(Повесть)

Юл чатында

Буран котыра. Их, дөньяны бутый торган әнә шул җиле булмаса, күбәләкләп кар явар, табигатьнең иң хозур көннәренең берсе булыр иде бу көн.

Юк шул, тын алырга да, күз ачарга да ирек бирми җил. Ап-ак кар күбәләкләрен йөгертеп очыра-очыра да, йомарламга җыеп, көч белән өй стеналарына, кеше йөзләренә, юлдан акрын гына барган машиналарга илтеп сылый.
Ап-ак булып бозланып каткан өс киеменә дә, битләренең, бәләкәй генә сумка тоткан кулларының күшегүенә дә игътибар итми, алга иелебрәк, җилне сөзеп юл чатына атлаган, бәләкәй генә кызын иярткән хатынны Курагач авылы шулай буранлап озатып калды.
Хатынның да күңелендә буран иде. Узгынчы машинага утырып туган ягына юл тоткач та тынычлана алмады ул. Йөрәгендәге нәфрәте кара күзләренә чыгып зәһәр ут булып янды. Күңелендәге әрнүен, зарын тышка чыгармаска тырышып кысылган иреннәр чак тыйды, чак саклады авыз эче тулы ямьсез сүзләрне, ачуларны.
Иренең хыянәтен ишетеп, тузынып кияүдән кайткан кызларын туган өендә әти белән әнисе дә колач җәеп каршы алмады. Ул монда да артык иде. Алар нәселендә аерылган кеше заты юк, янәсе.. Әтисе дә, әнисе дә әле генә түгел, бәләкәй чагында да аңламады Фәзиләне. Холкының көчен, дәртен, горурлыгын, үзе артыннан ияртә алырлык чаялыгын күреп, дөрес юлга чыгара белмәделәр. Әле дә, баласын җитәкләп, аңлау, яклау эзләп, туган куышына кайтып кергән минутыннан кабер тынлыгы урнашкан өйдә ялгыз калды Фәзилә. Язмышының юл чаты иде бу. Ул шуны күрмәде. Күзләрен нәфрәт томалаган иде. Алга омтылырга көче җитмәде. Йөрәге яралы иде.
Шуңа да бер атна буе башларын иеп йөргән, «Урамга чыгарга оят!» дип, чыш-пыш сөйләнгән әти-әнисенә, туган-үскән өенең салкынлыгына бераз түзде дә, кире борылды хатын. Тик Радмир дип өзелеп торган Фәзилә булып түгел. Ә үзенә хыянәт иткән ирне кан төкертер, батырыр өчен; үзен килмешәк итеп санаган ирнең әти-әнисенә, туганнарына, Курагач халкына: «Мин сезгә күрсәтермен әле!» дип, йодрык төйнәп борылды ул.
Фәзилә генә түгел, ил дә, бөек Рәсәй дә юл чатында иде бу көннәрдә. Ул да кирегә борылды. Тик Фәзилә кебек дәшми генә, шым гына борылмады ил. «Алга! Демократиягә! Капитализмга! Ясалмалылыктан, ялганнан, икейөзлелектән арынабыз!» дип чаң ярып, халыкны алдап, кирегә, элеккедән дә хәтәррәк, элеккедән дә зәһәррәк, тыштан ялтырап, мактанып, эчтән талашып, бүлешеп, урлашып, бөлгенлеккә төшерә торган юлга борылды.
Илнең дә, Фәзиләнең дә киләчәге бәхетсез, язмышы ялгыш иде…

770618749

Ирек

Лак белән катырып, кабартып куелган куе кара чәчләрен каплаган затлы челтәр яулык Фәзилә Хәмитовнаның йөзендәге шатлыгын яшерә алмады. «Котылдым, котылдым! Мин – ирекле! Мин бүгеннән ирекле!» дип, ярсып типте аның йөрәге. Иренең гәүдәсе салынган кыйммәтле табут тирәли басып телмәр тоткан кешеләрне үтәдән-үтә күрә аның кара күзләре. Ясалма сүзләр. Ясалма чәчәкләр.
Өлкәдән килгән өч-дүрт кешенең берсе буш сœзләрен теләр-теләмәс кенә сөйләп кире урынына басты. Совет заманында юлбашчыларны күмгәндәге кебек озын палас өстенә куелган табутны, табут эчендә яткан, мәңге үлмәс, үлем алмас кебек булып үзәкләренә үткән башлыкның мәетен күрергә дип халык агыла. Кемнең күзендә нәфрәт, кемнекендә гади кызыксыну. Кемдер ихлас елый.
Менә аларның гаилә дуслары – күпне кичерешкән, күпне бүлешкән, бер казаннан ашаган, эчкән, кылый күзле Равил Галиевич үзеннән ерак китмәгән тавышы белән ясалма телмәрен чак очлап чыкты. Янында зыкы суыкта өшемәс өчен һәрвакыттагыча йөз граммны йотып куйган чибәр хатыны коры күзләрен тырыша-тырыша челтәрле кулъяулыгы белән сөртә. «Интекмә-ә, Хәния, мәшәкатьләнмә-ә!»
Очлы сакаллы, хәйләкәр күзле мулла сүзне Рәфит Радифовичка бирде. Тагын бер гаилә дусты. Түм-түгәрәк, бәләкәй буйлы, зур корсаклы кеше. Гыжылдап торган тавышы белән ни башы, ни азагы булмаган телмәрендә буталып, кешене йончытты.
Ә монысы, әй, бахыр Давис Гайниевич, елап маташа. Менә бер ихлас кеше, ичмасам! Чынлап, мыш-мыш борынын тартып, яшьләрен агызып елый. «Ела, ела, Давис! Радмир булмагач, синең кебек ни аллага, ни муллага булмаган, кулыннан берни килмәгән кешене кем эшкә алыр икән?! Белеп, аңлап елыйсың. Ела-а…». Ай ул юньсез, ялагай Давис Гайниевич! Кемнәрнең генә эченә кереп серләрен алмады да, ниндирәк кешеләрнең башына җитмәде! Ярата иде шул Радмир Фазылович ялагайларны. Сүз йөртүчеләрне ярата иде!
Ниһаять, сөйләрдәй кешеләр сөйләп, Фәзилә Хәмитовнаның тирән кайгысын уртаклашып беттеләр. Кинәт чыккан буран тавышын ярып, нидер укынган мулланы инде беркем дә тыңламады. Аяклары өшегән халык урынында таптана, сикергәли, кулын-кулга сугып чыш-пыш сөйләнә башлады. «Курагач халкы гайбәтсез сәгатьтән ары тораламыни инде?!» – Фәзилә Хәмитовнаның иреннәренә мыскыллы елмаю чыкты.
Шулвакыт, җәенке иреннәре мәңге якыная алмаганлыктан баканыкыдай зур авызы бер дә ябылмаган беренче зам Самны күмүне үз кулларына алып, командалар бирә башлады. Башлыкның шакыраеп торган карашы белән һаман җаннарны өшеткән зур портретын алдан алып бардылар. Юлларга сибелгән кызыл чәчәкләрне арттан атлаган халык көтүе таптап карлы юлга сеңдерде. Кайгылы көй агылды. «Кемне зурлыйлар, олылыйлар бу мескеннәр шул тиклем кыланып? Без үлгәч тә, Ходай Тәгалә алдына баскач та бертөсле түгелбез, дип нигә шапырыналар? Радмирга бу спектакль кирәкми, ул боларның берсен дә күрми инде. Изге мөселман йоласын урысчалатып, пафосландырып, мондагылары да, өлкәдән килгәннәре дә халык алдында үзләрен, кулларындагы властьләрен күрсәтәләр бит. Үзләренең даһилыгын, бөеклеген исбатларга тырышулары…» Фәзилә Хәмитовна халыкка иярде.
Замның каймак ашаган песи кебек канәгать йөзле бичәсе тун кесәсендәге «чики»ен – бәләкәй шешәдәге аракысын капшап, үзенә эчәргә дус эзләргә кереште. Шешәдәшләр күп иде: зам хатыны, «сам» хатыны булып куймагае!
Радмир Фазылович котырган буранның шомлы авазлары астында Курагач белән мәңгегә хушлашты…
Шатлыгыннан җилкенеп торган йөрәген авырлык белән тынычландырып, йөзенә кайгылы чырай чыгарып, Фәзилә Хәмитовна кызларына борылды. «Соңрак. Котылуның рәхәтен, ирекнең тәмен соңыннан татырмын. Тагын аз гына түзәргә. Аз гына…» Кызының зурысы, бер тамчы судай Радмирга охшаганы, усал карашларын күптән әнисе ягына ташлый иде инде. Ул барын да аңлый шул. Кияүдә хәзер. Бәләкәе – Фәзиләнең нәкъ үзе, кадерлесе, иркәсе, унике генә яшьлек Лира – ихлас итеп елый. Ул берни белми, берни аңламый шул. Аның өчен әтисе дөньяда иң яхшы кеше.
Бу авыр халәттән, өйдәге буталыштан тизрәк арынырга теләп, Фәзилә Хәмитовна оста итеп чирлегә сабышты да, салпы ягына салам кыстырып, мактап, мәетнең өчен, җидесен үткәрү мәшәкатьләрен Радмирның сеңлесенә йөкләде.
Иртәгәсен, авыз ачып бер җылы сүз дә дәшмәгән кызы Алиса кияве белән яшәгән шәһәренә кайтып китте.
Бәләкәчен тынычландырып йоклаткан хатын берүзе калды. Егерме елдан артык Ходай биргән дәртен, энергиясен басып, иренең күләгәсе астында яшәргә, үзенә хыянәт иткән, күрә алмаган кешесе белән ястык бүлешергә мәҗбүр булган Фәзилә, ниһаять, ялгызы гына киң караватка сузылып төште. Аның шатлыгына, ләззәтенә тышта инде икенче көн туктамый улаган буран гына комачаулый иде.

 

Яшьлек

Радмир белән Фәзиләне таныштырган да шул буран булды.
…Шәһәрчә юка киенгән кыз тукталышта бик озак автобус көтте. Рәсәйнең иң төпкел авылларының берсеннән иң зур калаларының берсенә укытучылыкка укырга килгән кыз, атнасына бер тапкыр шулай торак тормышыннан качып, икетуган апасында кунак булып, йоклап, ваннада юынып, тәмле ашап, телевизор карап, рәхәтләнеп ял итеп китә. Шул өйдәгечә тыныч көннән, тәмле йокылы төннән соң кирегә кайтып барышы иде. Шәһәрнең икенче очына йөри торган автобус килми дә килми. Тәмам туңды кыз: борыннары кызарды, аяк-куллары берни сизмәс булды. Ачы җил кара куе керфекләрен чылатып, чем кара күзләреннән яшьләрен сытып чыгарды. Әллә өшүенә түзәрлеге калмыйча, әллә карлы пыялалар аша ялгыш күреп, кирәкмәгән санлы автобуска керүен ул салонның уртасына үткәч кенә аңлады. Кире чыгарга соң иде инде. Ашыга, төртешә кергән халык белән дыңгычлап тулган автобус, ишекләрен чак ябып, кузгалып китте. Фәзиләнең читлеккә эләккән коштай бәргәләнгәнен иң элек янында басып торган егет шәйләде.
– Сезгә кайсы якка кирәк иде? – дип, көтмәгәндә татарча сорау бирде ул.
– «Пединститут» тукталышына. – Көн кичкә авышып, караңгы да төшеп килгәнлектән, кызның тавышы бөтенләй мескен булып чыкты.
– Ә мин – нефтянойдан. Ярар инде, көймәгез. Бераз җылынырсыз. Төшкәч, кирәкле автобуска œзем утыртып озатырмын.
Егетнең сулышы кызның битләрен өтте. Әледән-әле сикереп, борылып бер туктап, бер кузгалып барган автобус аларны бер-берсенә бик якын китереп терәгән иде. Тиздән кызның бит алмалары суыктан түгел, оялудан яна башлады.
Фәзиләгә таныш булмаган тукталышта төшеп, автобус көткән арада яшьләр адреслар бирешеп, кунакка чакырышып, очрашырга сүз куешырга өлгергәннәр иде инде.
Әнә шул очрашудан соң тиз дуслашып киттеләр күрше өлкәдән укырга килгән Радмир белән Фәзилә. Буран туктаганның икенче көнендә үк ясалма чәчәкләр күтәреп, кояштай елмаеп килеп керде егет кызның бүлмәсенә. Ясалма булса да чәчәкләр матур иде. Алардан бигрәк үтәли тишәрдәй булып караган ут күзләрнең дәрте һушыңны югалтырлык иде. Әмма Фәзилә бәләкәйдән œк хисләренә караганда акылына өстенлек бирә белә иде. Өч елга сузылган дуслык җитәкләшеп кинога йөрүләрдән һәм караңгы кинозалларда үбешүләрдән ары китмәде. Аларның мәхәббәте сүнмәде дә, ялкынланып янмады да.
Диплом алгач, аларның икесен ике якка эшкә җибәрделәр. Нишләптер, көткән сүзләр әйтелмәде, хәлиткеч адымнар ясалмады. Аралар өзелде. Радмир нефть эзләп Төньякка чыгып китте. Фәзилә туган өлкәсенең башкаласына – мәгариф бүлегенә эшкә кайтты. Халык белән уртак тел таба белгән, кешеләрне авызына каратып дөрес итеп телмәр тотарга, оештырырга сәләтле, кешесенә карап йомшак сөйләшергә яки чыңлап торган зәһәр тавышы белән җитешсезлекләрен әйтеп салырга булдыклы кыз тиз арада үзен күрсәтеп өлгерде яңа урында. Аңа җаваплы эшләрне йөкләделәр. Киләчәктә карьерасының үсүен вәгъдә итеп, булачак җитәкчеләр исемлегенә керттеләр. Фәзилә моның белән чиксез горурланып, эшеннән тәм табып, ялкынланып яшәде.
Балачагында да холкының бу яклары күренеп тора иде югыйсә. Әмма үзләре гомер буе колхозда гади мал караучы һәм савымчы эшендә йөргән Хәмит белән Тәкыя сигез балаларының алтынчысы булып дөньяга килгән Фәзиләләренә аптырабрак, сагаебрак карадылар. Аны аңларга башлары да, сиземлекләре дә җитмәде. Үзеннән олы биш абыйсыннан, кычкыртып, идәнен дә, савыт-сабасын да юдырган: урам малайларына – итәкле командир, ике апаена – әни, сыйныфында, мәктәбендә бар эшкә дә башлап йөрүче булып үскән чая кызчык – ут бөрчәсе – әти-әнисе белән артык киңәшләшеп тормый, кулына аттестат алгач та, шәһәргә чыгып китте. Шул китүеннән соң бер-ике генә тапкыр авылына кайтып күренгән Фәзиләнең, эшли башлагач, әти-әнисенең хәлен белергә бөтенләй вакыты калмады. Ул бар булмышы белән җәмгыять эшенә чумды.
Инде өч ел буе кушканны үтәп, җигелеп тартып, шәһәрнең кайнап торган тормышында үз урынын тапкан ихтирамлы кыз беркөн килеп Радмирны очратты. Ялгыш кына, министрлык коридорында. Теге пыскып кына яткан учакның кабыныр көне шул булган икән.
– Фәзилә!? – Хәтеренең иң тирән урынына яшергән кешесенең тавышын ишеткәч кенә Радмирны никадәр нык сагынганын, юксынганын аңлады кыз. Әйе шул, ялкынлы эш хисләрне тупасландыра, бераз оныттыра, үзең дә сизмәстән ваемсызга әйләнәсең…
– Радмир…
Алар сөйләшеп, серләшеп, сөешеп туймадылар…
Ниһаять, көтелгән сүзләр әйтелде.
– Мине Курагачка эшкә чакыралар. Әйдә бергәләп кайтабыз, Фәзилә! Миңа кияүгә чыгарга ризасыңмы?
– Риза…
Радмирның ерак Төньякта хатын алып, аерып өлгергәнен ул соңлап кына белде. Гаиләсе белән танышырга Курагачка кайткач кына.
Соң иде шул…

 

Каенана

Башка җирдә ничектер, әмма Курагач авылында читтән килен булып төшкәннәрне, «Килмешәк» дип атыйлар. Кемдер, еллар үткәч, авылның үз кешесенә әйләнә. Кемгәдер бу кушамат гомерлеккә ябышып кала. Фәзилә дә халык телендә «Килмешәк» дип йөртелде. Әллә бу җирне үз итмәгәнен, бәхетсез булганы өчен күрә алмаганын сизделәр, әллә болай яратмадылар. Ничек кенә булмасын, килен булып гаиләгә кергәннең икенче көнендә үк сүзгә килешеп, Радмирның әнисе – ил анасы булырдай олы яшенә аяк басучы, акыллы һәм сабыр дип танылган Хәмдүнә апаның теленнән төшкән «Килмешәк» сүзе авылны узып, бөтен район халкына таралды.
Радмирга ияреп, уңышлы эшен дә, зур киләчәген, өметле карьерасын да ташлап, Курагачка кайтканда мәхәббәте саф, ниятләре изге иде бит Фәзиләнең. Ике баш бер казанга сыймый диюләре хактыр инде. Салмак кына гадәтле ирен дә, биш баласын да, ире җитәкчелек иткән мәктәпне дә йодрыгында кысып тоткан, матур сөйләп, акыл-киңәшләрен биреп, бөтен тишеккә кысылып, дөньяның кендеге булып яшәргә яраткан Хәмдүнә апа беренче көнне Фәзиләнең кара күзләрендәге утны күргәч үк, бөтен әгъзалары да үзен алладай күреп табынган, буйсынган гаиләсенә көндәше килеп кергәнен аңлады. Ничек инде ул, аның Радмиры, әнисенең – Хәмдүнәнең киңәшләрен тыңлап кына халык белән җитәкчелек итәчәк зур кеше булырдай улы, балалары арасында иң сөеклесе, Хәмдүнәнең ышанычы, шул әллә каян ияреп килгән Килмешәккә буйсынсын ди?! Төньякта өйләнеп алып кайткан марҗасыннан бик тиз котылды Хәмдүнә, монысы да озакламас! Радмирга үз авылыннан, Хәмдүнәне ихтирам итеп үскән юаш кына бер кыз кирәк!
Фәзилә баштарак бу кадәресен күрмәде дә, белмәде дә, аңламады да. Артында килене турында пычрак гайбәт сөйләп йөргән каенанасын әниседәй күрергә, яхшы булырга тырышты. Үзе гомер буе ясалма изгелекләр кылып яшәгән Хәмдүнә Фәзиләнең ниятләренең, сүзләренең ихласлыгына ышанмады. Торган саен тузынды, зәһәрләнде. Улы алдында алтыннан коелгандай яхшы, ак күңелле ана булды, жәлләтте, килененә сүз дә тидермәде. Радмир булмаганда, йөгереп, җилкенеп үз оясын корып йөргән Фәзиләне, йомшак сөйләп, катыга утыртты, уратып китереп төрттерде, өтте, әрнетте. Тиргәшмәде, тавыш куптармады, юха елан булып чакты, агуын чәчте дә чәчте Килмешәк килененә.
Ике ел буе балага уза алмаган, күңеле яралы, чагында ниләр генә ишетмәде Фәзилә Хәмдүнәдән. Чакматаштай нык холыклы, көчле ихтыярлы хатын да югалып калды бу билгесезлек алдында. Анализлар, врачлар, дәваханәләр, өшкерүче әбиләр — берсе дә калмады. Көн саен, ай саен бала көтте, башка бернәрсә турында да уйламады Фәзилә. Әнә шул бөгелгән, көчсез чагында каршы тора алмады ул каенанасына. Өстенлекне алган Хәмдүнә корбанына тын алырга да ирек бирмәде. Әнисен ак һәм пакь итеп күргән, аңа һәрчак буйсынып, алладай күреп үскән Радмир Фәзиләнең сөйләгәннәренә, елаганнарына ышанырга да теләмәде, тыңлап та тормады. Якламады да.
Хәмдүнәнең теленнән төшмәгән «кысырлык» бер сәбәп кенә булган икән ызгышларга. Фәзилә, ниһаять, балага узгач та, каенана туктый алмады. Тиргәшү-тузынуны яратмаган, үзара низагларны Фәзилә җайларга тиеш дип аңлаган Радмир, хатынының: «Безнең балабыз булачак!» дигән шатлыклы хәбәренә дә артык исе китеп куанмады. Ул ызгышлардан, елашлардан бизгән иде.
Шулай түзә-түзә, тәмам сабырлыгы калмагач, баласын ияртеп туган ягына кайтып китте Фәзилә. «Мине сагынмаса, бәлки, Алисаны юксыныр», дип уйлаган иде. Кая инде ул! Җаваплы җитәкче эшенә яңа күчкән Радмир килеп алу, ялвару, аңлашу түгел, хәтта шалтыратмады да.
Үзеннән дә зәһәррәк булып агуланып, көтмәгәндә кирегә кайтып төшкән киленен калган алты ел гомерендә чак авызлыклап яшәде Хәмдүнә. Әйе, үзе теләгәнчә, хыялланганча, зур кодрәтле Хәмдүнәгә хакимият башлыгының анасы булып бик аз гына яшәп калырга, улы аша кеше язмышларына хакимлек итәргә насыйп булды шул.
Яман шеш белән дөньядан киткән каенананы җиң сызганып, Хәмдүнәдән дә көчлерәк, усалрак, астыртынрак, ә иң яманы – нәфрәтлерәк килене Килмешәк Фәзилә алыштырды. Аның да табигать биргән дәрте, көче чыгар урын таба алмый башлады; ул да бала тәрбияләп, ир хатыны булып кына сәләтен, талантын, эчендәге энергиясен тормышка ашырып бетерәлми газапланды. Шуны үзе аңламый һәм бәхетсезлегендә халыкны, Радмирны гаепли иде.
Хакимият башлыгы креслосында утырган ирен җепле курчакны тарткалагандай, ничек кирәк шул якка боргалавы – үзен Килмешәк итеп кабул иткән Курагач халкына, ялгыш язмышына Фәзиләнең үче иде…

 

Үч

Радмирны халык яратты. Шушы зур, җитди эшкә җигелеп эшли башлаган гына елларында яшьлек дәрте ташып торган ирне халык тиз арада үз итте. Төптән үзләренеке иде шул Радмир. Шушы туфракта уйнап үскән, җирне, районның халкын белә. «Үзебезнең егет!» диештеләр, аны үрләткәнне ишеткән аксакал картлар. «Яшь кеше яшь кеше булыр әле!» дип, аңа өмет багладылар яңа гына гаилә корып, районда калырга ниятләп яши башлаучылар. Чем-кара куе кашлар астында уттай янып торган үткен зур күзләр, киң елмаю, авыл мужигына хас киңчел гәүдә, көрәктәй зур, көчле куллар, алгарак ятып, бер генә кулны селтәп, ашыгыч, кызу атлап йөрү – Радмирның тышкы кыяфәте үк аны башкалардан аерып тора. Аны тирәләп алган көчле энергия кешеләргә эшләргә ялкын, дәрт бирә, үзенең артыннан әйди. Бераз гына кәкре олы борынын кирәккә-кирәкмәгәнгә дә ике бармагы белән сөртеп куеп, кәгазьсез-нисез кыскача гына сөйләп ташласа, халык гөрләтеп кул чаба. Районда күтәренкелек, яхшыга кузгалышлар, матур эшләр дә сизелеп калган иде ул елларда.
Тик Фәзилә үз ниятен акрынлап, адым артыннан адым эшләп, олы түземлелек, эзмә-эзлеклелек белән башкарды. Тамчы тамып ташны тишәр, ди. Көн саен, төн саен колак төбендә үзенекен сөйли торды, Радмирны халыктан аера барды дөньясына үчле хатын.
– Радмиркаем! Ташла инде шул гадилегеңне. Кеше көлдермә! Син районда иң зур кеше бит. Трибуналардан авылча сөйләшеп, халыкны җитәкләп буламы соң инде? Көлдермә өстеңнән, җаныкаем! – Иренең алкышларга күмелгән ялкынлы телмәрләрен тыңлап, көнләшеп кайтыр да, туктаусыз шулай колак итен кимерер иде Фәзилә. Җаен чыгарып, урынбасарын чеметеп алырга да өлгерер иде:
– Давис Гайниевич! Сез нишләп кенә көн уздырасыз ул? Филолог буларак, вазыйфагызның турыдан-туры бурычы шул – нишләп Радмир Фазыловичка телмәрләрне язып бирмисез? Аның болай да мөһим эшләре күп бит.
– Ярый, ярый, Фәзилә Хәмитовна. Сез әйткәнне һичшиксез үтәрмен. Иртәгә үк. Хәзер үк, Фәзилә Хәмитовна, – дип башлыкның бичәсе белән ризалашырга ашыга иде Давис Гайниевич.
Язды ул, су буе телмәрләр язды. Аларны Радмир Фазылович тотлыга-тотлыга укыды. Алдан карап чыгарга вакыты да җитмәде. Шуңа кайчакта нәрсә турында сөйләгәнен үзе дә аңламады. Азагына барып җиткәнче башы онытыла торган буталчык җөмләләрне халык яратмады да, тыңламады да. Иснәп, йоклап, гәзит укып, кроссворд чишеп, үзләренекен уйлап утырдылар шунда, вакыт уздырып, ыштан туздырып.
Беренче уңышыннан күңеле күтәрелгән хатын тагын да дәртләнебрәк тотынды бу пычрак эшенә. Эчеңә нәфрәт дигән кара еланны бер керттең исә, ул көннән-көн ишәя, балалый, баш калкыта, агулый бит. Әнә шул агуны кая илтергә белми газап чиккән хатын гамәлдә исә үзе ул кадәр начар да түгел иде дә соң. Тик кычытканны яхшы туфракка утыртсаң да кычыткан булып үсә шул: чага торган, әрнетә торган. Аның урыны чүплектә дә кәртә читендә бит. Аннан да вакытында йолкып ыргытуың хәерле. Юк шул, йолкып ташлый алмады Фәзилә шул үләнне күңеленнән, эчендәге кара еланны бастыра алмады. Ә Радмир, үзе дә сизмәстән, хатыны янган, үзе пешкән шул нәфрәт утына ялкынны өстәп кенә торды.
Хакимиятнең өлкәдән килгән кунакларны, кирәкле кешеләрне ял иттереп, мунча чабындырып, сыйлый торган урыны бар: елга буенда, агачлык уртасында яшеренеп утырган авыл өе. Шәһәрдән килгән түрә халкы әнә шул юкә агачтан салынган хуш исле авыл мунчасына, мәтрүшкәле миннеккә, тулы күкрәкле, киң янбашлы авыл кызларына үлә дә китә бит. Шуларга бильярдыңны, яхшы шәрабларыңны, берәр боланга сунарыңны, музыка, җырчыларыңны да өстәсәң, сумка-сумка итен, балын төяп озатсаң, синнән дә яхшы кеше булмый. Җитешсезлегеңә күз йомыла, өлкәдә иң алдынгы урыннарга чыгасың, макталасың, районда башкарылачак эшләргә өстән ярыйсы гына акча бүленә. Менә шул акчаларның яртысын кесәсенә салып барырга мәҗбүр итте ирен Фәзилә. Юк, начарлык белән түгел, әлбәттә, изгелек белән.
– Радмиркаем! Әнә күр әле күрше район башлыгының бичәсе нинди машинада гына җилдерә? Ул нәрсә, синең кебек эш хакына гына яши дип уйлыйсыңмы? Ай-һай! Борын астыңда үзеңнең колхоз рәисләрең ничек яши, кара азрак, үрнәк ал. Дөньясы шундый бит, кадерлем, дөньясы шунды-ы-ый… – дип, чыңлап торган тавышы белән сүзенең азагын җырлап, Радмирның башына оеткыны салыр да, бөтенләй ят, гади нәрсәләр турында гәп сатарга тотыныр иде.
Әрни иде шул Фәзилә, иренең «нигезле сәбәп белән» кунакларны сыйларга кирәк дип, кая киткәнен, көннәр буе, төннәр буе ауга йөрүдән башка ул яшерен өйдә нишләп ятканын, аның янына кемнәр барганын да белә иде ул. Курагач бит ул гайбәт учагы: белми торма да ишетми калма! Иреннән, аның алышынып торган сөяркәләреннән бигрәк, әнә шул ялгыз кичләрендә шәрабларын, күчтәнәчләрен күтәреп «аулак өйгә» килүчеләрне күрә алмады Фәзилә. Кемгә эш урыны, кемгә мактаулы исем, кемгә фатир кирәккә, кемдер дошманын яманларга, кемдер гайбәт сөйләргә ашыкты ялгыз хатын янына. Беләләр иде Радмир Фазыловичның кайда икәнлеген, эчтән көләләр иде Фәзиләдән. Шулар белән берни сиздерми елмаеп сөйләш, эч, сыйла, кич утыр. Көлсәләр дә, сиземлиләр иде ул мескеннәр Башлык бичәсенең кодрәтен. Үрләтә иде аларны Фәзилә, эшле дә итә, йомышларын да үти, гаепле кыяфәттә кайткан Радмирның колагына «киртеп», җыелышларда мактата, иреннән гайбәт сүзе сөйләтеп, килгәннәрнең дошманнарын сүктерә иде. Үрләтә иде Фәзилә ул мескеннәрне, үзләре дә уйламаган, ике ятып бер төшләренә дә кермәгән үрләргә үрмәләтә иде. Аларга үзенең ирен буйсындыру көчен, бар нәрсәгә кулы, кодрәте җиткәнен күрсәтеп юана, мактана, горурлана, өстенлек хисе кичерә иде. Биеккә чөя, мактый, бохар песиен сыйпагандай, сөйгән була, адашкан бәрәнгә ипи каптырып килгәндәй, ымсындыра, яклый, күтәрә дә, кинәт кенә төпсез упкынга бәреп төшерә. Бер мизгел эчендә эшсез дә, йортсыз да, дуссыз да, тугансыз да, ә иң куркынычы – үз-үзләренә ышанычсыз калдыра иде. Булмаган гаепләрен эзләп күпме изалана, төн йокламый, кеше арасына чыга алмый интекте ул бахырлар. Яратты Фәзилә Хәмитовна кеше язмышлары белән уйнарга, каенанасыннан мең тапкыр уздырды бу һөнәрендә. Ирен якын дусларыннан аерып, акыллы җитәкчеләрдән яздырып бетерде. Үзен генә тыңлаган, аңа баш игән, буйсынган, акыллары белән дә, энергияләре, булдыклылыклары белән дә үзеннән күпкә түбән торганнар белән, ялагайлар һәм сүз йөртүчеләр белән чолгап алды ул Радмирны. Эшендә дә, гаиләсендә дә. Радмирның үз кулы белән кылды яманлыкларын. Ә иренә һәр адымының нигезле, мөһим икәнен, яхшы якларын шундый оста итеп күрсәтте, аңлатты, мактады һәм мактатты, хуплатты ки, тегесенең һәрвакыт дөрес эшләгәненә шиге дә тумады. Алар – гел хаклы. Алар – актан пакь. Алар – югарыда, барыннан да өстен. Алар кулында – заманга ярашлы яшәү хакыйкате. Тора-бара үзләре дә моңа ышана башлады, халыктан да шуны таләп иттеләр. Радмир үзен яхшы җитәкче дип белде, шуңа ышанды. Фәзиләнең көенә биегәнен сизмәде дә. Хатынының «алтын» киңәшләре аның өчен зур адымнарга кулланма булды. Бәләкәйдән көчле холыклы әнисенең хакимлегенә берсүзсез буйсынып үскән, шуңа өйрәнгән Радмир күзгә күренмәс җепләрнең Фәзилә Хәмитовна кулына күчкәнен, үзенең көннән-көн түбән тәгәрәгәнен сизмәде дә.
Ә халыкка яшәргә кирәк иде. Эшләргә, ашарга, киенергә, төзергә кирәк иде. Шуңа тиз арада уңганнар, башлылар, акыл ияләре дә дөреслекне эчкә йотып, ялагайга, юньсезгә, ялкауга әйләнделәр. Болай яшәве җиңелрәк, хуҗага яравы уңайлырак иде. Түзгән саен яшерен уйларында нәфрәт, Фәзилә Хәмитовнаны түгел, Башлыкны күрә алмау артты. Тамчылап күл җыелгандай, нәфрәт тә зурайды. Зурайган саен, аны күңелләрдә тотып тору авырлашты. Күтәрә алмаганнар бер-берсенә сөйләп бушаттылар. Бушаткач җиңелрәк, иркенрәк тын алдылар. Тик бик азга, бер көнгә генә. Төннәрдә тагын курку килде: дусның сатмасына, коллеганың сөйләмәсенә, күптәнге танышның «Хуҗабикәгә» җиткермәсенә ышаныч калмады. Курыккан саен мескенләнде, башын иде Курагач халкы. Башны күтәрсәң, күзләрдәге нәфрәт ут кебек, янып, күренә иде. Тешләр кысылды. Дөреслек тәмәке тарту урыннарында төтенгә күмелеп калды. Күзләр йомылды. Нәфрәтне күрсәтмәс өчен, таланган оешмаларны, таралган колхозларны, сөрелмәгән, чәчелмәгән, чүп үләне баскан җирләрне, гәзиттәге ялганнарны күрмәс өчен йомылды халыкның күзе. Колаклар тонды. Алдашуларны, кеше ышанмас саннарны ишетеп тонды. Авыл урамнарындагы тынлыкны, фермаларда малларның зарлы мөгрәвен, эшсез калган исерек урак батырларының сүгенүен ишетмәс өчен тонды колаклар. Дөнья тынды. Коточкыч шартлау көтеп тынды дөньясы. Куркыныч, салкын тынлык хуҗа булып җирне, акылларны, йөрәкләрне, беләкләрне басып алды…
Тулаем ил хәтле илне талап, кемгә нәрсә кирәк, кемнең нәрсәгә буе, кулы җитә, шулай бүлешеп, күз ачып йомган арада башка сыймаслык дәрәҗәдәге байлар һәм җан асрый алмаслык кимәлдәге хәерчеләр барлыкка килгән чорда, Радмирның ике кызына ике шәһәрдә хәстәрләгән фатиры һәм ике машинасы Фәзилә өчен чүп кенә, фил янындагы чебен генә иде. Байлык – үченең бер өлеше. Артык хаҗәттән дә түгел. Ашарын, кирәк-ярагын районда эшлисе, яшисе килгән эшкуарлар китереп торды. Балаларына киенергә үзенең ярыйсы гына эш хакы җитте. Сак булды, саран булды килмешәк. Радмир акчасын сирәк кайтарса да, яхшы яшәде, кытлык кичермәде хатын. Өсләренә артык алмадылар. Хәләл малга яшиләр, янәсе. Үзләреннән артык киенгән, артык төзенгәннәрне чебен урынына сыттырды Радмирыннан. Бурның да алардан узып урлашырга хакы юк иде. Ә үзе һаман да туймады, тынычлана алмады Килмешәк Фәзилә. Байлыкка түгел, хакимлеккә туя белмәде шул ул.
– Радмиркаем! Гел сыйпап, гел мактап, гел бүләкләп кенә кешене буйсындырып, эшләтеп буламы соң? Куркытырга кирәк халыкны! Эшсез, акчасыз калудан куркып яшәсен; үзе өчен курыкмаса, гаиләсе, туганы өчен куркып алдыңда тезләнеп, дер калтырап торсын кеше! Болай йомшаклыгыңны күрсәтсәң, үзеңне таптап узып китүләре, җилкәңә менеп утырулары да ихтимал. Сак бул, Радмиркаем! Ни уйлаганыңны белми интексеннәр. Алар көтмәгән адымнар ясап аптырат, куркыт, җаным! – дип, акыл өйрәтеп эшкә озата иде Фәзилә Хәмитовна чираттагы сыйлау-сыйланудан кайткан, шешенеп беткән, күз төпләре зәңгәрләнеп уелган, төн йокысы күрмәгән хәлсез ирен.
Байлар баеп, хуҗалыклар таралып, ярлылар ишәеп, әлегә тиклем төзелгән, җыелган, корылган нәрсәләр юкка чыгып беткәч, властька килгән яшь, сүзен – сүз, эшен – эш итә алган таләпчән ил башлыгы да туктата алмады бу фаҗигане. Курагач үзәктән ерак, бик ерак иде шул.
Дустың нинди – үзең шундый. Радмирның үз кешеләреннән җыйган командасын халык ихтирам итми иде инде. Шул «якын дуслары» ярдәмендә район белән җитәкчелек итеп маташкан Радмир Фазылович халыктан бик ерагайды: кабинеты биектә, машинасының тәрәзәләре караңгы – беркем берни күрми, күренми. Өстәвенә, райондагы бөтен оешманың, бүлекнең, җитәкченең эшенә тыгылып йөрүче, кермәгән тишеге калмаган Килмешәк бичәсенең очлы үкчәсе. Үкчә баскан саен сытыла, юкка чыга Башлык. Татар халкы азган бичәләрне, аларның «трәпкә» ирләрен ихтирам итми бит ул…
Туймас нәфесен тыя алмаган Фәзилә Хәмитовна һаман үзенең ниятен тормышка ашырудан туктамый, көннән-көн иренең өстеннән көлдерә, түбәнсетә, халык алдында абруен юкка чыгара барды. Инде Фәзилә Хәмитовнаның ризалыгы булмыйча директор кеше идән юучыны да эшкә алалмый, конкурслар үтми, җиңүчеләр билгеләнми, концертлар куелмый… Сәхнәнең нәкъ уртасында Башлык кызы бии… Иң зур бүләк – аның Лирочкасына. Аның баласыннан узып беркем дә бишле алмаска тиеш, яхшырак күлмәк кимәскә, аңа тиешле егет белән йөрмәскә тиеш! Артык укып интекмәсә дә, алтын медаль алырга тиеш! Башлык кызларын укыткан мөгаллимнәр иң зур исемнәр йөртергә, иң күп эш хакы алырга тиеш…
…Кушылганча эшләде, барын да башкарды, гөрләтеп, кул чапты, мактады халык. Һәм.. көлде халык. Бу көлкенең һәлакәт икәнен белеп, чарасызлыктан көлде. Еламас өчен, мыскыл итеп көлде халык.
Һәм, ниһаять, соңгы чигенә җиткән, ахры, шуны үзе дә аңлаган Радмир Фазылович, әлеге дә баягы шул агачлыктагы өйдә, аяк тибеп, онытылып, «күңел ачу»га йөрәге чыдамый, үлеп китте. Котылды ир. Хатын котылды. Алардан бигрәк халык котылды.
Тик Килмешәк Фәзиләнең бугазлый алмаган үченең корбаннары гына күп иде…

 

Дәвамы бар.


Комментарий язарга