенең «Тәслия» дип тибүен тойды; кызның да күңел түрендә чәчкәсен читтән генә күзләгән сөю күбәләге канат кагынды.

Алар шулай, кулга-кул җитәкләшеп, сөю йолдызы балкып янган яшьлек иленә атлап керделәр. Балаларча ярышып укулары артта – мәктәп бусагасыннан чыгалмый калды…

Студент чаклар… Сессиядән сессиягә кадәр тормыш күленең бөтен көймәсендә дә йөзде алар. Бию, хор түгәрәкләренә йөрделәр, төркемдә шаяннар һәм зирәкләр ярышлары оештырдылар; картлар йортына барып, агитбригада чыгышлары ясадылар… Иртәгә контроль эш дигәндә дә, кичен йә танцыга, йә кинога чыгып китәләр иде. Тәслия бүлмәдәш кызлары белән бергә барса да, Салихны чакырмый калмый. Тегесе андый чараларга, кырык эшен кырык якка калдырып, очып килә. Аңа Тәслиянең дус кызлары арасында үзен итәгатьле, һәр яктан да уңган-булган итеп күрсәтү җан рәхәте бирә иде. Тәслиянең барлык кызлар арасында йолдыз булып балкуыннан мәхәббәте тирән тамыр җибәргән йөрәге куана, тагын атна буе канатланып йөри. Сөйгән кызын футболга, шахмат клубына ияртеп барырга үзе дә ярата.

Тәслия – һаман шул тел бистәсе – үзенең бөтен серләрен ача, хастаханәләрдә кизү торуларын, авыруларның нәрсәләр әйткәнен бәйнә-бәйнә сөйләп бара. Аңа бигрәк тә балалар белән аралашу тәэсир ясый: авырган кечкенә нарасыйлар шундый кызганыч, күзләренә яшьләр килеп, аларның хәлләрен тасвирлый. Мондый чакларда Салих аны бүлдермәскә тырыша. Сөйгәненең булачак эшенә җаны белән бирелүе аңа ошый, киләчәктә ул Тәслиянең атаклы табиб булырына ышана. Үзе дә бит тормышын самолетлардан башка күз алдына китерә алмый…

Еллар уза торды, кичәге сары томшыклар тормышта үз урыныңны табу җиңелләрдән түгелен аңлый башлады. Тәслиянең һөнәре авыл җирендә аерым гына әлегә кулланышта юк, анда киң профильле белгеч булу кирәк. Ә менә район хастаханәсендә аны көтәләр, балалар табибы күптән пенсия яшендә, эшенең серенә төшендереп, кызны үз урынында калдырырга тели. Практиканы да Тәслия аның янында, «бик яхшы» билгесенә узды.

Салихның киләчәге шәһәр белән, анысы да зур шәһәр белән бәйле булачак.

– Синнән менә дигән конструктор чыгачак. Үзәктә калуың бик мөмкин. Диплом эшенә бик җентекләп әзерлән, арада бәйләнүчеләр табылыр, бөтен хыялларны кисеп ташлаучы кайчы булмасын, – дип, остазы аталарча борчылуын белдергәч, Салихны бер теләк – диплом эшен иң югары баллга яклау – биләп алды.

Тулай торакның телефоныннан һәм иптәш малайлары артыннан Тәслиягә бер-бер артлы шундыйрак хәбәрләр җибәреп торды:

Курсовой язасы бар, бик таләпчән профессор – төннәр буе утырам. Практик дәресләр башланды, борылырга да вакыт юк…

Тәслия дә сессиягә әзерләнү белән мәшгуль булгач, очрашу эзләп йөрмәде, китаплар, конспектлар кочаклап, вакыты узды.

Институттан кайтып, кызлар чәй урыны әзерләп кенә йөриләр иде, вахтада кизү торучы кыз йөгереп менде:

– Тәслия, сине телефонга!

Тәслия аска очып төштемени:

– Ниһаять!!! Тагын бераздан үлә идем, сине күрмәсәм, – дип көлде ул, Салихы белән исәнлек-саулык сорашкач.

– Тәслия, ялыңны минсез планлаштырма, әйдә, рәхәтләнеп икәү бергә ял итәбез, – дип, Салих телефон аша кызны шатлык болытына күмде. Тәслия вахтадан бүлмәсенә уктай атылды. Вахтер апа:

– Канатлар үстеме әллә? – дип, артыннан елмаеп калды.

– Кызлар, иртәгә мин көне буе Салихым янында булам. Ничек тә ике зачетымны бүген бирергә кирәк. Мин – институтка!

– Тукта, Салихың Америкага очмыйдыр бит. Ашап ал… менә… – дустының сүзләрен тыңлап бетерми, Тәслия аны кочаклап бөтереп алды:

– Нинди ашау, Гөлфизә… Сагындым… ике атна күрешмәдек бит, – дип, букчасын тотып, институтка чапты. Остазлары белән сөйләшеп, дүшәмбе өчен дә зачет тапшырды.

Төшке аштан соң кызлар шәһәр мунчасына киттеләр. Саунада тирләп-пешеп, рәхәтләнеп чабындылар. Тәслия, гадәттәгечә, боздай салкын сулы чанга чумып чыкты.

– Рәхәәәт, кызлар, керегез! – дип чакырса да, дуслары кулларын гына тыгып карадылар, чыелдап, баскычтан кире төшеп киттеләр. Тәслиягә ярый ул – мәхәббәт ялкыныннан аны котып та туңдырырлык түгел…

– Юкка курыктыгыз, кызлар! Салкын су рухны чыныктыра ул, – дип, кайтканда сүз башлаган иде, ятимә кыз Гөлфизә сөйләп китте:

– Рухны су гына чыныктырса икән… Әтиебез, энем тугач та, авырып үлде. Әниебез үлеп киткәндә, миңа ун яшь, энемә өч яшь иде. Апабыз мәктәпне тәмамлаган ел иде. Имтиханнарын да биреп тормады, үзеннән җиде яшькә олы егеткә кияүгә чыкты. Безне, аерым-аерым, балалар йортына билгеләп, документларны тутырып бетергәннәр иде инде… «Апайларым, мин сезне үзем карап үстерәм. Тик мине тыңлагыз гына. Аерылсак, югалырбыз. Җирдә без бер-беребезгә иң якын кешеләр бит. Мин сезгә терәк булачакмын», – дип чыкты ул кияүгә. Ялгызына безне бирмәсләр иде. Аңа, Тәслия, бозлы суга керергә күпме туры килгәндер… Энем бик кечкенә иде, авырды да. Ярый әле, җизни бик ярдәмчел, кешелекле булды.

– Хәзер ничек, Гөлфизә, апаң бәхетлеме?

– Бәхетле, диеп ышанам. Безгә чын тәрбия бирүе белән бәхетле. Эшен ярата, китапханәче. Үзләренең ике баласы бар. Энем җиденче класста, хуҗалыкта булышчы. Зур гаилә булып яшибез. Мин атна саен юкка кайтып йөрмим бит! Тик…

– Җизнәңме?

– Әйе… ул көнләшә инде. Апам яшь тә, чибәр дә. Китапханәчелеккә читтән торып укыды. Башта мәктәптән аттестат алу өчен экзаменнарын тапшырды. Аны сессиягә җизнәм ялгызын җибәрмәде, бәләкәй балаларын безгә калдырып, шәһәрдә елга портына йөк ташырга урнашып, бергә бардылар, бергә кайттылар. Укып бетергәнче, бер әбидә фатирда тордылар инде.

– Сукмыйдыр бит? – Тәслия үзләренең тукмалып яшәгән ерак туганын исенә төшерде.

– Юк, андый әйбер гомер булмады. Ул апамны бик ярата. Батыр йөрәкле, ныклы рухлы, диеп мактап кына тора. Мин ни… көчле рухлы дигәннән генә сөйләдем инде. Тормыш үзе чыныктыра ул рухны. Ярый, кызлар, безгә андый сынаулар төшмәсен!

***

Гомер дигәнең ничек тиз уза икән… Кулына нәни бала тотып, эшләгән урыныннан бирелгән тулай торак коменданты фатирга күченүен сорап кергәндә, вакыт туктап калган кебек тоелган иде. Яшь бала белән фатир табу җиңел түгел, әле түләргә акчасын да табарга кирәк… Әнисенә дә кайтып сыена алмый Тәслия. Күлмәге тыгызая башлагач, кышкы ялында кайтуы азаккысы булды.

– Адәм мәсхәрәсе иттең. Авылга бала күтәреп кайтасы булма. Табасың икән, ата-анаң йортына юл ябык! – дип, кырт кисте әнисе, келәшчә белән дөреслекне каерып алгач.

– Баламны төшертмим, әнием. Үлсәм дә табам. Мин инде беркайчан да башкача ярата алмаячакмын. Ходайдан артык күреп, чын йөрәктән яраткан өчен миңа җәза бу. Сиңа бары бер үтенечем, кешегә бала табуым ишетелми калмас, кемнән икәнен беркемгә дә әйтмә, зинһар… Әтигә дә… Бигрәк тә, Салихҗанның әти-әнисе белмәсен.

– Һаман шул мөртәтне «Салихҗан» ди бит… Их… терәлеп торган күрше ил рисвае итсен әле… Армиядән әле нинди булып кайта, сине бар дип тә белмәсә… Әтиең «кияү» дип кенә үсендерде, менә нинди кара елан булган икән, – дип, олы юлга чыкканчы озата барган әнисе Тәслияне әле битәрләде, әле жәлләп сыкрады…

Кайтмады Тәслия, туган якларына хәбәр дә җибәрми яшәде. Әнисенә тамчы да үпкәләмәде – гаебе тау кадәрле булып килә иде шул… Элеккеге тулай торакта идән юучы булып, кызы исәя төшкәч, педагог-тәрбияче булып эшләде.

Тәслия бер яшьлек кызына яслегә юллама алгач, балалар шифаханәсендәге элекке эшенә чыкты. Инде тормышны үзенә көтәргә калганына күнегә башлады кебек.

Зәп-зәңгәр күзле кызы Алиягә карый да, Тәслия аны тудыруына сөенеп бетә алмый. Аның зәңгәр күзле хыялы бит ул, тормышын нурландыручы, рухын ныгытучы. Исән аның Салихҗаны, йөрәге белән сизә, әнисе гоманлаганча, читләргә качып китмәгән, ул Тәслиясен ярата… Төшләренә керә дә бит, ник соң бер хәбәре юк?

Гөлфизәләр институтны тәмамлагач, туган якларына кайтып киттеләр, ә ул һаман шәһәр мунчасына йөри, салкын суда коенып «рухын ныгыта». Дөрес әйткән Гөлфизә, рухны салкын су гына ныгытмый, тормыш менә ничек китереп бәрде. Ләкин Тәслия язмышын каргап еламады; көнгә, атнага, айга, елга үз алдына максатлар куеп яшәде, «безнең урамда да бәйрәм булыр әле» дип, бәхеттән өметен өзмәде.

***

– Акыллым, мине хәрби хезмәткә алалар! – дип, кош тоткандай килеп кергән Салихны әллә ничек калтыранып каршы алган иде Тәслия. Аңа әле диплом эшен бер атнадан гына тапшырырга, ә Салихы дипломын дүрт көн элек алган иде. Авылга бергәләп кайтырбыз, дип планлаштырган иделәр лә…

Киң җилкәле, үзеннән ике башка биек, зәп-зәңгәр күзле Салихы кинәт үзеннән ерагая башлавын тоеп, тал чыбыгыдай Тәслиянең башы әйләнеп китте.

– Кайчан?.. Ә ник… алалар?

– Бер ел гына хезмәт итәсе. Рязаньда. Шулай кирәк, Тәслиям! Бер дә борчылма, бик тиз уза ул.

– Соң, син бит бармый кала аласың, Салихҗан? Әйдә, остазың белән сөйләшик…

– Ир-егеткә илен саклау мәслихәт эш, дия иде әти – ник мин качып калырга тиеш соң? – Салих эчендәге ризасызлыкны яшереп тә тормады, тавышына чыгарды.

– Мин куркам…

Чынлап, Тәслия инде көзге яфракка охшап калган. Йөзе дә агарып китте. Салих аны ипләп кенә кочаклап алды, икәүләп артсыз урындыкка утырдылар.

– Йә, инде, Тәслиям, тынычлан. Бер мин генә түгел бит армиягә китүчеләр. Син бит көчле ихтыярлы, барысы да яхшы булыр, диик. Мине көтәрсең бит? Кайткач, өйләнешербез… безнең бит хыялыбыз бар…

– Их, җаным… мин бит сине югалтудан куркам… Әллә нәрсә булды, бәгыремнең бер кылы өзелгәндәй…

Тәслия егетенең күкрәгенә башын куеп (беренче тапкыр) елап җибәрде. Салих аның йомшак коңгырт чәчләреннән сыйпады, нәфис колак яфракларыннан үбеп алды. Кыз да бераздан тынычланды, гафу үтенгәндәй, елмаеп куйды. Нишләп җебеп төште әле, һич килешмәгәнне? Сугыш вакыты түгел бит, исән-сау әйләнеп тә кайтыр, боерган булса. Сагынышып күрешерләр…

– Кайчан китәсең?

– Авылга бүген үк кайтып китәм. Саубуллашырга. Ике көннән военкоматка. Пропискам монда булгач, армиягә шәһәрдән китәм. Син мине озатып калырсың, – дип, Салих кызының күзләреннән үбеп алды.

– Яхшы, бәгырем. Хәерле юл. Әйдә, автовокзалга үзем дә барам, – диде дә, Тәслия, каршы әйтмәсен бу, дигәндәй, кечкенә сумкасын кулына алып ишек тоткасына үрелде.

***

Дүрт ай солдаттан хатлар килеп торды да, шып туктады. Тәслия ничә хат язды – җавап килмәде. Ул инде үзенең бәби көткәнен дә, тиздән аларның сабыйлары туачагын да тезеп-тезеп язган иде… Соңгысы әнә кире әйләнеп кайткан. Авылда әниләре дә аптырашта. Тәслия әнисе аша гына авыл яңалыкларын белеп тора, мондый хәлдә анда күренәсе килми. Көтәләр инде, Салихның ата-анасы улларыннан хәбәр көтәләр… Армия бит… Соңгы хатында бик каты корылык булуын, янгыннар чыгуын язып, бәлки аларны да янгын сүндерергә алырлар дип куйган иде Салих, әллә шунда бер-бер хәл булганмы, дип борчылдылар. Ул-бу хәл килеп чыкса, хәбәр итми калмыйлар да бит… Исәндер, уллары, исәндер…

Тәслияне бала тудыру йортыннан тулай торактагы бүлмәдәш хатыны каршылады. Икәүләп бәбине юындырып, төреп, көннәр буе мәш килделәр. Төннәрен сабый елап уянса, күршесе бер дә зарланмады. Ул утыздан өстә булса да, күңеленә хуш килгәнне һаман очратмады, яратмаган кешегә кияүгә чыгасы килмичә, араларын үзе өзә барды…

***

Салих хезмәт иткән рота янгынның иң көчле урынына десант булып төште. Урман коточкыч яна, куркыныч… Аннан бигрәк, кыргый җәнлекләрнең төрле якка чабышып бәргәләнүе үзәкне өзәрлек күренеш иде.

Солдатларга утның юлын бүләргә фәрман бирелде. Агачларны кисеп аударып, тирән траншеялар казый-казый, шактый эчкә үк керделәр. Салих бер агачны пычкысы белән кисеп бетергәндә, кинәт җил юнәлешен үзгәртте – агачка ут капты һәм ул каршы якка аумыйча, Салих ягына шапылдап ауды. Салих, эчке саклану рефлексына буйсынып, читкә тайпылды. Әмма ябалдашлы агачның ботагы егетнең чигәсенә бәреп, аны үзе белән бергә аударды. Салих аңын югалтып егылды. Утлы ботаклар йөзне өттереп ялмадылар, юешләнгән киемнәре мизгел эчендә кибеп, яна башладылар. Салихка биек агачның бер як ботагы тисә, очы белән тагын ике солдатны бәреп җиргә еккан. Аларны ерактарак эшләгән иптәшләре күреп алды. Дөрләп янган агач астыннан өстерәп чыгарып, ялкын чормаган иптәшләрен брезент белән каплап, утны сүндерергә тотындылар. Киеме урыны-урыны белән янып бетеп, Салихның тәне бик нык пешәргә өлгергән иде. Уң аягының тездән югары өлеше күмергә охшап караеп калган; кул, бит тиресе кызарып, кабарган күбекләр белән капланды. Агач очы төшкән солдатлар үз аңында иде, Салихны аңына китергән арада, чакыртылган вертолет та килеп төште. Авыр хәлдәге өч егетне дә санчастька озаттылар, тик берсе – тын юллары янганы – юлда ук үлде. Салих яңадан һушын югалтты: кып-кызыл тирән чокырга төшеп китте.

Ул аңына килгәндә, башыннан аягына кадәр бинтларга уралган икәнен аңлады. Бераздан бөтен тәнендә сызлану тойды. Бу авыртуны баш мие күтәрә алмас кебек, үзәкләргә үтеп, тән сызлый. Аяк бармакларыннан маңгайга кадәр тоташ ут… Ул шулай, вакыт-вакыт аңына килеп, атналар ятты. Врачлар өченче, дүртенче дәрәҗәдәге пешүне дәвалау курсын ул аңсыз чагында ук башлаган иде. Тән тиресен кислород белән туендыруны тәэмин итүче махсус препаратлар керттеләр; өлешләп, янган тирегә операция ясадылар. Авыртуны баса торган уколны еш кадамадылар: организм ияләшсә, башка проблемалар килеп чыгу ихтималы бар.

Салихны тәне пешкәннәр өчен махсус шифаханәдә иң абруйлы табиблар дәвалады. Рота командиры, солдатның фаҗигагә юлыгып, кайда дәвалануын атап, хат салган иде, ләкин ул, каударланып, Салих авылының исемен бутап язганга, хат ияләренә барып җитмәде. Инде авыртулары басыла төшкәч, Салих, кулына каләм тота алмаса да, шәфкать туташына әйтеп торып хат яздырды. Әти-әнисенә шулай, аны югалтуларына дүрт айдан соң гына хәбәр килеп иреште. Әмма Тәслиягә хәбәр итәргә һәм аның адресын язарга дигәнен үтәргә ата-ана бер дә җыенмады.

– Шул гына калган ие менә!.. Савыгып кайтсын гына, авылдан җиләк кебек кызны димләрбез. Үзенең исәнме-түгелме икәне белән кызыксынмаган, әллә кемнән бала табып, шәһәрчә яшәп яткан Тәслия кирәк иде ди аңа… Әйтмибез дә, белгертмибез дә, – диештеләр әнисе белән Салихның җиңгәсе. Бибинур Тәслиянең бала табуыннан хәбәрдар иде…

Әмма без капчыкта ята димени?! Почтада эшләүче кыз, Тәслиянең балалык дусты, җибәреләсе хатлар арасында Салихның исемен күреп, Тәслиянең әнисенә җиткерде. Әнисе Тәслиягә хәбәр салды:

– Кайт, кызым, оныгыбызны алып кайт. Салихтан хәбәр бар.

Очып кайткан Тәслиянең канатларын килен булып керәсе йортта бик тиз кыркып ташладылар. Әле Салихтан килгән хатны укытмаулары бер хәл, кызны мәсхәрә итә башлагач, ул яшенә бөялеп чыгып китте.

– Әнием, Ходай язганнан узып булмас, ничек бар шулай калсын. Берүк Алиянең Салих кызы икәнен әйтмә, алар ышанмас та ул, анысы… Сиңа да яман сүзләр әйтерләр…

Шул ук көнне Тәслия, әнисе «кал» дип үгетләсә дә, баласын күтәреп, кире шәһәргә китте.

Инде икенче, өченче хатында да Салих Тәслия турында, ник аның хат язмавы турында сорагач, бер карарга килделәр:

– Кияүгә чыкты, баласы бар дип языйк, – диде, мәхәббәтнең гаиләдә бер кирәге юк, дип инанган җиңгәй тиешлесе.

– Ярар, – диде улына бәхет кенә юраган әнисе. Шулай иттеләр дә. Шуның белән хат килү тукталды.

Булган акчаларын кассадан алып, кайгыларын агартырга ниятләп, Салихның әти-әнисе Рязань якларына юлга чыкты. Кулларына адрес тотып, сораша-сораша, тәки таптылар уллары яткан хастаханәне. Аларны авыз-борыннарын марля бәйләвеч белән каплатып, аякларына ак чүпрәктән тегелгән капчыклар кидертеп, палатага керттеләр. Ап-ак бүлмәдә бер генә карават булып, анысы да әллә нинди чыбыклар белән аппаратларга тоташтырылып беткән. Улларын сыңар күзеннән таныдылар. Бөтен җире бинтка уралган, бер аягы тарттырып өскә күтәртелгән. Әни кеше күпме сабыр булырга теләсә дә, яшь түкми булдыра алмады. Салих бик акрын гына сөйләште:

– Хәзер куркынычы артта калды, елама, әни. Янган урыннарга тире күчереп утырталар, әкренләп бөтәшә бара.

– Аягың сынмагандыр бит? – әтисе үз тавышын үзе танымады, әллә каян йөрәк түреннән чыкты бугай сүзләре…

– Юк, сынмаган. Анда әле тире юк, урынга тиеп авырлык төшмәсенгә шулай куйдылар.

– И-и-и балакаем… авыртамы бик? Сызлыйдыр, Аллаһым түземлекләр бирсен, улым. Болай булырыңны уйлап та карамадык бит…

Салих, уңайсызлык кичерсә дә, сорамый булдыра алмады:

– Тәслия… кайткалыймы? Тормышы ничек соң аның?

Шунда әнисен алыштырып куйдылармыни, җәһәт кенә торып, карават янына килде, бер кулы белән улының башыннан сыйпаштырды.

– Оныт син аны, балам, бөтенләйгә оныт… Ул бер юньсез юлга кергән икән, чыкмый инде аннан. Сине дә өстери бит әле…

Салихның күзен сагыш тулы моң каплады, башын читкәрәк борган иде – түшәмдәге уттан карашы елтырап китте. Әтисенең йөрәге чәнеште, хатынын тотып яңаклыйсы килде. «Алдый бит, алдый… безгә кергәндә, Тәслиянең күзләре нәкъ шушындый иде. Яраталар болар бер-берсен…» Тик гомере буе хәләл җефетенә каршы эндәшмәгән ир башын тәрәзәгә генә борды.

– Мине иң авыр минутларда Тәслиянең барлыгы саклап калды, әни. Мин аны барыбер эзләп табам!

***

Салихны бер елдан тәненең тиресен ямаштырып, шомарталган чаклы шомартып, хәрби бурычын үтәлгән санап, тыныч тормышка җибәрделәр. Тик ул авылга кайтмады. Бер заводка эшкә керде. Аңа хәзер тартылып калган буынарын язарга махсус күнегүләр ясарга кирәк. Эштән кайткач, көн саен шифаханәнең яңадан тергезү бүлегенә йөри. Тәслиянең, армия турында ишеткәч, ничек ачыргаланганын ул инде ничәнче кат күз алдыннан үткәрде. «Күңеле сизгән бит аның… Аерылышуны сизгән. Сине югалтудан куркам, диде… Юк, Тәслия аны ташламаган! Бу мөмкин түгел! Аларның бит зәңгәр күзле хыяллары бар… тормышка ашырасы…» Шуңа ул тәне ныгыгач, сөйгәне янына барачагына, алар бергә булачагына бөтен вөҗүде белән ышана иде…

Инде, ниһаять, үзенең ярыйсы гына сәламәтләнүен тоеп, завод белән алыш-бирешне өзде дә, Салих туган якларына кайтып китте. Җәйнең кайнар кояшы, аны куәтләгәндәй, иртәдән үк ягымлы елмайды. Тирә-яктагы җете яшеллек күзләрне генә түгел, җанны иркәли, әллә шуңа Салих үзендә үтә дә рәхәт җиңеллек тойды. Иңнәрендә гүя канатлар… Әниләренә сирәк кенә хат язып торса да, кайчан кайтасын әйтмәде ул. Бәлки, Тәслия авылда чак туры килер әле, дип өмет итте инде. Аның кайтасын ишетеп, берәр җиргә китеп бармасын, дип тә шикләнде…

Ишектән килеп кергән ябык гәүдәле шадра ирне әти-әнисе башта танымыйча торды да, икесе берьюлы:

– Улыбыз бит! Кайттыңмы? – дип аңа атлады…

– Никләр хәбәр итмәдең, вокзалда каршылар идек, – әнисе, яшьле күзләрен яулыгының очы белән сөрткәндә, шуышып чыккан, бала кайгысыннан чаларган чәчләрен яулык эченә кире шудырды. Әтисе дә картаеп киткән. Бераз бөкрәеп атлый – билем җибәрми, ди.

Сөйләрлеген сөйләп бетереп, ашап-эчкәч, Салих тураеп басты:

– Мин хәзер кайтам, әткәй. Озак тормам, – дип, ишеккә атлады. Аның юлына Бибинур аркылы чыкты:

– Бармыйсың! Кермисең аларга!

– Әни!! Син ник куркасың? Тотып ашамаслар бит… – Салихның күңеленә ниндидер сәер хис кунды. Аңламый ул әнисен, хатка да Тәслияне ничек кенә хурлап язмады… Ул бит мондый түгел иде, йомшак күңелле, мәрхәмәтле әнисенә ни булган?

– Миңа барыбер Тәслияне күреп сөйләшергә кирәк, алда гомер бар бит әле. Ничек яшәп китәргә соң?

– Күрәсе нитәсе юк инде! Төшеп калган хатынга ялынып бар тагын… Иртәгә үк Әлбидәгә яучы җибәрәбез, Алла боерса. Үзе уңган, бал кашыгына салып йотарлык!

Әнисе инде Салих чыгып китмәс, дип кулына сөлгесен алды, юылган чынаякларга тотынды.

– Бар, улым, кер, сөйләш. Әнисе өйдә аның… – әтисе, ниһаять, улы ягында икәнен тавышы белән белдерде!

– Әлбидәләр качмас, әни! Авылда чибәрләр үскәндер, анысы хак. Ә йөрәк бит янып көлгә әйләнмәгән минем. Әни, син шуны теләр идеңме? – диде дә Салих ишектән чыгып китте. Идәнгә төшеп ватылган чынаякның чылтыравы ябык ишеккә килеп бәрелде…

Салих бераздан саубуллашырга гына керде; артыгын әйтмәде, пырламады.

– Кайтырбыз, әти, өчәү булып кайтырбыз. Син, әни, киленеңне каршыларга әзерләнә тор. Сау булып торыгыз, – диде дә кулына Тәслиянең адресы язылган кәгазьне кысып, шәһәргә юл алды…

***

Бәхет-сәгадәткә күмелеп, шәһәр урамыннан автобус тукталышына таба өчәү атлый. Кап-кара күзле чибәр хатын курчак кебек кызын җитәкләгән; икенче кулы белән йөзен буй-буй кызыл җөйләр каплаган, бер күзе сызык кына булып, күз кабагы чигәгә сузылган шыксыз кыяфәтле ирне култыклаган. Ирнең кулында күчтәнәчләр тутырылган а сумка. Автовокзалга юл тоталар – күренеп тора… Әгәр ирнең исән калган күзенә бакмасалар, читтән караганнар бу икәү бер дә пар килмәгән, дип уйлар иде. Әмма… Салихның җете зәңгәр нур бөркеп торган уң күзендә искиткеч илаһи сөю балкый, исерткеч татлы бәхет сирпелә иде. Ир белән хатын әледән әле бер-берсенә карап елмаялар да яннарындагы зәңгәр күзле сабыйның матур итеп тәтелдәвен иң моңлы җыр ишеткәндәй әсәренеп тыңлыйлар…

 

Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №1, 2020 ел.


Комментарий язарга