Бумеранг

Әлегә тиклем тирә-ягында сагалап, җаен көтеп торган Тынлык бүген тулы хокуклы Хуҗа булып Фәзиләнең хан сараедай зур өенә килеп керде. Түргә менеп кунаклады да, киң караватта, чигүле юрган-мендәрләр арасында иртәнге тәмле йокысына изрәп яткан хатынны эзләп табып, шомлы карашын аңа төбәде. Тынлык тынычланды. Аның урыны шунда иде.
Берни сизмәгән хатын елмаеп уянды татлы йокысыннан. Заманча эшләнгән караватның баш очында урнашкан бизәкле көзгедән алсу битләрен, тузгыган чәчләрен, бәхетле булмышын күреп, тагын да киңрәк елмая төште. Сузылып, иркәләнеп киерелде. Җылы урын-җире магнит кебек үзенә тарта, Фәзиләнең онытылып йоклыйсы, ял итәсе килә. Арыган иде шул ул, еллар буе үзенә аз гына йомшарырга да ирек бирмичә, өстенә алган йөген тартып арыган иде.
Бер атна инде Фәзилә Хәмитовна бәләкәче, сөекле Лирочкасы белән өендә ята. Сәбәпләре бар – кайгылы килеш кеше арасында йөрү килешми бит. Тик ни гаҗәп: ник берсе шалтыратсын, килсен, күренсен, –дусы да юк, дошманы да. Еллар буе бер көн, бер кич тә ялгызы кала алмый интеккән хатын рәхәтләнеп ял итте. Ул – берүзе. Беркем алдында икейөзлеләнеп интегәсе юк, берни уйлыйсы юк, түзәсе юк, – өстеннән таш төштемени!
Фәзилә төнге күлмәктән генә урыныннан сикереп торып, Тынлыкны сискәндереп җырлый-җырлый юынырга, бизәнергә, киенергә кереште. Кызын уятты. Иртәнге ашны ашадылар. Аның кәефе күтәренке, күзләре шат, йөрәге ашкына иде.
– Кызым! Алтыным! Кошчыгым! Бишлеләр алып укы, яме, сандугачым! – дип, Лирасының түм-түгәрәк бит алмаларыннан үбеп, мәктәп капкасыннан кертеп җибәрде дә, һәрвакыттагыча җәяүләп, эшкә ашыкты хатын. Тик көн дә туктап утырткан машиналар гына нигәдер бүген күрми узып киттеләр. Җилкенеп атлаган ирекле Фәзиләнең кәефен мондый вак нәрсәләр боза алмады. Ул бүлмәсенә барып кергәндә ун тулып узган, инде күп еллар элек Фәзилә үзенә үзе сайлап куйган начальнигы җыелыш үткәрә иде.
Табигате буенча гадел, турылыклы, йөзләгән кеше белән җитәкчелек итә алырлык энергиягә, акылга, көчкә ия, әмма еллар буена үзенең кул астында, кадрлар бүлегендә эшләүче Башлык бичәсенә буйсынып, холкының күркәм сыйфатларын авызлыклап, икейөзлеләнеп, куштанланып яшәргә мәҗбүр булган Ралия Сәгыйтовна элеккечә, хуҗаларча шакымый-нитми ишекне киң итеп ачып килеп кереп, берни булмагандай урынына үтеп утырган Фәзиләгә бүредәй карап торды. Тик ирекле шат ханым әлегә дөньяның төптән үзгәргәнен, үзенең инде «беренче леди» түгеллеген аңлап бетерми иде булса кирәк. Ул, берни булмагандай, блокнотын ачып куйды да, сөйләргә кереште:
– Хөрмәтле коллегалар! Тиздән өлкәдә конкурс үтәчәк. Без бүген шундый мәртәбәле ярышта Курагач районының мәгарифен яклый алырлык кандидатураны сайларга тиешбез…
– Сабыр итегез, Фәзилә Хәмитовна. – Начальник, бөтен түземлеген туплап, тыныч кына каршы төште. – Конкурс башта районда үтәргә тиеш. Анда катнашып, көч сынашырлык тырыш укытучыларыбыз бихисап. Авыл мәктәпләре дә игътибарга лаек.
– Сез нәрсә сөйлисез, Ралия Сәгыйтовна? Районда конкурс уздырып ятарлык акча юк. Бу чарага дип бүленгән акчаны өлкәгә, зур конкурска барачак кешегә бирергә кирәк! Минемчә, сайлап торасы, да юк, Юлия Сәмиевнаны җибәрәбез! – диде Фәзилә Хәмитовна чыңлап торган кырыс тавышы белән. Һәм бу тема ябык, дигәндәй, сүзне икенчегә борды:
– Ягез, мәктәпләрдә нинди яңалыклар бар?
– Конкурска Юлия Сәмиевна бармаячак! Һәр мәктәптә ярышлар үтеп, җиңүчеләр район үзәге мәктәпләрендә дәресләр биреп көчләрен сынасын әле! Өлкәдә үтәчәк конкурска тик җиңүчене җибәрәбез! Бу чараны оештыруны һәм үткәрүне яшь кешегә – методист Дилә Зайнуровага йөклибез! – Ралия Сәгыйтовнаның карашы ут чәчә иде. – Ә мәктәпләр турында без иртәнге сигездән алып бик төпле фикер алыштык. Җыелыш тәмам. Эш урыннарыгызга ашыгыгыз!
Кабинет бушап, биш минут та үтмәде, елап-чәчрәп Дилә килеп керде:
– Ралия Сәгыйтовна! Миннән булмый! Мине куймагыз бу эшкә! Зинһар, куймагыз!
– Нигә? Нәрсә булды?
– Мин куркам. Фәзилә Хәмитовна ачулана. Бу конкурсны ун ел буе мин үткәрәм, ди. Юлия Сәмиевна минем Лирочкамның укытучысы, син аны җиңдерәчәксең, ди. Мин куркам. Зинһар мине бу эшкә куймагыз.
Кулъяулыгы белән яшьләрен сөртә-сөртә елап утырган Дилә дә Фәзилә Хәмитовнаның статусы үзгәргәнен әлегә аңламый иде, ахры.
Тик бу көнне күптән көткән Ралия Сәгыйтовна тиз генә мәсьәләгә кул селтәмәде. Кыздан да шуны таләп итте:
– Юк, Дилә, син бүгеннән үк тотынасың бу эшкә! Жюрида мин үзем утырачакмын! Бар дәресләрне дә караячакмын! Юлия Сәмиевнага иртәрәк әле конкурста катнашырга. Эшләсен, нәтиҗәләрен күрсәтсен иң элек! Тынычлан һәм мин кушканны үтә, Дилә. Сөйләштекме?
– Әйе. – Тәмам аптыраган кызыкай ишеккә юнәлде.
Халыкта «ирдавай» сүзен күтәргән, ирләрчә бер сүзле, таләпчән, ачы телле, усал Ралия Сәгыйтовна була торып та, ничә еллар буе баш иеп яшәде ул шул Килмешәккә. Эт тормышында яшәде. Үзәгенә үтте аның Фәзилә. «Башлык бичәсе – беренче леди» исеменә тиң зыялылык та, укымышлылык та, намуслылык, әдәплелек тә юк бит Фәзиләдә. Үз урынын, үз биеклеген аңлап, үз кадерен белеп сабыр гына яшәмәде, ирен дә, үзен дә түбәнсетеп яшәде шул ул бу җирдә…»
Ралия Сәгыйтовнаның уйларын бүлеп, кабинетка Фәзилә Хәмитовна килеп керде. Ярсыган, җенләнгән, ачуыннан нишләргә белми, ишекне селтәп кенә җибәрде, бер гаепсез урындыкларны юлыннан алып, шартлатып як-ягына куя-куя, Ралияның өстенә килде.
– Син нәрсә? Рәхәткә чыдашалмыйсыңмы? Телең чыга башладымы? Миңа сине – чәчен дә тарый, оегын да күтәреп кия белмәгән, чапмаган, юнмаган авыл бичәсен, эткәләп-төрткәләп, ничәмә ел шундый зур урында, йомшак кәнәфидә утыртканга рәхмәтең шулмы? Син беләсеңме, моның өчен үзеңә ни булырын?! Син нәрсә уйлап миңа каршы төшеп маташасың? Мин үземә ихтирам таләп итәм!!! – Фәзиләнең өзеп-өзеп кычкырып яудырган сүзләреннән күптән алыштыруны көтеп калтырап торган иске тәрәзәләр дә, борынгы люстраның сәленгән тамчылары да зыңлап торды. Дуамал байбичә белән аны кызганып та, аннан көлеп тә басып торган Ралия Сәгыйтовна арасын шома йөзле өстәл генә аера иде.
– Ихтирамны таләп итмиләр, аны казаналар: эш, изгелек, яхшылык белән, – дип, акрын гына башлады сүзен җитәкче хатын. – Уян, Фәзиләкәем, мескенкәем, дөнья үзгәрде, ирең юк. Ә ансыз син – буш урын. Беркемгә дә кирәкмәгән кеше син, бик күптәннән үзеңнән биздереп, халыкның тәмам теңкәсенә тигән бер имгәк син. Мин дә үзгәрешләр көтәм. Әмма хуҗа булып районга кем килсә дә, мине эш урынымда калдырсалар да, китүемне үтенсәләр дә, шуңа хәтле мин мәгариф бүлеген синнән арындырам. Сайлап ал: үзең гариза язасыңмы, әллә эшеңдәге әлегә тиклем күз йомып килгән бөтен җитешсезлекләреңне фаш итеп, үзем куып чыгарыйммы?— Ралия Сәгыйтовна, балага яңа дәрес аңлаткандай, иҗекләп сөйләде сүзен. Еллар буе югарыда очып, томаланган аңга барып җитүе, сукырайган күзләрне ачуы, чөелгән борынны төшерүе бик читен икәнлеген аңлый иде ул.
– Я, мин көтәм…
Торган саен төсе үзгәреп, әүвәл караеп, аннан кызарып, һәм, ниһаять, агарып каткан хатын Ралияны ишетте, әмма әлегә күрмәде. Ул, кинәт борылып, үзе алып чөйгән урындыкларга абына-төртелә, бүлмәдән чыгып китте.
Көне буе ялгызы кабинетында утырды Фәзилә. Аның янына беркем кермәде. Шаулашып, көлешеп чәй эчтеләр – чакырмадылар да. Төшке ял вакытында өенә кайтып килде – исәнләшүче дә булмады. Аны күргәч, дәшмәс өчен юлның икенче ягына чыктылар, артларын куеп бастылар, иелделәр, качтылар… Эш сәгате тәмамлангач өенә кайтса, кызы – дөньяда иң сөекле, иң кадерле кешесе – елап шешенеп беткән.
– Әнкәем! Миңа Юлия икеле куйды. Ленага – бишле, миңа – икеле! – Кызы аяк тибеп кычкырырга тотынды.
– Дурак ул Юлияң! Икенче укытучы кирәк миңа!
Фәзилә үзе дә кычкырмас өчен тешләрен кысты. Лирасын, төпчеген, иркәсен шулай түбәнсетергә ни хакы бар ул юньсез Юлиянең! «Иртәгә үк, иртәгә үк барам, туздырам ояңны, тычкан койрык!» – дип, ярсыды эченнән Фәзилә.
Кызы бик тиз тынычланып, бүлмәсенә телевизор карарга кереп бикләнде. Төзәткән хаталардан кып-кызыл булган битен ачкан дәфтәрне тезләренә куеп, хатын тын калды…
Түрдәге Тынлыкка шул гына кирәк: ул үз эшен яхшы белә иде. Ул шуыша-шуыша идәнгә җәелгән затлы келәмнең озын йоннары аша килеп, хатынның тулы ботларыннан өскә үрмәләде, кара кан тулы йөрәгенә кереп оялады. Озакка, бик озакка оялады ул монда: кан чистарып үз төсенә, ал төскә кергәнче, Фәзиләнең күзләре нәфрәт утыннан арынып, яктылыкны күргәнче, әхлак чикләреннән шашкан хакимлеккә томаланган аңы, зиһене ачылып, чынбарлыкны таныганчы.
Кешенең дөньяда кылган эшләре чиксез Галәм киңлегенә очырган бумеранг шикелле. Гадел Вакытның уклары кирәкле сәгатен суккач та әйләнеп үзенә кайта. Я кешенең күңелен яктыртыр, иңенә төшкән йөген җиңеләйтер изгелек булып кайта. Я булмаса, кара канын төкерткәнче, кара җиргә тезләндергәнче, җир карасын күргәнче укытыр, тәүбәсен әйттерер, уйландырыр, кыйммәт хакын түләтер өчен кире әйләнеп килә…
…Иртә белән эшкә килгән Ралия Сәгыйтовнаны буш өстәлдә ап-ак булып яткан, калтыравык хәрефләр белән язылган гариза һәм аның өстендәге бүлмә ачкычлары каршы алды.

 

Васыять хаты

Оныттылар Фәзиләне. Бик тиз оныттылар. Дус дигәннәре дә, дошман булып күренгәннәре дә, авызга-авыз терәп гайбәт саткан ахирәтләре дә, еллар буе тәликә тотып интеккән ялагайлары да, ак йорт тирәли йөргән аксөякләр дә, гади халык та – барысы да онытты. Телефон шалтырамады. Капка шыгырдамады. Онытылды Килмешәк. Әйтерсең лә, ул бу җиргә килмәгән, булмаган, яшәмәгән. Дөнья ансыз да үз хутына тәгәри икән шул, тормыш дәвам итә: көннәр төнне күрергә, төннәр көнгә сәлам бирергә ашыга икән. Өйдә утырган эшсез кешегә генә ул көннәр авыр, озын, төссез, куанычсыз икән. Бер-берсенә тамчы судай охшаган очсыз-кырыйсыз шул озын көннәренең халык ашыгып эшкә йөгергән, шәп-шәп атлап өенә кайткан сәгатьләрендә урамга чыгарга көче җитмәде Фәзиләнең. Тауларны урыныннан күчереп, әллә нинди зур эшләр майтарып кайталармыни: шундый горур, эшлекле, масайган, арыган, бәхетле кыяфәт белән үтеп китәләр… Хатынның йөрәге телгәләнеп, кимсенеп кала. Өстәвенә эндәшмиләр дә, күрмиләр дә. «Күрмәгәнгә салышалар…»
Тукталды Фәзиләнең Вакыты: алга бара алмыйча көпчәге бер урында әйләнеп торды. Вакыт тәгәрмәчләре хатынның гарьлегенә, чарасызлыгына, нәфрәтенә батып тукталдылар. Тындылар. Үзе дә көтмәгәндә артын куйган төссез дөньясыннан онытылырга тырышты Фәзилә. Якты көндә элегрәк ялагайлар китергән шәрабларны эчеп онытылды. Караңгы төндә йокы дарулары эчеп саташулы төшләрендә онытылды. Хәтта кызын да онытты. Тегесенә, чиксез иркәләүдән бозылып барган бәләкәй эгоистка, шул гына кирәк иде: бер-ике кабат аяк тибеп елап карады да, ишетмәгән, күрмәгән әнисен башкача интектермәде. Барса барды мәктәпкә, бармаса юк, дәреслеген кулына да алмады, компьютерда уйнап көн уздырды.
Шушы тукталган Вакытны, бу өйдә тулы хокуклы хаким булып алган Тынлыкны, коры җан асрау өчен генә тереклек итүне беркөн шалтыраган телефон тавышы бозды, сүлпән генә булса да хәрәкәткә китерде.
– Алло! Саумысыз?! Фәзилә Хәмитовна! Сезме? Соңлап булса да, сезнең кайгыгызны уртаклашам. Очраклы гына, кичә гәзиттән укып кына белдем. Таныш булыйк: мин Радмир Фазыловичның адвокаты Динар Ишмуллин булам. Февральнең 23ендә сезне мәрхүм тормыш иптәшегезнең үләр алдыннан язып калдырган васыятьнамәсе белән танышырга чакырам. Калган кешеләргә хәбәр ителгән. Көтәм сезне, Фәзилә Хәмитовна!
«Әйе, әйе», – дип торудан башкача хәле булмаган ярым исерек хатынның аңы шәраб парларыннан бик тиз айныды. «Әйе, шул! Нишләп мин үземне тереләй күмеп, һаман шул шыксыз Курагачта җан асрап ятам. Шәһәрдә фатирларым, иремнең калган акчалары бар. Кая барып урнашсам да була бит. Әй, юләр мин! Түземсезләнеп көтеп алган рәхәт көннәремне Ралия кебек Курагач юньсезләренә рәнҗеп, шул булдыксызлардан түбәнсенеп өйдә зая үткәргәнмен!» Хатын үзен битәрли-битәрли мунча ягып керде, кыяфәтен, битен-күзен тәртипкә китерде, өен җыйды, кызын тәрбияләп ашатты, киендерде. Үзе туктаусыз уйланды: «Нишләп мин шул үзем күрә алмаган курагачлыларның кыланышыннан югалып калдым әле? Искә алмасалар, онытсалар соң? Аларның миңа ни кирәге? Минем бит ирекле булып яшисем килә. Күпме еллар көттем бу көнне. Ә үзем бикләнеп өйдә ятам. Юләр инде, юләр…»
Гомерендә бер күрмәгән, барлыгын да белмәгән Динар Ишмуллинның бүлмәсенә кергәндә ул элеккеге Фәзилә Хәмитовна иде инде: баш югары, гәүдә төз, кием байларча – затлыдан. Тик тезелеп утырып үзен көткән кешеләрне күргәч кенә, биек үкчәләрдә басып торган аяклары чайкалып тигезлеген беразга югалта язды хатын. Бүлмәне тутырып Радмирның соңгы елларда районда иң яхшы урыннарда эшләгән бихисап күп бер, ике, өч буын туганнары, өч сөяркәсе, тагын бер таныш булмаган хатын һәм Алиса утыра иде. «Сез нишләп йөрисез монда?» – дигән караш белән Фәзилә боларның барысын да күзеннән кичерде. Уена икеләнү керсә дә, үзен-үзе бик тиз кулга алып, түргә узды. Адвокат белән күреште һәм аның эргәсендәге кәнәфигә утырып көтә башлады.
– Хөрмәтле Фәзилә Хәмитовна! Алиса Радмировна! Мәрхүмнең туганнары, дуслары! – дип башлады сүзен адвокат, кырык яшьләр чамасындагы, ярым пеләш башлы, сары кашлы, сары керфекле, сап-салкын зәңгәр күзле ир. – Сез бүген хөрмәтле Радмир Фазыловичның исән чагында үз кулы белән язылган, нотариус тарафыннан расланып, сакланган документ-васыятьнамә белән танышыр өчен шушы бүлмәгә җыелдыгыз. Сезнең барыгызның да исем-шәрифләрегез шушы кәгазьдә – мәрхүмнең соңгы хатында атала, шуңа күрә мине игътибар һәм сабырлык белән тыңлавыгызны үтенәм.
Шул кереш сүздән соң ир зур гына конвертны сейфыннан алып, тигез итеп читләрен кисеп ачты. Бүлмәдә тынлык урнашты. Ияреп килгән иде шул Тынлык бу тамашага. Ул, Фәзиләнең йөрәгенә куркыныч шом салды да, хатынның костюм изүеннән башын чыгарып, озын өстәлне уратып утырып, таш сын булып катып калган кешеләрне күзәтә башлады. Никадәр өмет, көтү, ышаныч, нәфес азгынлыгы, комсызлык иде бу таныш йөзләрдә, күзләрдә!
– «Хәлләрегез ничек, исәннәр?! – дип укый башлады сары кашлы Динар Ишмуллин. Бүлмәдәге тынлыкны ярып, әйтерсең лә, адвокатның түгел, ә Радмир Фазыловичның үзенең мыскыллы тавышы яңгырады. – Яшәүдән бизгәннәрне, пычракта йөзгәннәрне Газраил абзый озак тотмый имеш, ди, килеп алып китә, ди, теге дөньяга. Миңа да озак калмагандыр. Сизәм. Беләм. Сез мине бер аңгыра, юләр урынына тотып, төрлегез төрле якка тарткалап, үз максатларыгызда файдалансагыз да, мин күп нәрсәне аңлыйм бит. Тик үзгәрергә генә соң инде, көчем җитми. Өстәге, әлегә тиклем ашатып килгән, байлык яраткан Түрәләрне өлешсез калдырсам, шул минутта ук алып чөячәкләр. Ә аларны ашатыр өчен үзең таларга кирәк. Дөньясы шундый ямьсез бит. Үз гомерендә бернәрсә дә урлашмаган кешене күрсәтегез миңа төртеп! Бармы ул? Хуҗасыз яткан әйберне ничек иелеп алмый атлап китәсең инде, дисезме? Шулай шул. Шул бәләкәйдән башлана да, зурайганын сизмисең дә. Ә үзең үстергән икмәкне, төзегән стеналарны, башкарган эшләрне, ясаган изгелекләрне өлешләп-өлешләп талагач, шул җиргә Хуҗа булып, халык белән җитәкчелек итеп буламы соң? Кем сиңа ышана да, кем артыңнан бара? Киресенчә, чыбыркы тотып үзеңә артларыннан куарга кала шул. Халык көтүгә әйләнә. Мин дә Хуҗа була алмадым шул, Көтүче генә булдым. Көтүченең дә юньсезе, яманы: бәрәннәрне төнлә суеп ашый торганы, үгезләрне көтүдән югалтып, читкә озата торганы…
Исеңдәме, Фәзилә, өйләнешкәч тә, япь-яшь чакта, күңелләр саф, куллар чиста вакытта, бер җәйдә умарталыкка, Балбабай янына барган идек. Яңа суырткан балны кабып, хуш исле мәтрүшкә чәе эчкән идек…
Ак сакаллы, чал чәчле, бәләкәй генә битле, җиңел гәүдәле, ак күңелле Балбабай әле дә исән икән бит. Беркөн генә очраттым. «Ташла ул эшеңне! Кил яныма, улым! Һөнәремне өйрәтеп, бал кортларымны ияләштереп сиңа калдырырмын», – ди…
Көчем җитмәде инде. Качасы иде дә бит…
Дөрес яшәмәдек без, Фәзилә. Сине дә бәхетсез иттем, ахры. Үземне дә, җиремне дә. Берегезне дә гаепләмим. Беребезне дә… Җыйган акчаларымны көтеп утырасыз инде, минем сүзләрне ишетмисез дә… Үз башың белән барып җитмәсәң, йөрәгең аша уздырмасаң, кеше сөйләгән сүз буш инде ул… Үземнән беләм.
Юк, пычратмыйм мин сезнең киләчәгегезне, язмышыгызны ул акчалар белән.
Фәзилә! Курагачтагы өебез сиңа. Аннан башка берни дә калдырмыйм. Синең үзеңнең минекеннән мең кабат артык көчең, дәртең, башың бар. Эшләп ашасаң, ипекәй дә тәмлерәк була ул. Бар әйтер сүземне шуннан аңларсың. Бәхетле булырга тырыш инде. Бәлки, син булдыра алырсың…
Фатирлар – кызларыма. Алиса кызым, син бүген үк ачкычларны кулыңа алырсың. Ә Лира егерме яше тулгач кына хуҗа булыр минем бүләгемә. Өч бүлмәле фатирында яши алыр. Ул көнгә тиклем әниең янында бул, кызым.
Мин үлгәч, иң авыры сезгә булыр, «Башлык сөяркәсе» исемен күтәргән, кадерле кешеләрем. Сезнең өчегезгә дә, гомеремнең төрле елларында җаныма җылы бүләк иткән кешеләремә бишәр йөз мең сум акча калдырам. Тормышыгызны җайга салырга ярдәм булсын.
Туганнарым! Машиналарым, мылтыклар коллекциям, ял палаткалары, көймәләрем, ауга йөрү машинасы, ун биш кортым һәм атым сезгә булыр. Кайдалыгын беләсез, барып алып үзегез бүлешерсез. Төсем итеп саклагыз!
Калган акчамны – аның күләме кычкырып әйтелмәсә яхшы булыр, – документта язылганча соңгы тиененә кадәр инвалидлар йортына васыять итәм. Ул йортның директоры сезнең арада булырга тиеш. Студент чагымдагы иң якын дустым анда яши.
Юк, ярлыкау да, аңлау да өмет итмим. Әмма гомеремне зая үткәреп җыйган мөлкәтемнең изге максатка хезмәт итүен телим. Соң булса да уң булсын…»
Адвокат укуыннан тукталды. Бүлмәдәге тынлык колакны ярырлык кискен иде.
Бераздан Динар Ишмуллинның салкын күзләре иң элек Фәзиләне, аннары Алисаны, алардан кала туган тиешле кешеләрне, күзләреннән яшьләре аккан сөяркәләрне озатты. Адвокат белән бердәнбер кеше – иң азакка калган, инвалидлар йорты директоры булып эшләүче мөлаем марҗа хатын гына саубуллашты.

 

(Дәвамы бар)


Комментарий язарга