(дәвамы)

Олы кыз

– Алиса! Кызым!
Фәзилә машина белән килеп көтеп торган ире янына ашыккан олы кызы артыннан иярде.Алиса борылмады да, тукталмады да, ябык гәүдәсен төз куеп, иреннәрен тешләп, озын аякларына сылашып торган кунычлы итекләренең нечкә үкчәләренә келт-келт басып атлавын белде.
– Кызым, тукта әле! Тыңла мине! Чит кеше түгелмен бит, әниеңмен!
– Исемең генә әни, үзең чит шул…
Кызының әрнүле сүзләре калтырап чыкты да, өзелеп һавада эленеп калды.
– Нишләп чит булыйм, ди? Нәрсә сөйлисең син? Әйдә, аңлашыйк әле. Мине гаепләргә синең хакың бармы соң? Миңа синең ярдәмең кирәк, кызым!
Бәләкәй буйлы, түгәрәк кенә гәүдәле Фәзилә һаман йөгерә-атлый үзеннән ике башка озын кызы артыннан калышмаска тырышты.
Алиса түзмәде, барган җиреннән шып туктап, артына борылды. Бар көченә аны куып җитешергә ашыккан әнисе чак кына өстенә килеп менмәде.
– Ә-ә-ә, ярдәм кирәкмени?! Ә миңа яратканымнан аерып, күрмәгән, белмәгән кешегә кияүгә биргәндә, үзем теләмәгән университетка мәҗбүри укырга керткәндә, миңа охшамаган, сиңа гына яраган кешеләрнең балаларын дус итеп сайлаган чагыңда, беренче мәхәббәтем белән елатып аерганда, миңа ярдәм кирәкми идеме? Син минем нинди тәмугта яшәгәнемне беләсеңме? Син минем генә түгел, әтинең язмышын да сындырдың бит! Син тәгәрәттең аны, син этеп төшердең упкынга! Син үтердең! Ки-ит!!!
Кыз инде үз-үзен белми ярсып елый, тирә-ягында бу сөйләшүне әле генә бүлмәдән чыккан халыкның шаккатып тыңлап басып торганын күрми дә, күрергә дә теләми иде.
Каршысына йөгереп килеп, Фәзилә Хәмитовна белән коры гына исәнләшеп, үзен җитәкләп машинага өстери башлаган иренең кулларыннан ычкынып:
– Ярдәм итәчәгем дә, кайтасым да юк! Үзең дә килеп йөрмә! Мин әтиемә охшаганмын шул, шуңа син мине гомер буе яратмадың. Кичерә алмадың алар нәселеннән булганымны! Гел өттең дә төрткәләдең, хәлемне дә сорый белмәдең! Килеп йөрисе булма минем өемә!!! – дип, кычкырып елап, әйтәсен әйтте дә, йөзен каплап, ирен узып йөгереп, машинасына кереп бикләнде.
Курагачтан китеп, азга гына, андагы өйне сатып, шәһәрдә торыр урын алганчы гына Алисага дип Радмир калдырган фатирда яшәп торасы килгән иде Фәзиләнең. Аңламады кызы. Әтисенең сөяркәләре, туганнары, мир алдында оятка калган әнисенең хәлен аңламады. Бәлки, аңлап, шулай иткәндер. Сизгер бит ул, башлы, бәләкәйдән кирәкмәгәнне дә күреп, бар нәрсәне белеп үсте шул. Аз сүзле, үз эченә бикләнеп уйлана, хисләнә торган тыныч бала булды Алиса. Бер кабат та Фәзилә белән Радмирга кыенлык китермәде: күзләренә чалынып, тавыш куптарып, игътибар таләп итеп, сораулар биреп җәфаламады. Әйе, курчак кебек киендерде, тәмле ашатты, яхшы билгеләргә генә укытты, әмма кызының күңелен аңламады Фәзилә. Бер кысып кочаклап сөйде микән? Юктыр. Бәләкәй чагында үз максатында кулланып, биетеп, җырлатып караган иде дә, кечкенә кызы, күптән көткән, үзенә охшаган Лирочкасы тугач, игътибар уртасында, халык арасында булырга яратмаган, дәшмәс-сөйләшмәс Алиса бөтенләй онытылып тормышның арткы планына күчте. Кыз шул көннән алып үзенең дөньясында яшәде. Ул дөньяга беркем дә ишек шакып мәшәкатьләнмәде.
Гашыйк булганын, сайлаган яры белән бер-берсен өзелеп яратуларын да мөмкин булганча озаграк яшерергә тырышты кыз. Белә иде, сизә иде сөйгәненең әтисенә дә, әнисенә дә ошамасын. Ялгыз әнисе очын очка ялгап кына укыта иде Мөнирне университетта. Егет үзе дә кичләрен эшләп, төннәрен дәресләрен укып яшәде, акчага да киемгә дә сак булды. Соңгы курсның азагында гына сизде әнисе Алисаның үзгәргәнен. Кыз егетенең гаиләсендә үз кешегә әйләнеп, саф, матур мәхәббәтнең җимеше яралгач кына. Һава шартлады, җир тетрәде. Әнисе дулады, кычкырды, әйтмәгән сүзен калдырмады. Әйтерсең дә, Алиса бервакытта да әти-әнисенә яхшы, тәртипле кыз булмаган, ә аз гына гомерен гел түбәнлектә, азгынлыкта, пычракта уздырган. Әнисе тузынды, ярсыды, әтисе һәрвакыттагыча ызгыштан, талаштан качу ягын эзләде. Тиз генә мәҗбүри рәвештә аборт ясалды. Алисаның ике ягына ике сакчы куелды. Аны машина белән экзаменга алып бардылар, шунда ук кире утыртып алып кайттылар. Көн саен түбәнсетте, җае чыккан саен битәрләде аны әнисе. Һәм тәмам дөньяга чыгарлыгы, кеше йөзенә күтәрелеп карарлыгы, яшәрлек көче калмаган кызын өлкәнең иң бай гаиләләренең берсенә, зур вазыйфа биләгән кирәкле кешенең бердәнбер улына кияүгә бирде.
Үткәннәрен яңадан кичереп, берни күрмәгән карашы белән машина тәрәзәсенә төбәлгән килеш өенә кайтып барган Алисаның ачы күз яшьләре яңакларын өтте…
Ә Фәзилә Хәмитовна һаман баскан җиреннән кузгала алмады. Ул, күзләрен алмыйча, машина киткән юлдан кызының әйләнеп килгәнен көтте. Ул яхшылап уйлар, аңлар, бәлки, әнисен кызганыр да кире килер төсле, кире килергә тиеш кебек иде Фәзиләгә. «Изгелегемне аңламагансың, кызым. Мин бит сине байлыкта, рәхәттә яшәсен дип тырыштым. Син бөтенләй мине аңламагансың. Ялгыштым микәнни? Нигә болай ерагайды безнең ара? Син бит минем ике ел буе елап, Аллаһыдан үтенеп сорап, куркып, әрнеп көтеп алган беренче сабыем! Синең тууың белән мин Хәмдүнәнең борынына ничегрәк чирткән идем, әй, шатланган идем! Радмирның чын хатынына әйләндем, әни булдым, дип куанып, очып йөрүләрем… Ник ерагайдың соң син миннән, кызым?!»
Үчле, усал, каты күңелле, хискә бирелә белмәгән, күпме кешене елатып үзе бер генә кабат та еларга уйлап карамаган Фәзилә Хәмитовнаның да битләрен кайнар яшьләр пешерде.

 

Йортсыз

Йокысызлыктан интекте Фәзилә. Кайчан гына әле тәмле төшләре, йомшак ястыгы белән ләззәтләндергән киң караватын иңләде дә буйлады, үрсәләнде, пошаланды хатын. Төннәр буе үзе кебек боек айга карап уйланды. Тәрәзә алдына басып таңнарның сарысын каршылады. Офыкларның алланганын, төнге тын агачларның яфраклары уянып, шыбырдашканын көтте. Йортында, тар гына асфальт сукмакларда йөренеп, яңа туган көннәрне сәламләде. Биек капкалар, киртәләр артына яшеренеп авыл иртәсенең, кызу эш көненең тавышларын тыңлады: кемнәрдер чиләк шалтыратты, чыжылдатып сыер сауды, кычкыра-кычкыра көтү куды. Кемнәрдер елак баласын җитәкләп бакчага, эшкә ашыкты. Машиналар гүләде. Тормыш шаулады. Зур тормыш. Биек капкалар артында
Алсу офыктан күкнең биегенә омтылып ашыгудан җирне җылытырга оныткан Кояш капканың бу ягын да күрде, ниһаять. Куллары белән үз-үзен кочкан ялгыз хатын чәчкәләре белән серләшә иде. Горур һәм матур, бу салкын кышлы якларда сирәк очрый торган роза гөлләре, түтәл-түтәл булып, бу тын өйне тирәләп алган. Ал, ак, кызыл розалар күзләрнең явын алып, шау чәчәктә утыралар. Тиздән җылы нурларын эшкә җиккән Кояшкай аларның нечкә таҗларына кунган көмеш чык тамчыларын киптереп юк итте. Фәзиләнең генә куе кара керфекләренә эленгән сирәк, ни төшәргә, ни тәгәрәргә белмәгән саран күз яшьләре кипмәде. «Сез дә минем кебек килмешәкләр бит бу якларда. Саклаганга, иркәләгәнгә генә чәчәк атасыз. Ничек ташлап китим икән сезне, килмешәкләрем минем?» Йортын, өен, авылын яратмаса да, чәчәкләре бик якын иде Фәзиләнең күңеленә. Бары алар гына тоеп яшәгәндер бу чит-ят җирдә Фәзиләнең ихлас күңел җылысын. Тоймасалар, чәчәк атмаслар иде, мөгаен.
Фәзилә, телефон шалтыраган тавышны ишетеп, өенә йөгереп керде.
– Килегез. Күрерсез. Өйдә булам. Көтәм. Әйе. – Хатынның тавышында өмет, сабырсызлык чагылып калды.
Ике ай инде Фәзилә Хәмитовна йортын сатарга тырышып гәзитләргә игълан бирә, телефон төбен саклый, сатып алучылар белән очраша. Тик уңышсыз. Өйне күреп, ошатып, мактап китәләр дә, кире килмиләр, юкка чыгалар. Тәмам аптырады хатын.
Менә бүгенгеләре дә килеп җитте.
– Әйдәгез, узыгыз. Рәхим итегез! – Ерактан килгән кунакларын өенә чакырды, чәй эчерде Фәзилә. Этажлар буйлап бүлмәләрне күрсәтеп йөртте, җылыту үзенчәлекләре, су юллары белән таныштырды. Мунчаны, саунаны, бильярд залын күреп, балконнан ачылган матур тирә-якны күзәтеп «аһ!» иттеләр, җыйнак йортны, чәчкә түтәлләрен күреп сокландылар сатып алучылар. Хакына да килештеләр. Иртәгәсен очрашып эшне төгәлләргә сөйләштеләр. Бу юлы Фәзилә Хәмитовна әрсез булып күренүдән курыкмады, кунакларының телефон номерын сорап, язып алды.
Иртәгәсен тагын шул ук хәл кабатланды. Килмәделәр. Бер көн, ике көн көтте хатын. Инде түземлеге беткәч, шалтыратырга уйлады.
– Алло! Исәнмесез! Бу сезне кызыксындырган йортның хуҗабикәсе иде. Сезнең килүегезне көтәм дә…
– Зинһар, гаепләмәгез, – дип бүлдерде аны ир тавышы. – Без сатып алмаска булдык сезнең йортны…
– Нигә? Бәлки, хакы…
– Юк, юк. Хакы өчен түгел… Ә-ә-ә… Үзегез аңлыйсыз, читтән килгән кеше буларак, мондый очракта халыктан сорашасың… Өй турында, аның хуҗалары, утырган җире турында. Безнең урында булсагыз, сез дә шулай итәр идегез.
– Аңлыйм, әлбәттә. Шуннан?
– Менә шул… Без дә сораштык, сөйләштек күпләр белән. Кыскасы, Фәзилә ханым, безгә халык ләгънәт укыган, каһәрләгән, каргаган йорт-җир кирәкми. Гафу итегез…
Фәзилә Хәмитовна берни эндәшә алмады. Акланырга, киресен исбатларга сүз тапмады. Ул бу кадәресен көтмәгән иде. Өен сатып, шәһәргә барып урнашасы, яхшы итеп яшисе килгән иде. Үзен читкә типкән курагачлыларга үч итеп….
«Димәк… Димәк, мин бу өйне сата алмаячакмын. Вакытны бушка уздырасы юк. Соңгы әйберләрне сатып туплаган акчалар беткәнче китәргә кирәк. Эш эзләргә, яшәр урын табарга. Иртәгәдән билгесезлеккә чыгып китәргә… Тормышны яңадан башларга…
Кире кайтмас өчен, өен ташлап, Курагачта бердәнбер кадерле җан ияләре – чәчкәләре белән саубуллашып, авыр сумкаларын күтәреп фатирлы олы кызы яшәгән зур шәһәргә фатирлы бәләкәй кызын ияртеп юлланган Фәзилә Хәмитовна чынында исә йортсыз иде бу сәгатьләрдә. Лирасына әле нибары унике генә яшь иде шул…

Шәһәрдә

– Әнә-ә-ә! Горонодан килгәннәр! Бик әйбәт! Койрыгын басарлар азрак!
– Сөйләмә дә! Тәмам шашты бит. Нинди яхшы кешене юлдан яздырып бара…
– Мәктәптә бит, мәктәптә. Балалар укыган урында. Исең китәр…
– Ни булып беткәнен белми өйгә кайтмаска инде… О-о-о! Ничегрәк атлый матуркачыбыз? Фаворитка, имеш! Директор сөйрәлчеге…
Озын мәктәп коридоры буйлап тезелеп баскан укытучыларның үзенең артыннан пышылдап калган сүзләрен ишетте Фәзилә Хәмитовна. Әмма керфеген дә селкетмәде, башын горур күтәреп директор кабинетына таба атлавын белде. Оялырга, кыенсынырга урыны юк, чөнки намусы чиста.
Ишегенә алтын төсле хәрефләр белән «Директор Тамердин Фәрит Фәнирович» дип язылган бүлмәнең «Т» хәрефе кебек итеп урнаштырылган өстәлләре артында Фәзилә Хәмитовнаны яше олыгаеп, башы ярыйсы гына пеләшләнеп барган, майлы күзләре уйнап торган директор һәм ябык, озын гәүдәле,акаеп караган зур күзле, бизәнү-буяну күрмәгән сары йөзле, барлыгы-юклыгы да беленмәгән төссез коры иренле хатын-кыз – горонодан килгән инспектор каршы алды.
– Менә, Рима Кадыровна, таныш булыгыз, безнең коллективның иң актив укытучысы, горурлыгы Фәзилә Хәмитовна, – дип, бер утырып, бер торып, кабаланып таныштырырга кереште Фәрит Фәнирович. – Узыгыз! Урын түрдән! Рима Кадыровна горонодан килгән кунак, сезнең белән кызыксына. Рәхим итегез.
– Я, булды, утыр, тынычлан, Фәрит Фәнирович. Мин кызыксынмыйм. Менә монда, хатта бик кызыксынганнар. Өстегездән шикаять язганнар. Бөтен коллектив имза куйган. Хәтта сезнең тормыш иптәшегез дә, Фәрит Фәнирович. Ни әйтә аласыз? – Инспекторның тавышы да йөзенә килешле ямьсез: ирләрнеке кебек калын, бик таләпчән һәм коры иде.
Директорның әле генә балкыган йөзе башта сагайды, аннары куркак күзләре бер хатыннан икенче хатынга туктаусыз күчеп йөрергә кереште. Ниһаять, бераз телсез торганнан соң, кызарып-бүртенеп, тотлыга башлады:
– Ничек? Ни… өчен? Сез… ни сөй… сөйлисез, Рима Ка… ка… –Кадыровна?
– Белмисез инде? Аңламыйсыз? – Рима Кадыровна аларның икесенә дә мыскыллы елмаюын бүләк итте. – Башта шунысын әйтеп үтәм: хат гороно начальнигы исеменә язылган. Ул миңа бу мәсьәләне бүген тикшереп, кирәкле чараларны күреп кайтырга боерды. Хәзер тыңлагыз: «Без, мәктәп коллективы, түбәндә язылачак хәлләр турында сезгә хәбәр итүне кирәк дип таптык. Безнең мәктәпкә укытучы булып Фәзилә Хәмитовна килгәч, коллектив өчен авыр көннәр башланды. Ул кешегә ел башыннан ук иң күп дәресләр, төрле түгәрәк сәгатьләре, иң алдынгы сыйныф җитәкчелеге бирелү генә түгел, аның белән директорыбыз Фәрит Фәнирович арасында ярамаган мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Көн саен директор кабинетында озын-озак «киңәшмәләр», урынсыз мактау, аннан да олы, тәҗрибәле укытучылар бар чагында үрнәккә кую, ачыктан-ачык, коллектив һәм укучылар алдында игътибар билгеләре күрсәтү: чәчкәләр бүләк итү, комплиментлар әйтү, булышу, озату, хәтта авыр әйберләрне күтәрешеп йөрү – болар барысы да гаиләле, вазыйфалы ир тарафыннан эш урынында, балалар тәрбияләү учагында булдыра торган, юл куела торган нәрсәләр түгел, безнеңчә… Гаилә бозылганчы, хөрмәтле, әлегә тиклем мәктәп белән яхшы җитәкчелек иткән Фәрит Фәнирович түбән тәгәрәгәнче, килеп тикшерүегезне, чара күрүегезне үтенәбез. Безнең уебызча, Фәзилә Хәмитовна кебек тәрбиясез, ямьсез холыклы кешеләрнең урыны балалар арасында түгел». – Инспектор хатны читкә алып куйды.
– Һәм барлык укытучыларыгызның имзалары тезелгән. Я, хәзер ничек аңлатырсыз, Фәрит Фәнирович? Сезне тыңлыйм…
Директор Фәзиләнең туры карашыннан күзләрен яшерергә тырышты.
– Мин… Мин… Юк… Мин түгел. Ул… Ул үзе… – Ир һаман тотлыга иде.
– Әле генә яхшы иде, тиз генә яманга да әйләндемени? – Рима Кадыровна мыскыллы күз карашын Фәзилә Хәмитовнага күчерде.
– Ә Сез ни әйтә аласыз? Ничек акланырсыз, тыңлап карыйк. Утсыз төтен чыкмый диләр бит…
– Минем акланасым юк, чөнки бер пычрак эш тә кылмадым. Мактамагыз, дип әйтә килдем бит, Фәрит Фәнирович. Чәчкәләрегезне дә алмадым. Матур сөйләп, сандугач булып сайравыгызны да кабул итеп елмайсам иде, ичмасам. Хатыныгыз көнләшеп, бөтен коллективны миңа каршы котыртканда да дәшмәскә, бу каршылыкны җайларга тырыштым. Сез үз чамагызны үзегез белмәгәнгә нишләп хәзер мин гаепле булыйм, ди? Ә сәгатьләргә килгәндә инде, мин ялгызым бала үстерәм. Миңа яшәр өчен акча кирәк, шуңа иртәдән кичкә кадәр мәктәптәмен, бер сәгатемне дә гайбәт сатып заяга үткәргәнем юк. Тыныч кына эшләрмен, күренмәм, беленмәм, кеше күзенә чалынмам, алга да китмәм, артта да калмам, дип килгән идем бу мәктәпкә… – Фәзилә Хәмитовнаның күзләре Фәрит Фәнировичка әрнеп, гаепләп карый иде. Тик «чаралар күреп», – «тәртип урнаштырырга» яраткан инспектор күзләр, хисләр мәсьәләсендә көчсез иде. Шуңа ул сүзне озакка сузмауны аңлаткан йөзе белән:
– Болай булгач тыныч эшләп булмады инде, кадерлем. Һәм булмас та. Китәргә туры килер. Еллар дәвамында үзен яхшы җитәкче, үрнәкле гаилә башлыгы, бала атасы итеп күрсәткән ирне эшеннән бушатып булмый бит инде… Фәрит Фәнирович кебек кадрлар юлда ятмый. Ә сез соңгы вакытта директорларны да, мәктәпләрне дә бик еш алыштыргансыз. Юкка гына түгелдер… Иртәгә гаризагыз белән горонога килерсез! – диде.
– Ел уртасында урамга куып чыгарасызмы? Кая барырга тиеш булам инде мин хәзер?
– Анысы сезнең эш… Ә сезгә, Фәрит Фәнирович, кисәтү булыр… Булыр… – Рима Кадыровна Фәзилә турында оныткан иде инде. Алар тотлыгуы ычкындырган Фәрит Фәнирович белән икәү гороно хәлләрен сөйләп көлешә, серләшә башладылар. Күптәнге танышлар бүлмәдән чыгып киткән Фәзилә Хәмитовнага игътибар да итмәделәр.
Шәһәргә килгәннән башлап, эш алыштыра-алыштыра, бишенче мәктәпкә җитте инде Фәзилә. Монысыннан да китәргә туры киләчәге көн кебек ачык. Ә бу айда фатирына да түли алмады бит, бөтен эшләп алган акчасы киенергә, ашарга, юл йөрергә, кызын укытырга китә. Өстәвенә, әледән-әле модалы, кыйммәтле күлмәк-чалбарлар сорый Лирасы.
Беренче урнашкан мәктәбендә дүрт ай да эшли алмады Фәзилә. Күптән түгел генә кирәксә-кирәкмәсә дә Курагач районының бөтен тармагына кысылып, кеше эшләгәнне тикшереп, үзенә охшамаган әйберләрне җитешсезлек итеп күрсәтеп, чәчрәтеп әйтеп, тиргәп, сүгеп йөргән хатын гади укытучы тиресенә керә алмый иза чикте. Коллегаларының эшенә кысылды, балалар белән эшләү тәҗрибәсе булмаса да, өйрәтеп маташты, педсоветларда телен тыя алмады – директордан узып, кычкырып әйтелми торган проблемаларны ярып салды. Озак та үтмәде аның ягына сагаеп карый башладылар, аның белән артык сөйләшмәскә тырыштылар. Ә беркөнне мәктәпкә килгән тикшерүчеләр: «Нинди проблемаларыгыз бар?» – дигән гадәти сорауны биргәч, Фәзилә үзе дә сизмәстән:
– Проблемалар күп. Ашханәдә балалар кирәгенчә тукланмый, күбесенчә коры чәй эчәләр. Кайбер укытучылар дәресләрен укытмый, директор өендә эшләп яталар. Чирек азагында күктән алынган билгеләр журналларга тезелә. Әнә шул укытучылар мактала, үз дәресләрен җиренә җиткереп укыткан белемле коллегаларыбыз күләгәдә кала, – дип әйтеп салды.
Халык башта «аһ!» итте, аннары шыбырдашып сөйләшергә тотынды. Әмма:
– Бу хәлләр дөресме? – дип сораган тикшерүчегә бер кеше дә җавап бирмәде. Фәзилә Хәмитовнаның сүзләрен бер укытучы да җөпләмәде, кушылып сөйләүчеләр булмады. Җыелышны тиз генә төгәлләделәр. Бу турыда онытырга тырыштылар. Тик директор – күп еллар буе өзлексез шушы урында утырган, түрәләр, заманнар, хәтта система алышынган чорларда да усаллыгы, хәйләкәрлеге, кирәкле кешеләр белән дуслыгы ярдәмендә вазыйфасын югалтмаган кырыс сүзле, каты куллы кеше бу турыда онытмады, әлбәттә. Әле эшли генә башлаган Фәзиләнең җитешсезлекләрен табу гомер буе шул мохитта кайнаган кешегә авыр булмады.
Мәктәптән киткәч, әлеге тикшерүчене эзләп табып, үзенең кемлеге турында сөйләп тә караган иде Фәзилә, тегесе аны бик тиз бүлдерде:
– Бездә күптән эш урыннары юк. Үзебезне елына икешәр тапкыр кыскарталар. Чебен дулап тәрәзә вата алмый, коллектив белән тынышып эшләргә өйрән, сеңелем.
Тикшерүче олы яшьтәге апа, күпне күргән, күпне кичергән, оныткан, ягъни, күрмәскә, белмәскә, онытырга өйрәнгән кеше иде.
Фәзилә белән Лира шәһәрнең икенче районыннан фатир эзләргә мәҗбүр булдылар. Ярый әле үзләре яңа өйләргә күченеп беткән хуҗалар иске коммуналь фатирларыннан – ике катлы иске биналардагы кысынкы бүлмәләренә чагыштырмача очсыз хакка торучылар кертәләр. Киткән мәктәбенә бик тиз шалтыратып кемлеген тикшерәчәкләрен белсә дә, эшкә алыначагына өмете бар иде хатынның: шәһәрдә укытучылар җитешми, аз түләнгән җаваплы эшкә якын килмәскә тырыша халык. Чынлап та, эзли торгач, йөри торгач, Фәзилә Хәмитовна әлегәчә күрмәгән, белмәгән бәләкәй генә бер урамда урнашкан тугызъеллык мәктәпкә эшкә алыну бәхетенә иреште. Бөтенләй ашарлык акчасы да калмаган, элекке фатир хуҗасына бурычлы да булып чыгып киткән Фәзилә монысына да шат иде. Дәресләре генә бик аз булды, – ел уртасында килгән ят кешегә ашыгып ышанырга җыенмый иде чал чәчле җитәкче. Шуңа да хатын төнгә тиклем өйдән-өйгә йөреп хәллерәк гаиләләрнең икелегә укучы балаларын укытып акча эшләде. Бу турыда белеп алган директор Фәзиләнең юлына тиз аркылы төште. Заманның бу кәсебе аңа ошамый иде.
– Баланы дәрестә укытырга, кырык биш минут эчендә белдерергә, планда нәрсә каралган – шуны өйрәтергә кирәк. Нинди урам буйлап йөреп акча эшләү ул?! Менә безнең заманда, без яшь чакта… – дип сөйләп китә иде дә, өчәр-дүртәр сәгать туктамый үзе яшәгән совет чорын, үзен мактарга керешә иде сиксәнне куган, чак атлап йөргән җитәкче карт. Аның бер ятлап куйган көндәге хикәясен күптән дәресләре беткән укытучылар тик кенә чыдап, тыžлап утырырга тиеш. Фәзилә Хәмитовна да түзде. Акчага интексә дә, бар сабырлыгын җыеп, уку елын тәмамлаганчы язган гаризасын сумкасында йөретте. Әмма директор картның хатирәләрен тыңлаганга артыгын түләмиләр иде шул.
Яңа уку елын яңа мәктәптә каршы алды Фәзилә. Бу белем учагының бинасы да яңа, өч этажлы, балалар өчен бөтен уңайлыклары да бар, заманча җиһазландырылган. Директоры да бик уңган, җитез хәрәкәтле, Фәзилә белән бер яшьләр чамасы, яшь килеш сакланган матур йөзле, килешле кыяфәтле, төз гәүдәле, дәртле… Елмаеп каршы алды.
– Безгә кадрлар кирәк! Җиң сызганып эшләгез, үзегезне күрсәтегез, – күтәрербез, бүләкләрбез! Коллектив яшь, белемле, мәктәп яңа! – дип ялкынланып сөйләп, үзе җитәкләгән коллектив белән таныштырды.
Дәртле иде, бәйләнчек… һәм, өстәвенә, өйләнмәгән иде ир. Фәзиләнең дә ялгызлыгы эчен пошыра, кем беләндер сөйләшәсе, көлешәсе, серләшәсе, киңәшләшәсе бик килә иде. Озак та үтмәде, алар бер-берсенең кочагына ташланды. Ир өчен бу гадәти хәл иде булса кирәк, ярату-яратышу фәнен ул бик яхшы белә. Фәзилә үз гомерендә Радмирдан башка ир күрмәде дә, белмәде дә. Шуңа да ул башта эчке бер киеренкелекне җиңә алмый интекте. Әмма табигать үзенекен итте: хатынның тәне дә, җаны да ир назына зарыккан иде.
Тик бу мөнәсәбәтләр озын гомерле булмады. Ир бик шома иде. Үзенекен алгач, яраткач, сөйгәч, аның хатын белән кызыксынуы юкка чыкты да куйды. Игътибары кырт үзгәреп, башкаларга юнәлде. Мондый борылышны көтмәгән, җиңел бәйләнешләргә, чишелешләргә өйрәнмәгән Фәзилә хәтта яратып та өлгермәде, ахры. Тик барыбер ирнең күптән түгел үзенә әйткән матур сүзләр белән башкаларга эндәшүен күрү күңеленә авыр булды. Шуңа да ул сөяркә директорыннан башка мәктәпкә урнашырга ярдәм итүен үтенде. Тегесе шатланып риза булды һәм бер шәптә хатынның үтенечен канәгатьләндерде. Шулай итеп, Фәзилә Хәмитовна тагын ел уртасында эш урыны алыштырырга мәҗбүр булды…
«Их, әнә шунда кире кайтып эшлисе иде! Мәктәп түгел, хыял иде ул…» Инде кая барырга да аптырап, үзен чиксез бәхетсез хис итеп, шәһәрдә үткән көннәрен күз алдыннан кичереп, кышкы парк уртасында карлы эскәмиядә утырган хатын шулай уйлады. Тирә-ягын уратып алган карагайлар, чыршылар хәтерләтте аңа бөтенләй гаепсезгә ташлап китәргә мәҗбүр булган мәктәбен. Анда да менә шундый оҗмах утравы иде: куе ылыслы биек-биек агачлар балалар илен шәһәр шавыннан, машиналар, заводлар исеннән саклап, яшел стена булып мәктәп бинасын уратып алганнар. Зур йорты кышын тынсыз ак карга, җәен хәтфәдәй яшел үләнгә күмелә. Мәктәпнең эчендә дә шундый ук матурлык: гөлләргә күмелгән бүлмәләр, якты коридорлар, ягымлы кешеләр, тыныч, итагатьле мөнәсәбәтләр. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Бу коллективта эшли башлагач чынлап бәхетле тойды үзен Фәзилә. Баштарак: «шулай да була микәнни?» дип аптыраган иде: ачык дәресләр, бәйрәмнәр, язудагы бар нәрсә үтәлә, укытучылар җитешсезлекләр, кимчелекләр турында дустанә итеп ачык сөйләшәләр, бер-берсенә ихлас ярдәм итәләр, педсоветлар гөрләп тик педагогик һәм методик мәсьәләләр буенча үтә. Әкияткә эләккәндәй хис итте үзен Фәзилә Хәмитовна. Бөтен куркуларын, әлегә тиклем юлында очраган уңышсызлыкларында үз-үзен гаепләп битәрләүләрен онытып, янып эшләде, тәҗрибәсен баетты, көннән-көн булган белемен камилләштерде. Җитәкче кеше аның алга омтылышларын күреп ассызыклап торды, коллегалары ихлас хуплады, куанды Фәзилә өчен. Фәзилә Хәмитовна бу юлы мәктәбеннән акча эшлим дип тә, бетмәс җыелышларда иза чигеп тә, дәртле директорның сөяркәсе булып та түгел, ә эшен бик яхшы итеп, иҗади башкарам дип, бөтен булмышын, талантын вакытын хезмәтенә багышлыйм дип кайта алмады. Ул яшел урман аша утлары балкып торган мәктәптән чыгып тукталышына йөгергәндә һәрвакыт караңгы төшкән булыр иде.
Ләкин Фәзиләнең бу бәхете көтмәгәндә челпәрәмә килде. Ялкынланып хезмәтенә бирелеп, югары күтәрелергә, карьера ясарга уйлап та карамый, очын-очка ялгап тыныч кына, ниһаять, һөнәренең үзенчәлекләренә төшенеп, ихлас күңеленнән эшләп йөргән беркөнне, мәктәптә тәҗрибә уртаклашу атналыгыннан соң йомгаклау җыелышында Фәзилә Хәмитовнаның ачык дәресе, үткәргән чаралары турында сөйләгән күрше мәктәп директоры:
– Үзегезгә менә дигән, перспективалы, талантлы алмаш тәрбиялисез, хөрмәтле коллега. Сезнең шушы алдан күреп эш итә белүегез мине һәрчак сокландырды, – дип, мәктәп җитәкчесен мактап, комплимент әйтеп салды.
Шул минуттан алып үзгәрде хуҗа кеше. Ник бер кычкырсын, тәнкыйтьләсен, киңәш бирсен, күрсен, мактасын… Аның карашын, уен күз кырыеннан күреп өйрәнгән укытучылар да акрынлап ераклашты Фәзиләдән. Аның бүлмәсенә керергә, янына килергә, сөйләшергә курыктылар. Капма-каршы очрашканда да бер күзләре директор ишеген күзәтте. Ялгыз калды Фәзилә Хәмитовна. Башка чарасы калмагач, кереп аңлашып та карады. Тик аның сүзләре, кичерешләре таш стенага барып бәрелдемени, – хуҗаның йөрәгенә үтеп керә алмадылар. Мәктәп караңгыланып, ямьсезләнеп калды. Аның баскычларыннан менүе, ишекләрен ачып, мәҗбүри рәвештә йөзен балкытып, елмаеп дәрескә барып керүе авыр иде Фәзиләгә. Шунда авызы пешеп, курагачларга үч итеп типтереп яшәп, эшләп күрсәтү теләге сүнеп, үзенә башкача янмаска, артык тырышып эшләмәскә, алтын урталыктан – төссез халык көтүеннән читкә-миткә, алга-артка чыгып баш күрсәтмәскә сүз биреп килгән иде ул соңгы мәктәпкә. Тыныч кына эшләргә өметләнгән иде. Булмады…
«Ярый, үлгән артыннан үлеп, бер кергән утка кабат кереп булмас. Табылыр әле исән башка бер эш. Әле генә эш хакы алдым, беразга сузып булыр. Лира гына әйбер сорап та, акча таләп итеп бимазаламасын. Үземә күп тә кирәкми. Мин дә бер иртәрәк кайтыйм, балам янында торыйм әле. Бу күз ачтырмас тизлектә барган шәһәр тормышына эләгеп, юньләп кызымны күргәнем дә юк бит. Мин ул шәһәр читенә кайтып җиткәнче Лира гел йоклаган була», – дип уйлап, юанып, Фәзилә кайтыр якка юнәлде.
Әйе шул, үтә күренмәс куе урманнар, киң кырлар, тын таулар аша авыл өйләреннән күз салганда гына шәһәр тормышы җиңел, рәхәт, бай кебек. Чынында исә, ул тормыш – бөтен көченә, бөтен тизлегенә ашыгып, акны-караны, алны-артны күрми чапкан машина белән бер. Шул дуамал тизлеккә җитешәлми төшеп калдың исә, сине ачлык, ялангачлык, йортсызлык, хәерчелек көтә. Кесәңдә акчаң булмаса, сиңа бер чәшке чәй дә юк, бәдрәф тә юк, чурт та юк. Син үзең дә юк… Ашарга, яшәргә кирәк дип шул шәпле тормыш арбасына җигеләсең. Алда ни көткәнен туктап уйларга да, күрергә дә вакытың юк. Биек-биек таш өйләр Кояшны каплый. Хыял дигәнең көндәлек ыгы-зыгыга буталып асфальтка тапалып юкка чыга…
Шәһәр тормышы беркемне дә аямый, кызганмый. Ул – куркыныч.

 

Бәхетсезлек

Фәзиләне фатирында әллә нинди шомлы тынлык каршы алды. Шәһәрнең читендә, котсыз, караңгы почмакларының берсендә урнашкан бу пычрак подъездлы, купшаклаган стеналы төссез бина болай да шыксыз, куркыныч иде. Аның каравы, хакы очсыз. Хәтта укытучы булып эшләгән ялгыз хатынның да теше үтә.
«Көндезен монда кайтуы кичтәгегә караганда да куркынычрак, ахрысы», – дип уйлады хатын. «Подъезд төбендә шаулашып, тәмәке тарткан, пиво эчкән, хайван тавышлары чыгарып көлгән яшьләр дә юк, берсен-берсе куып өреп чыккан этләр дә юкка чыккан…»
Фәзилә тынлыкны бозып, әллә ниләр тәгәрәп яткан, сылашкан баскычларга басып, фатирының ишек төбенә менеп җиткәч тә, озак керми торды. Курагачтагы өенең йөрәк өшеткеч тынлыгын ташлап киткәннән бирле кача, курка ул кеше йөрмәгән, сөйләшмәгән, шаулашмаган урыннардан. Уйлары, хатирәләре белән бер ялгызы калырга курка. Шуңа да, бәлки, мәктәп шау-шуыннан аерыла алмый, көннәрен эшендә уздыргандыр да әлегә хәтле. «Менә бит, шалтыратканга да ачмый. Әллә кайтмадымы икән?» Фәзиләнең йөрәге нидер сизенеп, кысылып куйды.
«Ирсеттем, ахры, Лирамны. Бөтенләй кулдан ычкынып бара. Акча сорый да акча сорый. Киемне яхшыдан алмасам, мәктәбенә дә бармый бит, өйдә ята. Аны сөеп кенә, аның янында торып кына булмый, яшәр өчен эшләргә кирәк. Аңлатып булмый шул. Аңларга да теләми, элеккеге игътибарны, яратуны, иркәләүне таләп итә. Һәрвакыт иптәшләреннән артык буласы килә. Мода белән дә, заманча кием, заманча сөйләшү, кылану дисеңме: гел беренче булырга тиеш. Бәләкәйдән, үземә охшаган дип, артык иркәләдем, ирсеттем шул…» Сумкасын актарып, кабалана-кабалана ачкычларын эзләгәндә үкенечле уйлары йөрәген сызып үтте хатынның.
Фәзилә бүлмәгә үтте. Һәм… кинәт, коточкыч нәрсәләрне күреп, һушы китеп, катып калды.
Аракы, сыра, тәмәке исе аңкып торган бүлмәнең идәне тулы шешә, чүп. Түрдәге караватта ярым шәрә килеш кызы, Лирочкасы йоклап ята. Аның янында әллә ничек җайсыз кырнаеп, куркыныч кыяфәттә ике ир бала катып калган. Өчесенең дә йөзендә ямьсез, тиле елмаю. Әллә йоклыйлар, әллә… Тыны кысылып, йөрәге бугазына килеп туктаган хатын тәгәрәп яткан шешәләрне шалтыратып, абына-сөренә карават янына барды.
– Лира-а-а… Лирочкам-м-м…
Фәзилә кызының күкрәкләрен ябарга дип ашыгып япманы тартты.
– Я, Ходаем!
Ир балалар да, борын асларына каз бәбкәләренең йоны сыман гына яшь мыек сузылган үсмерләр дә шәрә иде. Ул гынамы соң, кузгатканга ачуланып, өчесе дә ачы итеп сүгенеп, мыгырданып әйләнеп ятты. Кузгалган япмалар астыннан шприцлар күренде…
– Юк, юк, юк, булмас! Ышанмыйм!!! Кызым! Лирочкам минем! Карлуыгачым! Бәбкәм! Бә-гы-ре-ем…
Хатын озак елады. Арып тукталды, үкседе дә, әрнеп, үзен, кызын-бәләкәчен, сабыен кызганып тагын елды, язмышын каһәрләде. Тик балалар һаман уянмады. Аларга әлегә рәхәт, бик рәхәт иде, ахры. Очалар иде алар, бахырлар, алдаткыч ләззәт күгеннән шул пычрак җиргә килеп төшәр өчен очалар иде. Очышларның гомере генә кыска шул…
«Нигә болай килеп чыкты соң әле бу? Ике генә ел бит… Шул аз гына гомер эчендә бала бу тиклем үзгәрә мени? Ничек сизмәдем соң мин бу хәлне? Укытучылары да берни әйтмәделәр, укымый, дип кенә зарландылар. Нишләп күрми калдым? Шул хәтле үз кичерешләремә кереп баттым микәнни? Минем кайгыларым кайгы да булмаган бит, ялгышканмын. Тормышымны юлга салам, аякка басам, акча эшлим, дип адаланып, үз кулларым белән юк итеп ятам түгелме соң баламны? Юләр… Менә бәхетсезлек кайда көткән ул мине! Әлегә тиклем күргәннәрем чүп кенә булган шул. Нишләргә? Нишләргә? Нишләргә хәзер?!»
Такмаклый-такмаклый үзен тиргәп елады Фәзилә. Күз алдында торган куркыныч күренеш башыннан бөтен уйларын, кинәт кенә бик вак булып калган, бер мизгелдә җитдилеген, мөһимлеген югалткан проблемаларын, үчләрен, хыялларын, теләкләрен алып ташлаганчы акты аның ачы яшьләре…
Уянды кызы. Куркыныч һәм мескен кыяфәттә уянды. Бер елады, бер көлде. Аннары дулап кычкырырга, аяк тибеп акча таләп итәргә тотынды. Әйтмәгән сүзе калмады. Чак юындырып, кеше кыяфәтенә китереп, йокы дарулары эчереп берникадәр тынычландырып йоклатты Фәзилә кызын. Анда да туктаусыз саташып әйләнде дә әйләнде. Таң белән уянып, тәмам айнып, күктән җиргә төшеп бәрелгән бала әнисенең итәгенә ятып озак елады. Юк, тирги алмады кызын Фәзилә. Үзе дә гаепле икәнен сизә иде. Ниһаять, яшьләренә тыгыла-тыгыла сөйләгән өзек-өзек хикәясеннән «продвинутый» кызының аракы, сыралардан бу кәсепкә күчүенә әле озак вакыт үтмәгәнен, үзен юындырган арада чыгып качкан «клевый» егетләрнең аны аңлавын, яратуын, кызының аларсыз тагын ялгыз калырга теләмәвен, ул егетләрнең аңа «крутой» әйберләр өйрәтүен ачыклаган ана, ныклы карарга килеп, гомерендә беренче тапкыр кызына кырыс итеп эндәште:
– Мин үз күзләрем белән күрдем аларның яхшылыгын. Аңлыйм, әлегә тиле түгелмен. Киен! Дәваханәгә барабыз. Тиз кузгал!
Әле генә мин-минлеген күрсәтеп маташкан, чынында исә заманча «крутой» булып кылануы артына ялгызлыгын, юашлыгын, тирән бәхетсезлеген яшерергә тырышкан үсмер бик тиз буйсынды әнисенең көчле тавышына.
Алар көне буе тикшеренү үттеләр: анализлар бирделәр, врачтан врачка йөреп чират тордылар, нарколог кушканның барын да үтәделәр. Эш көне азагына җиткәч врач Фәзилә Хәмитовнаны кабинетына чакырды.
– Дөрес әйтәсез, канда наркотиклар чагыштырмача аз. Күптән түгел куллана башлаган, күрәсең. Ләкин алкоголь… Ана була торып, моны сизмәү мөмкин микән? Аңламыйм…
Бу сүзләрдән уңайсызланып, оялып утырган хатын берничек тә җавап бирмәде.
– Шулай да, тынычланырга иртәрәк. Әгәр балагызны бу куркынычтан, һәлакаттән саклап калам дисәгез, яшәгән урыныгызны кискен үзгәртергә, шәһәрдән ераграк, берәр бәләкәй авылга барып яшәргә киңәш итәр идем. Авылларга бу явызлык барып җитмәгән әле. Авыллар әлегә чистарак. Үзегез уйлагыз. Әгәр бик югары сыйфатлы дәвалау үткәреп, үзегезнең гел генә балагыз янында торырга мөмкинлегегез бар икән, бәлки, шәһәрдә яшәп тә җиңә алырсыз. Көрәшегез! Әле соң түгел!
Врач, сөйләшү тәмам дигәнне аңлатып, Фәзиләгә документларын кире сузды.
Өенә кайтканчы да, төн җиткәнче дә, йоклаганда да кулыннан Лирасының йомшак кулларын ычкындырмады ана. Иртәгәсен иртүк торып кызын җитәкләп, кайчандыр ире белән дус булган, бергә эшләгән «түрәләр» янына юл тотты. Үзе өчен, эш табарга булышыгыз, дип соранып йөрмәгән иде. Кызы өчен, горурлыгын йотып, барды, унлаган ишекне какты, бик яхшы танышлары белән очрашты. Тик кайчан гына әле пешергән казларын мактап-мактап ашаган, өендә кунак булган адәмнәр кайгылы хатынны тыңларга да, ярдәм кулы сузарга да вакыт тапмадылар: җыелышларга, советларга, утырышларга, тагын әллә кайларга ашыктылар.
Түбәнсенде, тәмам аптырады хатын:
– Киемем дә, йөзем дә шул ук кебек, танымаган булып кыланалар, – дип үз алдына сөйләнеп, бик озак көзге алдында басып торды.
Көзгедә ике-өч ел элек ашап-эчеп ял итәргә Курагачка барган түрәләр күргән горур, дөнья мәшәкатьләреннән, кеше чирләреннән, халык зарларыннан өстен булган, аз гына да авырлык күрмәгән, үз-үзеннән үтә дә канәгать хатынның – кодрәтле Башлык бичәсенең бизәлгән, тәрбияләп каралган йөзе чагылмый иде шул. Көзгедән Фәзиләгә таныш түрәләр танымаган мескен, чиксез кайгысы алдында югалып калган, чарасызлыктан нишләргә белмәгән, дөньясы челпәрәмә килеп, көрчеккә барып терәлгән бәхетсез ялгыз хатын карап тора иде.
Ә бәхетсезләрдә Түрәләрнең эше юк. Уңышсызлыкка дучар булганнар аларның биектә һәм бөектә йөргән игътибарын җәлеп итми шул.

 

Җәһәннәм

Фәзилә булган акчасының бер өлешен фатир хуҗасына алдан түләп куйды, беразына ашамлык сатып алды. Яңадан урамга чыгып мәктәптән мәктәпкә йөреп эш эзләргә аның йөрәге җитмәде. Лирасын бер минутка гына күзеннән ычкындырса да, коточкыч хәл тагын кабатланыр төсле тоелды аңа. Кызын азга гына да ялгыз калдырмады ана: янында басып торып юындырды, янәшәсенә утырып ашатты, җитәкләп мәктәпкә алып барды, көтеп алып кайтты, кочаклап йоклады. Әллә нидән куркыр, баласына ышанмас, кат-кат тикшерер булды. Лирасы аның саен үзенә бикләнде, әнисе белән сөйләшмәде. Торган саен йомылды, Фәзиләдән ераклашты бала. Үзгәреп, кыргыйланып калды.. бәдрәфкә кереп тәмәкесен тартырга да кыенсынмады. Әнисе чыгырыннан чыгып «акыл өйрәткән» саен, каршы кычкырды.
– Син миңа ышанмыйсың! Беркая чыгармыйсың! Төрмәдә кебек яшим бит! Дәшмә, өйрәтмә мине! – дип ярсыды. Елап, ванна бүлмәсенә кереп бикләнде. Фәзилә ишекне ачалмый, кызыннан җавап ала алмый интекте, башында туган берсеннән-берсе куркыныч уйларыннан, йөрәгенә кергән шик-шөбһәләрдән өзгәләнде. Егерме көн үтүгә кайчан гына әле баласын иркәләп туймаган ана белән көлеп-уйнаклап торган кыз бер-берсен күрә алмас хәлгә җитеп ачуланышкан, арыган, аларның аралары йөрәк авазлары ишетелмәслек яр булып ерагайган, җылы мөнәсәбәтләре бөтенләй бозылган иде. Өстәвенә, фатир хуҗасының итагатьле генә итеп бүлмәләрне бушатуны үтенүе, кесәдәге акчаның күңелне өшетеп кимүе Фәзиләне аяктан екты.
«Нәрсәдер эшләргә кирәк… Тик нәрсә! Кая барырга? Кирегә юл юк: бу килеш Курагачка әйләнеп кайтып булмый. Берәр кеше күзе күрмәслек, бер кеше танымаслык, белмәслек, бармак төртеп көлмәслек җәһәннәмгә китеп югаласы иде… Шәһәр урамнарының пычрак куллары сузыла алмаслык тыныч җиргә. Тик кая?..»
Фәзилә үзенең бу куркыныч дөнья алдында, бәхетсезлеге каршында бөтенләй ялгыз, көчсез икәнен аңлады. Барып бәрелер бер дусы да, якын кешесе дә юк бит. «Алисам да… юк шул… Аңламас…»
Иренең күләгәсеннән котылып, рәхәт яшәргә хыялланган чагын онытып, Радмирсыз, Алисасыз, йортсыз, эшсез, хәзер инде Лирасыз да калган үзен жәлләп елап утырган Фәзиләне ишеккә җан ачуы белән типкән тавыш сискәндереп, дөньядан ваз кичәр чиккә җиткән халәтеннән тартып чыгарды. Кабаланып, ашыгып, ярсып тибүче кеше, әлбәттә, Лирасы. Чираттагы ызгышларыннан соң, җенләнеп, кычкыра-кычкыра чыгып йөгергән иде шул. Фәзилә барып ишекне ачты. Лирадан алда бүлмәгә сыра исе үтте…
Чарасызлыктан нишләргә белми өзгәләнгән анага җәһәннәмне табарга теге вакыт кызына тикшерү үткәргән нарколог ярдәм итте. Гәзитләрнең кирәкле битләрен ачып куеп, игъланнар укытты ул яшьле күзләренә ак-кара күренмәгән хатынга: «Миңа 82 яшь. Тазалыгым начарланды. Хатыным күптән дөнья куйды. Ялгыз яшим. Мине тәрбияләп, соңгы көннәремдә иптәш булып яшәгән кешегә өемне, хуҗалыгымны калдырам. Адресым редакциядә…»
– Тик берүк машина яллагыз. Автобустан автобуска күчеп йөрү авыр булыр. Кызыгызның Сездән качып, югалып куюы да бар. Сак булыгыз! – дип озатты нарколог ир билгесезлеккә чыгып киткән хатынны. Тирә-якка битарафлыгы кинәт кенә ямьсез ярсулары белән алышынып кына торган кызыннан ни көтәргә белмәгән Фәзилә җиде ят җирдә урнашкан авылга, хәтта таныш та булмаган үзе кебек бер ялгыз җан янына юл тотты.
…Авыл кара урманнар арасында тауларга сыенып утыра икән. Ярый әле авыл читенә хәтле генә булса да юлы булды. Җәяүгә калсаң эзләп таба торган да, килеп җитә алырлык та түгел. Соңгы әйберләрен сатып җыйган акчасына яллаган такси, Фәзилә белән Лираны бу ят җирдә калдырып кире борылганда, төн иде инде. Йолдызларның салкын нуры трактор сөреп килгән киң юл кисәк беткән урыннан авыл эченә кереп киткән тар сукмакны яктыртты. Юлчыларны көрт күмгән бәләкәй өйләрнең капка башларыннан чыгып өргән этләр каршы алды. Аларны кычкырып куа-куа, өйдән-өйгә кереп сораша-сораша, хәтсез генә йөргәч, Фәзилә игъланда язылган кешенең өен эзләп тапты. Тәрәзәләрдән төшкән саран ут яктысында алар тышкы ишекне кактылар.
Өйнең хуҗасы – артка таралган сирәк кенә чал чәчле, ап-ак сакал-мыеклы, арык йөзле, моңсу күзле, пөхтә, мөлаем карт – кунакларын караватында яткан килеш каршы алды. Фәзилә белән Лира озак дөбердәткән ишек бөтенләй биксез булып чыкты. Караңгы ишегалдында тартмаларга, шкафларга бәрелә-сугыла тайгак күтәрмәдән капшана-капшана менгәннән соң соң ишек тоткасын тапкан Фәзилә, кызын ияртеп, сораусыз-нисез түргә узды.
– Килдегезме? – диде карт, күптәнге танышын көтеп алгандай үз итеп елмаеп. – Әйдәгез, узыгыз, арыгансыздыр. Каршы чыга алмадым шул, бүген аякларыма бөтенләй басып булмый. Әйдәгез, әйдәгез, тартынып тормагыз, урнашыгыз!
– Рәхмәт. Без сезнең игъланыгыз буенча килгән идек. Үзем Фәзилә атлы булам. Кызым – Лира, – дип таныштыруны кирәк тапты хатын.
– Бик яхшы. Аллага шөкер, килгәнсез. Сез миңа бик кирәк. Мин дә кирәкмендер, шулаймы? Ярый, ул турыда соңыннан. Гайнулла бабагыз хәзер шулай ятыбрак тора шул… Сез үзегез карагыз инде шунда…
Фәзилә, инде арып, авып барган кызын урын җәеп яткырды да, өй эченә игътибар беләнрәк күз салды. Агач өйнең чиста итеп юылган, буялмаган стеналарында бер-ике солдат фотосыннан һәм туктап калган телле сәгатьтән башка берни юк. Фәзилә барып, түгәрәк телне кузгатып җибәрде. Бәләкәй тәрәзәләрне бәйләнгән кыска челтәрләр, кыска ак пәрдәләр каплаган. Өстәлгә чәчкәле ашъяулык җәелгән. Карават башларына, урындык артларына киемнәр эленгән. Җылы зур мич. Алдында – утын өеме. Димәк, кемдер килгән, ярдәм иткән бабайга. «Лира нишләр икән? Ничегрәк давыл куптарып җанны өзәр икән? Телевизор гына да юк… Бүгенге заманны өстәлгә тезеп өеп куелган гәзит-журналлар гына хәтерләтә. Хәтта радиосы да бик борынгы. Әллә сөйли, әллә юк…» Хатын уйлана-уйлана чәй кайнатып эчте. Урын җәйде.
«Бабайның балалары юктыр шул…» Фәзиләнең башына килгән бу уй соңгысы булды. Ул изрәп тыныч йокыга талды.
Шәһәрдән биш йөз, район үзәгеннән илле чакрым ераклыкта, аюлы-бүреле кара урманнар арасында көн күргән бу чит авылда тынычланасы, күңел яраларын төзәтәсе, шушы җир читендә, җәһәннәмдә урнашкан авылда кызын куркыныч заман чиреннән арындырасы килә иде хатынның. Ул моны ничек аткарып чыгасын, монда ничек яшисен дә анык кына белми, һаман да бераз икеләнә, курка, шикләнә, әмма йөрәгенең яшерен бер почмагында үзенең көченә ышаныч, киләчәгенә өмет яралып, аны әйди, рухландыра, алга омтылдыра иде.

 

Дәва

Кинәт кычкырып җырлап җибәргән борынгы радио бәләкәй авыл өенең җылы тынычлыгында йоклаган өч буын вәкилен — өч төрле уйлы, өч төрле гамьле, бер-берсенә аз гына да охшамаган зарлар, хыяллар, кайгылар белән янган кешеләрне бик иртә уятты.

…Сугыш ветераны Гайнулла Гиндуллин гомерен бакчачылыкка багышлаган икән. Колхозны күп еллар җитәкләгән алыштыргысыз «персидәтел» – Утлы Мәликнең чираттагы яңа идеясе булган бу. Кеше күрмәгән, эшләп карамаган, кеше ышанмаган ят нәрсәләр уйлап чыгарырга, колхоз тормышына яңалыклар кертергә яраткан Утлы Мәлик. Үзенең «чире» белән башкаларны да «чирләтә» белгән.
– Ике гектар җирне киртәләтеп бирде, үсентеләр кайтартты, китаплар табып укытты, күрше өлкәгә алып барып күрсәтте алмагач бакчаларын. Утлы Мәликкә ияреп без дә «җенләндек» бакчачылык белән. Үзең үстергән, тәрбияләгән, кыраулардан саклаган алмагачның көтеп алган алмаларының сыртларын кояшка куеп аллануларын күрү шундый рәхәт бит ул, – дип, дәртләнеп сөйләгән Гайнулла бабайның йөзендә бер үк вакытта рәхәтлек тә, моңсулык та, сагыну да, чарасызлык та чагылып үтте.
Озын тормыш юлында Гайнулла бабай алмагач үстерү серенә генә төшенмәгәндер, күрәсең. Тормыш тарафыннан артык назлану күрмәгән, сиксәннең теге ягына чыккан ялгыз карт туганнан бирле иркәләнеп, бозылып, соңгы ике елда үз иркенә куелган ундүрт яшьлек Лира белән дә уртак телне бик тиз тапты. Кызык кына килеп чыкты бу хәл. Куркуларыннан арына алмаган, «Лира өйрәнеп китәрме бу авыл тормышына? Ялгышмадым микән инде бу җир читенә урнашкан җәһәннәмгә килеп?» дип икеләнгән, үзенең очсыз-кырыйсыз уйларына баткан Фәзилә бу таныш булмаган авылда каршы алган беренче иртәсендә тышта саф һавада йөреп кереп килә иде. «Тик наркотик белән генә шаярмасын, калган начар гадәтләренә әлегә түзәргә кирәк», – дип, үзен сабырландырып, акыл өйрәтүләрдән тыелып торырга карар иткән булса да, хатын бу тамашаны күреп хәйран калды. Караватта утырган килеш, сөйләшә-сөйләшә тәмәке гөжләтәләр иде Гайнулла карт белән Лира. Үсмер кыз килештереп тәмәкесен бармак араларына кыстырган, бәләкәй генә авызыннан төтенне оста өреп, боҗра-боҗра итеп чыгара. Бабай беренче кабат тарткан сыман чирканып кына суыра, суырган саен ютәлләп маташа, тәмәкесен ничек тотарга белмәгәндәй, кулыннан кулына күчерә. Ләкин үзе сер бирми, тартуыннан ләззәт табарга тырышып, каба да өрә, каба да өрә. Лира аның бу кыланышыннан көлеп:
– Син тарта белмисең ич! Эчкә суырмыйсың. Авыз эчеңдә генә болгатасың. Эчкә ал! – дип өйрәтеп тора тагы.
– Болай үткәне дә җитәр миңа, кызым. Карт кешегә күпме генә агу кирәк. Барыбер үләсе – бер тартыйм әле. Синең кебек яшьләр белми тартмыйдыр, югыйсә… Мин дөньядан артта калганмын инде ул.
– Син, бабай, нишләп әлегә хәтле тартмадың? Карчыгың усал булгандыр әле… Әнә минем мамка кебек. Ир башың белән дә җиңә алмагач. Хәзер барысы да тарта. Безнең класс – стопроцентный курильщик! Кемдер качып тарта, кемдер – ачыктан-ачык!
Лира, утырган җиреннән аякларын селкетә-селкетә, мактанды.
– Яшь чакта бер мин дә суырып караган идем дә…
– Шуннан?
– Ул вакытта кызлар тәмәке исе килгән егетләр белән үбешмиләр иде шул…
– Әй, бабай! Хәзер бөтенләй үбешеп тормыйлар бит! Син совсем отсталый булып чыктың әле.
Кыз торып йөренә башлады. Өстәл өстендәге журналларны актаргалап ташлады. Радионың бердәнбер төймәсен боргалады. Шунда гына ишек төбендә аларны тыңлап торган әнисен күрде.
– Мам! Монда даже телик та юк. Кая алып килдең син мине?
Бу сораудан куркып йөргән, ни дип җавап бирергә дә белмәгән Фәзиләне бабай коткарды.
– Кызым! Бар әле йөгереп кенә күршеләремә кереп чык. Уң як күршемә. Анда минем ярдәмчем – Айдарым яши. Чакыр әле үзен. Бар, бар, йөгер!
Лира олы кешегә каршы килә алмады, ахры, «крутойлыгын» онытып, киенеп чыгып китте.
– Эшләр шулай бик хөртмени, сеңелем? – Бабай «барын да аңлыйм» дигән шикелле, карашын Фәзиләгә төбәде.
– Хөрт шул, Гайнулла бабай.
– Ничава! Бала гына әле. Чәчкәгә бөреләнгән чагы. Чәчкәләрне кыраудан саклап калу безнең кулдан килә ул! Самый вакыты. Әле соң түгел! Әллә нинди салкын шул заманасы, дөньясы кыраулы да буранлы… Ну, ничауа! Гитлерны җиңгәнне! Заман чиренә генә каршылык күрсәтерлек көч бар әле бездә! – Карт, йодрыкларын төйнәп, билгесез кемгәдер янады да, тынып калды.
Тиздән көлешә-көлешә Лира белән Айдар килеп керде. Әнә шул артык ачылып китеп сөйләшмәс, үзе башлап сүз дәшмәс, тыйнак, гади авыл малае – озынча ябык гәүдәле, коңгырт кыска чәчле, коңгырт моңсу күзле Айдар үзгәртте дә инде Лираны. Беренче күрешүдән түгел, акрынлап, көннәр үткән саен, карлар эреп, көртләр арасыннан авыл өйләре күренеп, ягымлы Кояшы белән назлап җиргә яз килгән саен моңсуланды, сабырланды, уйчанланды Лира. Үсмер кыз күңеленең сафлыгы, бәләкәй генә йөрәгенең бөтен көче белән яратты ул Айдарны. Бергәләп эчкән, тарткан, төркем-төркем җыелышып «тусоваться» иткән шәһәр егетләреннән кискен аерылып тора иде бу үсмер. Артык җитди. Артык сабыр. Авыл балаларына хас уңганлык, ярдәмчеллек. Бөтен эшнең җаен белә, бәләкәйдән эшләп үскәнлеге күренеп тора. Юаш дип әйтеп булмый, әмма тавыш күтәреп сүз әйткәнен күрмәссең. Куе кашларын җыерып, моңсу күзләре белән тутырып бераз карап торыр да, үз юлы белән китәр. Дәшмәс, тиргәшмәс, тикшермәс, гаепләмәс, үгетләмәс. Өй эчендә әнисе, белән бабасы алдында кәперәеп тәмәке тартып, елмаеп басып торган Лираны да, алып кергән утынын мичкә салган җиреннән тукталып, күтәрелеп карап оялтты егет. Белә иде кыз авыл өендә тарту татарда булмаган эш икәнен дә, олылар алдында тәмәке гөжләтүе дә хаҗәттән түгел, егет алдында шәһәр кызының «текә»леген күрсәтү генә иде. Тик бу кызның суперсовременныйлыгына кызыкмады егет, бары аптырап, кызганып, түбәнсетеп карады. Кызарып, янып чыкты кыз. Идән ярыгы артык кысык шул, төшеп кенә югалыр иде кулыннан килсә. Егетнең туры караган күз карашын күтәрә алмый, утлы тәмәкесен учына яшереп, чыгып йөгерде. «Самый вакыты!» – Фәзилә яңа гына әйтелгән сүзләрне исенә төшереп, бабайга текәлде. Барын да аңлап елмайган ягымлы, шат карашны очратып, йөрәге җылынды хатынның. Югалтмаган әле ул кызын, бик вакытлы килгән ул бу ак юллы, ак йортлы авылның ак сакаллы бабае янына!
Аерылгысыз дуслар булып киттеләр күршеләр: азсүзле Айдар белән җилбәзәк Лира. Бергәләп күрше авылга мәктәпкә йөрделәр, бергәләп кайтып керделәр, өйгә бирелгәнне үтәделәр, утын керттеләр, сукмакларга яуган карларны көрәделәр, коега суга бардылар. Фәзилә генә, көннәре йорт мәшәкатьләрендә үтсә дә, төннәрен йоклый алмый иза чикте. Үзен эзәрлекләгән куркуларына буйсынып, җиде төн урталарында торып, баласының беләкләрен карады, кесәләрен тикшерде хатын. Бәхетсезлек җиңел генә китми, якында гына посып, яшеренеп торадыр кебек тоелды аңа. Мәхәббәтнең дәвалау көченә ышанып җитми иде шул ул…
Әмма кызының кайчан гына суырылган йөзенең хәзер алсуланып торуын, битләренең түгәрәкләнүен, тәмләп ашавын, күзләрендәге шаян нурларны күзәтеп, бераз тынычлана төште ананың өзгәләнгән күңеле. Көннәр җылынган саен, Фәзилә белән Лираның арасы да якынайды, мөнәсәбәтләренә элеккеге җылылык кайтты. Иркәлек түгел. Иркәләнү, иркәләү аларга ят иде инде. Ялгышлары, газаплары аша ана белән кызның бер-берсенә сузылган кулларында, күңелдән-күңелгә тартылган хисләр җебендә бер-берсен аңлау, кадерләү, сынаулар аша үтеп ныгыган көч, рух бар иде хәзер. Шуңа да сүзләр үлчәп кенә әйтелде, адымнар уйлап кына эшләнде, кочаклар сак кына ачылды.
Җылылыкның кадерен белергә өйрәнгән ана өчен шаулап килгән яз сихри бер могҗизага тиң иде. Өметләнеп, беренче тапкыр генә көткәндәй, түземсезләнеп көтте ул аны. Карларны көрәп, зур капкаларны ачып, гөрләвекләр агызып, йортка яз гамен кертте. Тәрәзәләрне юып яз Кояшын өй түренә уздырды. Йөрәген ачып, түренә чакырды. Ап-ак итеп ышкып биек күтәрмәләрне юды. Гайнулла бабайны җылы нурлар төшкән җиренә чыгарып утыртты. Ак-ак йөзен көнгә куеп, Кояшка чагылган күзләрен кысып дөньяга баккан бабай, саклык белән генә хәлсез күкрәген тутырып, яз һавасын сулады да, тагын фәлсәфәсен сатарга тотынды:
– Яз сулышы үтсен әле минем арык йөрәккә дә. Бәлки, җәйләрнең ямен дә күреп булыр. Әнә бит сулары ничек ашкынып-ашыгып ага: юлларында бер киртәне чыдатмый, агачларны тамырлары белән куптарып агызып алып китә, бозларны яра. Кояшның көләчлеге, җылылыгы, назы! Гайрәтле шул ул яз! Күңелгә керсә, мәҗбүри яшәтә инде, йөгертмәсә дә, кыймылдата… шул да ярап ятар иде әле.
Картның фәлсәфәсен ояларының түбәсенә кунып, канатларын җилпеп сайраган сыерчыкларның шат җыры бүлде. Тын калып, рәхәтләнеп күзәттеләр Гайнулла бабай белән Фәзилә язгы кошларны. Бераздан бабай кеткелдәп көлеп җибәрде.
– Әнә тегендәге сыерчыкларны күр син! Чөкердәшәләр, шельмалар! – дип, йорт алдындагы агач төбендә серләшкән Айдар белән Лирага күрсәтте.
– Их, балалар, белсәләр иде – аларның язы башкача бит, табигать мизгелләренә буйсынмый торганы, гомеркәйләренең язлары. Мәхәббәт – дәва бит ул. Балакайның йөрәгенә сулыш өреп, җылытты бит язы – Айдары. Мәхәббәт ул яраланган күңелләрне төзәтә ала, сынган язмышларны ялгый, йөрәкләрнең бушлыгына ташкын булып килеп керә. Яшәү көче бит ул! Язның үзе! Күңелләрнең бушлыгы заман чирләренә юл куя да инде. Шәһәрдә генәмени, бездә дә күп хәзер эшсезлектән интегеп, яшәү ямен югалтып, күңел бушлыкларын аракы белән тутырырга маташып, иза чигүчеләр… Бар шул…
Бабайның борчулы йөзе, уңган Кояш болыт астыннан чыгып елмайгач, тагын тынычланып китте. Сыерчыклар шатлыкларын җырлап җиргә түккәндә моңсуланып кара син!
Фәзилә генә дәшмәде. Дәшми генә парлы кошчыкларны күзәтте. Әнә бит табигатьнең шул бәләкәй генә җаннары да парын табып, оя корырга ашыга. Шундый матур язны әрәм-шәрәм итмәскә өндиләр бит алар. «Их, яз гына түгел, гомеркәйләр әрәмгә узып, җилгә тузып ята бит…»
Күңеле кызы өчен тынычланса да, йөрәгендә бушлык иде шул Фәзиләнең. Җаны әрнеп, күңел ишекләрен ачып яз көтүе дә тикмәгә генә түгел, шуны аңлаудан иде.
– Мин дә яз көтәм бит! Миңа да наз кирәк!– дип пышылдый иде аның иреннәре…

 

Хыял

Җитәр инде, сеңелем. Көн дә ышкып-ышкып идән юасың. Аны шул тиклем кем пычраткан да, кем тапаган? Җитәр! Көчеңне, дәртеңне кая итәргә белми газапланасың, ахры…
– Әллә…
Фәзилә, иелеп эшләүдән кызарган йөзенә төшкән чәчләрен артка сыпыра-сыпыра Гайнулла бабайның караваты янына килде. Эргәсендә торган артсыз урындыкка утырды.
– Газапланам, дип, кая барыйм, барыбер эш юк бит…
– Анысы дөрес инде. Авылда укытучылар тулып ята. Укытырга баласы гына юк. Әнә Айдарның әнисе – күрше Зәкия әйтә: «Дәрес өчен, акча өчен көн дә талаш», – ди, хәзер мәктәптә. Кырык балалы мәктәпкә өсте-өстенә утыз укытучы төялеп ята. Кайсында унбиш дәрес, кайсында ярты гына ставка, берсе хәтта өч дәрес укытып йөри, ди. Ызгышка, талашка калгач, әллә ни укытуы да юктыр инде аның.
– Шулай булгач, мин дә барып тыгыла алмыйм инде, бабай. Барасым да бик килми мәктәпкә. Өзешергә, бер-берсен батырырга, көнләшергә генә тора хәзер укытучы халкы да. Шуңа кешеләр ихтирам да итми, ахры үзләрен. – Фәзилә авыр итеп көрсенеп куйды.
– Их, мин аз гына яшьрәк булсам!
– Нишләр идең, Гайнулла бабай? – Хатын ирексездән елмаеп җибәрде.
– Сине алмалар үстерергә өйрәтер идем! Алмагачлар утыртканың бармы?
– Юк… Алманы кибеттән генә ала идек шул…
– Тукта, тукта. Ә нәрсә утыртканың бар! – Карт тиз генә бирешергә уйламый да. Алай гына да түгел, бу сораулар аны күптәннән борчый иде, ахрысы.
Фәзилә Курагачта калган түтәл-түтәл чәчкәләрен күз алдына китерде.
– Чәчкәләр. Розалар… – хатынның сүзләрендә әрнүе чагылып китте хәтта. Кара күзләр чиксез сагышка манчылган иде. Сагына иде чәчкәләрен Фәзилә. Бик еш искә ала иде.
Фәзиләнең хисләре картның игътибарыннан читтә калмады. Сизгер иде Гайнулла бабай.
– Әллә бездә дә үстереп карыйсыңмы соң, сеңлем?
Хатын, гаҗәпләнеп, бабасына карады. Әмма җавап бирергә ашыкмады.
– Авылыбыз таулар ышыгында. Алмалар пешкәнне, чәчкәләр генә үсәр, Аллаһы боерса, Ә???
– Алар монда кемгә кирәк соң?
– Гүзәллек һәрвакыт кирәк. Ул турында уйларга иртәрәк әле. Менә бәрәңге бакчасының башына, абзар-кура ышыгына, зур түтәл ясап, утыртып җибәр әле розаларыңны. Әллә каян янып, күренеп, күз явын алып, сокландырып торсыннар. Кирәк кеше табылмаса, үзебезнең күңелне юатыр, күзне иркәләр. – Гайнулла бабай бер нәрсә белән «чирләсә», үзе дә шул Утлы Мәлик кебек, туктый алмый, дәртләнгәннән-дәртләнә бара иде. Фәзилә генә һаман:
– Көләрләр бит… Район үзәге ерак, шәһәрләрне сөйлисе дә юк. Роза чәчәге тотып авылда кем кая бара инде?! – дип үзенекен тукыды.
– Үзебез өчен димен бит! Быелга, әйдә, үзебез өчен үстереп карыйк. Соңыннан, бәлки, кызыгып китәрсең…
– Куй әле, бабай, булмаганны. Үсентеләрен каян аласың? Акчасын… – Фәзилә торып, югычын яңадан кулына алды.
– Акча күп ул миндә, сеңлем. Ай саен почта аша килеп тора. Акчасы килә, үзе генә кайтмый. Улымны, Булатны әйтәм. Үзсүзле шул, берсүзле. Нәкъ мәрхүм әнисе кебек. Ул да бер әйтсә, берничек тә үзгәртеп булмый иде. Их! Үзем гаепле шул… – Әле генә сөйләгән сүзләрен дә, яңа идеяләрен да оныткан Гайнулла бабай калтыраган куллары белән әрнүле йөзен, яшьле күзләрен каплады. Олы кешене ничек итеп юатырга да белмәгән Фәзилә, тынып калды. «Һәркемнең үз кайгысы, үз ялгышы. Әрнүсез йөрәкләр юктыр шул бу җирдә…» Уйларына батып катып калган хатынның кулындагы чүпрәгеннән тамган сулар буялмаган идән тактасына сеңеп югала бардылар.
Тик бабайның хәбәрсез улы җибәргән акчаларның чыгар урыны башка булды. Авылга газ кертүчеләр килде.
– Кертәбез, энем! Берсүзсез кертәбез! Минем планнар зур әле. Быелга өйгә үткәреп куйыйк. Акча бар. Артыннан йөрүчем бар. Фәзилә сеңлем! Язып ал нәрсәләр кирәген, район үзәгенә барып җыеп кайтырсың! – Бабай үзен бик тәвәккәл, сүзен кыска тотты. Йөри алмый караватта яткан килеш «Планнар зур!» дип лаф орган бабайга башта аптырашып карап торган газовиклар, бер-берсенә елмаеп күз кысыштылар да, «бездән калмасын» дигәндәй, утырып Фәзилә сатып алырга тиешле нәрсәләрнең исемлеген төзеп, саубуллашып чыгып киттеләр.
Бәләкәй авылларны көттереп көтек иткән, урман екмый, агач сөйрәтми, утын кисми, ярмый, ташымый, плитә якмый торган оҗмахка тиңләнеп көтелгән әнә шул газ тартып чыгарды Фәзиләне халык арасына. Зәңгәр ягулык белән өйләрен җылытырга хыялланып, очын-очка ялгап акча җыючы гаиләләр бар иде авылда. Тегеннән йолыктылар, моннан кистеләр, авызларыннан өзделәр, аның каравы, җылыга туеначаклар. Агачы да ел саен кыйммәтләнә. Урман-урман гына егып теләсә кайсы якка озатылганнан калган, утын булып өлгермәгән яшь каеннарның җылысы да чамалы…
Үзе кебек газга кирәк-ярак җыйган ир-ат белән район үзәгенә берничә тапкыр барды Фәзилә. Йөк машинасына төяп торбасын, котелын, плитәсен, счетчигын алып кайтып җыйдылар.
Уңган апрель Кояшы карларны эретеп җиргә сеңдергәч, елгаларны агызып, кире ярларына кайтарып, тынычландыргач, җылылык бөркегән сирень күзле, яшел күлмәкле көләч май аенда район үзәгенә соңгы баруында базардан сатып алып кайткан роза үсентеләрен Фәзилә кадерләп кенә җиргә утырткан көнне, газовиклар урамнарны ерып, торбалар салдылар. Ишегалды күтәрмәсенең җылы идәненә утырып аларны канәгатьләнеп күзәткән Гайнулла бабай:
– Көзгә газлы булырбыз, Ходай кушса… Газ җылысында карт сөякләремне җылытырга өлгерсәм генә ярар иде, – дип сөйләнде.
…Хәйләкәр карт җәй буе бакчадан кермәгән, җирдән башын күтәрә белмәгән Фәзиләне дә игътибар белән күзәткән булып чыкты. Июль азакларында горур чәчкәләрен ачып көнгә баккан розаларга сокланып утырган бабай:
– Чәчкәләреңнең телен аңлыйсың, ахрысы, сеңелем. Кулың эшне белә, башың бар. Җирне эшкәртүеңне дә, ашламалар кертүеңне дә, үсентеләреңне тәрбияләвеңне дә күреп, шатланып утырдым. Минем киңәшләремә дә колак саласың. Икебездән бер бик яхшы бакчачы чыкмакчы бит, – дип мактады Фәзиләне.
– Җәен бакчачы, кышын йоклаучы ул мин инде, Гайнулла бабай…
– Ашыкмый тор! Идея бар!
– Нинди? – Хатын, ярым-ярты гына атлап йөрер чиккә җитеп хәлсезләнгән бабасының картлыгына бирешмичә, дәртләнеп утырганын күреп, яратып елмайды.
– Теплица төзибез!
– ???
– Булдырабыз! Газ буласы бит!
– Кем белән төзибез? Мин ялгыз бит…
– Ә мин? Исәпкә бар, санга юк, дисеңмени? Ашыкма! Кызың бар, Айдар, акчага интеккән авыл мужиклары бар.
– Акчасы да… Уңайсыз бит.
– Акча ай саен килә ул. Исән генә булсын. Әфганнан башлаган иде, бер сугышны да калдырмый, ахры. Адресы картада яңа кайнар нокталар барлыкка килгән саен алышына. Сугышып алган акчаны кулыма тотасым килмәгән иде. Әйдә, чәчкәләр үстерергә китсен әле, кешеләргә матурлык бүләк итәргә. Бушка булса да таратырбыз, әгәр сатар урын тапмасаң. – Бабай бик нык дулкынланган иде.
– Я, ярый, берүк тынычланыгыз. Барысын да сезгә әйткәнчә эшләрмен, Гайнулла бабай. Тик чирли күрмәгез. Сез безгә бик кирәк бит. – Фәзилә картны җайлап урынына яткырды. Җыерчыклар каплаган битләр буйлап картның ачы күз яшьләре ага иде.
– Сез дә миңа кирәк, сеңлем. Бик кирәк.
Гайнулла бабай күзләрен йомды. Әмма бераздан, тынычлана төшкәч:
– Иртәгә юлга җыен. Бәлки башкалага, бәлки башка бер районга барырсың. Кайда теплицалар бар, сорашып, күреп, аңлап, өйрәнеп кайтырга кирәк. Йортны, бакчаны Лира белән Айдар алып калыр! – дип өстәде.
Фәзиләнең җәй буена күңелендә йөрткән хыялына канат куйды Гайнулла бабасы. Йөрәгендә посып яткан өмет чаткысы кинәт кабынып, айлар, еллар буена хуҗа булып йөрәк итен кимергән тынлыкны артыннан көйдерә-көйдерә куып чыгарды. Фәзиләнең күңеленә яшәү дәрте килеп керде. Акрынлап бушлыкны ялкын тутырды. Рәхәт ялкын. Көтеп алынган ялкын. Хатынның яралы йөрәгеннән саркып чыккан шифалы күз яшьләре роза чәчкәләренең кызыл таҗларына чык булып тамды. Бәхетле була алу өметенең яшьләре иде алар…

 

Хуҗабикә

Гайнулла бабайның сүзләре дөрес иде. Эшсезлектән, дүрт стенага карап өйдә утырудан тәмам арыган, үзен-үзе тыеп килә-килә сантыйланыр чиккә җиткән иде Фәзилә. Баш күтәрми бакчада казыну, чүп үләне утау белән генә бастырып булмый икән шул эшкә сусауны. «Кызымның киләчәге өчен мөһим бу көннәр. Сабыр итәргә кирәк», – дип үзен-үзе юатып маташса да, эчкә йотылган әрнүләренең көннән-көн артуын, нервыларының какшавын аңлый иде хатын. Шуңа да, бабасының идеясе суда батучыга ташлаган салам кисәге кебек ышанычсыз булса да, чат ябышты ул аңа. Тик хыялындагы роза чәчкәләре тулы теплицаны чынбарлыкта күрү тиз генә насыйп булмады әле аңа.
Эшсезлектән елдан-ел ялкаулана барган авыл ирләрен җыеп, нәрсә төзергә кирәклеген аңлаткач, мужикларның күбесе тәмәкесен гөжләтә-гөжләтә көлеп, акрын гына атлап кире кайтып китте. Калганнары да, зирәк акыллы һәм оста куллы дип саналган урта яшьләрдәге берничә ир, ышанырга, эш башларга ашыкмадылар. «Булмаганны! Безнең якларда ишеткән, күргән нәрсә түгел. Барып чыкмас бу әйбер!» – диештеләр. Әмма әллә заманында үзләрен – борын аслары юеш авыл малайларын – кызарып пешкән алмалары белән сыйлаган Гайнулла бабайның сүзен егарга кыенсынып, әллә тәкъдим иткән акчасына кызыгып, иртәгәсен эш киемнәрен киеп, кораллар тотып җыелдылар. Барын да җиренә җиткереп, теплицаны ике атна дигәндә корып та куйдылар: таштан нигез, тимер каркас, ике якка төшенке пыяла түбә, җылыту торбалары, су сибү җайланмасы. Фәзилә район үзәгеннән кирәк-ярагын кайтарып, эшчеләрен ашату хәстәрен генә күреп торды. Менә дигән килеп чыкты теплицасы: артык зур да түгел, якты, уңайлы. Берчә куанды Фәзилә, берчә…
– Юк, Гайнулла бабай, быелга сабыр итик без. Чәчкәләр утыртам дип ашыгырга ярамас, – диде ул беркөнне караватыннан гына үзен ашыктырып, сөйләнеп яткан картка.
– Теплица әзер бит инде, сеңлем.
– Әзер дә ул. Роза чәчкәләре үстерүчеләр юк бит әле өлкәдә. Голландиядән, Үзбәкстан якларыннан күмәртәләп алып кайтып саталар.
– Ә без үстерербез!
– Үстерербез, һичшиксез үстерербез, – дип юатты хатын тынгысыз бабасын. – Тик быелга теплицаны сынап карыйк. Кыяр, помидор утыртыйк.
– Үзең кара инде, сеңлем. Тик минем вакыт кыса бит. Әллә бүген, әллә иртәгә дигәндәй. Чәчкәләреңне күреп каласы иде…
Көннән-көн хәлсезләнгән картны бик кызганса да, зурдан купмады Фәзилә. Бабай кушканча, җәй үстергән чәчкәләрен дә бушка таратып йөрмәде. Заманасы да андый түгел, үзенең холкы да. Түккән хезмәтең өчен акча алсаң, табышын күрсәң генә рәхәт бит ул. Чәчкә бүләк итеп йөрергә хыялый түгел дә инде ул! Чәчкәләре картая төшкәч розаларын төпләп алып теплицага кертеп утыртты. Чәчәк аткан сабакларын да бер яфрак кына калдырып дүрт сантиметр тирәсе кисеп алды да, җиргә кадады. Алары да матур гына тамыр алып, помидор, кыяр, борычлар белән ярышып үсеп, март аенда чәчкә аттылар. Район үзәгеннән бер эшкуар килеп яшелчәләр белән бергә роза гөлләрен дә алып китте. «Бәйрәмгә бик шәп булды! Безнең якта чәчкәләр сатмыйлар бит. Алып кайтырга ерак. Ярышып алып бетерделәр ирләр», – дип сөйләде яңадан килгән чагында. Кергән акчага тагын үсентеләр сатып алды Фәзилә: Баккаро, Миранди, Опера, Климентина, Глория Дей кебек төрле сортларын кайтартты. Алларын, кызылларын, акларын, сарыларын, эреләрен, вакларын – барысын да үстереп карыйсы, кешеләрне куандырасы, үзе эшләп алган акчасын күрәсе килә иде хатынның. Шуңа да ул тагын да чәмләнеп эшкә тотынды. Яңгырлы, җилле, салкын җәй дә аяк чала алмады аңа, – теплица эчендә җылыны да, дымны да кирәгенчә тотарга өйрәнгән иде инде ул.
Район үзәгеннән килүче эшкуарлар күпләп, авыл халкы әз-мәзләп булса да яшелчәсен сатып алса, тора-бара чәчкәләр эзләп килүче даими клиентлары да барлыкка килде. Күзнең явын алып торган түтәлләр бер үк вакытта искиткеч горур да, нәфис тә чәчкәләр күңелләрне дулкынландырып, үзенә тартып торалар шул! Ихлас рәхмәт әйтеп, теләкләрен белдереп, мактап, үсендереп китәләр кешеләр Фәзиләне. Кайчан гына әле бәндәләрнең үзәгенә агу булып үтеп, яшәргә дә, тын алырга да ирек бирмәгән; кайчандыр үзе түбәнсеткән, юк итәргә тырышкан җаннардан, аларның үзеннән көлүеннән качып маташкан Фәзилә Хәмитовна бүген килеп, ниһаять, тынычланды. Дөньяда тиешле урынын тапкан кебек хис итте үзен. Рәхәт иде аңа кулларының көче белән утыртып үстергән гүзәллек арасында. Баштарак: «Күзем күрмәсен шул Курагачны!» дип чыгып качып, аннары баласын назларга, тәрбияләргә дә онытып: «Менә күрсәтим әле кемлегемне шул Курагачларга! Ирсез дә хөрмәтле кеше булып яши алам!» дип дәртләнеп эшләп, бәхетсезлеккә дучар булгач: «Күрә, белә күрмәсеннәр хәлемне, бу көнгә төшүемне!» дип куркып, бушка гына үз-үзен ашаган, нәфрәт уты яндырып йөрәген бетергән бит ул. Менә бәхетнең чыны кайда икән! Өзешәсе дә, ярышасы да юк! Фәзилә кадерле гөлләренең таҗларына, яфракларына саклык белән генә кагылып сөя, назлый, чәчәкләре белән сөйләшә:
– Килмешәкләрем минем!
Үзенең күз алдына Курагачта калган розалары, әрәмгә үткән еллары, яшьлегендә Радмир бүләк иткән чәчкәләрдәй ясалма хисләре, ясалма үрләре, хыяллары, үз куллары белән сындырган чәчкәдәй язмышлары килеп басты. Бушка узган гомерен кызгану, үкенү, оялу әрнетте хатынның йөрәген. Ләкин үзәгенең түреннән, тирәннән күтәрелгән бер горурлык хисе үкенечле үткәннәренә, Курагач халкына: «Менә – мин бу! Фәзилә – Килмешәк. Чәчәкләрем арасында үз кеше, аларның үз ише мин. Мин дә хезмәтемнән ямь, тәм табып, яшәү өчен көч ала беләм!» дип оран сала иде. Бу хис аны канатландыра, әрнүләреннән арынып алга атларга өнди, йөрәгенә дәрт, кулларына көч өсти иде. Ул, үзе дә сизмәстән, ташлап калдырган, дошман күргән кешеләре турында яхшы уйлый башлый, еллар аша аларның элек күрмәгән матур якларын күрә, эчтән генә алар белән сөйләшә, киңәшләшә иде. Чәчәкләренең матурлыгы аның күңеленә күчә, уйларын яктырта…
Аллы-гөлле чәчкәләре арасында онытылып басып торган хатын «Фәзиләкәй!» дип уйнап-шаярып кычкырганга сискәнеп китте. Тавыш атнасына икешәр килеп, килгән саен башка төрле төстәге розалар гөлләмәсе алып китүче ирнеке иде. Тиздән ул үзе дә теплицага үтеп, күкрәген, дөресрәге, ярыйсы гына үскән «авторитетын» – корсагын киереп, башын артка ташлап елмаеп хатын янына килеп басты.
– Фәзиләкәй! Бүген миңа ак розалар кирәк! Зур букет! Җыеп бир, зинһар! А-шы-гам!
– Хәзер, Вәкил Нуриевич. Акларым яңа гына чәчкә ата башлады. Хәзер җыям.
Фәзилә саклык белән генә чәчкәләр өзә башлады.
Ир яхшы киенгән, үз-үзен тотышында дәрәҗәле кешеләргә хас кыюлык, бераз масаюлы канәгатьлек. Ул Фәзилә яшәгән авылга хакимият тарафыннан беркетелгән. Ике литрдан артык сөт бирмәгән, аягында чак басып торган унбиш сыерлы, чак җан асраган ун бозаулы, таралып барган фермага, исем өчен юл буендагы берничә гектарны гына язын ашык-пошык сөреп чәчкән «басучылык» тармагына ул «уполномоченны» нигә кирәктер инде, хатын анысын аңламый. Гомумән, тормышның теге бай, рәхәт, биек ярыннан кинәт бу ярына – җимерелгәненә, таралганына, ярлысына килеп эләккәч кенә аңлый башлады әле ул ярлар арасындагы упкынның никадәр зур һәм тирән икәнен…
Вәкил Нуриевич белән буш куык очыра торган чираттагы бер җыелышта таныштылар ала. Күзләре уйнап торган дәртле ир халык арасыннан аерылып торган, ятрак киенгән чит хатынны әллә каян күреп алган иде…
– Әй, Фәзиләкәй! Ятасың шул җирдә казынып, таулар, урманнар арасында. Үзәккә урнашырга иде. Район үзәге хәзер шәһәр кебек: үзенең элитасы, байлары, түрәләре… Акча, дәрәҗә дигәндәй… Рәхәтләнеп, аяк тибеп яшәп була! Ә син бер картны саклап гомер уздырасың. Эх, үзәктә, якында булсаңмы!!! – Ирнең теле дә, куллары да тик тора белми, әле хатынның биленә, әле иңбашына, әле беләгенә кагылып үтә. Ирек бирсәң, ераккарак үтәргә дә күп сорамас – Вәкил Нуриевичка чикләр юк кебек. Тынгысыз кулларны сабыр гына этәреп куя-куя чәчкәләрен җыеп иргә сузган хатын:
– Вәкил Нуриевич! Мин үзәккә барсам, Сезгә чәчкәләрне кем үстерер соң? Минем җирдә казынган кулларым белән элитага кереп буламыни инде? – дип елмайды. Ир, сорамый-нитми, Фәзиләнең перчаткаларын салдырып ыргытты.
– Була! Бары тик маникюр кирәк! – дип, кулларын учына кысып басып торган ир ярыйсы гына ялкыткан иде инде Фәзиләне. Шуңа да ул холкының элеккеге катылыгы, кырыслыгы белән:
– Ә миңа чәчкәләрнең нинди төслесен бүләк итәр идегез, Вәкил Нуриевич? – дип әйтеп салды. Шунда ук йөзен үзгәртеп, кулларын ычкындырды ир. Гөлләмәне тартып алып, акчасын хатынга төртте дә:
– Энәләреңне күрсәтәсең инде, ә? Монысы синең эш түгел! Минем шәхси тормышым. Чәчәкләреңне сатасың килсә, телеңне тый! – дип чыгуга юнәлде. Ишекне ачкач та, борылып:
– Тикшерергә дә кирәк булыр әле. Салым түләвең белән кызыксынырга туры килер. Кем белгән сине? Шым гына акча эшләп ятасың монда… – дип, ачуын түгеп чыгып китте.
Фәзилә эшне озакка сузмады. Иртәгәсен үк район үзәгенә барып, эшкуарлык эшчәнлеген теркәп, кирәкле кәгазьләрне тутырып, отчет бирү, салым түләү үзенчәлекләре белән танышып кайтты. Борчылып көткән бабасына, бу адымының сәбәпләрен сөйләп тормый гына:
– Хәзер колхоз канаты астына качып кына эшләп булмый шул. Базар икътисады! Бар да законлы булса, күңел дә тыныч булыр. Болай булгач, көзгә тагын бер теплица төзибез. Монысында – чәчкәләр, яңасына – яшелчәләр чәчәрбез, – дип аңлатты ул.
Вәкил Нуриевичның адресын сорашып-белеп, өенә чәчкәләр җибәрде: иң асылларын, матурларын, төрле төстән. Кисәтүенә, рәхмәт дип аңлый белмәсә дә, начарлык итеп кабул итә алмас әле: чәчкә – гүзәллек бит ул!
Бер-ике көннән таныш машина тагын йорт алдына килеп туктады. Тик аның эченнән Вәкил Нуриевич түгел, ә чия-кызылга буялган кыска чәчле, җыйнак гәүдәсенә гади эш костюмы кигән бер ханым төште. Киң елмаеп капкадан керүгә үк каршы чыккан Фәзилә белән:
– Исәнмесез, исәнмесез! Менә күрдем инде сезне. Рәхмәт гөлләмәгез өчен! – дип, кул биреп күреште. – Үз гомеремдә беренче кабат бүләк ителгән чәчкәләр. Беләсезме, мин бухгалтер булып эшлим, финанс бүлегендә. Эш аты инде мин. Гомер буе саннар чүплим, саннар күзлим. Чәчәк бүләк итешеп яшәп булмады. Вәкил дә эштә дә эштә, хөкүмәт кешесе.
Ике хатын, сөйләшә-сөйләшә, теплицага үттеләр. Дөресрәге, күбрәк кунак хатын сөйләде.
– Районга яшь эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, үстерү өчен процентсыз ссудалар кайтты. Мин сезнең исемне тәкъдим иттем. Кирәкле кәгазь-документларыгызны алып иртәгә үзәккә килегез. Минем янга керерсез. Кешеләргә шатлык китергән эшкә юл бирергә кирәк ул! – дип, бөтенләй аптыратты ул Фәзиләне. Рәхмәтләрен әйтеп, кунагын озатып чыккан хатын кузгалып киткән машина артыннан: «Димәк, төрле төсле гөлләмәләр, чыннан да, башкаларга бүләк ителгән. Кызганыч…» – дип уйлап калды.
Язмышының ярсу атларын авызлыклап, ниһаять, дилбегәне үз кулына алган хатын, кышка кергәндә бәләкәй-бәләкәй, җылы сакларга уңайлы итеп төзелгән ун теплицаның, эшкә алынган хатын-кызлар бригадасының гына хуҗасы түгел, тормышының хуҗабикәсе итеп сизде үзен. Бу хис аңа әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек тә бирә, гаиләсенең, чәчкәләренең, үзенә ышанган халыкның язмышлары өчен бик зур җаваплылык тойгысыннан бераз куркыта да иде…

 

Гайнулла бабай үкенече

– Сугышка кергәндә унсигезем тулмаган иде әле, сеңлем. Шулай килеп чыкты инде. Элек бит ил дип җан атып тора идек…
Гайнулла бабай бу елны картлыгына ныграк бирешсә дә, чирли-чирли, бик еш авыраеп калган чакларында дәваланып, даруын эчеп, суза торгач, озын кышларны җиңеп, язны каршылады.
– Кыш үлеп ятасы килми шул, сеңлем. Язны күрәсе килә, Җиңү язын! Без көчле армия – җиңдек нимесне, язын җиңдек, – дип, бер саташып, бер аңлы сөйләнеп яткан картны кулыннан килгәнчә яхшы итеп тәрбияләргә тырышты Фәзилә. Булдыра алганның барын да эшләде.
– Көчең бар әле, Гайнулла бабай. Менә мартны да җиткердек. Җылытып җибәрсә, тышка чыгарбыз. Хәл кереп китәр үзеңә, – дип юатты аны хатын. Лира да, мәктәбеннән кайтып кергәч тә, бабасы янына килеп утыра. Тегесе шуңа сабый кебек куана, хәлсез куллары белән баланы сөя, аннан елый, саташа башлый:
– Минем оныгым инде син. Ли-и-ира Булатымның кызы. Әтиең кая соң? Улым кая? Кайтмадымыни? Ә-ә-ә…
Аңына килеп, ялгышканын аңлап, тынып кала. Бераз күзләрен йомып тора да, тагын сөйли башлый. Күбрәк улы турында инде.
– Бервакыт Булат егылып, аягын авырттырып кайтты. Чаңгыда шуганда. Олырак малайларга ияреп биек таудан төшкән бу. Бәләкәй иде әле ул чакта, сигез яшьләр тирәсе. Менә елый бу, менә елый. Өйдә тормалы түгел. Әнисе, мәрхүмкәем, Гашия, әй, өтәләнә аның тирәли, юата, күз яшьләрен итәгенә сөртә-сөртә, аякларын уа. Соң гына тапкан бердәнбер йөрәк парәсе бит инде – татлыдан-татлы, иркәдән-иркә. Ә тегесе аның саен туктамый: елапмы елый. – Бабай, еракта калган вакыйганы күз алдыннан үткәреп булса кирәк, беразга тынып калды.
– Шуннан? – Янында утырган Лира бабасын күпме тыңларга да әзер. Сорау биреп сөйләтеп кенә тора.
– Шуннан как бер кычкыртып куйдым, мин сиңа әйтим. Шып туктады. Нәрсә, мин әйтәм, егет башың белән күз яше агызасың? Җитте! Ыштобы, бүтән күрмим! Кара аны!
– Бүтән еламадымы?
– Кем?
– Булат инде…
– Әти, дип әйт, агач тел. Юк. Үзсүзле бит ул. Минем алда еламады. – Карт, арыса, шулай ялгышып аптырата. Сөйләп яткан җиреннән гырылдап йоклап китә. Өйдә тынлык урнаша. Фәзилә дә, Лира да үз эшләре белән мәшгуль булсалар да, түземсезлек белән бабайның уянганын көтәләр. Ансыз күңелләренә кыен: шомлы тынлыкны бозып сөйләшәселәре дә, көлешәселәре дә килми.
Гайнулла бабай соңгы көннәрдә улының балачак фотоларын гел янында тотты. Аның истәлекләрен тыңлап, яралы күңелен әрнүләреннән, үкенүләреннән араларга тырышкан Фәзилә белән Лира өчен Булат тора-бара үз кешеләренә әйләнеп китте. Ул аларның күз алларына әле шук малай, әле уйчан, сизгер күңелле үсмер, әле буй җиткән, чибәр егет булып килеп басты. Кадерле вакыйгаларын кат-кат сөйләгән Гайнулла бабайны ялгышып киткән чакларында я Фәзилә, я Лира дөресләп җибәрә торган булып киттеләр.
Фотолардан елмаеп карап торган бәләкәй Булатының йөзенә текәлеп: «Их, улым!» – дип өзгәләнгән, гомеренең соңгы көннәрен яшәгән бабай бик кызганыч иде.
– Алмагачлар үстерүнең бөтен серен белә иде минем улым. Сөйләп түгел, үзе күреп өйрәнде. Бигрәк башлы иде, бәләкәйдән йорт өчен үлеп барды: эш рәтен белеп, әйткәнне дә көтми кулына көрәген, сәнәген алды. Әнисенә бер бидрә су да күтәртмәде балакаем! Уңган булып, җимертеп эшләп үсте. Уенга вакыты да калмый иде. – Бабай һаман Булатының бәләкәй вакытта, үсмер чакта төшкән фотоларын карый, бармак очлары белән улының битләрен сөя. Җитди карашлы, иреннәрен кысыбрак куеп, җирән чәчләрен кыек тарап төшкән егет чагындагыларын әллә күрми, әллә күрергә теләми. – Урам малайлары белән сугышып берәр тапкыр авыз-борын канатып кайтса, ичмасам! Олыларча сабыр, җитди иде. Шул көенә ул €фган, Кавказ, Чечняларында ничек исән калып йөри әле?! Сугыша да белә микән? Атыша да микән? – Бабай һаман юаш үсмер итеп күз алдында тоткан улының бүген кимендә кырык җиде яшьләрдә икәнен әллә аңламый, әллә аңларга теләми…
Март ае беренче көннәреннән үк чалт аяз булып, тирә-юньгә эрегән кар исе аңкытып, яз көткән күңелләрне ымсындырды да, азагында туктамый буранлады. Кара урман эчләренә, караңгы почмакларга яшеренеп калган кыш чыгып атна буена җиргә ятып елап, төннәр буе улап, юлларны карга күмеп, бөтен яман гадәтләрен күрсәтеп, үзәкләрне өшетеп китте. Бу көннәрдә бабай бигрәк тә нык сызланды, хәлсезләнде. Аны урыныннан кузгатып йомышын башкарырга булышу, ашату да авыр эшкә әйләнде. Ул туктаусыз зарланды. Дарулардан да, ашаудан да баш тартты. Коры су сорап кына торган карт башкача улы турында да сөйләмәс булды.
Горурлыкларын җиңеп беренче адым ясарга көч тапмый Сак белән Сок хәлендә гомер кичергән ачы язмышлы ата белән улның арасы ни өчен бозылганын белмәсә дә, якын кешесенә әверелгән Гайнулла бабайның соңгы көннәрен яшәвен аңлаган Фәзилә Булатка хат язарга булды. Соңгы кабат җибәргән акчасын алгач, индексы һәм шәһәр исеме белән военкомат аша адресын юллады. Аннары төн утырып ак кәгазьгә уйларын тезде. Ул да Гайнулла бабай кебек, күрмәгән-белмәгән олы яшьтәге иргә түгел, үз итеп, туганыдай якын күреп, сизгер күңелле үсмергә эндәште. Бабасын сабый бала карагандай тәрбияләгән, күз яшьләрен сөрткән, кашыклап су каптырган кул белән язылган хат әрнүле дә, кызганыч та, шелтәле дә килеп чыкты. Кире укып, икеләнеп торырга вакыты да булмады, конвертына салып, ябыштырды да ыңгырашкан бабай янына ашыкты. Тик хат, иртәгәсен үк почта тартмасына салынса да, соңлаган иде инде…
Мартның соңгы көне һаман ыжгырып буранлап тәмам теңкәгә тиде. Утлар бер кабынып, бер сүнеп җәфалады. Чарасыздан кабызган шәмнең утлы теле тәрәзәләрнең ярыкларын табып кергән җилдә селкенеп, бабайның йөзенә куркыныч шәүләләр төшерде. Таңда кинәт уянып, якты аңына килгән Гайнулла бабай, тыны кысылуга да карамый, ашыгып сөйләргә тотынды:
– Улым! Бердәнберем! Булатым! Гафу ит, зинһар! Гаеплемен. Мин гаеплемен. Үзең дә инде: дөньяда кыз беткәндәй шул түбән өч Балак Закирының кызын яраттың. «Айсылу, Айсылу!», имеш. Әниеңнең яшьли сөйгән егете булган бит шул каһәр суккан Балак Закиры. Ташлап башкага өйләнгән. Кичерә белми иде шул, үзең кебек иде әниең дә. Якын да китермәде Айсылуыңны. Ут чәчте. Мин дә аның сүзен тукыдым, сантый. Аңламадым шул сине, улым. Яшьлек юләрлеге, үтәр дә китәр дип уйладым. Ә әниең мәрхүм арагызны суытыр өчен нәрсә генә эшләмәде: ул авыл өстендә йөреткән сүз, гайбәт… Их! Аерылыштыгыз да бит… Син чыгып китеп чит җирләргә олактың. Әниең үлгәч тә кайтмадың… Ә Айсылу… Айсылу синнән үле бала тапты да, кайгысыннан эчүгә сабышты. Сез очрашып, сөешеп йөргән чишмә буенда исерек килеш туңып үлде. Буран иде… Мин гаепле шул. Ике язмышны бәхетсез иттем. Балам язмышын. Улым… Улым… Кичер… Кулыңны бир… – Картның тавышы беткәннән-бетте, акрынайды, тәмам тукталып, тамак төбеннән гырылдаган, тончыккан тавыш чыкты. Ә куллар, хәлсез куллар, һаман нидер эзләп, капшана иде. Фәзилә сүзсез генә кулларын бабасына сузды. Карт аларны соңгы, гайрәтле көч белән кысып алды…
Тышта буран булып улаган кышка кушылып картның яшәлмәгән язы елый иде…

 

Елгалар ярына кайтканда

Гайнулла бабайны җирләп, өчен, җидесен укыткач, күршесенә ияреп теплица «чире» белән чирләгән Зәкияне – Айдарның әнисен өендә калдырып, Фәзилә Курагачка барып килде. Йортын караштырды, купкан киртәләрен кагып чыкты, ятимсерәп утырган өйнең тәрәзәләрен юып, хуҗасыз калып кипкән гөлләрен түкте. Радмирның каберенә барып саубуллашты. Гомерлеккә. Башкача кире килмәскә.
– Әтиеңнең адвокатына өйнең ачкычларын калдырдым, – дип сөйләде Фәзилә кызына юлдан кайткач. – Бәлки сата алыр. Акчасы сезне укырга кертергә ярап куяр иде.
– Болай да керербез әле! Көймә, әнием. Мин белмәгәнемне Айдардан күчерсәм, ул – миннән. Керә алмасак тагы, кем көйгән, кире кайтырбыз. Теплицада эш бетмәгән бит! – Лира үзе сөйли, үзе киенә, бизәнә.
– Кая җыенасың? Берәр җиргә барасызмы?
– Әй, әни! Ишетмәдеңмени бая: «Боз киткән, елга таша!» дип кычкырышып, малайлар түбән очка чаптылар? Шул теплицаңа керсәң, дөньяңны онытасың, әнием. Айдар да: «Барабызмы?» дип кергән иде. Әйдә син дә!
– Юк, кызым. Мин ташкын яратмыйм. Соңыннан барырмын. Елга тынычлангач.
Тиздән Айдарның сызгырганы ишетелде. Лира әнисен зырылдатып әйләндереп, кочаклап үпте дә, йөгерә-йөгерә чыгып китте.
Яратмый шул ташкыннарны Фәзилә. Табигатьнең ярсыганын, буран булып котырганын, күкләр тетрәтеп, дөньяны яшен утлары белән кискәләп дулаганын яратмый. Ярсуларның гомере кыска. Хисләрнең тәмен татып, ямен тоеп та өлгермисең, ташып, заяга түгелеп, чәчеп-чәчелеп бетәләр. Йөрәктә әрнүләр, үкенүләр юшкын булып утырып кала. Елга ярларын чүпләп үтеп киткән ташкыннар кебек…
Яшьләр үз итә инде ул язның ярсуларын. Елганың ярыннан чыкканын көтеп кенә торалар. Ташкыны булмаса, «Әй, шул да булдымы яз?!» – дип, ризасызлык белдерәләр. Әнә бүген елга буенда шаулашып, җырлашып, ярдан-ярга сугылып аккан бозлар өстенә учак итеп ягып гомерләренең бер көнен, бер төнен агызалар инде. Учак янып, боз эреп күздән югалганчы шаулап аккан елга белән ярышып яр буйлап йөгерәләрдер. Гомерләр янып үтеп барганда тотып туктатып каласы килеп, күңелнең дә еллар артыннан йөгерергә ашкынганын белсәләр икән!
Яратмый Фәзилә ташкыннарны. Аның тормыш елгасы чамасыз шашуларыннан, заяга януларыннан, бушка ашкынуларыннан арынып, ярына кайтты, тынычланды инде. Ашыкмасын, җай гына аксын. Сабыр гына, ярсымый гына кышларның сафлыгын, язларның дөньяны яңартуын, җәйләрнең ямен, көзләрнең тәмен татып, күреп, тоеп яшәүгә җитәме соң? Ашыгуның ни яме?! Тыныч язлар, салмак хисләр өчен ачык бүген Фәзиләнең күңел ишеге…
Яз – кызу эш чоры. Чәчәкләрне сатып алучылар көннән-көн арта. Күрше районнардан да килеп алалар. Эшкуарларның товарга йөргән машиналарына төяп, башкалага да озата Фәзилә розаларын. Берничә кибет белән хезмәттәшлек итә. «Чәчәкләрегез үзебезнең табигатьнеке: түземлеләр, озын гомерлеләр», – дип, теләп сатып алалар. Шуңа да уңышларына куанып, дәртләнеп эшләгән хатын көннәрен теплицадан-теплицага йөреп, рәхәт мәшәкатьләрендә үткәрде. Нәсел җепләре белән ерак илләргә, кызу кояш нурларына, ел әйләнәсенә җәй хакимлелек иткән җирләргә тоташкан роза гөлләренә газ җылысы гына җитми. Ят җирләрдә, суык якларда кырыс табигать шартларына бирешмичә гүзәл чәчкәләр атар өчен күңел җылылыгын да тою кирәк. Гарипләнмәсен, сынмасын, сулмасын Фәзиләнең килмешәк язмышлы роза гөлләре!
Фәзиләләргә кеше эзе өзелмәде. Изге күңелле Гайнулла бабайга ияреп Фәзилә, Фәзиләгә ияреп, күптән эшсезлектән интегеп, куллары хезмәткә зарыгып яшәгән авыл халкы чирләде теплица «чире» белән. Фәзиләгә булышып өйрәнә тордылар, үзаллы эшләрен башлап җибәрә бардылар. Хәзер авылда теплицасыз бакча бик сирәк. Киңәшкә һәрвакыт Фәзилә янына ашыгалар авылдашлары. Шул халык арасында яулап алган урыны, абруе бик кадерле аның үзенә. Үз куллары, тырышлыгы белән төзегән шул тормышын хатын, чәчкәләрен җил-суыктан, корылыктан саклаган кебек, гайбәтләрдән, ялгыш адымнардан, әшәке сүзләрдән сакларга тырыша. Шушы җиде ят җиргә килеп җиде ят кешеләр арасында үз кеше булып яши алуы белән горурлана Фәзилә. Халыкка кирәк булу – бәхет аның өчен. Хәзер ул моны яхшы аңлый.
…Һәрбер чәчкәсенә исеме белән эндәшеп сөйләшеп йөргән хатынны яраткан шөгыленнән шалтыраган капка келәсе бүлде. «Лирам кайтты микән? Бик тиз… Күршеләр микән?» – дип, йортка чыккан Фәзилә әлегә тиклем күрмәгән, очрамаган, әмма нигәдер бик таныш төсле тоелган кешене күреп, туктап калды. Кара куртка, кара чалбар, пычрак йөзеп килгән ботинкалар. Җитди караш, моңсу күзләр. Ир, кипкесен салып, кулына тотты. Кыска итеп алынган җирән чәчләрен артка сыйпап куйды. Көчле куллар. Төз гәүдә.
Ир дулкынлана иде булса кирәк. Берни эндәшә алмый. Фәзилә аңа каршы атлады. Эш пирчәткәләрен салып, кулын итәгенә сөртеп, күрешергә сузды:
– Исәнмесез, Булат?!
– Исәнмесез. Фәзилә?
– Әйе. Мин – Фәзилә.
– Соңлаганмындыр, ахры…
– Кызганычка каршы…
Сүз ялганмады. Алар өйгә керделәр. Ирнең еллар буе кичерә алмаган әтисен югалту кайгысын, үкенүе кушылып, тагын да авырайта, тирәнәйтә иде. Фәзилә дә аны юатырга ашыкмады. «Әрнесен. Башкача ялгышмас…» Ихлас күңелдән яраткан, изгелекләре өчен чиксез рәхмәтле булган Гайнулла бабасын югалту кайгысы яңа иде хатынның.
…Туган авылын, тәпи баскан газиз җирләрен Булат Фәзилә белән бергәләп урады. Аз гына сүзләр. Саран гына елмаю. Хәтирәләр. Үкенүләр.
Алар, акрын гына атлап, елга буена төштеләр. Чүпле ярга басып тыныч кына аккан суны күзәттеләр. Елганың ташкыны узган. Тын гына ага. Гомер дә ага. Һәркемнең үз югалтулары, ялгышлары, әрнүләре, үкенечләре. Алар да кешенең үзе белән яши, аерылмый, артта калмый. Шатлыклары, бәхетле минутлары кебек, кайгылы хәтирәләре дә кадерләп күңелгә уела. Сугышлар, илләр, яралы җирләр буйлап гомер кичергән Булат аккан суга карап, югалткан яшьлеген, әнисен, әтисен, дусларын күз алдыннан кичерә. Кеше язмышлары белән уйнап, үз язмышын югалтып тапкан Фәзилә аккан суга карап Алисасын, кылган ялгышларын, үткән көннәрен уйлый. Ә тын елга ярларга какмый, ашыкмый гына ага да ага…
Фәзилә Булатның уйчан йөзенә күтәрелеп карады. Күзләр очрашты.
– Елга ярларына кайткан, – дип елмайды хатын.
– Мин дә кайттым! – дип җаваплады Булат…


Комментарий язарга